Шәриф Камал: уйланулар
Борынгы кыргыйлар күрше халыкларга һөҗүм баскынлыкларын утлавык өчен көрәш максатларына нигезләсәләр, хәзерге немец-фашистик кыргыйлары, шул ук максатларга «тормыш мәйданы» өчен көрәш исеме биргән хәлдә, бандитлыкның төп хасияте – үтерүчелек, талаучылык җинаятьләрен иң тупас, иң әшәке һәм җирәнгеч ноктага җиткереп үтиләр.
***
Халыклар борын-борыннан үзләренең йорт-җирләрен басып алучы һәм шуңа омтылучы явыз дошманнарын, үзләренең хикмәтле иҗат җимешләре – әкиятләрендә чирканыч, зәһәр аждаһа итеп чагылдырганнар. Ул хәшәрәт, әлбәттә, коточкыч усал була: һәркөн берәүне ашый да тора. Ә халыкның инде моңардан бөтенләй коты алынган. Бары, кем кайчан ашалырга тиешлек турында тәртипне югалтмас өчен, кизү билгеләүдән башка чарасы калмаган! Ләкин чара табыла: халыкның бәхетенә каршы, бер батыр егет килеп чыга. «Дөньяны ашыйм!» – дип җикереп торган аждаһага каршы көрәш ача ул. Аждаһаның җиде (тугыз яисә унике) башын ул берәм-берәм кырып бетерә. Шулай итеп халыкны һәлак булудан коткара. Әкияттәге батыр егет халыкның аңлы күмәк көченә киная итеп алына, аны шулай дип аңларга кирәк. Ә аңлы күмәк көч үзенең хаклылыгына ышанып көрәшә икән, ул җиңелми, һәрвакыт җиңә.
***
Матур әдәбиятка бәя куйганда, иң башта без аның «чын»лык, табигыйлек һәм тормыштагы хәлләрнең, вакыйгаларның ни дәрәҗәдә күңел төбәрлек сызыкларын ала белү ягын күздә тотабыз. Әсәрне шушы яктан үлчәү – тәнкыйтьче, әдәбиятчы үлчәве генә түгел, һәрбер укучы, һичшиксез, шушы әйтелгән якларның җитешлек яисә җитешсезлегенә карап, күбесенчә үзе дә, эшнең нәрсәдә икәнлеген сизмичә, әсәргә бәя куя, ярата яисә яратмый.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Теги: әдәбият халык Редакция хәбәрләре Дөньяда сүзем калыр...

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА