Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Саҗидә Сөләйманова. «Сөяме, сөймиме...»

Саҗидә Сөләйманова. «Сөяме, сөймиме...»

Чәчәкләр аланда,чәчәкләр болында,ак канат ромашкагашыйклар кулында.— Ярата, яратмый,яратмый, ярата...Өметле карашлариң соңгы канатта.Сөяме, сөймиме,сөяме, сөймиме...Сөйгәне әйтмәгәнсүзне гөл сөйлиме?—...

Чәчәкләр аланда,
чәчәкләр болында,
ак канат ромашка
гашыйклар кулында.
— Ярата, яратмый,
яратмый, ярата...
Өметле карашлар
иң соңгы канатта.
Сөяме, сөймиме,
сөяме, сөймиме...
Сөйгәне әйтмәгән
сүзне гөл сөйлиме?
— Ярата, яратмый,
ярата, яратмый...
Никадәр чәчәкләр
өзелгән канатлы.
Чәчәкләр кырларда,
чәчәкләр юлларда.
Табышкан, кавышкан
күп икән дөньяда.
Фото: pixabay
#Саҗидә Сөләйманова #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи