Журнал «Безнең мирас»

Сарман әдипләре

Аяз Гыйләҗев

 

Татарстанның халык язучысы (1993), драматург, публицист, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1983) Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның Сарман районындагы Чукмарлы авылында туган. Бала һәм үсмер чагы Зәй районындагы Югары Баграж авылында уза. 2002 елның 13 мартында Казанда вафат булды.

 

Иң бөеге – Илһам Шакиров

 

Мәдәният сараенда – Илһам Шакиров концерты. Сәхнәдә «Кара урман» агыла... «Әниемә хат» яңгырый... «Көзге ачы җилләрдә» уйнап ала. «Уел» башлануга, күпләрнең күзләренә кайнар яшь килеп бөялә, һәрбер җыр йөрәкләрне милләт белән, учакта җемелдәшеп яткан күмер чаткылары белән тоташтыра. Залда басып торучылар да күп: ишек-тәрәзәләргә кешеләр килеп бөялгән, җырчыны сәхнәгә кат-кат чакыралар. Берәүнең дә бу кичтән аерыласы, бәхет диңгезеннән чыгасы килми, зал берләшә...

Менә концерт тәмам... Халык, ишелеп, бәхет диңгезеннән караңгы, дымлы, суык, лайлалы урамнарга тарала. Ләкин алар хәзер – бөтенләй үзгә халык, дөнья караңгылыгыннан арынып биегәйгән күңелләр – яп-якты, сүзләр – түгәрәк, алар –  үзгәргәннәр. Көннәр буе ят телдә сөйләгән радиога, телевизорларга күнеккән, эштә, әдәп саклап, арадагы сыңар урыс хакына вата-җимерә урысча сөйләшеп йөрергә мәҗбүр ителгән кешеләр хәзер үзгә: алар – ТАТАРЛАР. Ах, татар булуларын нигә алар шулай сирәк тоялар икән?!

Әйе, алар – бу кичтә бөтенләй бүтән кешеләр, алар баеп кайтып баралар, көчәеп. Әле өйләргә таралышкач та, кешеләр дөнья мәшәкатьләрен онытып торалар, өйләрендә, түрләрне яктыртып, өстәл тирәли утырышалар да, рәхәтләнеп, татарча куе чәй эчәләр. Бер-берсенә ягымлы, кадерле сүзләр әйтәләр. Нигә алай? Ни булды? Бәлки, бик күпләр ни булганын төгәл генә сөйләп бирә алмаслар, әмма алар үзгәрешне сизәләр, аларның шушы бәхетле мизгелне озаккарак сузасы килә, иртә таңнан нинди авыр эшләр көткәнен белгән хәлдә, алар йокларга ятарга ашыкмыйлар.

Кем уятты аларның җаннарын? Кем баетты боек татарны? Кем ул – бөек тылсымчы? Ул – Илһам Шакиров: табигатьнең серле баласы, тиңдәшсез олуг тылсымчысы.

Әгәр без бүген... татар җаны азмы-күпме исән калган, дип расларга телибез икән, без гасыр дәвамында татарны милләт итеп саклап калырга омтылган бөекләр турында тел яшермичә сөйлик инде: булган алар – тарихта милләт эзен сакларга тырышучы олуг затлар, булган. Минемчә, аларның иң олысы һәм иң бөеге – Илһам Шакиров.

 

Икенче биткә:

Әзһәр Габиди

 

Шагыйрь, мөгаллим, 1994 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әзһәр Габиди (Әзһәр Сәмигулла улы Габидуллин) 1926 елның 25 сентябрендә  Татарстанның Сарман районындагы Чукмарлы авылында туган. 1942 елдан бирле әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Аңа «Халык мәгарифе отличнигы» һәм «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелә. 2001 елның 22 августында вафат булды.

 

Тургай

 

Ямансулап калган иде

Чәчәкле тугай,

Зәңгәр күккә күтәрелгәч

Җырчы кош тургай.

 

Чөнки ул анда бераз

Торды югалып,

Аннан тагы җиргә кайтты –

Матур җыр алып.

 

Җирдә һич тына күрмәсен

Җыр яңгыравы.

Гел шулай шалтырап торсын

Күк кыңгыравы.

 

Җәй иртәсе

 

Төн карасын куып таң уянды,

Ал толымын юа елгада.

Зәңгәр керфекләрен күккә төбәп,

Кыңгыраулар көнгә елмая.

 

Кояш чыга таулар артыннан,

Ул офыгы – исең китмәле.

Алсулыгын шаян кызларның

Битләренә иннек итмәле.

 

Көмеш белән өретелгәнмени

Тугайларда үскән тирәкләр;

Челтер-челтер килә су юлында

Кызлар иңендәге чиләкләр.

 

Тургай җырлый зәңгәр биеклектә,

Үзәкләргә кадәр үткәреп:

Әйтерсең лә, җырның канатында

Күк гөмбәзен тора күтәреп.  

 

Өченче биткә:

 

Гөлшат Зәйнашева

 

Шагыйрә Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 гыйнварында Татарстанның Сарман районындагы Иске Теләнче авылында (хәзер Тукай районына керә) туган. Бала чагы Минзәлә районындагы Югары Тәкермән авылында уза. 1969 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1988 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде, 1991 елда исә Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. 2005 елның 1 апрелендә вафат булды.

 

Илһам Шакировка

 

Син – безнең иҗат рухыбыз,

Син – безнең илһамыбыз.

Җыр илендә, моң илендә –

Патшабыз һәм моңыбыз!

 

Нәрсә калдырам?

 

Нәрсә калдырам мин, китсәм,

Бу якты дөньяга, дим?..

Яктыртыр өчен тагын да

Ни кылдым мин аңар, дим?..

 

Гашыйк булып бу дөньяга,

Тик җырлап үтте гомер.

Кемнәр моңлы, шулар гына

Хәлемне белсә, белер.

 

Җырладым илемне мактап,

Җырга бирдем бар көчем.

Илемнең – күге, халкымның

Күңеле яктырсын өчен.

 

Үзем китсәм, калыр моңым,

Җырым – кинәт бүленеп:

Туган як каеннарының

Яфрагына эленеп.

 

Их, бу җирдә кабат яшәргә!

 

Шаулы диңгез түгел, тын инештә

Су коенып, йөзеп үстем мин.

Сандугачлар белән бер улактан –

Саф  чишмәдән сулар эчтем мин.

 

Аргы якта казлар кычкырсалар,

Бирге якта иде тавышы.

Тезелеп йөзгән ап-ак казлар күрсәм,

Яңара йөрәгем сагышы.

 

Кайтсам, туган авыл ятсынмасмы?

Бар гомерем узды шәһәрдә.

Бәбкә саклап, казлар көтеп кенә,

Их, бу җирдә кабат яшәргә!

 

Дүртенче биткә:

 

Адлер Тимергалин

 

Прозаик, тел һәм мәдәният тарихы белгече, 1975 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1981), Г.Исхакый исемендәге әдәби премия иясе (2006) Адлер Камил улы Тимергалин Татарстанның Сарман районындагы Иске Минзәләбаш авылында туган. «Миллият сүзлеге» дигән фундаменталь хезмәт авторы. 2013 елның 13 гыйнварында вафат булды.

 

Морад Рәмзи

 

Морад Рәмзи  (Морадулла бине Баһадиршаһ – шәех Мөхәммәд Морад бин Габдулла әл-Казани) (1854/55-1934) – дин эшлеклесе, Татарстан җирендә хәзерге Сарман районының Иске Әлмәт авылында туган.

Морадулла әлиф танырга Ризаэддин Фәхреддингә ерак кардәш тиешле әнисеннән өйрәнгән, ә башлангыч дин белемен Әлмәтнең имам-хатыйбы Хөснетдин Зәйнетдин улы Габдукаевтан ала. Ш.Мәрҗани мәдрәсәсендә сабак тыңлый. 1875-1878 нче елларда, Урта Азиядә белемен камилләштергән вакытта, нәкышбәндийә тарикатенә кушыла. 1878 елда хаҗга баргач, Согуд Гарәбстанында калып, шәех Мөхәммәд Габделхәмид әфәнде әд-Дагстаниның (Мәккәдә) һәм шәех Мөхәммәд Мазһарның (Мәдинәдә), аннары бу шәхеләрнең вафатыннан соң (1301/1884 ел), аларның шәкерте Мөхәммәд Салих әз-Зәвавиның мөриде була. Бу вакытта ул күп укый, Ибн әл-Гарәби, Җами әсәрләрен һәм бигрәк тә имам әр-Раббани Әхмәд әс-Сирхинди хезмәтләрен өйрәнә...

1908 елда Оренбургта аның «Тәлфикъ әл-әхбар вә тәлких әс-әсар фи вәкаигъ Казан вә Болгар вә мәлүк әт-татар» («Казанда, Болгарда булган вакыйгалар һәм татар патшалары турында хәбәрләр») исемле ике җилдле хезмәте басыла (гарәп телендә). Аның 15 ел буена язган бу хезмәте аз санда сатылып өлгерә, чөнки хакимият аны бик тиз конфискацияли. Автор үзе исә чит илгә китеп кенә төрмә афәтеннән котылып кала.

Морад Рәмзи Әсма Шаһмөхәммәд кызына өйләнә. Җәмәгате аңардан 9 бала таба.

М.Рәмзи 1914 елның язында гаиләсе белән ватанга кайта, ләкин болгавыр заманнар булганга, төрле җирдә төрле исемдә яшәргә мәҗбүр була. 1919 елда, илдән китеп, Кытайга барып чыга һәм андагы Чүгүчәк шәһәрендә яшәп кала, шунда имамлык вазыйфасын башкара. Вафаты да шушы шәһәрдә.

Туган якны өйрәнүче, әдип Дамир Гарифуллин тикшеренүләренә караганда, М.Рәмзи төрле чыганакларда Мөхәммәтморад Рәмзи, Мөхәммәдморад әл-Минзәләви, Мөхәммәдморад әл-Мәкки, Мөхәммәдморад әл-Мәдинәи, шәех Мөхәммәд, Морад Казанлы, Морад әфәнде, Бәдәлче Морад, шәех Морад, Морадшаһ Баһадиршаһов дип телгә алына.

(«Миллият сүзлеге», II том, Казан, Татарстан китап нәшрияты.)

 

Бишенче биткә:

 

Нияз Акмал

 

Шагыйрь, прозаик, журналист, 1988 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Нияз Акмал (Нияз Рәшит улы Акмалов) 1954 елның 14 февралендә Сарман районының Каташ-Каран авылында туган. «Тәрәзәңдә утың бар», «Күзләремнең төсе үзгәрмәде», «Казан каласында кар ява», «Соңгы кар», «Яшьлек болыны» дигән шигырьләренә композиторлар тарафыннан көйләр язылды. 2007 елның 11 августында вафат булды.

 

Ул гомергә шулай...

Аяз Гыйләҗевкә

 

Ул гомергә шулай: Иделнең дә

Йә кимегән суы, яки арткан.

Хәтта Идел чишмәләргә баккан:

«Кемнәр ага, – диеп, – минем арттан?»

 

Идел кебек олпат ирләр кирәк –

Көрәшләрдә янып чәч агарткан!

Акыллы ир бер карарга тиеш:

Кемнәр бара, диеп, безнең арттан?

 

Артык куркак, артык көнче генә

Үз артына борылып сырт кабарткан:

Юлны буып аркылыга яткан,

Кемнәр куа, диеп, минем арттан.

 

Яшьлек җүләрлеген тыңлап кына,

Аксакаллар илдә уй яңарткан.

Ул гомергә шулай: Иделнең дә,

Чишмәләргә баккач, суы арткан...

 

Айлы Казан

 

Казанымда таң беленгән чакта,

Яктырганда Кабан артлары,

Әллә нинди изге дога укып,

Уза сыман мәчет картлары.

 

Мин яратам Казан урамнарын

Айлы төндә урап кайтырга!

Күпме генә биек өйсәләр дә,

Чиркәүдән дә өстә ай тора...

 

6 нчы биткә:

 

Хәниф Хәйруллин

 

Язучы, журналист, 1974 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Хәниф Гыйздулла улы Хәйруллин 1931 елның 12 сентябрендә Татарстанның Сарман районындагы Сарман авылында туган. 1998 елның 25 июнендә вафат булды.

 

Җир сулышы

(Нәсер)

 

Муллык бөркеп торган басу күкрәкләренә тургай моңнары түгелде. Яшел хәтфә бөркәнгән уҗымнар, гәрәбәдәй тук бөртекләрне үз куенына алырга ашкынган басулар яз сулышы ала башладылар. Яз килде!

Керфекләр бер-берсе белән очрашмас сәгатьләр сукты. Кешелекне кулында тоткан, аны саклаган, аңа гомер биргән һәм бирүче игенче яз сулышы аңкып торган кырларга чыкты...

Әнә, җирсезлектән җәфа чигеп, аның бабасы агач сука белән ерттырган тау итәкләре сыртларында яшь наратлар күтәрелеп килә. Гөл туфрагыдай уңдырышлы Токтагул чокыры буендагы җирләрдән пар күтәрелә. Әнә шунда аның бабасы агач сукага ябышкан килеш җан биргән. Җене өзелгәнче эшләгән, диләр андыйлар турында. Әнә шулай эшләсә дә, туган туфрагы андыйларга бәхет китермәгән. Яхшы киемдәге мең дә бер ямаудай басулар, аннан да, моннан да атлатылган җөйдәй ызаннар игенче бәхетенә киртә булып торганнар...

Җир сулышын тыңларга чыкты бүген игенче. Әнә ул ничек сулый... Дәрт белән, кара көзләрдә, кышкы бураннарда, очар кошлар очалмас салкыннарда үзе турында кайгырткан игенчегә, аның сөялләнгән кулларына мәдхия җырлап сулый. Игенче тыңлый... Аның күңеле зәңгәр күктә талпына-талпына, ярсый-ярсый, сайраучы тургайдай җырлап тора. Җырламаслыкмыни! Корыч айгырлар көздән иңләгән басулар, кояш нурларыннан яшәү көче алып, баһадир күкрәгедәй киерелә. Тормыш матурлыгы, олы бәхетләрнең юл башы шушы күкрәкләрдән башлана. Ә аны бабабаларыбызның төшенә дә кермәгән куәтле техниканы иярләгән игенчеләребез башлады. Ә башланганны башкарып чыга да, җир-анага биргән сүзләрендә тора, игенче намусына тугрылыклы була да белә алар.

Муллык бөркеп торган басу күкрәкләренә тургай моңнары түгелә. Җир сулыш ала.

Хәерле сәгатьтә, җиргә бәхет орлыклары сибүчеләр, буразнага тамган тирләрегез муллык диңгезенә әверелсен!

 

Сәхифәне Ләбиб Лерон әзерләде.

 

 

 

 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру