(Кама автомобиль заводының 50 еллыгына)
.jpg)
Мин мәдхия җырлыйм сиңа, «КАМАЗ»,
безнең бөек автомобильгә!
Тормышымны минем җиңеләйттең,
һәм көч-куәт бирдең син илгә.
Мин мәдхия җырлыйм сиңа, «КАМАЗ»,
шатлык бирдең минем йөрәккә –
тәкәббер чит илләр юлларында
сине күргән саен – бигрәк тә!
Син бит илнең авто-горурлыгы,
Татарстанның авто-бәгыре –
«Идегәй» һәм «Кыйссаи Йосыф» күк,
Бөек Болгар кебек кадерле!
***
Һәрбер айның унөченче көнен
күпләр юрый әле яманга.
Антик заманнардан калган ырым
тынгы бирми җанга һаман да.
Ерак юлга адым ясамыйбыз,
иләслеген моның белсәк тә.
Кунак чакырмыйбыз һәм бармыйбыз,
тырышабыз хәтта үлмәскә!
13ендә туасы баланы,
ашыктырабыз без төрлечә,
үз вакытын белгән ул мизгелгә
тыныч килергә дә бирмичә…
Һәм дөньяга килә зәгыйфь бала
күз көеге булып йөрергә –
әти-әнисен дә һәм үзен дә
гомер буе үкендерергә…
Җитди эшкә тотыну – кая ул! –
башламыйбыз ассаң-киссәң дә,
партбилет йә «Фатиха» сүрәсен
йөрткәндә дә күкрәк кесәңдә…
Айның унөченче мистик көнен
без, әлбәттә, санга сукмадык...
шикәр кебек бозлы җирне ватты
экскаваторның тукмагы,
ә аннары, чүмеченә салып,
күтәрде ул туфрак өемен...
Кемдер алкышлады, ә кемнеңдер
нервыланды яңак төене…
Татар арыш-бодай үстерергә,
кымыз заводлары корырга,
уңдырышлы җирдә торырга,
кәефләнеп, мыек борырга
туган халык диеп, кайберәүләр
җөрьәт итте нәгърә орырга.
***
Бөтен нәрсә Сүздән башланган, ди!
Ә Сүз башлана ич Аваздан.
Ул елларда ләкин камаз сүзе
чыккан автомобиль «КАМАЗ»дан.
«Батыр» булып туасы булган ул!
Соңга калган ләкин бик күпкә –
татар аны кыю затларына
дан-дәрәҗә итеп беркеткән:
яуда көчле дошманнарны кырган,
аждаһаны салып таптаган,
яки сабантуйлар җиңүчесен
батыр кеше диеп атаган.
Камаз сүзен, белмим, кем тапкандыр,
йә булмаса, кемнән ишеткән,
маңгаена аны кем таккандыр
ул ятканда әле «бишектә».
Ашыкмадык, соңга да калмадык,
кызыл датага дип, кумадык –
таза, матур, көчле булды «КАМАЗ»,
күз көеге булып тумады.
Саваннада туган фил баласы,
буйвол бозавыдай, ул шундук
йөгереп китеп бөтен дөнья буйлап,
башка автоларга кушылды.
«Мерседес»лар, «Татра», «Шкода»лар,
фараларын яман акайтып,
кычкырдылар дәррәү: «Әй килмешәк,
юлыбызны безнең тарайттың...»
Маңгаенда аның эмблема да
юк иде бит әле ул чакта.
Кемдер даһи тәкъдим саклап тоткан
җанындагы ерак почмакта.
Татар бугазыннан Дунайгача
җәйрәп яткан Дәшти Кыпчакның1
аргамагын искә төшергән ул –
туры китергән бит шулчаклы!
Башы горур аның, колаклары
Галәм тынын тоткан локатор.
Сары ялы – йөрәгендә йөргән
ут ялкыны булып агадыр.
Күзләрендә ашкынулы чаткы,
киерелгән иркен танавы.
Күк иркендә очып барган айгыр
беркемгә дә Җирдә янамый.
Көчле күкрәк яра заман җилен,
оча киләчәккә карап ул.
Җирне яратарак төшә күктән
Татарстанның космик корабы.
Торыклары нәфис, әмма ныклы,
тояклары – алтын гәрәбә,
боздан хәтта очкын чыгара ул,
йөрәкләнеп китереп бәрә дә...
Койрыгын җилләр җилфердәтә –
әллә җилкән, әллә канат ул.
Тояклары җиргә тими «КАМАЗ»
маңгаена кунган бу атның...
***
Син бит илнең авто-горурлыгы,
Татарстанның авто-бәгыре,
Син бит безгә Идел, Чулман кебек,
Кабан күле кебек кадерле!
Дөяләрне «чүл корабы» диләр.
Бәлки әле – безнең «КАМАЗ»дыр.
Табигатьнең бөтен шартларына
чыдам машиналар бик аздыр.
Аның эзен күрмәгән ил юктыр,
танып була аны кайда да:
мәңгелек туң тунд(ы)рада булсын,
баткак чүлдә, тропик тайгада.
Ниләр генә ташымады, ташый
сыегын да, куерагын да,
ашлык ташый элеваторларга,
азык-төлек ташый табынга;
яу кырында «КАМАЗ» – кыю солдат,
таза блиндаж аңа бурычлы,
локаторын зыр-зыр әйләндереп,
көне-төне сакта торучы;
һәрвакытта тәмле ашханә ул,
кирәк икән – яхшы лазарет,
эссе мунча – кереп чабын гына,
җаның-тәнең чыга тазарып.
Кирәк икән – танклар яндыра,
кирәк икән – янгын сүндерә,
кирәк икән – унөченче катка
унөч тапкыр кирпеч менгерә.
Егет кеше булып чыкты «КАМАЗ» –
җитмештән дә артык һөнәре!
Шатландыргыч булды буе-сыны,
куандыргыч булды егәре!
Кемнәр генә килеп карамады!
Кабинасын аның чәбәкләп,
кемнәр генә ишек тоткасына
кыстырмады тере чәчәкләр?!
Мәскәүләрдән килде юлбашчылар,
чит илләрдән килде түрәләр...
Уңыш теләп, кемдер чукындырды,
кем укыды изге сүрәләр…
Кемнәр генә аңа утырмады,
саллы рулен аның бормады,
матур хыялларында булса да,
парад мәйданнарын урады.
Ә шуларның берсе2 комбинезон
киеп алды, киде шлемын,
очты-китте ралли юлы буйлап –
әкияттәге Сәмруг кошмыни!
Кайтып төште... Куллар кайнар рульдә,
һәм кан тамырлары бүртенгән...
«Мерседеслар» куып караганнар,
ә ул уздыртмаган беркемнән.
Машина һәм кеше бер-беренә
ярдәм иткән! Баксаң тирәннән,
Татарстанның рулен тотарга ул
«КАМАЗ» руле аша өйрәнгән.
***
Ник күңелем кытный, хәтерләтеп
алтын күкәй салган тавыкны?!
Учымда бит «КАМАЗ ударнигы»
дигән кеп-кечкенә таныклык!
Һәм ул мине ерак алып китте
хәтер «КАМАЗ»ына утыртып...
Алып килеп Чаллы кырларына,
илһам учагына ут төртте.
Онытылган, беткән, үлгән дигән
вакыйгалар кинәт терелде...
Яза-яза сөял чыккан кулым
каләмемә янә үрелде.
Мин мәдхия язам камазларга –
автомобиль, завод, калага –
дөньядагы җиде могҗизаның
кайберләрен күргән бер бабай.
***
«КАМАЗ» – илнең авто-горурлыгы,
Татарстанның авто-бәгыре –
Ул бит безгә «Моабит дәфтәре»,
«Сөембикә»3 кебек кадерле!
Бөек төзелешләр җырсыз булмый,
танцы-мансыларсыз бигрәк тә –
комсомолка кызны егет кочсын,
күкрәкләрен терәп күкрәккә;
нечкә билдә куәтле уч ятсын
дулкынланулардан дымланып,
комсомолка туташ күзен йомсын
ачык авыз белән тын алып;
тезләр арасына керсен тезләр,
сөйләшергә теләк калмасын
капкан чактагыдай Һәва4 туташ
шайтан биргән оҗмах алмасын…
Һәм эстрада йолдызының җырын
тыңлый-тыңлый алар әйләнсен,
маляр кызның ташчы егет белән
чәчләре дә чәчкә бәйләнсен!..
Күпме шундый кичә, күпме артист,
төрле яктан килгән «ВИА»лар5
төзелешнең барлык мәйданында
атна саен концерт куялар!..
Театрлар килә, оркестрлар
СССРның төрле ягыннан...
Шәһәр гөрләп үсә, завод калка,
һәм КАМАЗга яшьләр агыла…
Бу агымны көчәйтүгә мин дә
кадәри хәл керттем көчемне,
моңа рәсми җаваплы6 буларак –
ударниклык шуның өчендер…
Микроскоптан гына күренерлек
бу эшне дә КАМАЗ таныган!
Учымдагы кечкенә таныклык
җылылыгын өсти җаныма…
«Камаздашлар!» дигән җырым да бар7,
яздык хәтта оратория8...
Тормыштагы гүзәл мизгел итеп,
мин КАМАЗга җырлыйм мәдхия!
Сәнгать училищесы даулап та
мин Мәскәүдә шактый йөгердем...
Мәдәният көллияте бик тиз
үзен танытып та өлгерде…
«КАМАЗ ударнигы» таныклыгы
шигырь язган кулны җылыта,
ә дюральдән ясалган медале
орденнарга тиңдер, чынлыкта…
***
Мин мәдхия җырлыйм, Автозавод,
автомобилеңне күрәм дә,
мин мәдхия җырлыйм сиңа, Чаллы,
КАМАЗ калыкканга тирәңдә,
мин мәдхия җырлыйм, Татарстан,
мөмкин булган барлык мөнбәрдән
тир һәм каны сеңгән җирен халкым
гигант төзелешкә биргәнгә.
Мин мәдхия җырлыйм илебезнең,
Татарстанның төрле дәвердә
рулен тоткан батыр кешеләргә,
рульдә торганнарга хәзер дә.
Мин мәдхия җырлыйм халкыбызга
киләчәкне күрә белгәнгә –
Җир шарының барлык юлларында
безнең «КАМАЗ»ыбыз йөргәнгә.
Чаба «КАМАЗ» кыйтгадан кыйтгага!
Әрҗәсендә нәрсә дисезме?
Әрҗәсендә аның тарихи йөк –
Ватанымның бөек исеме!
.jpg)
13 декабрь, 1969 ел. Бу көнне Чаллыда булачак Кама автозаводы мәйданчыгында, беренче тапкыр экскаватор чүмече белән җир казып алып, зур төзелеш башланып китә.

16 февраль, 1976 ел. Моннан 50 ел элек автомобиль
заводының баш җыю конвейерыннан беренче «КАМАЗ» машинасы чыга. /Фотолар – Чаллы тарих-туган як музее фондыннан, museum-chelny.com.

Ренат Харисның таныклыгы
*Җырау, җыру – татар фольклорында дастанга якын лиро-эпик җанр. Рус әдәбиятында – песнь.
1 Дәшти Кыпчак – борынгы заманда төрки халыклар яшәгән, Алтайдан
Дунайгача җәелгән Бөек Дала.
2 Татарстан Рәисе Р.Миңнеханов – РФнең атказанган спорт мастеры, берничә тапкыр Россия һәм Европа чемпионы.
3 Сөембикә манарасы.
4 Һәва – Адәмнең хатыны. Һәва, Иблис кулыннан алып, оҗмах җимеше ашый һәм «гөнаһ» кыла.
5 ВИА – вокаль-инструменталь ансамбль.
6 Бу әсәрнең авторы, 1973-1982 елларда Татарстан мәдәният министры урынбасары буларак, КАМАЗ төзелешенә культура хезмәте күрсәтүгә җаваплы була.
7 «Камаздашлар» – композитор Н.Җиһановның Р.Харис шигыренә 1972 елда язган җыры.
8 Р.Харисның «Кеше һәм машина» ораториясе (И. Якупов музыкасы), «Дуслык Чаллыда» (И.Шәмсетдинов) җыры бар.
3-9 февраль, 2026 ел.
Хөрмәтле укучыларыбыз, Ренат Харисның «КАМАЗ» турында җырау» поэмасын Татарстан Республикасының атказанган артисты Артем Пискунов укуында тыңлый аласыз. Моноспектакль Татарстан радиосында әзерләнде. Режиссеры – Рамил Һидиятулла. 12+
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала