Журнал «Безнең мирас»

Шайтанлы чишмәсе буенда

Шайтанлы чишмәсе буенда безнең авылны дүрт яктан да таулар саклап, салкын җилләрдән ышыклап тора. Кышларын буран күмеп китә торган тау астындагы нәни авыл миңа һәрвакыт тау башында балкый кебек тоела һәм нурларын да тирә-якка, еракка чәчә төсле. Мин аны кечкенәдән үк бик ярата идем һәм Тукайның шигырен үзебезнең авылга карата язылган дип исәпләп, абый белән җырлап йөри идек:


Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул...


Тау күкрәген тишеп чыккан чишмәләр бездә берәү генә түгел, ләкин бөтен авыл Шайтанлы чишмәсен яратарак бирә, аның суын шифалырак дип таба, Тукай да безгә шул турыда җырлагандыр кебек була.


Хәмит машинасын бик кызу алып бара. Ул олы юлны гына түгел, авыл араларындагы басу юлларын да яхшы белә — турыдан гына элдерә. Горком секретареның:


— Аннан юл бармы соң? — дигән соравына:


— Табабыз! — дип кенә җавап бирә.


Без, Кандраны, Кандра күлен сулъякта калдырып, үрләрдән генә чабабыз. Бер сәгать тә вакыт узмый, «XXI партсъезд» исемендәге колхоз правлениесенең кояш нурлары белән балкыган якты, җылы идарәсенә килеп керәбез.


Председательнең пөхтә, ләкин кәгазьләргә күмелгән өстәленә аркылы озын өстәл сузганнар. Кызыл материя белән ябылган бу өстәлдә бер өем газета-журналлар тора, мине нәкъ шул өем алдына китереп утырттылар. Сизеп торам, янәсе, күр, без аю өнендә яшәмибез, сезнең язганнарны күзәтеп орабыз.


Иң өстә «Казан утлары»ның соңгы саны, «Азат хатын», «Ялкын», «Агыйдел», «Башкорт кызы» журналлары — барысы
да әле яңа һәм таушалмаган. «Кызыл таң» һәм «Совет Башкортстаны» газеталары...


— Барысын да укыйбыз! — диде партком секретаре Аскаров.


— Безнең колхозда ике китапханә, анда 20 меңләп китап бар, — ди кемдер. — Алардан тыш ике мәктәп китапханәсе...


Таныша башлау китап турында сөйләшүдән ялганып китте.


— Халык бик күп укый бит хәзер. Китап җиткереп булмый. Безнең авыл советы бюджеты ел саен китап алу өчен 200 сум билгели. Әмма сәүдә оешмалары китапларны без сораган вакытта һәм кирәк кадәр җибәрми.


Моны авыл советы председателе Әюпов иптәш әйтте. Марк Семенович аның сүзен куәтләде:


— Ана телендә китап җитми. Кыска пьесаларга бик сусыйбыз!..


— Эш зурдан китте, танышып бетик әле, — диде Фатих Дәүләтшин.


Монда колхозның җитәкчеләре — элекке фронтовиклар җыелган иде.


Менә минем кордаш Зәйнулла Хәмидуллин, ул инде олыгайган, калынайган, чәчләре дә чаларган, шулай да йөзе түгәрәк һәм яшьләрчә шома, матур, сөйкемле.


Без аерылганнан соң, аның башыннан ниләр генә узмаган. 1933 елда ул «Үрнәк» колхозы председателе булып эшләгән, аннан партиянең район комитетында инструктор, балык заводы директоры, шуннан соң армия... 1945 елда фронттан кайткач, «Фрунзе» исемендәге колхозга председатель итеп сайлыйлар. Колхозлар эреләндерелә, Зәйнулла председатель булып сайлана.


— Хәрби биографиягезне дә сөйләп бирсәгез иде! — дим мин.


Зәйнулла бераз уңайсызланамы, мактану дип аңламасыннар дип уйлыймы, бик коры гына, анкета тутырган кебек, белешмәләр әйтә. Ярый әле янәшәдә шәһәр комитеты секретаре тора. Марк Семенович аның өчен сөйләп, кайбер детальләр белән «анкета»ны җанландыра.


I дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән Зәйнулла. Ерак Көнчыгышта да, II Балтыйк буе, II Украина фронтларында да көрәшкән. Берничә кат яраланган. Немец снайпере аның күкрәгенә пуля җибәргән, пуля, партбилетын тишеп, тәненә кергән. Зәйнулла госпитальда озак дәваланган, яңадан стройга баскан.


— Ул партбилет бармы әле? — дим мин.


— Юк, алыштырдылар...


Бөек Ватан сугышы архивында дошман пулясы тишеп узган партбилет, бәлки, саклангандыр!


Венгриядә сугыш барганда, Зәйнулла тагын яралана, ләкин стройдан чыкмый, үзенең пулемет взводы белән алга һөҗүм итә. Чехословакиядә Брно шәһәрен фашистлардан азат иткәндә өченче тапкыр яралана...


Җитез хәрәкәтле, интеллигентлыгы сүзеннән дә, эшеннән дә сизелеп торган элеккеге солдат Әкрәм Әюпов 1947 елдан бирле авыл советы председателе булып эшли икән. Егерме елдан артык җирле советта сайланып эшләү — үзе яхшы характеристика. Димәк, сайлаучылар аның эшен яраталар, ә ул сайлаучыларның ихтыяҗларын яхшы белә.


Колхоз коммунистларының җитәкчесе Әхнәф Аскаров та фронт утларын кичкән егет булып чыкты.


Минем янда утырган Фатихның әтисе — Салих Дәүләтшин, мәсәлән, беренче коммунистлардан иде. Волостька, өязгә бик күп көрәшчеләр бирде ул ячейка. Хәзер дә аның сафларында чыныккан коммунистлар тирә-якта гадел хезмәт итәләр. Алар көче белән авыл яңарган, бәхетле юлга баскан. Озын булган бу юл, ай, озын!


Аның озынлыгы авылның тарихы белән үлчәнә. Ачылы күл буенда бер Каңлы башкорты Сорурбикә исемле кызын Арсланбәк исемле батыр егеткә кияүгә биргән. Кызның бирнәсенә җир бүләк иткән. Бабай белән кияү ат менеп чыкканнар да тау башыннан тау башына күчә-күчә җир бүлгәннәр. Бабай тиешле кеше, камчысы белән ишарәләп, ерактагы тау сыртларына күрсәткән:


— Әнә сезгә җир шул таудан монавы тауга чаклы, тегесеннән шушысына кадәр!


Җәй буе йөреп чыга алмаслык урманлык, болынлык, тау-ташлык җирләрне бабай җиңел генә бүлгән. Арсланбәк, чибәр кәләшне алып, шул җирдән үзенә урын сайлаган. Артта бабай тора, йозак нык дип уйлаган, күрәсең, ул, Кандра күлгә таба килеп, дүрт яктан да тау ышыклап торган иңкү урынны сайлап, өй салып утырган.


Тырыш кеше булган Арсланбәк. Ләкин коры кул белән ул чаклы җирне эшкәртү — мөмкин булмаган эш. Табигать бүләк иткән байлык белән генә дә яшисе килмәгән аның. Җәен җир эшкәртсә, кышын аучылык аңа мул азык биргән. Җәнлек тиреләрен ул Уфага илтеп сата торган булган.


Нәсел үрчи, патша чиновниклары эзәрлекләгән кешеләр килеп, мондагы куе урманда ышык урын табалар, бергә-бергә көн итә башлыйлар.


Арсланбәк батырның токымнары Пугач явында да катнаша һәм бу асыл егет соңыннан сөргенгә озатыла. Ирек сөюче табигать баласына каторга ошамый, ул аннан кача һәм урманнарда яшеренеп йөри. Арсланбәк еш кына, авылның тау башына килеп, курай уйный торган булган.


Авыл халкы, йокыларыннан уянып, аны елый-елый тыңлый икән. Ирек һәм бәхет даулаучы егет, авылга төшмичә генә, карагайлы кара урман эченә кереп яшеренә, ди. Авылга керсә, авыл халкы аны патша палачларына тотып бирергә тиеш булган, күрәсең.


Еллар узган, ләкин бәхет ташы ялтырамаган. Иксез-чиксез урманнар, болынлыклар да, бәхет уңдырасы урында, күп очракта борчу тудырганнар.


Аларны алдаганнар да, талаганнар да. Алпавыт Хәйдәр Сыртланов биш тиеннән мең десятина урман бүлеп алган. Ләкин мең генә десятина идеме икән ул? Украина, Казан якларыннан килгәннәр, кайсылары сорамыйча ук кереп утырган. Шулай итеп, без үскәндә, авыл картларының әйтүенә караганда, Арсланбәк белән Сорурбикәгә бүләк итеп бирелгән җирләрдә утыздан артык татар, башкорт, типтәр, украин, рус авыллары яши һәм шулар арасында иң фәкыйре безнең авыл иде.


Аның каравы, илле авылны берләштергән волостьта җиде мәктәп булса, берсе безнең авылда ачылган. Хәзер инде ул үзенең 70 еллыгына аяк басып килә. Шунда өч класслы белем алган безнең авыл яшьләре, бәхет табу юлларын өйрәнер өчен, читкә китәләр, күмер, алтын шахталарына юл алалар иде. Таптылармы алар бәхетне, юкмы, ләкин азатлык көрәшеннән берсе дә читтә калмады.


20 нче йөзнең башында авылда русско-башкирская школа ачылган. Школаны яндырып та караганнар, ләкин аның саен яктылык куәт алган. Русча-татарча укытыла торган мәктәп яшьләрнең күзен ача килгән. Хәзер колхоз идарәсе аның урынына сигезьеллык мәктәп салдырган, якты бүлмәләр, җиһазландырылган физика һәм химия кабинетлары, физкультура залы, пианино, китапханәләре белән мәктәп инде тау башына менеп утырган.


— Мәктәп төзелеше аның белән генә чикләнми, — ди Зәйнулла. — Мондый мәктәпне без – икене, башлангыч мәктәпне икене салдык. Хөкүмәттән бер тиен сорамадык!..


Хәзер бездә укытучылар саны гына 43. Ә укучылар — 565.


— Яшьләр авылдан китмиләрме? — дип сорыйм мин.


— Яшьләр шәһәргә китә икән, — ди Аскаров, — белем алырга китә.


— Быел без унъеллык мәктәп өлгертергә уйлыйбыз, — ди Әюпов. — Аннан соң китүчеләр азаер.


Өстәлгә зур журнал китереп салалар, анда бухгалтер хуҗалыкның исәбен теркәп барган. Зәйнулла Хәмидуллин миңа язылган цифрларны күрсәтә:


— Менә, карагыз, бу — безнең файда!


Колхоз 1968 елда миллион өч йөз мең сум керем алган. Һәм hәp хезмәт көненә 3 сум 77 тиен түләгән.


— Авылдан элек киткәннәр дә кире әйләнеп кайттылар инде!


Халык шулкадәр бай, ул, йомышы төшсә, ат сорамый, машина сорый. Колхозда 200 ат бар, машина — 16. Колхоз үзенең белгечләренә 10 мотоцикл алып биргән, ә үз акчаларына алганнары — 105 кеше, дүрт кеше инде автомобиль сатып алырга да өлгергән.


Соңыннан без Миңлеәгъзам абзыйга чәй эчәргә кергән идек. Мәэмүнә җиңгинең сый-хөрмәтен авыз иткәндә, шул ук бәхет, байлык турында сүз китте.


Сүз дә юк, халык бай тора: һәркемдә — алты почмаклы өй, шифоньер, радиоалгыч, тегү машинасы, диван-кровать. Телевизор бик тиз ишәеп килә, 215 хуҗалык инде баллонлы газ куллануга күчкән.


— Менә улым машина алыйк, дип әйтә, — ди Миңлеәгъзам Колыев — Тугыз умартадан 15 фляга бал алган идем. Кая куясың аны? Һәр флягасында 50 кило бит. Йә, ашагыз әле, сатып алган бал түгел...


— Ә колхозда умарталар ничек? — дим мин.


Колхозның умарталыгы да ишле икән, дүрт кеше 240 умарта карый.


Сигезьеллык мәктәпне карап чыккач, Зәйнулла мине урманга каратып сорый башлады. Бу тау башыннан бик ерак җирләр күренә иде.


— Каратал түбәсен онытмадыңмы?


— Юк...


— Әнә ул, шуның итәгендә инде умарталыкның бер өлеше...


— Беләм, шау чәчәккә күмелеп утыра торган җирләр инде!..


— Болынлыклар да җитәрлек...


Мин Каратал түбәсенә, аның куе һәм биек агачларына карыйм. Миңа алар хәзер дә бал исе аңкытып торалар кебек тоела.


— Шайтанлы чишмәсе ничегрәк?


— Шайтанлы? — диде, гаҗәпсенеп, Марк Семенович. — Кызык исем, ни өчен шулай атаганнар?


— Шайтан көче белән атылып чыга ул! — диде Зәйнулла.


— Аның легендалары да кызыклы, — дидем мин.


Сәрән авылы белән ике арадагы тау битеннән ургылып бер чишмә ага. Ян, Шәриф, мин — өчәүләп — ул чишмәнең суын авылга борып җибәрергә һәм бакчаларны сугару өчен файдаланырга мөмкин бит дип хыялланып йөри идек.


Без яшь чакта Шайтанлы чишмәсенә шайтаннар оялаган, алар тау битендәге имәнлек һәм юкәлектә яшеренеп яталар, туйлары вакытына туры килсәң, таң әтәчләре кычкырганчы адаштырып йөртәләр, дип сөйлиләр иде. Адашып авыл башында әйләнеп йөргән кешеләрне исемнәре белән әйтәләр иде.


Без үскән вакытта инде әллә шайтаннар юашланды, әллә без алар белән дуслаштык, яздан алып кара көзгә хәтле Шайтанлы буенда ат саклап куна идек, бер адашкан егет булмады.


Нинди генә куркыныч әкиятләр сөйләмәсеннәр, безнең авыл кызларының юлы Шайтанлыдан өзелмәде. Алар, чүпләмле алъяпкычларын киеп, ак яулыкларын колак өстеннән генә бәйләп, итәкләрен килешле итеп кыстырып, буялган көянтәләренә яшел чиләкләрен асып, Шайтанлыга суга баралар иде. Җыелышып түгел, ялгыз-ялгыз барырга яраталар иде алар. Ни өчен шулай икәнен, егет булгач, үзем белдем: кызларга сөйгән егетләре белән күрешеп сөйләшергә бик уңайлы урын иде ул!


Безнең авыл шул Шайтанлы суын эчеп яши, ул су тәмле, саф, тешне камаштырырлык салкын. Кызлар чишмәгә килгәч, битләрен юалар, шуңа күрә аларның йөзе нәфис, йомшак була, ул суны эчеп үскән яшьләр зирәк-тапкыр булалар. Берәрсенең зирәклеге турында сүз чыкса:


— Аптырата алмассың, Шайтанлы суын эчеп үскән диләр аны! — дип горурланып та куялар иде.


Хәзер Шайтанлы чишмәсенең шайтан көчен колхоз үзенә буйсындырган. Тау итәгеннән терлек фермасына торбалар белән су керә, сыерлар, сарыклар автоэчергечтән шул Шайтанлы суын эчәләр. Шуңа күрә алар сөтне дә мул бирәләр, көрлекләре дә мактап бетергесез. Водопровод авылга да килгән: хәзер көянтә-чиләк күтәреп суга баручы кызлар юк, авыл урамында — су колонкалары...


Фермада эшләүче егетләр-кызлар белән әңгәмә ясаганда, зур кружканы тутырып минем алга Шайтанлы суын китереп куйдылар: сыйлаганда су эч, янәсе.


Ләкин бу суны сорап алып эчәргә кирәк! Әгәр безнең авылга килсәгез, Шайтанлы суын эчмичә китмәгез, аның тәме бер дә авыздан китми. Шифалы су ул.


— Ярый, сез бай, бәхетле яшисез. Бишьеллыкны да өч елда төгәлләп, биш мең центнер арттырып ашлык биргәнсез. Яшьләрегез укуга омтыла, читтән торып укучылар да җитәрлек. Балалар да бала тудыру йортында гына дөньяга киләләр икән...


Минем сүзне партком секретаре бүлә:


— Соңгы дүрт ел эчендә балаларның үлү очраклары бөтенләй бетте.


— Ел саен 59 балага үрчеп торабыз, — дип өсти авыл советы председателе.


— Авырлыклар да бардыр бит?


— Авырлык, дип, алар бар инде, — ди Зәйнулла. — Шифер саламны алыштырып бетерде, халык үз тормышыннан канәгать.


Терлекчеләрнең 80 проценты инде биш көнлек эш көненә күчте. Санаторий, курорт кирәк кешегә — түләүсез путевка бирәбез. Бәйрәм көннәрдә эшләгәннәр ике хак алалар. Иген уңышы да район буенча гектардан 21,2 центнер булса, безнең колхозда өч мең гектар җирнең һәр гектары 22,3 центнер уңыш бирде. Шулай да безнең авырлыкларыбыз күп: безгә төзү материаллары җитми... Марк Семенович, бирегез әле безгә кирпеч күбрәк итеп, — председатель шәһәр комитеты секретарена борылды. — Әнә культура сараен да салып бетерәсе бар. Үзебездә безнең таудан таш чыгару бригадасы эшли, ул ташны без фермалар салу өчен генә файдаланабыз. Күпме акчабыз банкта ята. Төзү материаллары булса...


Авылны яңабаштан үзгәртеп салган, тормышны социалистик нормаларга яраклы рәвештә көйләп җибәргән бу ярсу йөрәкле абзыйлар һәм апалардан аерылып китәсе дә килми. Күңелле яши алар!


1969 ел 


Гази Кашшаф


Безнең мирас. - 2020. - №10. - 62-67 б. 




Гази Кашшаф – Миргази Солтан улы Кашшафетдинов (1907-1975) – әдәбият галиме, тәнкыйтьче. Хәзерге Туймазы районының Яңа Арсланбәк авылында туган. 1950- 1958 нче елларда – «Совет әдәбияты» журналының баш мөхәррире, 1960-1975 нче елларда – КДУ укытучысы. Хезмәт Кызыл Байрагы (1957) ордены иясе. Ул илленче еллардан башлап бөтен гомерен герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышлый. «Моабит дәфтәрләре»нә иң беренче гыйльми комментарийлар яза.


Игътибарыгызга әдипнең «Башкортстанда» дип аталган юлъязмасыннан бер бүлек тәкъдим итәбез. Анда сүз Башкортстан Республикасының Сәйрән һәм Яңа Арсланбәк авыллары турында бара.

Теги: Гази Кашшаф Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру