Журнал «Безнең мирас»

Шәйхелислам

Узган гасырның икенче яртысында Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыган студентларга, анда эшләгән укытучыларга уртача буйлы, юантыграк гәүдәле, зәңгәр күзле, игелекле карашлы бу зат бик тә яхшы таныш. Ул, ничектер, үзенең хезмәтләре белән генә түгел, ә шәхесе, сөйкемле сөяге, ихласлылыгы, самимилеге белән дә безнең күңелләргә сеңеп калган. Студентлар яраткан, үз иткән «Шәйхи абый»ның да фани дөньядан китүенә инде егерме елдан артык вакыт узган (21.03.1996). Әмма әле ул һаман да арабызда кебек: Тинчурин театры тирәсендәге йортыннан чыгып, Ленин бакчасына төшеп, оялчан гына елмаеп университетка килеп керер төсле.


Шәйхелислам Садретдинов шәхсән минем өчен аеруча якын, үз. Без инде аның белән студент елларында ук таныш идек. Татар әдәбияты кафедрасында бер үк вакытта эшли башладык, 30 елга якын хезмәттәшлек кылдык, аралаштык, берничә монографияне, дәреслекне бергәләп чыгардык. Аның хезмәтләре, гыйльми китаплары турында язганым һәм берничә мәртәбә радио-телевидение аша, конференция-җыелышларда сөйләгәнем дә бар. Ш.Садретдинов турында хезмәттәшебез М.Бакировның «Казан университеты галимнәре» сериясендә чыккан матур гына китапчыгы да бар (КДУ нәшр., 2003. – 17 б.). Анда галим язган күпчелек мәкалә-хезмәтләрнең исемлеге дә бирелгән. Ш.Садретдиновның тууына 60 ел тулу уңае белән профессор Ф.Сафиуллина да «Мәгърифәт» гәҗите битләрендә (5 декабрь, 1996 ел) үз сабакташы хакында бик тә җылы эчтәлекле мәкалә язып чыккан иде. Анда галимнең шәхесе, эшчәнлеге турында бик кызыклы фикерләр, мәгълүматлар бар.



Мин соңгы дәвернең галим-әдипләре хакында язганда еш кына архив материалларыннан файдаланам. Бу юлы да Ш.Садретдиновның, гәрчә аның тәрҗемәи хәлен, эшчәнлеген яхшы гына белсәм дә, Казан федераль университеты архивында сакланучы «Шәхси эше»нә («Личное дело»сына. – Опись 21, № 603, св. 30) мөрәҗәгать иттем. Анда галимнең биографиясенә, эшчәнлегенә, шулай ук университет тормышына, фәнгә, кафед­ра укытучыларына (шул исәптән без фәкыйрегезгә дә) мөнәсәбәтле кызык­лы гына факт-мәгълүматлар бар. Хәзер хезмәттәшебезнең тәрҗемәи хәлен, гыйльми-педагогик эшчәнлеген кыскача гына бәян итәрмен.


Шәйхелислам Аләветдин (Галәвет­дин) углы Садретдиновның тормыш юлы ХХ йөзнең урталарында һәм икенче яртысында яшәгән күпләгән татар әдип-галимнәренең, журналистларының биографияләренә охшаш. Ул 1936 елның 5 декабрендә Чүпрәле районының Татар Бизднәсе авылында колхозчы гаиләсендә туа. Әтисе — Бөек Ватан сугышы инвалиды, 1958 елда вафат була. Әнисе — Фатыйха Әхмәдулла кызы бер елдан соң, ягъни 1959 елда балаларын тәмам ятим калдырып, якты дөньядан китеп бара. Кечкенә Шәйхелислам 1944-1951 елларда туган авылындагы 7 еллык мәктәптә белем ала; 1951-1954 елларда — Чүпрәле урта мәктәбе укучысы. Берничә параллель сыйныфлы бу зур уку йортында ул сабакташы Нурмөхәммәт Хисамов кебек шактый билгеле була: тырыш, бик яхшы укый, рәсемнәр ясый, гармунда да уйнап җибәрә, матур-матур шигырьләр дә яза.


Урта мәктәне тәмамлап, бер ел туган колхозында («Победа») эшләгәннән соң, Шәйхелислам 1955 елда һич икеләнүсез, күп имтиханнар биреп, зур конкурсларны узып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Бу — шәхес культы фаш ителеп, илдә аерым үзгәрешләр башланган чор. Милли яшәештә дә билгеле бер кузгалыш, хәрәкәт күзәтелә. Мондый атмосфера студентлар тормышына да сизелерлек йогынты ясый: тел-әдәбият, тарих, милли мәгариф белән кызыксыну арта, энтузиазм көчәя. Шәйхелислам укый торган төркем шаулы студент тормышы белән яши: укудан тыш, төрле кичәләр, конференция-семинарлар уздырыла, язучылар, күренекле кешеләр белән очрашулар оештырыла; һәр студент диярлек шигырь, хикәя, мәкалә, рецензия яза; хәтта Казахстан якларында чирәм җирләрдә дә эшләп кайталар. Чүпрәле егете дә боларның үзәгендә кайный. Аның илһамлана-илһамлана сәхнәдән шигырьләр укуын әле мин дә хәтерлим. Шунысын да искәртик: Шәйхелисламның күп кенә сабакташлары (төркемдәшләре) бераздан татар дөньясының билгеле шәхесләре булып китте. Болар арасында Флера Сафиуллина, Фәһимә Нигъмәтуллина (Хисамова), Нурмөхәммәт Хисамов, Казбек Гыйззәтов кебек фән докторлары, Әхмәт Рәшитов, Әгъзәм Фәйзрахманов, Рәшит Зәкиев, Мөнир Абдуллин кебек билгеле шагыйрь, журналистлар бар.
Әдәби иҗат, журналистика бе­лән мавыккан, кызыл дипломлы Ш.Сад­ретдиновны 1960 елда «Байрак» дип исемләнгән Баулы район гәҗитенә эшкә җибәрәләр. Биредә ул әдәби хезмәткәр, хатлар бүлеге мөдире вазифаларын башкара. Ике елдан соң, «Байрак» ябылу аркасында, аны Бөгелмәдәге «Хезмәткә дан» («Слава труду») гәҗитенә бүлек мөдире итеп күчерәләр. Редакциядә эшләү елларында Ш.Садретдинов күпләгән мәкалә-очерклар яза, әдәби-тәнкыйди эшчәнлеген дә дәвам иттерә. «Байрак»та эшләү вакытында булса кирәк, ул Люция исемле Баулы чибәре белән гаилә корып та җибәрә. Алар бер-берсен яратышып, матур гына яшәделәр, ике кыз үстерделәр.


1963 елның көзендә университетның татар әдәбияты кафедрасы мөдире Хатип Госман чакыруы белән Шәйхелислам аспирантурага керә, күренекле шагыйрь С.Рәмиев иҗатын өйрәнә. Аспирантураны 1966 елда тәмамлагач, «Чаян» журналында бер ел тирәсе эшләп ала. 1967 елның ноябреннән башлап гомеренең ахырына кадәр ул — университетның татар әдәбияты кафедрасы мөгаллиме: әүвәл — ассистент, аннан — өлкән укытучы, 1978 елдан — доцент. Запастагы офицер. 1969 елдан КПСС члены.


1972 елның 27 апрелендә Казан университетында «Сәгыйть Рәмиев иҗаты» темасына диссертация яклап (гыйльми җитәкчесе — Х. Госман, рәсми оппонентлары — М.Гайнуллин һәм Й.Нигъмәтуллина), филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсен алуга ирешә.


Ш.Садретдинов университетта эш­ләү чорында төрле гомуми һәм мах­сус курслар укытты: «XIX йөз татар әдәбияты», «ХХ йөз башы татар әдә­бияты», «Татар әдәбиятында жанрлар формалашу», «С.Рәмиев һәм татар әдәбиятында романтизм», «Әдәби әсәрләрнең тел-стиле», «Драма теория­се» һ.б. Ф.Сафиуллина әйтмешли, ул, нинди курсны бирсәләр, шуны укытырга әзер иде.


Укыту планы нигезендә татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары беренче курстан соң фольклор, икенче курсны бетергәч диалектологик практика узалар иде. Ике атналык бу чара экспедиция рәвешендә Татарстанда гына түгел, илебезнең милләттәшләр яши торган күп төбәкләрендә — Башкортостан, Чувашстан, Пермь, Оренбург, Төмән, Чиләбе, Сарытау, Ульяновск, Түбән Новгород, Киров һәм кайбер башка республикаларында һәм өлкәләрендә үтә иде. Болар белән безнең күпчелек укытучылар, шул исәптән Ш. Садретдинов та җитәкчелек итте. Аның авыл-бистәләрдә студентлар белән бергә концерт-кичәләрдә катнашуы да истә калган. Мондый экспедицияләр вакытында күпләгән фольклор материаллары, кулъязмалар туплана иде. Бераздан алар, шул исәптән Ш.Садретдинов төркеме тапкан материаллар да гыйльми, мәдәни бәйләнешкә кереп китте. Галимебез Казан пединституты, Мәскәүдәге М.Горький исемендәге Әдәбият институты студентларына да бераз вакыт татар әдәбиятыннан лекцияләр укыды (Мәгълүм ки, 1972-1978 елларда бу Институтта татар әдәбиятыннан дистәгә якын тәрҗемәче әзерләнде. Анда Солтан Шәмси, Роза Баубекова (Кожевникова),Фирдәвес Әһлиуллина, Зәйтүнә Исхакова һәм кайбер башка каләм әһелләре белем алды. Күренекле тәрҗемәче Галия Хантимерова җитәкләгән әлеге төркемдә Марсель Бакиров белән без фәкыйрегез дә, Мәскәү университетында стажировка узу вакытында, берничә ай лекцияләр укыдык).


Соңгы дәвер татар әдипләренең күпчелеге Казан университетында белем алган. Аларны иҗади яктан әзерләүдә һәм үстерүдә Ш.Садретдиновның да роле зур. Ул башлап язучыларның үзенә күрә бер мәктәбе, иҗади мәйданы булган «Әллүки» түгәрәгендә дә актив эшләде, шул исемдәге стена гәҗитенең редакторы да булды. Ничектер, Ш.Садретдиновка студентлар нык тартыла иде. Алар остазларының фатирына да еш килеп торды. Люция ханым да килгән кешеләргә һәрчак ачык йөзле булды. Гомумән, хезмәттәшебез үзенең бөтен табигате белән ярдәмчел, кешеләргә игътибарлы зат иде.


Ш.Садретдинов, югары дәрәҗәле (квалификацияле) белгечләр, әдип-галимнәр әзерләү, әдәби иҗат белән тыгыз бәйләнештә, әдәбият белеме, тәнкыйть өлкәсендә дә уңышлы гына эшләде. Ул фәнгә үзенең Сәгыйть Рәмиев турындагы саллы тикшеренүләре белән килеп керде. Егерменче йөз башларында бик тә популяр булган бу шагыйрь совет чорында, ничектер, игътибардан бераз читтәрәк калды, тиешенчә өйрәнелмәде һәм басылмады да. Ш.Садретдинов, объектив заруриятне тирән тоеп һәм остазы Хатип ага Госман киңәшләрен искә алып, яшьләргә хас мавыгу, дәрт белән С.Рәмиев иҗатын бик ныклап өйрәнде. Хезмәттә аеруча С.Рәмиевнең романтизм белән нинди мөнәсәбәттә торуы кызыклы тикшерелә. Ш.Садретдиновның диссертация яклавы гыйльми-мәдәни тормышта бер мөһим вакыйга рәвешендә узды. Хәтта кайберәүләр бу хезмәтне докторлык дәрәҗәсендәге тикшеренү дип тә бәяләде. Галимнең бу диссертациясе, бераз кыскартылып, 1973 елда Казан университеты нәшриятында аерым китап рәвешендә дә басылып чыкты (Сәгыйть Рәмиев иҗаты. — 162 б.).


Ш.Садретдинов С.Рәмиев иҗатын өйрәнүне гомере буе дәвам итте, дистәләгән мәкалә бастырды, доклад-чыгышлар ясады. «Татар әдәбияты тарихы»ның алты томлык академик басмасына (III том) шагыйрь хакындагы бүлекчәне дә ул язды. 1980 елда «Сәгыйть Рәмиев. Таң вакыты» дигән китап дөнья күрде (Казан. — 270 б.). Ш.Садретдинов тарафыннан тупланган, әзерләнгән бу җыентыкка әдипнең шигырьләре, проза һәм сәхнә әсәрләре, тәрҗемәләре, пуб­лицистикасы кертелгән. Бай эчтәлекле кереш мәкалә, шәрех-аңлатмалар да бар. Ахырда С.Рәмиев әсәрләренең, аның турындагы язмаларның библиографиясе дә урнаштырылган (259-299 битләр). 1980 елгы бу китап хәзергәчә шагыйрь әсәрләренең чагыштырмача тулы һәм ышанычлы җыентыгы хисаплана.


Ш.Садретдинов шактый еллар буе XIX йөз әдәбиятын укытты. Шуңа нисбәтән ул фәнни тикшеренүләр дә алып барды. Аеруча аны XIX йөз шагыйре Әбелмәних Каргалый һәм педагог, мәгърифәтче Мартемьян Иванов эшчәнлекләре кызыксындырды. Галим бу ике затның язма мирасын комплекслы өйрәнде. Әлеге эзләнү-тикшеренүләрнең төп нәтиҗәләре Казан университеты басмаханәсендә нәшер ителгән ике китапта урын алды.


Шунысы мөһим: бу ике китап та фәнни һәм мәдәни җәмәгатьчелек тарафыннан бик тә уңай кабул ителде: урыс, татар, башкорт телләрендә мәкалә-рецензияләр басылды; Казан университетындагы 1983 елгы фәнни эшләр конкурсында алар беренче урынны алдылар, китап авторлары лауреат исеменә лаек булды. Ш.Садретдиновның М.Гайнетдинов белән берлектә әзерләнгән «Әбелмәних Каргалый» дигән китапчыгы да бар (КДУ нәшрияты, 1978. — 36 б.). Ул студентларга әсбап-ярдәмлек рәвешендә язылган.


Мәгълүм ки, узган гасырның 80-90 еллар аралыгында, илдәге үзгәртеп коруларга нисбәтән, милли тормыш та шактый җанланып китте. Милли мәгарифне торгызу, мәктәпләрдә, уку йортларында татар телен һәм әдәбиятын ныклап өйрәнү көн тәртибенә куелды. Шуңа мөнәсәбәттә уку-укыту программалары төзелде, аларга нигезләнеп дәреслекләр язу башланды. Татар урта мәктәпләренең, гимназияләренең 9 нчы сыйныфы, педагогия училищелары, көллиятләр өчен дәреслек-хрестоматия төзү эшен Татарстан мәгариф министр­лыгы Ш.Садретдинов белән без фәкыйрегезгә йөкләде. Ныклы фәнни әзерлек һәм педагогик тәҗрибә таләп итүче бу җитди бурычны без ул вакыттагы көчле милли энтузиазм, дәрт һәм гаять җаваплылык белән башкарырга омтылдык. Бу дәреслектә меңьеллык татар әдәби процессы, төп әдипләр, аларның әсәрләре, теоретик төшенчәләр, әдәби бәйләнешләр яктыртылды. Һәр бүлек тиешле сорау-биремнәр, методик аппарат белән тәэмин ителде. Аның Борынгы һәм Урта гасыр чоры, XIX йөзнең икенче яртысындагы поэзия, Акмулла, Гали Чокрый, Яков Емельянов турындагы бүлекләре безнең тарафтан язылды, ә XIX гасырның төп өлешен Ш.Садретдинов әзерләде. Программага, дәреслеккә туры китереп, без Тукайгача чор әдәбиятыннан IX сыйныф өчен 456 битлек хрестоматия дә төзедек. Әлеге дәреслек-хрестоматияләр инде ике дистә елдан артык гамәлдә: зур тиражлар белән алар инде дүрт мәртәбә кабат нәшер ителде. Бу китапларга, шул исәптән Ш.Садретдинов тарафыннан язылган бүлекләргә дә минем тарафтан аерым хосусый үзгәреш-төзәтмәләр кертелде. IX сыйныфка адресланган әлеге дәреслек-хрестоматияләр хакын­да укытучыларның, галимнәрнең (Ф.Ну­риева, И.Галимов, С.Трофимова...) язмалары, кызыклы фикерләре бар.


Ш.Садретдинов XIX йөз татар әдәбиятында эстетик идеал проблемасын да ныклап өйрәнә башлаган иде. Бу юнәлештә ул берничә мәкалә дә язды, фәнни конференцияләрдә докладлар да сөйләде. Болар арасында аеруча аның «Акмулланың эстетик идеалында Ш.Мәрҗани образы» дигән чыгышы кызыклы булды. Ул 1983 елда Г.Ибраһимов исемендәге институт нәшер иткән җыентыкта да басылып чыкты («Материалы юбилейных торжеств и научной конфер., посвящ. 150-летию Акмуллы...»). Галим, архив материалларына нигезләнеп, 1993 елда «Татарские стихи в архиве Г.Р.Державина» дигән язмасын да бастырды. «Әдәбият белеме сүзлеге»нә, «Татар энциклопедиясе»нә мәкаләләр дә язды.


Ш.Садретдинов яшьтән үк ши­гырь­­­ләр дә язды, тәрҗемә белән дә шө­гыльләнде. Аларның кайберләре көндәлек матбугат битләрендә басылып та чыкты. Әмма хезмәттәшебез үзенең әдәби әсәрләрен туплап, аерым җыентык рәвешендә нәшер итәргә әллә теләмәде, әллә өлгерми калды. Шунысын да искәртик: Ш. Садретдинов, остазы Х.Госман кебек, шигъри табигатьле кеше иде. Ул әдәбиятны, аеруча поэзияне нечкә тоемлады. Әлеге хосусият аның фәнни-тәнкыйди эшчәнлегенә, аеруча тел-стиленә дә уңай йогынты ясады.


Әмма, ни үкенеч, бу намуслы, тырыш галимгә, укытучыга, журналистка зуррак, республика дәрәҗәсендәге бүләк-исемнәр бирелми калган икән. Ул, бәлкем, өлешчә аның гадәттән тыш тыйнаклыгы белән дә аңлатыладыр.


Ш.Садретдиновка гомеренең ахыргы елларында өеп-өеп кайгы-мәшәкатьләр килеп торды: чирек гасырдан артык бергә яшәгән хатыны Люция ханым үлеп китте, кече кызы бәхетсезлеккә очрады; бер-бер артлы туган-тумачаларын җирләп торды... Кабат корып караган гаилә тормышы да озын гомерле булмады. Өстәвенә, Шәйхиебез аягын да сындырды. Бу төр сәбәпләр аркасында соңгы вакытта бик нәтиҗәле эшли алмавына Ш.Садретдинов үзе дә бик читенсенеп йөрде. Пенсия яшенә җитеп килүен исәпкә алып, аңа 1995 елның декабрендә яңадан бер елга гына эшләргә тәкъдим иттеләр. Шәйхи дустыбызның әлеге мәсьәлә каралган кафедра утырышындагы борчулы кыяфәте, үзен гаеп­ле тоткандай сагышлы карашы хәзер дә күз алдында. Хезмәттәшебез алга таба да булдыра алган кадәр тырышып эшләп йөрде: дәресләр алып барды, гадәттәгечә, күп кенә курс-диплом проектлары белән җитәкчелек итте. Әмма, һич тә көтмәгәндә, рәхимсез үлем алт­мышынчы яшен ваклап барган Шәйхи дустыбызны 1996 елның 21 мартында арабыздан алып китте. Алдагы көнне генә кичкә таба аның белән очрашкан идек. Зарланмады да, кәефе дә ярыйсы күренде. Икенче көнне иртүк кызы Гүзәл: «Әти үлде!» – дип шылтыраткач, ышанмадым: такси алып, тиз генә аларга киттем. «Яман хәбәр хак була», дип юкка гына әйтмиләр шул: Шәйхи дустыбыз утырган җирендә кинәт бөгелеп төшә дә, җан бирә.
Хезмәттәшебезне соңгы юлга озатуда гаять күп кеше катнашты. Ул гомер иткән Галактионов урамындагы йорт ишегалдында гына түгел, урам якта да дөнья кадәр халык булды. Бик күп җылы, хәтта үкенечле сүзләр дә әйтелде. Якыннарының теләге белән, Ш.Садретдинов туган авылында әти-әниләре күмелгән зиратта җирләнде. Шунысы куанычлы: Шәйхи дустыбызны аның хезмәттәшләре, шәкертләре, күпләгән укытучылар гына түгел, ә якташлары, авылдашлары да даими истә тота. Ул укыган мәктәптә музей бар, туган ягында төрле чаралар оештырыла. Казаннан да дуслары, шәкертләре килеп тора.

Теги: Хатыйп Миңнегулов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру