Шагыйрь турында истәлек
Берәү көлә,
Синең көлүеңне көлә;
Берәү кия,
Сине үз өстенә кия.
Сирин
Әкиятләрнең серле урманыннан
Килеп чыгып безнең яннарга,
Таш тутырып тирән казанына
Шулпа куйган кебек кайнарга,
Утыра ул...
Салам эшләпәсе
Йөзен каплап тора кояштан.
Эндәшмәсәң, шулай утырачак,
Утырачак өч көн тоташтан.
Безнең коенганга сокланып ул
Утырса да елга ярында,
Киләчәккә нидер озаткандыр
Мәңгелеккә аккан агымда.
– Әйдә, бабай, су коен, – дим аңа.
– Булмый, булмый, – ди ул, –
юк, балам,
Җырлап торган гомеремне эзлим,
Аны эзләп юлга кузгалам.
«Әле генә биредә иде бит,
Әле генә кулда уйнаттым.
Әле генә арлы-бирле килде,
Әллә кайсы алды, югалттым...»*
Кузгалды да кара урманына
Кереп китте дәшеп кунакка.
Әкрен генә дулкыннарны борып,
Җилләр исте сыман шул якка.
Әкият карты. Умартачы бабай...
Аның шагыйрь Сирин икәнен
Соңлап белдем, –
Безнең көймәләрнең
Җил киергәч кенә җилкәнен.
Ә калганын инде, ә калганын
Давылларда йөреп аңладым.
Үкенечкә калды: бер кабат та
Аны куандыра алмадым.
Юлчы булып һаман ишек шакый,
Уза-уза узган елларга, –
Карлы бураннардан арынып бер,
Бераз гына җылынып чыгарга...
Баулыңдагы гөлләр сине эзли,
Җылы хәзер монда һәр көнең,
Җыры белән Галәм киңлегенә
Күтәрелә җаны кешенең.
Җыры китә... җанын нур итә ул, –
Шулай яши илне сөйгәннәр...
Ә соң нишли, көлүеңне көлеп,
Өсләренә сине кигәннәр?!
* Сирин шигыреннән
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА