Журнал «Безнең мирас»

Шигырьләр

МИН КАЙДА БУЛДЫМ? –
МИН ШУНДА БУЛДЫМ!

– Сөйләшер сүзләр,
Эшләр күп иде,
Мин югалттым сине, эзләдем.
Беркем дә белми,
Йөрәгем түзми,
Ничек уйларга да белмәдем.
Әллә соң авырып,
Шифаханәдә
Яттыңмы, дус, кайда кундың син? Сулган чәчәктәй
Сулган йөзләрең,
Кайда йөрдең, кайда булдың син? – Мин булдым шунда,
Кайдадыр шунда, –
Сандугачлар оя ясамый.
Мин булдым шунда..
Кайдадыр шунда, –
Чыпчыклар да килеп сайрамый.
Мин булдым шунда,
Кайдадыр шунда, –
Гөлсириннәр, гөлләр үсмиләр.
Мин булдым шунда,
Кайдадыр шунда, –
Җәйге җылы җилләр исмиләр.
Булды көннәрем,
Бетте өннәрем,
Бер сүз сөйләшергә җөдәдем.
Иректә йөргән,
Матур көн күргән
Чебеннәрнең көнен көнләдем.
Азмы кимсенде
Кимле йөрәгем,
Үзгәләнде шигъри хисләрем.
Белмимен нигә,
Гаепсез көйгә
Яшькә әйләнде көндез-кичләрем.
Алтай
«КИЛӘ»ЛӘР
Яңгыр булып
явасым,
Тамчы булып
тамасым,
Сулар булып
агасым,
Трамвай булып
чабасым килә.
Җилләр булып
исәсем,
Гөлләр булып
үсәсем,
Чәч булып
бәйләнәсем,
Тәгәрмәч булып
әйләнәсем килә.
Тагын килә...
Бу «килә»ләр
килә,
килә,
күп килә.
Аңлап җиткермим
Үзем дә:
бу «килә»ләр
ник килә?
Зәйнәпне бик күрәсем,
Гөлсем өчен үләсем,
(Күрми ничек түзәсең?) –
Икесен дә үбәсем килә.
Пуля булып
очасым,
Дошманнарны
тотасым,
Бомба булып
шартлыйсым,
Револьвер булып
атыласым килә.
Утлар булып
гөрлисем,
Күкләр булып
күкрисем,
Икейөзле кешенең
Битенә төкерәсем килә.
Тагын килә...
бу «килә»ләр
килә,
килә,
күп килә.
Бер-бер артлы
Бу «килә»ләр
ник болай
тезелеп килә?
Тәнгә тәңкә
тезәсем,
Балык булып
йөзәсем,
Бөтен җирне
гизәсем,
Сабый булып
уйныйсым,
көләсем килә.
Тормышны яктыртасым,
Айны җиргә тартасым,
Әйләндереп аркасын,
Бик нык ватасым килә.
Юлларымның
иркенлеген,
Өстем-башым
бөтенлеген,
Бүгенгенең
чибәрлеген,
Иртәгәнең
гүзәлләрдән-гүзәллеген
җырлыйсым килә.
Тагын килә...
Бу «килә»ләр
килә,
килә,
күп килә.
Аңлап җиткермим
үзем дә:
бу «килә»ләр
ник килә?..
1930
Шагыйрь Сирин (Батыршин Мөхәммәтсәйрин Мөхәммәтхәниф улы) турында Әнвәр Шәрипов мәкаләсен укыгыз: http://beznenmiras.ru/197/

Теги: Сирин Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру