Сәнәкчеләр
Мең тугыз йөз егерменче еллар. Гражданнар сугышы аяусыз төс алды. Минзәлә өязенә кергән авылларда да тынычлык югалды – сәнәкчеләр фетнәсе башланды. Алар эшне белеп йөртәләр иде: иң элек Минзәлә шәһәренә тоташа торган телефон һәм телеграф элемтәләрен кисеп бетерделәр. Авыл коммунистларын һәм кызыл активистларны тәмам курку басты.Ирешкән хәбәрләргә караганда, коммунистлар урман-әрәмәләргә качалар икән, яшеренеп өлгермәгәннәрен рәхимсез рәвештә кыралар, йорт-милекләрен талап туздыралар, ди. Гаиләләрен дә аямыйлар икән.
Фетнә бу якка килеп җитмәгән иде әле. Март аена керү белән авылларда һәм волость үзәкләрендә эшләүче коммунистлар кисәк кенә төшенкелеккә бирелделәр. Фетнәне тиз арада бастырырлар, дигән өмет шәме көннән-көн сүрелә, тәмам сүнүгә бара иде. Яңарак кына партиягә керүчеләр диндар картларны да уздырып мәчеткә йөри башладылар. Муллалардан фатиха алып калырга тырышалар, имеш, алар үтә дә динле кешеләр, яхшы бәндәләр, Ходай кушканга каршы барганнары юк, халыкка бернинди начарлыклары тимәгән. Алар, шул рәвешле, мәчет картларының, авыл җәмәгатенең үзләрен яклап калуына өмет итәләр иде. Имеш, сәнәкчеләр картларның сүзенә колак салып, боларны туздырмыйлар, үтермиләр булып чыга.
Халык арасында чыш-пыш көчәя генә бара. Кем шомланып, кем сөенеп, сәнәкчеләр килүен көтә. Фетнәчеләр кылганны күпертеп, берне биш итеп сөйләү гадәткә керде. Совет яклыларның көне дэ, төне дә шомга әйләнде. Укытучылар да пошаманга төште. Сәнәкчеләр аларны да җәзалап, җаннарын алганчы кыйныйлар икән. Коммунистлар куркуларын тышка чыгармыйлар иде, ярлы һәм урта хәлле крәстияннәр исә борчылалар. Ә инде авылның байлары, дин әһелләре сәнәкчеләрнең килүен корбан бәйрәмен көткән кебек көтәләр иде.
«Сәнәкчеләр кемнәр соң алар, кайдан килеп чыкканнар?» – дигән сорауга төгәл, төпле җавап бирүче юк. Тик кайбер белдеклеләр:
– Зәки Вәлиди командасы икән ул сәнәкче дигәннәре. Аның гаскәрләре Русиядә булган барлык коммунистларны кырып бетереп киләләр икән, – диләр. Бу сүзгә караганда, димәк, сәнәкчеләр – зур көч, яуларда чыныккан регуляр армия булып чыга.
Кайберәүләр:
– Сәнәкчеләр – Зәй баяры Медведев яки Зайцев командасы икән, шул баяр фронттан качкан дезертирларны җыйнап алган да, үз урманы уртасына лагерь корган. Аларны ныклап коралландырган, солдат уены уйнаткан, хәзер инде коммунистларга каршы сугыш башлап җибәргән. Тиз көннәрдә безнең тирәгә килеп җитәчәк икән, – дип сөйлиләр. Җитмәсә, һәр авылдан солдат булырдай халыкны үз сафларына кушалар, ди. Корал, ат бирәләр икән, имеш...
Монысы дөрес булыр. Халык шаулаша, кем белән кем очрашса да, сүз шушы хакта.
– Килсеннәр, күрербез... Командирлары бармы? Сугыш киемнәре ничегрәк? Утлы кораллары шәпме? Чын гаскәригә охшап тормыйлар икән, җүләрләнеп, атка менеп, күсәк тотып кемнәр сугышка барыр?.. – дип сөйләнә бераз армия хәлләрен белүчеләр.
Байларга болай фикер йөртү ошамый иде. Каты каршы чыктылар.
– Ашыкмагыз, командирлары да килер. Киемен дә, коралын да бирерләр...
Авыл халкы сәнәкчеләрнең эш йөртү алымнарын да ишетеп беләләр иде инде. Авылга килеп керүгә, беренче приказлары шул: коммунистларны тотып алырга һәм юк итәргә! Аннан күрше авыллардагы коммунистларны ауларга җибәрәләр. Бу, чыннан да, зур афәт, көчле гарасат, моннан исән калулары икеле иде. Һәрхәлдә, сәнәкчеләр үткән авылда бу әмернең үтәлми калганы юк, диләр.
Авылның беренче коммунистларыннан булган Хәсән сәнәкчеләр килеп җиткәнче качу ягын чамалап бетермәде. Моның никадәр ялгыш булуын соңлап аңлады. Ул бичара хәлендә калган иде. Беренчедән, волость комитеты аңа милиция вазифасын үтәүне тапшырды, башкалар качканда, ул авылда тәртипне саклап калырга тиеш иде. Вазифа бирделәр, кулында бер коралы, таянырга кешесе юк. Икенчедән, күп тырышлыклар куеп, иске бер өйне сипләп, башка чыккан иде. Әле сәнәкчеләр тиз генә килеп җитмәс, дигән ышаныч көчле булганга, Хәсән дус-ишләрен җыеп, мәҗлес хәзерләде. Бу көн – унбишенче март, җомга иде. Мәҗлес кызып барганда, көн үзәгендә, авылга кара яу килеп тулды. Барысы да ат өстендә, кулларына сәнәкләр, чукмарлар, күсәкләр тоткан, карап торуга гап-гади авыл крәстияннәре иде болар. Алар шулхәтле күп, авыл өстенә кара болыт ишелгәндәй булды. Менә сиңа көтелмәгән кодалар! Ул арада Хәсән коммунистның өе камалышта калды. Өстәлдәге һәммә төр ашамлыкларны урамга алып чыгып ашарга тотындылар. Кайсы кисәге белән пар чыгып торган кайнар ит күтәргән, кайсы майлары агып торган бәлеш тоткан. Бидрәгә салып кайнар ит шулпасын алып чыктылар, кашык-фәлән юк, шулпага ипи манып кына сыптырталар. Әмма җәзалау эшен дә икенче чиратка калдырмадылар. Хәсәннең карт атасы белән әнисе карчыкны күсәк белән сугып карга ташладылар, чукмар белән хатынының башын ярдылар, ике сабый баласын типкәли-типкәли көрт астына күмеп куйдылар. Йортта нәрсә булса, барысын кырдылар, тәрәзәләре ике каты белән коелып төште. Өй эчендә буран уйнап тора иде.
Хәсән качып өлгерде. Лапаслар арасына яшеренеп кич җиткерде, аннан Калмыя буйлап күрше авылга йөгерде, таныш тол хатынның землянкасына кереп яшеренде. Моннан да килеп табарга мөмкиннәр иде. Кача-поса кире авылга кайтты, күршесенең салам өеме астына качты. Энесенә яшеренергә апасы ярдәм иткән иде, ул төн урталарында Хәсәнгә ашарга китереп китә иде. Салам астында Хәсән ун көн җан асрады, фетнәне бастыру өчен ныклы чара күргәннәре сизелми. Алар авылда хуҗа иделәр әле. Алай-болай бәрелеш булып, бер урында тар-мар ителсәләр, сәнәкчеләр фетнәсе икенче урыннан калкып чыга торды, Хәсәннең яшеренеп ятуына күршесе риза булмыйча тавыш чыгара башлагач, бер төнне башка урынга күчәргә, дигән карарга килде. Яшеренгән урыннан килеп чыгуы белән Хәсәнне тотып алдылар һәм чанага бәйләп салып, фетнәнең төп штабына – Бакалыга алып киттеләр. Бу көннәрдә сәнәкчеләр үзләренчә бераз тәртип белән эш йөртә башлаганнар иде. Самосуд ясау тыелды, коммунистмы, түгелме, тотылган һәр кешене башта штабка – Бакалыга китереп тикшерергә тиеш иделәр. Иң элек тоткынның чынлап та коммунист булу-булмавын аныклап, тиешле беркетмәгә язарга кирәк, дип тәкрарлап тордылар. Шуннан соң гына хөкем чыгарыла, имеш. Ләкин чынбарлыкта штабка җибәрелгән коммунистларны йә юлда ук юк итәләр, яки штабта тоткыннардан беренче сорау алганнан соң, ябып кую урынына илткәндә, ягъни тикшерү эшләре төгәлләнгәнче үк тукмап үтерәләр. Бер сүз белән әйткәндә, Бакалыга илтү һәрчак үлем белән тәмамлана иде. Хәсәнне дә, сорау алу беткәнче, чиркәү ишегалдында тукмап үтерделәр.
Сәнәкчеләр штабында, чынын аңлапмы, аңлап бетермичәме, укый-яза белүче бер коммунистны писарь итеп тотканнар. Ул сәнәкчеләр кыланганнарны барысын да тәртип белән язып барган. Кем ничек, кайчан, кемнәр тарафыннан үтерелгән – һәммәсен теркәп куйган. Алай гына да түгел, теге яки бу коммунистның чыннан да үтерелгән булуын раслаткан булып, җанкыярларның имзаларын да алып калган. Тикшерүчеләргә бу мәгълүматлар нык ярдәм иткән. Гаеплеләр барысы да җәзага тартылып беткән. Сәнәкчеләр фетнәсендә һәр авылдан кешеләр күпләп катнашты, тик авыл халкы бер-берсен сатып, әләкләп әрәм итешмәү ягында тимер сыман нык торды. Ихаталарына кайтып егылган фетнәчеләрнең күбесе бикләнеп, өйләреннән чыкмый яттылар.
Уйлап карыйк, сәнәкчеләр восстаниесенә авыл крәстияннәре ни өчен шулай актив катнаштылар соң? Моның өчен сәбәпләр бар иде шул.
Беренчедән, совет законнары авылда өйрәнелгән гражданлык хокукларын кысты. Мәсәлән, өйләнешүчеләргә волость идарәсенә барып язылышу мәҗбүри итеп куелды. Элек никахны авыл муллалары метрикага теркәп алып баралар иде. Каядыр барып йөрисе дә юк. Шәригать кануны бозылуга күпләр каршы килде. «Мондый хәл Коръәнне аяк астына салып таптау, мөселманнарны көчләп ислам диненнән чыгару була», – дип сүз йөртүчеләр дә булды. Халыкның коммунистларга ачулары кабарды. Бу хатаны төзәттеләр – сәнәкчеләр таратылгач, ЗАГС бүлекләрен авыл советына күчерделәр.
Икенчедән, продразверстка дип халыкка тынгылык бирмәделәр. Булган бөтен икмәкне кырып-себереп алып чыгып китә тордылар. Элекке чорда хәлле кешеләр ярлыларга ашлыкны бурычка яки эш хакы өчен түләү итеп бирә иде, арткан икмәкне хөкүмәткә саталар иде. Хәзер артык, ягъни запас икмәк тоту тыелды. Хәлле кешеләр мохтаҗга әйләнде, авыл ярлыларына түгел, икмәкләре үзләренә дә җитми башлады. Үз хокукларын кайтару юлында алар ярлыларны советка каршы котырттылар.
Өченчедән, коммунистлар арасында да төрлесе бар иде. Кайбер коммунистлар үз интересларын алга куеп, халыкны куркыту, талау юлына бастылар. Эш башында утыручылар юк кына нәрсә өчен дә кешедән взятка алырга остарып, взятка капчыкларына әйләнде. Совет кануннары чыгып кына тора, беркем дә аларны дөрес файдалану юлын белми, белгәне күрсәтми. Тик торганнан ялгышлык эшләп, хөкемгә эләгүдән курку көчле иде халыкта. Взяткачылар шуннан файдаланып эш йөрттеләр. Коммунистларның ярлы халыкка, гомумән, һәркемгә ярдәм итүенә ышаныч бетте. Халыклар коммунистларга ерткыч палачларга караган кебек карыйлар иде.
Дүртенчедән, коммунистлар сыйнфый яктан да чуар иде. Укымышлы баяр малайларыннан алып, берәр шәбрәк урынга эләгү нияте белән коммунист булып киткән ачтамак, надан, булдыксыз бәндәләр дә җитәрлек иде. Халыкны киләчәктә ни көтә? Аңлатучы юк, максатларны белгән кеше юк. Хәллерәк хуҗалыкларны талау һәм куркыту киң җәелде, хәтта юк кына сәбәп өчен җир җимертеп йөргән эш кешесен урам уртасында атып китү дә була иде. Хосусый сәүдә тыелды, авыл хуҗалыгы продукциясен, шулай ук промтоварны да сатарга яки сатып алырга юл куелмады. Берәрсе ни дә булса сатса яки сатып алса, аның өенә обыск ясап, мөлкәтен тартып алалар, үзен төрмәгә озаталар иде. Моны авыл активы тиз һәм каршылыксыз башкарып чыга иде.
Авылда керосин да, тоз да юк иде. Яктырту өчен туңмай яндыралар, ризыкны тозсыз ашыйлар. Качып-посып йон, киндер эрләп, шуннан кием-салым майтарып кияләр иде. Кешеләр шул хәлгә җитте, үзе җитештергән азык-төлекне – икмәк, ит, сөт ише ризыкларны үз-үзләреннән урлап кына ашый башладылар. Мәсәлән, барлы-юклы запас икмәкләрен разверсткага алып бетермәсеннәр өчен, аны җиргә казып күмәләр. Төнлә яшерен юллар белән генә барып алалар, яшертен генә базга төшеп, кул тегермәне белән тарталар. Сугымлык мал-туары булса, лапаста яки землянкада төнлә белән генә суялар, итләрен базга яки салам астына күмәләр. Шулай итеп һәркем караклык белән тормыш итүгә кереште.
Волисполком рәисе Дусманов элек указлы мулла булып, указын ташлап, коммунист булып китсә дә, халыкка начарлык кылмады. Әмма халык башка коммунистларның кыланганнарына шулкадәр ачулы иде, сәнәкчеләр аның тәүбә итүенә, ялыну-ялваруына карамастан, күсәкләр белән кыйнап, сәнәкләр белән кадап үтергәннәр. Яклаучы табылмаган. Дусманов качып котылу мөмкинлеге булса да, халык яклавына өмет итеп һәм сәнәкчеләрнең үзенә тимәячәкләренә ышанып, качмый калган булган.
Сәнәкчеләрнең тактика һәм тәртипләре нидән гыйбарәт иде соң? Үзенчәлекле тактика тоттылар алар. Бер авыл крәстияннәре икенче авылга, ягъни күршеләренә басып кереп, анда булган коммунистларны табып үтерәләр. Аннан шул авылдагы крәстияннәрне өченче бер авылга, коммунистлардан үч алырга куалап чыгарып бетерәләр дә, үзләре кире авылларына кайтып китәләр. Совет яклылар тарафыннан каршылык кылу көчлерәк булган җирләргә берничә авыл крәстияннәре җыйнаулашып баралар. Рәхимсезлекнең сәбәбе шул: аларга аңлатып торалар – сәнәкчеләр сафына тиздән кораллы солдатлар килеп кушыла. Крәстияннәрнең кирәге калмый, алар, авылларына кайтып, җир эшенә тотыначаклар, имеш. Калган эшне регуляр армия төгәлләячәк. Бераз гына түзегез, совет властеның көннәре санаулы гына, имеш. Фетнәдә ныклап катнашканнарга яңа хөкүмәт төяп байлыклар бирәчәк, имеш. Барысы да тилмереп Зәки Вәлидинең регуляр армиясен көтәләр. Тик Зәки Вәлиди дә, регуляр солдатлары да килми булып чыкты. Сәнәкчеләр арасында Кызыл Армиядән качып яки болай кайткан солдатлар да күп иде. Күпләренең кулларында мылтык, утлы корал. Фетнәчеләр кулында торган саен мылтыклар күбрәк күренә башлады. Чөнки бу яктагы авыллар аша гражданнар сугышы үтте, авыллар кат-кат кызыллар яки аклар кулына күчте. Шулчакта яшереп алып калынган припаслар, кылыч-мылтыклар, патроннар өскә чыкты.
Сәнәкчеләр фетнәсе зур җирләрне биләп алды. Минзәлә өязе бөтенләе белән, Бөгелмәнең күпчелек өлеше, Бәләбәйнең яртысы, Бөре һәм Уфа тирәләре ялкынга чорналды. Хәрби тактика чаткылары чагыла башлады. Халыкны да онытмады сәнәкчеләр – совет хөкүмәте халыктан көчләп җыеп, глубинкаларда саклаган икмәкне авылларга тараттылар, аерым йортларда икмәк пешертеп, яудагыларны азык белән тәэмин итү эше җайга салынды. Корал торган саен күбәя, каршылык итү көчәя барды.
Совет власте бу афәтне авырлык белән генә бастырды.
Егерме көн дәвам итте бу фетнә. Совет ягыннан хәрәкәт итү өчен империалистик сугышта пленда калган маҗар (венгр) солдатларыннан төзелгән отрядлар килеп җитте. Алар беркемне дә кызганып тормады. Турыдан-туры коммунистларны үтерүдә катнашучылар урында ук аттырылдылар, актив талаучылар Казанга җибәрелделәр. Ләкин аларның да күпләре юлда һәм Казанда кырылып беттеләр.
Чыннан да, бу фетнәне Зәй баяры кузгатып җибәргән булып чыкты. Зәй баяры хакында аны камауга баруда катнашкан кешеләр бик гаҗәп хикәяләр сөйләп йөрделәр. Сөйләүчеләр арасында коммунистлар да бар иде. Имеш, баярга залп белән атып та, аңа бер пуля да тимәгән. Баяр пуля бураны эчендә пар атын җиктергән, хатынын үз янына, кучерын ат башына утырткан да утарыннан давылдай чыгып чапкан. Отряд залп белән ата-ата куган. Тик аларга бер пуля да тимәгән. Баяр күздән югалган, шул китүдән яңадан кире кайтмаган, беркем дә аны яңадан күрмәгән. Гаҗәп түгел, ул чакларда границалар ачык иде бит...
ЕГЕРМЕНЧЕ ЕЛ БАШЫНДА
(«Сәнәкчеләр»)
Егерменче еллар башында, мартның унбишләрендә,
Каты куркыныч башланды кичатна кичләрендә.
«Сәнәкчеләр килә икән!» – дигән хәбәр таралды,
Контрларга, палачларга шунда канат яралды.
Кичатна көн кич булгач, разведчиклар киттеләр,
Җомга көнне сәнәкчеләр безгә килеп җиттеләр.
Ак сакаллы картларга да көчләп сәнәк тоттырып,
Урам буйлап карагруһ йөри тәмам котырып.
Авылдан авылга чабып приказ ташып йөриләр,
Йортлар саен: «Коммунистлар кайда?» – диеп сорыйлар.
Мөхәммәтҗан коммунистны тотып алып чыктылар,
Әхмәтгалиләр турында аны кадап ектылар.
Фәхриҗамал апа елый: «Мөхәммәтҗанкаем! – дип, –
Балаларым өелешеп ятим калдылар бит!» – дип.
Чылтыр-чылтыр тәрәзәләр уалып төштеләр карларга,
Коммунистларның йортларын тотындылар таларга.
Дошман халык, дезертирлар качып-посып ятканнар,
Кулларына сәнәк тотып бүген калкып чыкканнар.
Рәбига белән Кәрәмне укытучы булганга,
Яланаяк, шәрә тәннән камчылыйлар урамда.
Кычкыралар, сугалар, камчы белән туныйлар,
Укучы балалар, күреп, кан-яшь түгеп елыйлар.
Рәбига белән Кәрәмне таш амбарга яптылар,
Салкын көннең гайрәтендә ак боз булып каттылар.
Исмәгыйль карт, Сәрби карчык бузлап елап йөриләр,
«Коммунист улың кайда?» – дип мылтык төзәп сорыйлар.
Әтисе-әнисе картларны Хәсән мәрхүм, кызганып,
Яшеренгән җиреннән килеп чыкты сызганып.
Мылтыгыннан бишне атты вәхши сәнәкчеләргә,
Курка дошманнар, сирпелде, кая якын килергә.
Патроны беткәч, кыныннан тартып алды кылычын;
Батыр коммунист берүзе көрәшә – көчле лачын!
Хәсән коммунист тотылгач, «штаб»ка дип киттеләр,
Чанага бәйләп салдылар, Бакалыга илттеләр.
Сәнәкчеләр штабында хөкем итә җиде поп;
Тагын берничә мулла бар, яхшы кеше беркем юк.
Поплар хөкем иттеләр, Хәсәнне үтерттеләр,
Мылтык белән атмадылар, сәнәк белән төрттеләр.
Казанчыга сәнәкчеләр бер пулемёт корганнар,
Кызыл гаскәрләр килүен шунда көтеп торганнар.
Кызыллар ата башлагач, һәммәсе дә таралган,
Сәнәкчеләр «фронтында» өч поп, дүрт мулла калган.
Кулакларны тар-мар итеп кызыллар килеп җитте,
Кызыл гаскәр килеп кергәч, кулакларга көн бетте.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА