Әнвәр Давыдов. Себер трактында квартал
Иртә
— Тук-тук! —
Әллә башта уянам да, ишетәмме соңыннан,
Әллә ишетеп уянаммы:
— Тук-тук!
— Тук-тук!
Асфальт клавишны басып,
подъезд, почмакларга
сыенган
авазларны уятып чыгара
таң атканда,
күршем
төнге эштән кайтканда.
Музыка акрынлап көчәя.
Асфальт гүли башлый — анысы фон.
— Тук-тук!
— Тук-тук!
— Даң, доң-доң!! —
Ударныйлар тавышы ешая.
— Дөп-дөп!
— Дөп-дөп! —
Бер баһадир атлый каршы йорттан —
Компрессорныйда шофер ул.
— Тук-тук! —
Купшы киенеп, гәүдәсен төз тоткан —
Электрическийда монтер ул.
Менә:
— Чашт-чошт!
— Чашт-чошт!
Оркестрда
тарелкалар суга башлады —
иртән буыннарны яздырырга
пенсионер картлар атлавы.
— Тук-тук! —
Күрше завод эшчеләре.
— Дөп-дөп! —
Киң җилкәле нык ташчылар.
— Тек-тек! —
Еш-еш саный адымнарын
җиңел сөяк кызлар —
радиомонтажчылар.
Менә алар акрынлап тына...
...Гүләп тора бераз асфальт кына...
Ул гүли дә инде менә аз-аз
эреп бетә...
бетә дигәндә:
— Деңң!
— Дең-деңңң! —
Иң нечкә бер аваз
асфальт кылларында
соло уйный башлый
чигәмдә.
— Дең-деңң! —
Кадак үкчәсенә эләктереп
алып китә күңел кылымны...
— Деңңң! —
Кыл тартыла,
— Деңңң! —
Кыл нечкәрә бара,
менә өзелер кебек ул инде.
Ишекне киң ачып Илгә чыгам:
Көн симфониясе мине каршы ала.
Биек дулкыннары кочагында:
— Дең-деңң! —
минем моңым чайкала.
Хәрәкәт,
Хезмәт,
Мәхәббәт —
Көн
башлана.
Урамда
Аяз көнне иртән
өйләр —
алтын йөгерткән мәрмәр кыялар.
Вакыт-вакыт
тәрәзәләрдә
алтын бөртекләре кабынып куялар.
Кыя аралары — якты алан:
Кызыл, ак аралаш чәчкәләр,
Алар мәктәпкә баралар.
Чыңлап
бер-берсенә
дәшәләр.
Аларга каршы
мәктәп ишегеннән
җиз кыңгырау чәчрәп чыга
һәм
чәчкәләрне ияртеп кереп китә.
Урам тына,
ләкин чәчкәләрдән
нечкә генә чыңлау калган кебек.
Моннан биш ел элек монда үскән
алтын арыш
чыңлап алган кебек.
Алтын арыш, син
ниләр көйлисең?
Матур көйлисең,
алтын арыш, син...
Кинәт
бер тәрәзә ачылып китә —
радиола джаз яудыра.
Ят җил шунда гүя исеп үтә,
алтын арышны аудара.
Ләкин
менә чаттан —
төркем-төркем яшьлек
Җыр бөркелә:
— Без китәбез Чирәм җиргә,
җилләр иркенә!
Машиналар үтә. Җыр яңгырый.
Кояш нуры. Арыш чыңы.
Канатына сине утырта да
очыртып алып китә
зур тормыш чыңы.
Кич килгәч
Менә кич тә килде.
Һәм өйләрнең
ташын караңгылык эретте.
Калды фәкать тәрәзәләр генә —
Йөрәк төсле кызгылт һәм тере.
Әгәр син дә шулай йөрәгеңне
каршы ачып куйсаң аларга,
төнлә өйләр сиңа сөйли күпне,
фәкать салкын гына карама.
Күр: тәрәзә — якты тибрәнүдә.
Яшь галимнең анда йөрәге
нидер тапкан бөек эзләнүдә
һәм ул балкый шулай, тибрәнеп.
Менә монда кызгылт тәрәзәнең
ике өлеше ике йөрәктәй.
Кавышу шатлыгыннан тетрәнеп,
карый алар килер көннәргә.
Ә тегендә үле зәңгәрсулык
җиңә тәрәзәнең җанлылыгын...
Бер зур тормыш анда бара сулып,
Лаек үткәннән соң озын юлын.
Монда кара,
монда!
Мең-мең йөрәк
бергә кушылып янган кебек тора.
Бу — урамга үзенең яшь шатлыгын
мең-мең тәрәзәле
гомум торак.
Һәр кич саен миңа үз серләрен
әнә шулай сөйләп торалар
таш өйләрнең җанлы йөрәкләре —
кызгылт һәм теп-тере тәрәзәләр.
Төнге төзелештә
Шәһәр монда бетә,
аннан ары
тоташ караңгылык кына китә.
Әмма килеп караганнарны
монда да бик гаҗәп хәлләр көтә.
Прожектордан төшкән
нур читлеге
эченә бикләнгән дә кешеләр,
нидер һаман сихерлиләр,
нидер эшлиләр.
Карыйсың да,
һич тә шикләнмисең —
болар бик зур сихер иясе.
Дөрестән дә,
иртән син күрәсең:
алар сихереннән
яңа йортлар белән тула
шәһәр тирәсе.
Таң атканда
Бу җирләрнең матур чагы — таң атканда.
Бу таш йортлар
зәңгәрсу таң диңгезендә
алга йөзгән кораб булып»
калкып чыга.
Алып китә алар минем күңелне дә.
Ачык тоела бу сәгатьтә:
эчләрендә
Мең-мең тормыш җылысы булган бу йортлар да,
серле дулкын чәчеп торган
радиомачта челтәре дә,
атом кебек эчке куәт белән тулы
заводлар да,
мин дә —
бер үк хәрәкәттә —
йөз,
ике йөз еллар алга.
киләчәккә.
(Клумбада
таң чыгына йөзен ачкан
гөлчәчәктә
бик күптәнге юлчы —
богаулы каторжанның
маңгаеннан газап тире
бу көннәргә килгән кебек.
Моннан ике йөз ел элек,
гаделлек дип, канга тузып, янып-көеп,
патшаларга каршы торган
Емельянның
үлемсезлеккә
омтылышы
минем хискә кергән кебек.)
... Беләсе иде, бер-ике йөз елдан
нинди
булырбыз без:
бараклардан күчкән көндә
безгә патша сараедай бай күренгән
бу таш өй дә,
клумбада гөлчәчкә дә,
мин дә —
Нинди булырбыз икән без?
Бәлки, бу ак өйләр
хыялый бер биеклеккә үсеп китәр.
Клумбалар бакча булып җәелерләр.
Ә мин, бәлки, шул чак
таңда бер күкрәктә
тагын алга,
тагын ерак киләчәккә
омтылган бер тойгы булып талпынырмын.
һәм, мин бүген таңны каршы алган кебек,
иртәне каршылар кеше.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА