РАЯлашмагыз!
Үз анасын яратмаган кеше башка аналарны да ярата алмый. Үз туган теленә хөрмәте аз булган кешенең башка телләргә дә хөрмәте зур булмый. Үз туган теленә хөрмәте булмаган кешенең үз ата-анасына, үз халкының әхлак нормаларына, халкының сәнгатенә, тарихына да хөрмәте булмый. Үз милли телен хөрмәт итмәгән кешедән мин интернационалист чыгуына да ышанмыйм. Милли нигилизм нигезендә вак, түбән хисләр, эгоизм, рухи, тарихи наданлык ята. Мондый кешеләргә үз шәхси мәнфәгатьләреннән тыш берни кирәк түгел – тел дә, гореф-гадәт тә...
Милли телләрне бары бер тел белән алыштыру тенденциясе дә әнә шул шәхес культы, торгынлык чорында бик нык пропагандалана башлады. Табигатьтә бер генә төр үләннең, бер генә төр җәнлекнең дә югалуы – кешелек өчен кайтарып булмас зур югалту. Теге яки бу телнең югалуына юл кую – гайре табигый хәл. Халыкларның, кешеләрнең киләчәге төрлелеккә бәйләнгән. Менә шуннан чыгып рус язучысы Василий Белов: «Мин бер генә төрле аш ашый торган, бер генә телдә сөйләшә торган дөньяда тормас идем,тора да алмас идем», – ди.
Туган телгә игътибар һәр өлкәдә, һәр урында, һәр коллективта алып барылырга тиеш. «Туган телеңне ярат» дип, коры сүз белән генә аңа мәхәббәт тудырып булмый. Бу өлкәдә нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында, моның өчен нинди юллар барлыгын мин тулысынча күз алдына да китерә алмыйм.
Туган телне – әткәм-әнкәм теле, ана теле, ди халык. Туган телгә мәхәббәт балада бишектән үк тәрбияләнә башларга тиеш. Улыгыз, кызыгызның туган телне яратуы, яхшы белүе, аналар, сезнең өстегездә. Бу – туган телне өйрәнүдә, баланың теле ачылуда беренче этап, төп этап. Кызганыч, хәзер аналарның күбесе бала тәрбиясенә азрак вакыт бирә башлады, әби кешеләр дә бала карарга, аларга әкиятләр сөйләп телләрен ачарга ашыгып тормыйлар. Кече яшьтән үк сабыйны балалар бакчасына бирәләр, анда алар рус телендә генә тәрбия алалар.
Туган телгә хөрмәт тәрбияләүдә, аны яхшы белүдә милли мәктәпнең роле никадәр зур булуы турында сөйләп тә торасы юк. Ләкин менә ул милли мәктәпләр бездә нык кими башлады. Татар балаларына милли телне рус мәктәпләрендә факультатив итеп кенә укыту аның абруен бик төшерә. Милли мәктәпләрдә иң беренче чиратта милли тел төп тел булып укытылырга тиеш.
Туган телгә хөрмәт тәрбияләүдә вак нәрсәләр юк. Әйтик, төрле белдерүләрне татар телендә дә кертү, урамнардагы һәр элмә тактаны ике телдә язарга, татар телендә чыга торган газета-журналларны киоскларга күбрәк бирергә кирәк.
Миңа республикабызның тулысынча татарлардан торган авылларында бары тик рус телендә генә язылган элмә такталар, шигарьләрне, белдерүләрне күреп шаккатырга туры килгәне бар. Бу урындагы җитәкчеләр инициативасы белән генә эшләнә бит. Янәсе, менә күрәсезме, ул нинди интернационалист! Радиодан, телевидениедән, сәхнәдә татарча концерт бара икән, «интернационалистлар» аны гел рус телендә генә алып барырга тырышалар. Яхшылап рус телен белмәгән авыл кешесен ТВ экранында «пупалам»лаштырып сөйләттерү дә телгә хөрмәт җитмәгәнен күрсәтә. Монысына инде журналистлар, телнең матурлыгы сагында торырга тиешле кешеләр гаепле.
Безнең телебез исемнәргә гаять бай. Үз исемеңә хөрмәт – шулай ук үз телеңә, үз мәдәниятенә хөрмәт дигән сүз. Ләкин безнең татар кызлары авылдан шәһәргә килеп җитмиләр, Рәисә, Равилә, Рәмзия, Раушания, Рамилә, Рәшидә, Рәхилә – барысы да «Рая»га әйләнәләр дә куялар. Менә шушы раялашкан, фаялашкан кызлардан үз балаларында туган телгә ихтирам тәрбияләүне көтү шиклерәк шул.
Телебезгә хөрмәтне үстерү өчен туган телебездә басма сүзнең киңрәк таралуы, радио, телевидениенең иртәдән кичкә хәтле нигездә туган телдә алып барылуы кирәк.
Туган телгә хөрмәт тәрбияләү өчен халыкның үз тарихын да яхшы белүе зарури. Тарихи аңсыз халыкның үткәненә хөрмәте була алмый, димәк, аның теленә дә. Ә халкыбызның тарихы тиешенчә өйрәнелмәгән, аның батыр уллары, зыялылары турында без бик аз беләбез. Халыкның бөеклеге – аның уллары, кызларының хезмәтендә.
Халкыбызның килеп чыгышы турында фәндә, әдәбиятта ялгыш теорияләр яшәп килә, кайчагында радио, телевидение, матбугатта, татарлар алар – монгол басып алучыларның калдыгы, дигән фикер ишетелгәли. Хәтта татар телен белүче татарлар арасында да, без – монголлар калдыгы, дигән караш яшәп килә. Ә рус һәм башка халыкларның абсолют күпчелеге безне нәкъ менә шулай саный да.
Чын-чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга, диләр. Бик ныклап керешкәндә, туган телебезгә хөрмәтне үстерү, татар мәктәпләренең дәрәҗәсен күтәрү җәһәтеннән уңышларга ирешү мөмкин эш. Бу өлкәдә коры шигарьләр генә ярдәм итмәячәк. Телнең абруен күтәрү өчен, аның тормыштагы кулланылышына да киң юллар ачарга кирәк.
1987 ел
Татарстан радиосының «Тел күрке – сүз»
тапшыруына нигезләп, басмага
Рөстәм Акъегет әзерләде.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА