Садри Җәләл. Юләр
Ул елны картлар, тирән генә сулап алганнан соң, күңелсез тавыш белән: «Авыр еллар килде»,—дип куялар иде. Чынлап та, еллар авыр иде. Ике ел рәттән иген уңмады. Авыл халкы бәхет эзләү нияте белән төркем-төркем читкә, шәһәрләргә агыла башлады.
Бостан да, ындыр эшләрен бетергәч, көзнең ахырларында, ата-анасы белән саубуллашып, Казанга китте. Ләкин инде шәһәрдәге фабрикалар, заводлар бар да ачлыктан качып килгән эшчеләр белән тулган иде. Бостан урын эзләп әле анда, әле монда барып караса да, һәр җирдә: «Бездә урын юк шул»,— дигән җавап ала килде. Башта ул шәһәрдәге якташларының әле берсендә, әле берсендә кунып вакыт уздырды. Бара-бара аңар инде һаман да кеше җилкәсенә салынып яту күңелсез була башлады. Ул таза, эшкә уңган, авылда иртәдән алып кичкә чаклы туктаусыз эшләргә өйрәнгән егерме яшәр егет иде. Шуңа күрә инде аны иртәдән алып кичкә чаклы һичбер эшсез-нисез шәһәр урамында авызын ачып йөрү туйдырды. Ул инде авылын, андагы арыганчы эшләгән көннәрен, андагы тынычлыгын сагына, мондагы эшсезлегеннән зарлана башлады. Инде аның шәһәргә килгәненә бер айдан артык булды, урын һаман да юк та юк.
Беркөнне шулай кич алдыннан урам буйлап барганда, ул авылдашы Низамига очрады. Низами инде унике елдан бирле Казанда кучер булып тора. Бик сирәк-сирәк кенә авылына кунакка кайтып килә. Күп вакыт, сүз арасында, үзенең байга ярый белүе һәм шуның аркасында бер урында унике ел эшләве белән мактанырга ярата. Чынлап та, ул, эшне бик үк яратып бетермәсә дә, теле белән барлык эшне үзе генә эшләгән булып күренә, бае алдында карт бүре кебек юаш кына йөри һәм хезмәтчеләр арасында нәрсә бар, бөтенесен астыртын гына аңа җиткерә тора иде. Менә шуның аркасында хужа аңа, иң ышанычлы һәм иң эшлекле хезмәтчем, дип карый иде. Башка хезмәтчеләр барысы да Низамига кырын күз белән карыйлар, аны үзара, сүз йөртүче, дип атыйлар һәм, байга әләкләмәсә ярар иде, дип, аңардан куркалар иде.
Низами Бостанны күрүгә ачык йөз белән:
— Ә, авылдаш, син мондамыни әле? Кайчан килдең, исән калдылармы?—дип исәнләшкәннән соң, аны үз янына алып китте һәм авылдашын ашатып-эчергәннән соң: — Эшләр ничек соң, урын таптыңмы әле? — дип, аның хәлен сораша башлады.
Бостан күңелсез генә итеп бер сулаганнан соң:
— Әй, Низами абый, әйтә генә күрмә инде... Менә инде килгәнгә айдан артык була, ә урын үч иткән кебек — юк та юк! Нишләргә дә аптырадым инде,— диде.
— Ә соң элекке баеңа бармадыңмы?
— Барган идем дә, алмады. Безнең дворниклар бар инде, ди.
Низами моңар каршы, бик акыллы баш булган булып, Бостанга бер
карап алды һәм бик белдекле кыяфәт алып:
— Сез яшьләр үзегез дә кызык кына кешеләр, урын таптыгызмы, эшне, тисә — тиенгә, тимәсә — ботакка дигәндәй, аннан-моннан гына эшләргә яратасыз. Ярарга тырышыйм, дигән уй, ичмасам, башыгызга да кереп чыкмый. Бер байдан киткәндә, икенче аның янына аяк атламаслык итеп начарлыклар эшләп китәсез. Юк, егет, алай ярамый. Син баеңа тырышып эшлә, үзеңне аңа яраттыр — ул да синең яхшылыгыңны онытмас. Икенче бервакыт, буш урын юк бездә, дип сине борып җибәрәсе урында, кулындагы хезмәтчесен чыгарып булса да, сине үзенә алыр,— диде.
Бостан мона каршы:
— Әй, Низами абый, бу заманда андый бай кайда, андый хезмәтче кайда?! — дип башлаган иде, Низами, аны бик тиз туктатып, тагын да бик акыллы баш булган булып сөйләргә тотынды:
— Әйтә күрмә, авылдаш... Менә минем үземне генә алыйк. Шушы баемда унике ел торам, хужамнан ләм-мим дә ишеткәнем юк. һәрвакыт, Низами дус, дип кенә тора. Әйтик, бүген миңа авылга китәргә туры килә икән, сүзсез-нисез теләсәң никадәргә җибәрә. Ә килүеңә тагын урын хәзер. Урынга кергән кешене көне белән шундук куып җибәрә дә мине сөенә-сөенә ала.
Авылдашының мактана башлаганын сизеп, Бостан эченнән генә: «Бу егет шапырынырга тотынды бугай»,—дип куйды һәм, азрак уйлап торганнан соң, Низамига азрак салам кыстырып җибәрү өчен булса кирәк:
— Анысы шулаен шулай да, ләкин бит, Низами абый, синең шикелле кешеләр бу заманда үзе дә бик сирәк шул ул. Баең яратмаса, сине ун ел асрамас иде,—диде.
Низамига Бостанның сүзе ошады булырга кирәк. Ул мыек астыннан гына бер көлеп алды һәм бераздан:
— Шулай шул ул, дус кеше,— дип куйды.— Менә сез дә безнең кебек торып, безнең кебек эшләсәгез иде, бер дә айлар буенча урын эзләп өстерәлеп йөрмәс идегез. Менә, авылдаш, нәрсә, телисең икән, мин сиңа урын табам. Менә мин бүген үк байга әйтеп карыйм әле, ул сине дворниклыкка алмасмы,— диде.
Моны ишетүгә, Бостанның эченә җылы кереп китте. Ул тиз генә:
— Соң сезнең дворнигыгыз юкмыни? — дип сорады.
— Барын бар да, инде бик картайган, көчкә-көчкә генә эшли. Ярый әле, өебез шәһәр уртасында түгел, полиция күзеннән ерак, юкса инде капка төпләрен пычрак тоткан өчен күптән бу урыннан очкан булыр иде.
— Алай булса, Низами абый, зинһар, син ничек тә тырышып кара. Мин яхшылыгыңны гомердә онытмам. Чит җирдә урынсыз, эшсез бер көн торуы да нинди кыен икәнен үзең дә беләсең бит.
Низами аерылган чагында Бостанга: «Син иртәгә шушы вакытларда миңа сугыл әле»,—диде. Алар соң гына аерылдылар.
Икенче көнне кичне көтә-көтә Бостан зарыгып бетте. Аңарга инде вакыт бик тә акрын узгандай тоела иде. Ахырында шәһәрне караңгылык томалый башлады. Бостан да тиз генә авылдашы янына китте, һәм барып керүенә:
— Соң, Низами абый, эшләр ничек? — дип сорады.
— Эшләр әлегә рәтләнер төсле күренә. Менә чәй эчик тә байның үзе янына барып килик, ни әйтер тагын.
Бостан эченнән генә: «Аның чәйдә кайгысы!» — дип куйды. Шулай да ул, үзен ирексезләп булса да, ике чәшке чәй эчте. Чәйдән соң алар икәүләшеп бай янына киттеләр.
Бай Бостанның өс-башына карап алды. Моңа кадәр кая хезмәт иткәнен, кулыннан нинди эшләр килгәнен сорашты һәм азрак уйлап торгач: «Ярый алай булса, иртәгә нәрсәләреңне алып кил»,—диде. Бостан белән Низами ишегалдына чыктылар. Тышта инде тәмам караңгыланган иде. Бостан, авылдашы белән хушлашканнан соң, кайтырга чыкты. Ишегалдыннан чыкканда, капка янындагы кечкенә дворник өенә күзе төште. Өйдә ут бар иде. Бостан: «Тукта әле, үземнең торачак өемне бер карап алыйм»,—дип, тәрәзә янына барды. Ләкин боз белән томаланган тәрәзә аша бернәрсә дә күрә алмады.
Ул инде китәргә исәпләгән иде дә, өй эчендә кешеләр сөйләшкәнен ишеткәч, ирексез туктады һәм ихласы белән тыңларга тотынды. Өйдә, дворникның карчыгы булса кирәк, аптыраган тавыш белән:
— Соң инде, карт, без нишләрбез икән? — диде.
Моңа каршы бер ирләр тавышы:
— Белмим инде, карчык, үзем дә аптыраган... Болар бар да шул йөзе кара Низаминың эшедер әле,— диде һәм бераздан: — Шулай ук картлык көнебездә хәер сорашырга, кеше кулына калырга туры килер микәнни инде?! — диде.
Әби тагын үзенең кайгылы тавышы белән:
— Менә инде кешегә картлык көнгә чаклы хезмәт ит, ит тә, чыгарсын да ташласын,—диде.
— Нишлисен соң? Бай бит ул туганың түгел, синең белән күп сөйләшеп тормый. Аның сүзе кыска... Ул да бит үз файдасын карый. Аны инде теге Низами котырткандыр, аның минем урынга үз авылдашын урнаштырасы килеп йөридер иде бугай.
Бу вакыт карчык түзмәде, елый башлады. Моны ишетүгә, Бостанның йөрәгенә ук.кадалган төсле булды. Ул, азрак уйлап торгач, эченнән генә: «Нигә мин бу бичара карт белән карчыкны зрә юкка газапка салам, алар инде карт башлары белән хәзер кая барсыннар да ничек итеп тамакларын туйдырсыннар? Кем соң инде аларны бу килеш урынга алсын? Ә мин әле яшь, таза. Кулдан ни тотсам, шул килә. Бер булмаса, бер ничек тә урын табармын эле»,— дип уйлады. Ул тиз генә борылып тагын Низами янына кереп китге. Өйгә кергәч, Низами:
— Нәрсә бар, авылдаш, әллә бер-бер нәрсәң онытылганмы? — диде.
Башта Бостан нәрсә әйтергә дә белмичә аптырап калды. Ул:
— Юк, Низами абый, бернәрсә дә онытылмады... Менә нәрсә, миңа урын табып бирүеңә бик рәхмәт, ләкин мин инде ул эшне булдыра алмыйм... Мин инде аңар дворник булып кермим,—диде.
— Ник алай тагын?
— Юк инде, булмый... Икенче урын табармын әле.
Низами кызды, ачулана башлады.
— Ахмак, әллә син мине мыскыл итәргә телисеңме? Үзең башта, урын тап та, урын тап, дип аптыраттың, ә инде хәзер, булмый, дисен. Ул ни дигән сүз? Мин инде ничек итеп бай күзенә күреним? Әй, энем, энем, юк нәрсә икәнсең. Син җүләр аркасында кеше бай каршында ялганчы булып кала хәзер.
Бостан моңа каршы бернәрсә дә әйтә алмады, тик, кызарынып, нишләргә дә белмичә башын аска иде. Низами да, башка сүз дәшмичә, Бостанга аркан әйләнде. Бостан, башындагы бүреген төзәтеп кигәннән сон:
— Ярый инде, сау булыгыз,—дип, ишегалдына чыгып китте.
Бу вакыт ул эчтән әйтеп бетерә алмаслык шатлык, җиңеллек тоя иде. Ул тиз-тиз урам буйлап китте. Аяк астындагы кар бөртекләре дә, ул алга табан атлаган саен, Бостанны мактаган төсле итеп, шатлана-шатлана үзара нәрсәдер сөйләшәләр иде. Күктәге якты йолдызлар да Бостанга ачык чырай белән көлеп карыйлар, берсен-берсе бүлә-бүлә: «Менә, Бостан, шулай кирәк»,—дигән төсле булалар иде.
1919
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА