Язучы-шагыйрә, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, С. Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәйдә Зыялы (Сәйдә Закир кызы Зыятдинова) 1941 елның 27 мартында Татарстанның Теләче районындагы Шәтке авылында туган. Чәчмә һәм тезмә әсәрләр тупланган «Айның тулган чагы», «Кайнар сукмаклар», «Песи мәхәббәте», «Сулар үргә акмый», «Җиңел юл авырлыгы», «Яралы кош авазы», «Ачылмаган бөре» китаплары авторы. Хәзерге вакытта Казанда яши.

ТАМЫРЛАР
Шәһәр безне күптән йотты инде,
Ә үзебез – авыл баласы.
Кем уйлаган ул чак...
Бу күчешнең Фәлсәфәгә бүген саласын?
Кайберәүләр китте гыйлем эстәп,
Кайберәүләр бәхет артыннан...
Кеше инде шулай яратылган –
Каядыр ул һәрчак тартыла.
Кеше шулай эзли үз урынын –
Эзләгәндә нидер табыла...
Шәһәр безне йотса-йотмаса да,
Тамырлар бит... Тамыр... авылда!
ТАТАР АВЫЛЫ
Бүрәнәдән салган биек йортлар,
Кәрнизләре нарат тактадан;
Колачларын җәйгән татар авылы –
Җае чыккан саен мактанам.
Мамык җылы бөрки тәрәзләрдән...
(Тик миңамы шулай күренә?)
Тәрәз төбе саен яран гөле –
Ялкыннардан, гүя, үрелгән.
Олы мәгънә кичке тынлыкларда:
Берәүдә дә сандык буш түгел.
Кемдер таба, кемдер югалта да...
Күңел бит ул... һаман бер күңел.
Яшь кызларның серле карашыннан
Үз чалымын таба әбиләр…
Сөйгәннәре яуда калганнарның
Йөрәкләре һаман әрниләр.
Кавышканнар – иң бәхетле җаннар,
Калмасыннар берүк ятларга.
Сүнеп барган самавырдай, әнә,
Бер уфылдап ала картлар да.
Тик йөрәктә болар. Бар да тып-тын.
Тик җан сыза, акыл уйлана...
Су буеннан соңлап казлар кайта,
Бүләк булыр көзен туйларга.
Сөешкәннәр бер күрешеп ала
Кояш черем иткән арада.
Тынлык булып тынлык иркенәя,
Басуларга чыгып тарала.
Бүрәнәдән салган биек йортлар.
Кәрнизләре сары. Нараттан.
Татар йорты, татар авылы ул,
Балкып тора ерак-ерактан.
Татар бит ул кара кайгыны да
Каршы ала киенеп гел пакьтән.
ТУГАН ЯК ТА, СИН ДӘ БЕР ГЕНӘ
(Зөфәр Хәйретдинов көе)
Дәште микән әллә йолдызлары
Ашкындырып зәңгәр күгенә?
Йолдызлы күк ерак,
Ә туган як? –
Туган як та, син дә бер генә.
Дәште микән әллә килер язлар?
Тау-әрәмәм калды бөредә...
Килер язлар ерак,
Ә туган як? –
Туган як та, син дә бер генә.
Дәште микән әллә барыр юллар?
Юллар кала, еллар йөгерә...
Барыр юллар ерак,
Ә туган як? –
Туган як та, син дә бер генә.
Колачыңны җәеп каршыла да,
Син минеке диеп, дәш кенә.
Кабатланмас матур яшьлегемә –
Йөгереп кайтам сиңа, Шәткемә.
ҮЗЕБЕЗГӘ КИРӘК!
Сау була күр,
Милли яшь җилкенчәк,
Денең дә юк синең, көнең дә –
Туган телдән йөзен чөергәннең
Сукыр йолдыз янсын күгендә!
Зөлфәт.
«Татар теленең каргышы»
Бераз иркенәеп китүләргә
Озын-озак вакыт узмады –
Ике мең дә унҗиденче елда
Тел бәхәсе кабат кузгалды.
Татар телен кысу ысуллары
Төрле яктан килеп уйлана...
Туган телем – телгәләнгән телем...
Телемнәре саен моң тама.
Моңлы җырлар биргән – син, туган тел!
Тел бүләге – безнең шигърият!
Тик үз теле булган халык кына
Җир йөзендә була чын милләт!
Телебездә – барлык гореф-гадәт,
Телебездә – халык йоласы.
Башын палач тоткан хәлендә дә,
Татар шигыре – Җәлил догасы!
Телебезнең саллы яңгырашы
Җирдән генә түгел, Күкләрдән!
Юкка гынамыни, Габдулланы
Бөек Тукай итеп, йолдыз итеп,
Зәңгәр күкләренә күтәргән!
Белә татар башка телләрне дә,
Ялкаулардан түгел милләтем.
Татар теле кирәк татар өчен!
Татар теле кирәк үзебез өчен!
Мөдәррисчә* язсак:
«Мин әйттем!»
*Мөдәррис Әгъләм, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала