Шамун Фидаи – революционер, шагыйрь, гаскәри!
Тынгысыз Мөхәммәткасыйм
Яшьли бакыйлыкка күчкән шәхесләребез байтак: Габдулла Тукай, Шәехзадә Бабич, Һади Такташ, Фәхри Әсгать, Хөсәен Ямашев, Фәрит Яруллин. Шушы якты йолдызлар арасында Шамун Фидаи тәхәллүсле шагыйрь дә бар. Балигълык яшенә җиткән көнне кыргыйларча үтерелгән егет шушы кыска гына вакыт аралыгында да татар әдәбияты тарихына үзенең исемен беркетергә өлгерә. Аның иҗаты һәм иҗтимагый эшчәнлеге хәзерге заман яшьләре өчен дә үрнәк булырлык, күпләрне гаҗәпкә калдырырлык.
Шамун Фидаи (чын исеме – Касыйм Хәсән улы Шакирҗанов) Оренбург шәһәрендә 1902 елның 15 июнендә туа. Касыймның атасы Хәсән Шакирҗанов чыгышы белән хәзерге Әтнә районына караган Олы Бәрәзә авылыннан. Хәсән яшь чагында Кара һәм Азак диңгезләр буендагы шәһәрләрдә төрле көнлекче эшләрдә йөри. Соңрак, Оренбургта Мирза Хәеров исемле байның ипи пешерү ханәсендә чыра яручы булып хезмәт куя. Җитәрлек акча туплагач, үзе дә икмәк пешерү йорты ачып җибәрә, күмәчче була.
Шактый гына мул тормышлы, диндар гаиләдә үсә булачак әдип. «Яланбаш утыру, фуражка, кепка, штиблет кию, билгә каеш баулау, театрга, кинога бару – безнең өйдә иң зур гөнаһлардан санала иде», – дип яза Касыймның бертуган абыйсы, журналист Мөхәммәт Шакирҗанов «Октябрь җиле» (1960) җыентыгында.
Аталары ике ир баланы Оренбургның өченче мәхәлләсендәге бер кадими мәдрәсәгә бирә. Иске мәдрәсә тәртипләре – шәкертләрне кыйнау, аларны җәфалау, хаксызга рәнҗетү булачак революционерның күңелендә гыйсъянчылык хисләре уята. Ул хәтта «Вакыт» газетасы редакциясенә «Касыйм Шакирҗан» имзасы белән, хәлфәләрнең шәкертләрне кыйнауларын, төрлечә җәберләүләрен фаш итеп, хәбәр яза.
Шәкерт үзлегеннән күп укый, китапханәгә йөри (хәзерге вакытта ул китапханә Х.Ямашев исемен йөртә). Г.Тукай, Дәрдемәнд, М.Гафури, С.Рәмиев, С.Сүнчәләй, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ш.Әхмәдиев, К.Насыйри, Җюль Верн, Шекспир, Шиллер һ.б. әдипләрнең китаплары яшь шагыйрь күңелендә зур кызыксыну тудырган. Кавказдан Оренбургка килгән революционер Галибәк Хәлилбәков аңа рус телен укыта. Шуңа өстәп, ул, аның нинди китап укуын күзәтеп, үз киңәшләрен биреп бара һәм булачак революционерның сәяси карашларын формалаштыруга бик көчле йогынты ясый. Гомумән алганда, Галибәк Хәлилбәков Касыймның тормышында хәлиткеч роль уйный.
1916-1917 нче елларда исә, егет татарча-русча земство мәктәбенә укырга күчкән. Атасы белән низагъ купкач, ул, туган өен ташлап, 1917 елның августында «Галия» мәдрәсәсенә укырга китә. Шул ук вакытта Касыйм шәкертләр хәрәкәтенә кушылып, Вакытлы хөкүмәткә, Беренче Бөтендөнья сугышына каршы митингларда катнаша. Егет «Милли көй, сәхнә вә әдәбият» дип аталган түгәрәккә йөри башлый, спектакльләр куюда катнаша. («Галия»дә куелган «Май мәсьәләсе» комедиясендә асрау кыз ролен Шамун Фидаи башкара.)
Шушы чорда Шамунның әдәби иҗат эшчәнлеге дә башлана. «Парлак», «Борау» кулъязма журналларында, Уфа татар-башкорт большевикларының матбугат органы булган «Алга» газетасында беренче шигырьләре дөнья күрә. Шунда ук яшь иҗатчы «Сугыш, тукта!» дигән нәсерен бастыра:
СУГЫШ, ТУКТА!
(Нәсер, көйсез шигырь)
«Ушбуны яздырды нәсран вөжданымның көчләве,
Мәсьәлә бик зур, сыйдырмый, тар шигырьләр үлчәве»
(Г. Тукай)
Җир йөзендә тереклек башланганнан бирле елга булып аккан күз яшьләре, дәрья булып аккан каннар, корбан булган шәһит җаннар хакына кычкырам:
— Тукта!
Дөньяның астын-өскә китергән, җәннәт кебек гүзәл мәгъмүрәләрне тетеп, йон иткән утлы сугыш! Тукта! Тукта!
Жир йөзендәге тынычлыкны югалткан, шат куңелләрне елаткан, бәни адәмнең тормышын кыйраткан канлы сугыш! Тукта!
Тукта!
Аналарны актык балаларыннан аерган, балаларның авызындагы актык сынык ашларын тартып алып зар елаткан комсыз сугыш!..
Тукта!
Көчсезләрне кол итү өчен башланган канлы сугыш – ач күзле юлбасарларның золым нигезенә корылган утлы җәһәннәме сүнсен!..
Сугыш, тукта!
Барлык рәхәт тормышларны себереп түккән, илләрне эт оясына әйлендергән козгын сугыш, тукта!
Бөтен инсаният дөньясы, синен шомлыгыннан куркып, чыгырыннан чыккан!.. Сугыш, туктa!
Куңелле тормыш кайтып, үз урынына урнашсын!
Канлы сугыш, тукта!
Синең тәэсирен сәбәпле аккан ачы күз яшьләре белән чыланган, чытылган, кайгылы-хәсрәтле йөзләр, куңелле көннәр күреп, көлсеннәр!
Синең өчен аерылган куллар күрешеп ялгансыннар!
Ана баласын күреп, ата улын күреп, туган кардәшен күреп, дус дустын күреп шатлансыннар!
Сугыш, тукта!
Әй, алгы көннәрнең таңы!
Як-яктан искән йомшак саба җилләрең белән безнең сынык күңелләребезгә изге солых хәбәрләрен китереп сал!
Сугыш, тукта!
1917 ел, ноябрь, Уфа.
Шамун кулына корал ала
Шамун 1918 елның җәендә Олы Бәрәзәгә кайтып торырга мәҗбүр була. Ул, көзен Уфага килеп, акларга каршы эш җәелдерә: җәмәгать эше алып бара, митингларда, җыелышларда чыгыш ясый, спектакльләр, концертлар, әдәби кичәләр оештыра, Маяковский шигырьләрен, Горькийның кыска хикәяләрен тәрҗемә итеп, сәхнәдән укый. (Тәрҗемәләренең кулъязмалары әле дә табылмаган.) «Кызыл яу» газетасында үзенең шигырьләрен бастыра. Шул көннәрдә «Кызыл йолдыз» исемле шигырен дә яза:
«Хисапсыз күктәге йолдыз
Килеп төште минем кулга,
Буядым да кызыл төскә,
Тараттым уңга вә сулга.
Кызыл яуның бүрегендә
Шул ук йолдыз чәчә бит нур,
Шуңар күрә кызыл яуга
Кая барса да – якты юл!»
1919 елның мартында Колчак Уфаны басып алгач, Шамун Фидаи, «Кызыл яу» хезмәткәрләре белән, Бәләбәйгә чигенә. Шул чорда ул гаскәригә әверелә – 5 нче Армия сугышчылары составында Колчак һәм атаман Дутовның хәрби отрядларына каршы сугыша. Бәләбәй, Богырыслан пунктларында булган сугышларда кулына корал тотарга да туры килә 16 яшьлек иҗатчыга.
22 нче мартта Уфа һәм Бәләбәй коммунистларының җыелышында Шамунны Оренбурга җибәрергә карар кылалар. Оренбургка килеп җитүгә үк, ул эшкә җигелә: Афзал Таһиров, Шәриф Камал һәм башкалар белән бергә төннәр буе матбагада газеталар чыгара, көндезен окопка ыргыла, гаскәриләр арасында пропаганда эше алып бара. Егет Г.Тукайның кичәсен дә оештыра: репетицияләр үткәрә, кыллы оркестр туплый, хор белән эшли. Шамун Фидаи, Заһидулла Яруллинның «Тукай маршы» көенә шигырь язып, аны бөек шагыйрь истәлегенә багышлый:
«Төн иде, моңнар белән
Чиртеп сазын ул җырлады,
Моң белән, хәсрәт белән
Тулган иде бар җырлары.
Тыңлады ай, йолдызы…
Шул моңыннан уйга талды
Җир кызы һәм күк кызы.
Атты таң әкрен генә, һәм
Сүнде йолдыз, сүнде ай…
Шул матур йолдыз белән
Әкрен генә сүнде Тукай.»
Шамун кичәдә Г.Тукай хакында доклад укый, әдипнең шигырьләрен сөйли. Кичә Оренбургтагы Кәрвансарайның тамаша залында зур уңыш белән үтә.
Булачак каһарман шагыйрь Муса Җәлил 1919 елда Оренбургта педагогия мәктәбендә укый. Ул чакта ул «Кечкенә Җәлил» тәхәллүсе белән билгеле булган. Шамун Фидаи белән алар бик дуслашып китәләр. Якын дустының үлеме хакындагы хәбәр Мусага ирешкәч, ул хәтта шигырь дә яза:
«Ил ирке өчен сугышып, ил юлында
Җанкайларын фида иттеләр,
Ирек өчен көрәш дулкынында
Фидаилар корбан иттеләр.»
Шамун Фидаи 1920 елның башында Уфага китә һәм анда «Яшь көч», «Яшь коммунист» газеталары мөхәррире вазыйфасын башкара. Бөтенроссия Яшь Коммунистлар Союзының III съездына делегат булып сайлана. Ул анда бердәнбер татар шагыйре булыр иде, ләкин аның гомере кинәттән өзелә.
Шагыйрьнең һәлакәте
Шамун Фидаи белән Бари Башмаковны (1900-1920) Уфа өязендәге берничә авылга политагитация үткәрергә җибәрәләр. Егетләр, Уфадан чыгып китеп, Агыйделне кичәләр һәм Мәмәк авылына бара торган юл буенча барганда атлы-арбалы кешеләргә юлыгалар. Болар Мәмәк авылының дүрт кулагы булып чыга. Яңа табышкан юлдашлар Айгалыш урманы дип йөртелгән агачлыкка килеп җитә. Нәкъ менә биредә авыл агайлары җинаять кылырга җөрьәт итәләр. Алар, егетләрнең муеннарына элмәк кидереп, буалар һәм гәүдәләрен камыш арасына, сазлыкка ташлап китәләр. Билгеле, киң җәмәгатьчелек егетләрнең тормышлары хакында бихәбәр була. «Шамун Фидаи белән аның дустын ник беркем дә эзләми?» – дип, иң әүвәл Мәҗит Гафури чаң кага башлый. Егетләрнең гәүдәләре ике айдан соң гына табыла.
Тәхәллүс
Иҗат итә башлаган чакта Касыйм үзенә «Мөхәммәткасыйм Бәрәзәви» (атасы Олы Бәрәзә авылыннан) нисбәсен алган. Берара ул «Касыйм Шакирҗан» булып тора, соңрак исә «Шамун Фидаи» тәхәллүсен үз итә. Касыйм, Галимҗан Ибраһимов белән очрашып, аннан 1905 елгы революцион хәрәкәт вакытында татар шәкертләре арасында төзелгән яшерен террористик «Фидаилар» оешмасы хакында ишетә. (Фидаи – билгеле бер максат өчен үз-үзен корбан итүче дигән сүз.) Икенче мәгънәсе – партизан. «Шамун» исеме исә Шәһит Әхмәдиевнең «Аэропланда» исемле фантастик хикәясеннән. Ул әсәрдә җирдә хөкем сөргән золымга каршы көрәш алып бару, халыкны хөрлеккә ирештерү хакында хыялланган Мансур белән Шамун хакында язылган. Яшь иҗатчыга «Шамун» исеменең яңа, куәтле яңгырашлы булуы ошый.
Әдипнең шигырьләре «Октябрь җиле» (Казан, 1960) һәм «Пламя сердца» (Уфа, 1971) җыентыкларында басылган.
Шамун Фидаинең киләчәге өметле икәнлегенә һичкем шикләнмәгән. Уналты яшеннән үк инкыйлап даулаган яшь шагыйрь, алга таба партия сафларында үзенә лаеклы урын таба алган булыр иде, ләкин алай язылмаган булган, күрәсең...
«Безнең мирас». – 2025. – №1. – Б.58-61.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА