Шагыйрь Зөлфәтнең матбугатта басылмаган шигыре
1992 елның жәендә, Сабантуйлар узганнан соң, Татарстан радиосы өчен шагыйрь Зөлфәтнең йолдызлар турындагы шигырьләреннән торган «Йолдызнамә»исемле шигьри-музыкаль композиция әзерләдем. Ул вакытта радиода җырчы Рафаэль абый Ильясов, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, режиссер Госман абый Әхмәтҗанов эшли иде. Алар миңа радио фондында булган бихисап музыкаль әсәр тыңларга мөмкинлек тудырды. Илһам абый Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Вафирә Гыйззәтуллина, Зилә Сөнгатуллина, Зөһрә Сәхәбиева кебек затлы җырчыларыбыз башкаруындагы җырлар сайлап алдым. Йолдызлар турындагы шигырьләр әнә шул җырлар белән үрелеп барды. Ләкин «Йолдызнамә»не тәмамлар өчен, Зөлфәт абыйның китапларында сибелгән «йолдызлар» гына җитми кебек тоелды һәм мин, яңа шигырь эзләп, шагыйрь янына киттем.
Зөлфәт абый ул чакта «Чаян» журналында эшли иде. Мин аңа, яратып, «абзый», дип эндәшә идем. Килдем. Бүлмәсенә кереп, гәдәттәгечә, бераз әрсезләнеп: «Сәлам, абзый, шедевр кирәк!» – дип, эшеннән бүлдердем. Абзый бервакытта да үтенечләремне кире бормый иде. Бу юлы да эшем уңды, йомышым үтәлде: бер тында яңа Шигырь туды! Зөлфәт абый, астына көнен-елын язып, шигырь язылган кәгазьне миңа сузды...
Озак та үтмәде, «Йолдызнамә» шигьри-музыкаль композициясе эфирга чыкты һәм атнаның иң яхшы тапшыруы дип табылды! Минем архивымда бу шигырь кадерле ядкәр булып инде 25 ел саклана!
Йолдыз, йолдызнамә... Абзый үзе дә бөтен татар сәнгате күгендә мәңге сүнмәс якты Йолдыз булып калыкты.
Зөлфәт
Сөю сүзем күктән иңәр сиңа...
Тик бер генә язмыш язсын Ходай –
Калкыйм йолдыз булып күкләрдә.
Кирәк икән әгәр синең өчен
Мин әзермен янып төшәргә.
Очыйм мең чаткыга таралып мин –
Чиксезлеккә китсен яктысы.
Тын йөрәгең дертләп куйсын кинәт,
Тисен аңа галәм чаткысы.
Сөю юлы – очкан йолдыз юлы.
Йолдыз очар юлны кем сызган?
Сөю сүзем күктән иңәр сиңа –
Күзләреңне алма йолдыздан.
10 июнь, 1992 ел
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА