Хәлим Җәләй. Сау бул, авылым!
Унынчы классны тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы институтына (хәзерге Казан дәүләт аграр университеты) укырга кердем. Теләгем – авыл хуҗалыгы машиналары буенча инженер-механик булу. Абыйлар кайсы-кая таралышып беттеләр, өйдә, әни янында, төпчек малай – мин генә калдым. Укырга китсәм, авылда әни япа-ялгыз калачак иде. Шуңа күрә, авылдагы өйне сатып, Казанга күчеп килдек. Бертуган Петряевлар урамында йорт сатып алдык. Минем өчен бөтенләй яңа тормыш башланды. Яңа җир, шәһәр җире. Тик... Ярата алмадым мин аны. Беренче елда авылны сагынып гаҗиз булдым. Мәктәпне, авылны юксынып елаган чакларым булды. Ниһаять, әни, түземлеге төкәнеп, мине авылдан ат җигеп килгән Шәмсетдин җизнигә утыртты да авылга кайтарып җибәрде. Ун көн торып килдем, ун сәгать кебек тә булмады. Авыл шул ук, дуслар шул ук! Көн саен клубка чыгабыз, аулак өйләргә кич утырырга йөрибез. Авыл гөрләп тора. Нигә дип кенә Казанга кителгән соң?! Шулай да Казанга кайтырга туры килде. Хат җибәргәннәр. «Тиз кайт, – дигәннәр. – Нәгыйм өйләнә. Институтыңа илтергә берәр справка да юнәтеп кайт».
Казанга колхоз йомышы белән сигез олау китәсе икән. Мин шулар белән китәргә булдым. Классташларым Хатыйп белән Бәдретдин дә шунда. Юлга чыкканда, күз ачкысыз буран кузгалды, барырлык түгел. Егетләр, авылны чыгып бераз баргач, кире борылырга булдылар. Кайттык кире борылып. Әй ул көнне шатлануларым! Мин бит тагын бер көн авылда булачакмын, тагын клубка чыгабыз әле! Тик икенче көнне барыбер китәргә туры килде. Буран әле бөтенләй үк басылмаган да иде. Юлда Богородское дигән авылда кунып та чыктык.
Китүен-киттем, ә күңелем бөтенләе белән авылда калды. Бүгенгә кадәр авылымны сагынып яшим һәм бу сагыну гомеремнең соңгы сәгатенә кадәр дәвам итәчәктер инде.
Миңа авыл хуҗалыгы институтын тәмамларга насыйп булмады. 1961 елда Казанда театр училищесы ачылды. Тик аңа кадәр дөнья белән шактый гына танышасы бар иде әле.
Казанга килгәч тә, Вахитов клубында, Казан киез итек фабрикасының үзешчән сәнгатендә катнашып, сәхнә тузанының «тәмен» бераз татырга өлгергән идем инде мин.
Казан киез итек фабрикасының халык телендәге исеме «Татваленка» иде ул вакытта. Әйе, бу фабрикада өч елдан артык эшләргә туры килде миңа. Бер үк вакытта институтта читтән торып укыйм. Фабрикада да эш җиңел түгел, сессияләргә, имтиханнарга да әзерләнергә кирәк. Ә күңел сәхнәгә тартыла.
Ул еллар турында берничә сүз әйтеп китмичә булдыра алмыйм. Фабрикада җыр ансамбле бик популяр иде. Кырыкка якын егет-кыз бик теләп йөриләр иде анда. Үзешчән сәнгатьнең гөрләп чәчәк аткан чагы. «Татваленка» үзешчәннәренең даны шаулады ул елларда! Сәхнә тулы – яшьләр! Сәхнә тулы – җыр, моң...
Ә Вахитов исемендәге клубка драма түгәрәгенә йөрдем. Клуб та әллә ни зур түгел, агач клуб. Сәхнәсе дә кечкенә. Әмма шул сәхнәдә күп кешеләр катнаша торган зур-зур спектакльләр куя идек. Җитәкчебез – танылган артист Һидият абый Солтанов. Камал театры артисты. Беренче спектаклебез азәрбайҗан драматургы Җ.Җаббарлының «Вафалы (ышанычлы) Сәрия» дигән драмасы иде. Мин – унсигез яшьлек малай Сәфәргали исемле картны уйнадым. Бу рольне ничек миңа биргәннәрдер инде?! Хәзер әсәрнең эчтәлеге бик хәтердә түгел. Бары тик мин уйнаган картның хәйләкәр булуы, гашыйкларның кавышуына ярдәм итүе һәм тамашачыларның яратып кул чабулары гына истә калган. Спектакльдә төшерелгән фотолар альбомымда саклана. Без бу түгәрәккә Илдус Вәлиев белән, бер көнне килеп, бергә йөри башладык. Соңыннан ул да (армиядә хезмәт итеп кайткач), театр училищесын тәмамлап, Камал театрында артист булып эшләде. Искиткеч талантлы артист иде. Тик, кызганыч, гомере генә кыска булды мәрхүмнең.
Икенче спектаклебез – «Тормыш җыры» (М.Әмир). Монда инде мин шаян-шук малай – Каюм ролен уйнадым. Тагын шуны әйтәсем килә: мәктәпне тәмамлаганда буем бик бәләкәй иде. Инде институтта укыйм, ә менә кичке сеанска кинога кертмәгән очраклар булды. Берничә тапкыр... Нәкъ менә шагыйрь Мәхмүт Хөсәеннең «Буй бәласе» дигән шигырендәгечә. Мин ул шигырьне озак еллар сәхнәдән дә сөйләп йөрдем. Үземә бик туры килә иде шул. Моны шуның өчен язам: «Тормыш җыры»н куйгач, Һидият абый бездән китеп барды. Киткән чакта ул миңа: «Сиңа, Хәлим, укырга, чын артист булырга кирәк иде дә... Ләкин, ни кызганыч, синең буең бәләкәй. Аннары кыяфәтең дә... Югыйсә, артист булырга бөтен мөмкинлегең бар», – дигән иде.
Һидият абый киткәч, безнең түгәрәккә җитәкче булып Мәсгут абый Имашев килде. Әмма, ничек дип әйтергә, бәхет эше, дип әйтимме... Буем бер ел эчендә кинәт кенә үсеп китте. (Бер елдан соң очрашкач, Һидият абыйның гаҗәпләнеп торганы хәтердә.) Үстем, дигәч тә, пәһлеван ук түгел инде. Шулай да театр училищесы «стандарты»на туры килерлек булды бугай.
1961 елның җәендә безне, кыска вакытлы курсларда укытып, ике ай эчендә комбайнчы һөнәре биреп, чирәм җирләргә – Павлодар өлкәсенә озаттылар. Әле минем мондый ерак юлга беренче тапкыр чыгуым. Аннан яңа тәэсирләр белән баеп кайттык. Ә өйдә мине бер язу көтә иде: «Хәлим, кайтуга, Мәсгут абыйны күр».
Мәсгут абый Имашев ул чакта, язганымча, Вахитов исемендәге клубта татар драмтүгәрәгенең җитәкчесе. Тиз генә Мәсгут абый янына йөгердем. Ул инде училищега керү шартлары белән танышкан иде. Без аның белән имтиханга әзерләнә башладык. Имтихан өчен чәчмә әсәрдән өзек яки хикәя, мәсәл, шигырь өйрәнергә кирәк икән. «Әле өстәмә сораулар да булырга мөмкин, – диде Мәсгут абый. – Җырлатып та карарлар. Сәхнәдә пианино да булыр. Пианинодагы менә шушы кара клавишаларга бас. Синең тональностең шул. Кыяфәтең белән әллә ни булдыра алмассың, кыюрак бул. Главное, каушап калма».
Әле имтиханга кадәр миңа институттан документларны алырга кирәк иде. Анысы бер бәла булды. Бирмиләр. «Бездә өч ел укыдың, җибәрә алмыйбыз», – диләр. «Мин бит – заочник, читтән торып укыйм. Җибәрмәскә хакыгыз юк», – дим. Бер атна буе көн дә йөри торгач, ниһаять, документларымны бирделәр.
Училищега өч йөз алтмыш гариза кабул ителгән, диделәр. Чама белән татар группасына йөз сиксән гариза була инде. Уналты студент һәм ике кандидат кабул ителәчәк.
10 ноябрь көнне – беренче имтихан. Алтмыш кеше имтихан тотачак. Имтиханнарны кичке алтыга кадәр кабул итәчәкләр. Мин эштән соң барырга булдым. Училищега барып кергәндә, коридор тулы кеше, ыгы-зыгы иде. Имтихан тәмамланган. Сәркатип, ишектән чыгып: «Бүгенгә тәмам, соңга калучылар юкмы?» – дип сорады. Мин, ашыгып: «Мин бар», – дидем. Тиз генә пальтомны салып, шундагы урындыкка ыргыттым да ишектән кереп тә киттем.
Өстәл артында утырган абыйларның кайсыберләрен таныйм да кебек. Уртада кабул итү комиссиясе рәисе, олпат гәүдәле Ширияздан абый Сарымсаков утыра. Аның янында Шәүкәт Биктимеров, Празат Исәнбәт, Габдулла Шамуков, Рәфкать Бикчәнтәев. Бүгенгә эш беткән. Ширияздан абый, урыныннан торып, папкаларын, кәгазьләрен җыештыра башлады. Аннары миңа бер күз төшереп алды да, кәгазьләреннән аерылмыйча гына:
– Йә, нәрсәләр әзерләдең? – дип сорады.
– Һади Такташ. «Җамали белән Камали», – дим.
– Әйдә, сөйлә.
Мин, Мәсгут абый өйрәткәнчә, артык каушамыйча гына сөйли башладым. Ике җөмлә әйтүгә, Ширияздан абый, папкаларын куеп, урынына кире утырды. Башкалар да торырга ашыкмадылар. Сөйли торгач, бераз мавыгып китеп, кыюланып, өстәл янына якынлашкач, Ширияздан абый:
– Чү, чү, сабыррак, сабыррак, – дип, мине арткарак чигендерде.
– Тагын нәрсә әзерләдең?
– Әхмәт Ерикәйнең «Былбыл тирәсендә» дигән мәсәлен.
Укып бетердем мәсәлне. «Рәхмәт», – диделәр. Ә бу сүзнең хәтәр сүз икәнен мин белә идем инде. Әгәр икенче турга үтмәсәң, «рәхмәт», дип әйтеп юатып озаталар, имеш. Өметләрем челпәрәмә килгәндәй булды. Коридорга чыктым. Көтәбез. Шау-шу. Кайсы көлә, кайсы елый. Менә бераздан исемлекне чыгарып элделәр. Алтмыш кешедән сигезе икенче турга үткән икән. Үз исемемне эзлим. Исемлектә, сигезенче кеше булып, минем фамилиям тора иде. «Тагын өч көннән икенче тур», – диделәр. Миңа канатлар үскән кебек булды: «Әһә, – мин әйтәм, – тышкы кыяфәт иң әһәмиятлесе түгел икән. Икенче турга тагын да тырышыбрак әзерләнергә кирәк булыр».
Икенче тур 13 ноябрьдә үтте. Ул көнне дә чак кына соңга калмадым. Мин барып кергәндә, имтиханнан соңгы кеше чыккан иде. Сәркатип, чыгып: «Соңга калучылар юкмы?» – дип сорады. Мин тиз генә чишенеп кереп киттем. Бу юлы Ширияздан абый, мине күрүгә: «Әйдә, Җәләлов, бүген шигырьдән башла әле», – диде. Мин Шәүкәт Галиевнең «Хупҗамал» шигырен ике куплет укуга: «Ярар, җитеп торыр, ә җырлый беләсеңме?» – дип сорады. Мин, кыю гына атлап, сәхнәдәге пианино янына барып, Мәсгут абый өйрәткәнчә, кара клавишага бастым да «Тау башында балкый бер кала...» дип җырлап та җибәрдем. Бер куплет җырлагач: «Рәхмәт», – дип, мине туктаттылар. Ширияздан абый, өстәл янына дәшеп, каршысына утыртты. Кайда эшләвем, күпме хезмәт хакы алуым турында сораштырды. Мин 125 сум дигәч: «Алай икән, менә без быел театрга Мәскәүдән укып кайткан яшь артистлар кабул иттек, хезмәт хаклары 70 сум», – диде. Телемә каян килгәндер инде: «Мин бит күп акча эшләү өчен килмим», – дип әйтеп ташладым. Шуның белән сораулар бетте. «Өченче турга килеп торма, син кабул ителдең. 1 декабрьдән укулар башлана, аңарчы институтыңда да, эшеңдә дә документларыңны җайла, алдагы китек тешеңне дә куйдыр, өлгерә алсаң», – диде ул. Этюдлар эшләргә туры килмәде. Мин, канатланып, коридорга чыктым. Анда ыгы-зыгы. Менә бераздан берәм-берәм комиссия әгъзалары чыга башлады. Рәфкать абый Бикчәнтәев чыгуга, аны уратып алдылар. Өстендә бик матур ыспай пальто, башында үзенә бик килешеп торган зур йонлач бүрек. Ул, туп-туры минем янга килеп, кулымны кысты һәм бик тә җылы сүзләр әйтте. Аның ул сүзләре хәтеремдә гомерем буе саклана.
Өйгә ашыктым. Куанычым эчемә сыймый. Аны кем беләндер бүлешәсем килә. Кайтып кердем. Өйдә бәләкәй абыем Нәгыйм белән әни генә. «Абый, – мин әйтәм, – бер сүзем бар. Безнең бәйрәмнән калган берәр нәрсә булырга тиеш, чыгар әйдә». Берәрне күтәреп куйгач: «Абый, мин институтны ташладым бит, театр училищесына укырга кердем», – дидем. Әлбәттә, бу хәбәр әнине сөендермәде. Ә абый алай каты борчылмады, киресенчә, шатланган сыман да тоелды миңа. Икенче көнне райондагы өлкән абыем Нәкыйпне чакырдылар. Ул шул көнне үк килеп җитте. Өчәүләшеп мине ачуланырга, үгетләргә тотындылар. Бик тыныч кына тыңлап торуымны күргәч, Нәкыйп абый: «Әни, сүзеңне әрәм итеп сөйләп торма, барып чыккан бу», – диде. Шуның белән әлеге мәсьәлә дә хәл ителде.
1961 елның 1 декабрендә без беренче дәрескә җыелдык. Курсыбызның җитәкчесе – Ширияздан абый Сарымсаков, укытучыларыбыз – Габдулла Шамуков, Шәүкәт Биктимиров, Хөсәен Уразиков, Вахит Хаков, Татьяна Геллер һ.б.
Көндез – дәресләрдә, ә кичләрен – көн саен театрда. Спектакльләр карыйбыз. «Спектакль карау – үзе бер дәрес», – диделәр безгә. Ә сәхнәдә нинди артистлар!.. Хәлил Әбҗәлилов, Камал III, Гөлсем Камская, Галия Булатова, Габдулла Шамуков, Фуат Халитов... Берсеннән-берсе кызыграк спектакльләр! «Зәңгәр шәл», «Беренче мәхәббәт», «Татар хатыны ниләр күрми», «Казан сөлгесе», «Зифа» һ.б. Бу спектакльләрне ничәшәр тапкыр караганбыздыр, төгәл әйтеп тә булмый.
Икенче көнне караган спектакльләребез турында үзара фикер алышабыз, кызып-кызып бәхәсләшәбез. Бөек артистларыбызның уеннарын да тәнкыйтьләргә җөрьәт итәбез. Нәкъ менә мәзәктәгечә: «Студентлар беренче курста – халык артистлары, икенче курста – атказанган артистлар, өченче курста – артистлар, дүртенче курста студентлар булып укуларын тәмамлыйлар».
Ә икенче курста инде без үзебез кайбер спектакльләрдәге күмәк күренешләрдә (массовкаларда) катнаша башладык. Камал театры сәхнәсенә аяк басу безнең өчен, әлбәттә, әйтеп бетергесез шатлык иде. Әле миңа «Фаҗигале юлда» дигән спектакльдә Бу-юнг исемле хезмәтче ролен дә уйнарга туры килде. Роль зур түгел, сүзләре дә биш-алты җөмлә генә, ә куаныч эчкә сыймый. Программада минем исемемне дә язарга онытмаганнар!
1964 елда «Чаткылар» (Т.Гыйззәт) спектакле куелды. Курсташларым Наил Әюповка – Рамай, Наил Шәйхетдиновка – Макар, миңа зимагур Тимергали ролен бирделәр. Без чиксез шат идек. Тимергали – зимагур егет, шахталарда эшләп кайткан, тәвәккәл, чая. Җырга, биюгә дә оста. Шушы спектакльдә бик матур бер күренеш бар. Тимерче Гаяз, сөйгәне Маһины килен итеп төшергәч, мәҗлес җыя. Без монда җырлап-биеп күңел ачабыз.
Бик тә хәтердә – бер урында тамашачы тып-тын кала, тәэсирләнеп карый һәм ахырдан кул чабып озата. Укып бетергәч, эшкә Камал театрына билгеләгәндә, бу ролемне искә алганнардыр, дип уйлыйм.
1965 елда, Бөек Җиңүнең егерме еллыгына багышлап, «Тормыш җыры» (М.Әмир) спектакле куелды. Монда миңа җырчы малай Каюм ролен башкарырга туры килде. Бу рольне уйнагач, бер дәрестә Наил Әюпов, уенын-чынын бергә кушып: «Җәләй бер аягы белән театрда инде», – дигән иде.
Без диплом спектакле итеп «Эзоп» (Г.Фигейредо) һәм «Тамырлар» (Ю.Әминов) комедиясен куярга тиеш идек. «Эзоп»ның инде күп өлеше куелган да, ләкин Ширияздан абыйның кинәт каты авырып китүе сәбәпле, эш ярты юлда тукталып калды. Без диплом эше итеп «Тамырлар» спектаклен күрсәттек. Режиссёрыбыз – Хөсәен ага Уразиков. Спектаклебез ярыйсы гына барып чыкты бугай. Наил Әюпов белән мине – Камал театрына, Наил Шәйхетдиновны Күчмә театрга (хәзерге Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры) кабул иттеләр.
Без Наил белән җәй буе, түземсезләнеп, театрда сезон башланганны көттек. Менә җәйге ялдан соң артистлар, ниһаять, эшкә чыкты. Җыелыш булды, безне, яшь артистларны, труппага тәкъдим иттеләр. Театрга кабул ителүебез белән котладылар. Ә план тактасында инде приказ эленеп тора иде. Ш.Хөсәеновның «Зөбәйдә – адәм баласы» дигән трагикомедиясе куелачак. Рольләр бүленгән. Без Ринат Таҗетдинов белән Әсхәт исемле үсмер егет ролен уйнаячакбыз. Ринатның башка спектакльдә җитдиерәк эше бар иде. Аннары ул бу рольне уйнарга бик ашкынып тормаганын да сиздерде. «Мин бу роль өчен олырак инде, сиңа гына уйнарга туры килер, бәлки», – диде. Мин, әлбәттә, бик риза идем. Ләкин, һич көтмәгәндә, миңа ашыгыч рәвештә «Ата хакы – Тәңре хакы» (В.Лаврентьев) спектакленә керергә туры килде. Севка ролен уйнаучы актёр авырып киткән икән. Ә спектакль ун көннән чыгарга тиеш. Шушы спектакль белән сезон ачылачак. Рольнең сүзләре күп, Севка – төп рольләрнең берсе. Һич арттырмыйм, икенче көнне репетициягә килгәндә, ролемнең сүзләрен ятлап бетергән идем, дияргә мөмкин иде. Режиссёрыбыз Празат абый мактап та куйды хәтта. Премьера үтте. Ике көннән газетада рецензия басылып чыкты. Театр белгече Ильтани Илялова танылган артистлар белән бергә минем исемне дә мактап телгә алган, яшь актёрга киләчәктә уңышлар теләгән иде.
Ике атнадан «Зөбәйдә – адәм баласы»ның премьерасы булды. Премьера зур уңыш белән узды. Тамашачы спектакльне яратып кабул итте. Ул озак вакыт аншлаг белән барды. Талантлы артистлар X.Уразиков, Н.Гайнуллин, В.Минкина, Н.Гәрәева, Ш.Биктимеров, Г.Камалова һ.б.ның уены тамашачылар күңеленә хуш килде, спектакльнең уңышын хәл итте.
Театрда минем беренче сезоным ярыйсы гына уңышлы булды шикелле. «Зөбәйдә – адәм баласы» спектакленнән соң «Күзләре нинди иде?»дә (Ә.Баян) – Рифкать, «Муса Җәлил»дә (Н.Исәнбәт) – Янгир, «Гүзәлем Әсәл»дә (Ч.Айтматов) – Камал, «Хуҗа Насретдин»да (Н.Исәнбәт) Атамыш ролен башкардым. Бер сезон өчен аз түгел инде бу. Шактый күтәренке күңел белән беренче сезоным тәмамланды. Алда мине нәрсәләр көтә?!.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА