Шәех Хәбибулла кыйссасы
Килдек үзебезнең максатыбызга. Кыйссаларда шулай әйтелә ки, һиҗрәтнең мең дә йөзенче елында (ягъни 1689 елда) Бохара халкы, иман вә гыйбадәткә ялкау булып, бидгать (ярамаган) эшләргә чумдылар.
Кыскасы, болар, тугыз ел начар вә бидгать эшләр артыннан йөреп, диннең асылларын югалтуга якынайганнар иде. Бохарада бер углан Ристан дигән базарда кавын, карбыз сатып йөри иде. Ул углан мондый бер фикердә икән: бу данлыклы Бохара шәһәре шулкадәр бозыклык һәм азгынлык белән тулган ки, әүлиялар әләме юкка чыкты. «Йа Рабби, зинһар, бу бәндәңне газиз әйләп, боларга әмре-мәгъруф (үгет-нәсыйхәт, вәгазь) итәрлек кадәрле гыйлем бирсәң», – диде. Хак Тәгалә хәзрәтенә зар-зар елады.
Кыскасы, бер чәршәмбе көнне Хуҗа Бәһаведдин1 әүлияның каберен зиярәт итте. Анда да Хак Тәгалә хәзрәтенә күп догалар кылды. Моннан соң йокы басты. Йокыга китте. Төшендә бу сыйфатта Хуҗа Бәһаведдинне күрде: урта буйлы, күк (зәңгәр) күзле, кызыл сакаллы. Диде ки: «Әй бәгърем, син Сәмәркандка бар, анда бер сыер көтүчесе булыр. Минем мөридләремнән. Син аннан белем ал. Соңыннан килеп, бу Бохараны яхшы эшкә дәгъвәт ит (өндә)», – диде.
Шулай итеп, бу углан, йокысыннан уянып, шунда ук Сәмәркандка юнәлде. Беркөн Сәмәркандка барып җитте. Сыер көтүчесен күрде. Исеме Әндәрҗан Суфый иде. Мөридләре күп иде. Бу углан Хәбибулла һәм Әндәрҗан хәзрәтләренә чын ихластан мөрид булды. Күп вакыт анда аң-белем алды.
Кыскасы, Шәех Әндәрҗан көннәрдән беркөн әйтте: «Кайсыгыз Бохарага барып гыйлем өйрәтәсез? Ул Бохара халкы азгын булды. Әүлиялар әләме юкка чыкты». Мөридләр һичберсе җавап бирмәде һәм шуннан соң шәех хәзрәтләре Хәбибуллага карап әйтте: «Бохарага син бар. Аларны мөрид әйлә. Мин сиңа рөхсәт бирдем», – диде.
Бу Хәбибулла ул вакытта егерме яшендә иде. Хәбибулла әйтте: «Йә шәех, әйе, синең сүзеңнән чыгу – көферлектер. Ләкин сез бер мәҗлестә шулай дигән идегез: «Шәех булган кешегә дүрт нәрсә кирәк: беренчесе – зирәклек, икенчесе – сөйләм осталыгы, өченчесе – тиешле яшь, дүртенчесе – мал кирәк...» Ләкин боларның һичберсе дә миндә юк», – диде. Зирәк булмыйча, мөридләр тәрбияләп булмас. Сөйли белмичә, гыйльме заһирга2 җавап биреп булмас. Өлкән яшь шуның өчен кирәк: бик яшь булса, халык аны түбәнсетер. Мал халыктан сорамас өчен кирәк.
Һәм шәех, бу сүзне ишеткәч, уйга чумды. Бер сәгатьтән соң торып җавап бирде: «Әй углан, бар, юлда һәрберсе сиңа хасыйл булыр (табарсың)», – диде. Шуннан соң бу Хәбибулла, Аллаһу Тәгаләгә тапшырып, хәзрәте шәехне күңеленә алып китте. Бохарага җиткәндә, Аллаһу Тәгалә аны кырык яшьлек кеше кыяфәтенә әйләндерде, илаһият гыйлеме һәм гыйльме кимийа (могҗиза кылу, химия белеме) бирде. Халыкка һич ихтыяҗы калмады. Бохарага килеп керде, бер иске кибеткә кереп утырды. Кешеләрдә ярамаган эшләр күрсә, тиешле эшләрне эшләргә өндәү вә тыелган эшләрдән тыю белән шөгыльләнде һәм шул.
Кибет янындагы балаларга сабак-дәрес бирде. Базардагы сәүдәгәрләрнең күбесе мөрид булды. Бу вакыйга һәм аның гыйлеме Бохарада мәшһүр була башлады.
Кыскасы, Бохараның ханы, үзенең галимнәрен ашка чакырып, пәйгамбәр хәдисләрен укыдылар, күп гыйбрәтләр алдылар. Галимнәр арасыннан берсе әйтте: «Йә падишаһ, гомерең озын булсын! Безнең Бохарага бер ялганчы килеп, үзен олуг шәех санап, мөридләрне тәрбияли икән. Инде син, тагын бер мәҗлес җыйганда, аны да чакыр, безне дә чакыр. Без аннан дингә ышану мәсьәләләрен, Хак Тәгаләнең берлеге турында сорарбыз. Әгәр аның дини мәсьәләләрдән хәбәре булмаса, шәһәрдән куарбыз», – диделәр. Шулай итеп, болар, киңәшеп, бу фикергә килделәр, шаһ мәҗлесеннән чыгып киттеләр.
Кыскасы, көннәрдән беркөн шаһ мәҗлес җыйды. Галимнәрне чакырды һәм дамелла Хәбибулланы да шунда чакыртты. Бу Хәбибулланың бер һинди ишәге бар иде. Аңа менде, падишаһ мәҗлесенә барды. Кереп, галимнәр арасына утырды. Хәл-әхвал сораштылар. Аннан соң галимнәрдән берәү әйтте: «Йә дамелла Хәбибулла, Ходаны ничек танырсың? Һәм ничә сыйфат белән белерсең?» – диде. Шунда ук Хәбибулла җавап бирде: «Әгәр Ходаның сыйфатын вә берлеген белми торган булсагыз, әйтегез. Әгәр имтихан өчен сорый икәнсез, монафикълык (икейөзлелек) уртасында сез», – дигәч, галимнәр тындылар, һичбересе каршы сүз әйтмәде. Аннан соң дамелла Хәбибулла әйтте: «Мин Коръәндә сурәи Йосыфны таба алмыйм», – диде. Шулчак, галимнәр арасыннан берсе әйтте: «Мин хәзер сурәи Йосыфтан сабак өйрәттем, мин табармын», – диде. Инша Аллаһ Тәгалә димичә, «Коръән Шәриф»не кулына алды, кәгазьләрне актарды, тапмады. Аннан соң тагын берсе алды. Ул да тапмады. Болар барысы да аптырап калдылар. Ахыр чиктә бу дамелла Хәбибулла Коръәнне кулына алды. «Бисмилләһир-рахманир-рахим» дип ачты, сурәи Йосыфны күрсәтте. Бу эштән таң-гаҗәп калдылар. Шәех Хәбибулла, аннан чыгып, үз эшенә китте. Падишаһ калган галимнәргә әйтте: «Сез бу галимне дошман күрмәгез, чөнки сезгә кәрамәт (могҗиза) күрсәтте. Сез белдегезме?» – диде. Барчалары гаҗәпкә калдылар, аптырадылар. Мәҗлестән чыгып киттеләр.
Кыскасы, көннәрдән беркөн шаһ тагын мәҗлес корды, галимнәрне чакырды. Барысы да килделәр. Шәех Хәбибулла да шунда иде. Баягы ишәгенә менеп килгән иде. Утырдылар. Тәгамне (ризыкны) галимнәр алдына китерделәр. Падишаһ әйтте: «Авыз итегез, ашагыз!» – диде, һичберсе кул сузмады. «Син әүвәл кул суз, син беренче кул суз!» – дип, бер-берсенә әйтеп, бер сәгать чамасы тордылар. Әмма шаһ боларны күреп әйтте: «Йә галимнәр, ни өчен ризыкка кул сузмыйсыз, тәгам хәләлдер», – диде. Моннан соң араларыннан бер мелла – Нияз Чукмакый исемлесе «әфәнде, бисмиллаһ», диеп тәгамга кул сузды. Аның артыннан барча галимнәр кул суздылар. Бу шәех Хәбибулла кул сузмады, тик торды. Падишаһ әйтте: «Йә дамелла Хәбибулла, ни өчен кул сузмыйсың?» – диде. Хәбибулла әйтте: «Тәгамең хәрамдыр, галимнәрең фасикълардыр (бозыклардыр)», – диде. – Төн-көн хәрам ашап, күңелләреннән хикмәт нуры качкан», – диде. Галимнәр җавап биреп әйттеләр: «Безгә шәригать тыштан карарга кушты. Без бу шаһның ризыгында хәрам нәрсә күрмәдек. Син күрмичә, ничек хәрам дип фәтва бирәсең?» – дип галимнәр арасында гауга, җәнҗал күп булды.
Хәтта Шәех Хәбибулланы якалый башладылар. Шәех Хәбибулла әйтте: «Сабыр әйләгез, чөнки падишаһның, су алып, аш пешерә торган коесына бер кәнизәк (хезмәтче хатын) тавык үтереп ташлаган. Өч көн булды. Шаһның кырыслыгыннан куркып әйтми, – диде. – Тәҗрибә өчен шул коеның суын алып, минем ишәгемә китерсеннәр – эчмәс, – диде. – Әгәр гайре (башка) коедан алып китерсәгез, эчеп туймас», – диде. Аннан соң шулай иттеләр. Шул коедан алып китерделәр, ишәк алдына куйдылар. Пошкырып эчмәс булды, аягы белән суны тибеп түкте. Башка коедан китереп, ишәк алдына куйдылар, туйганчы эчте. Шәех Хәбибулла әйтте: «Минем ишәгем бу галимнәрдән галимрәк икән», – диде. Падишаһ һәм галимнәр барчалары хәйран калдылар. Моннан соң шаһы хәзрәт хезмәтче кыздан сорады: «Коега тавык үтереп ташладыңмы?» – дигәч, «Әйе, бардыр», – диде. Шуннан соң коедан тавыкны чыгардылар һәм шәех Хәбибулла могҗизасын таныдылар, чын әүлия дип мөридлеккә керделәр. Әүвәл шаһ керде, аннан соң барча галимнәр керделәр.
Бохарада никадәр бидгать (бозык) эшләр булса, барчасы тыелды, бетерелде. Бохара халкының төн-көн тәүфыйклары артты, күп кеше аңа иярделәр, шөһрәте илдән-илгә таралды.
Текстны басмага Хатыйп Миңнегулов әзерләде.
__________________________________________
1. Хуҗа Бәһаведдин — Мөхаммәд Нәкышбәнди (1314—1389) — Урта Азиядә яшәгән атаклы суфый.
2. Гыйльме заһир — тышкы, дөнья турындагы тәгълимат. Батыйн — эчке; күренми торган. «Гыйльме заһир», «гыйльме батыйн» төшенчәләре, иң беренче чиратта, суфыйчылык белән бәйләнешле. Бу тәгълимат нигезендә дөньяны, тирә-юньне, кешене эчке тою, интуиция белән аңлап, танып-белеп була.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА