Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Римир Сәлимгәрәев. Сагыш

Гомер көзeм, ә күңелемдә - яз,Урамнарда карлар ятса да.Үскән җирем дәшә ял итәргә,Торган җирем җәннәт булса да.Искә төшә яшьлек хыялларым,Сабакташлар, бергә үскәннәр.Нужа чигеп, авырлыкка түзми,Бик ва...

Гомер көзeм, ә күңелемдә - яз,
Урамнарда карлар ятса да.
Үскән җирем дәшә ял итәргә,
Торган җирем җәннәт булса да.
Искә төшә яшьлек хыялларым,
Сабакташлар, бергә үскәннәр.
Нужа чигеп, авырлыкка түзми,
Бик вакытсыз, иртә киткәннәр.
Авылыма кайтам йомышларга
Күңелемдә туган ихтыяҗ.
Юл газабын кеше сизми икән
Күрешүгә булса ул мохтаҗ.
Күчмә кошлар кебек язын кайтып
Көзен китә алмый кешеләр.
Вакыт ашыктыра, эшләр чиксез,
Өйдәгеләр минсез ни эшләр?
Сагынуларым басылгандай була,
Китәм тагын туган җиремнән.
Каңгылдаша, саубуллаша күңел,
Бу сөюдән мəңге сүрелмәм.
Фото: pixabay
#Римир Сәлимгәрәев #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи