Журнал «Безнең мирас»

Р.Фәхреддин: «Милләт аналары йитешдерегез!»

ХIХ гасыр азагы – ХХ гасыр башы – татар иҗтимагый тормышында халыкның тарихи юлына яңача карау, күп кенә гадәт-карашларга яңа бәя бирү омтылышы үскән, «яңа кеше» тәрбияләүгә зур игътибар бирә башлаган чор. Бу чорда татар җәмгыятендә барган инкыйлабый характердагы искелек һәм яңалык көрәшен, асылда, ислам дине принципларына таянган традицион карашлар, әхлакый нигезләр өлкәсенә даими бәреп керү дип атарга була.
Әлеге процессның бер тармагы булып татар җәмгыятендә хатын-кызлар хәленә карата яңа караш барлыкка килү дә торган. Яңарыш хәрәкәте тернәкләнгән чорда ислам дөньясында хатын-кызларга бәйле күп кенә мәсьәләләр алгы планга чыккан. XIX гасырның азагында әдәбиятка килгән язучылар юнәлештәге әсәрләрендә татар хатын-кызларының гаиләдә һәм җәмгыятьтәге хәлен кискен тәнкыйтьләгән, мәгърифәтчелек идеалларын гәүдәләндергән хатын-кыз образларын иҗат иткән. Ике гасыр кисешендә туып килгән җәдидчелек публицистикасында да хатын-кыз мәсьәләсе үз урынын бик тиз тапкан, татар иҗтимагый тормышындагы чишелергә тиешле мөһим проблемаларның берсенә әйләнгән.
Хатын-кыз тәрбиясе, аңа белем бирү, гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге хәле, хатын-кыз хезмәте, шәхси иреге, мөстәкыйльлек чикләре ... һ.б., һ.б. Бу мәсьәләләр хакында язганнар, бәхәсләшкәннәр; аларны чишү юлларын язучылар, руханилар, мөгаллимнәр, ирләр, хатын-кызлар – һәркем эзләгән. Татар җәмгыятендә башланган буржуаз үзгәрешләрнең үзәгендә булган хатын-кыз мәсьәләсенең чишелеше төрле катламнарны кызыксындырган. Хатын-кыз иреге һәм тигез хокук проблемаларын кичектергесез чишелергә тиеш җәмгыяви проблемалар арасына кертү татар мәгърифәтчелеге үзенчәлекләренең берсе булган.
А.И.Герцен сүзләре белән әйтсәк, «иҗтимагый иректән мәхрүм ителгән халыкта, үз ачуын һәм вөҗдан авазын башкаларга җиткерү өчен, бердәнбер трибуна булып әдәбият тора». Мәгърифәтчеләр белән халык арасында күпер ролен үтәп, бу чорда яңарыш идеяләрен халыкка җиткерү вазифасын үз өсләренә язучылар алган. Ике гасыр кисешендә әдәбиятка ыргылып килеп кергән яңа буын, чорның социаль заказын үтәп, эчтәлеге дини-әхлакый, мәгърифәтчел характерда булган, белемгә, яктылыкка чакырган китапчыклар – популяр брошюралар серияләрен бастыруга керешкән.
Ризаэддин Фәхреддин әсәрләренә игътибар итик. Чөнки киң эрудицияле, энциклопедик белем иясе булган галим – мәгърифәтчел позицияләрдә торып, яңарыш тарафдарлары арасында хатын-кыз хокукларын беренчеләрдән булып яклап чыккан шәхес. XIX гасыр ахырында Р.Фәхреддин мөселман (татар) җәмгыятендәге тәрбия-әхлак мәсьәләләренә багышланган зур күләмле «Гыйльме әхлак» исемле хезмәтенең аерым кисәкләрен бастыра башлаган. Аларның басылу вакытына игътибар итик: «Китабел-игътибар» (1888), «Тәрбияле бала» (1889), «Тәрбияле ана» (1898), «Тәрбияле ата» (1898), «Тәрбияле хатын» (1899), «Шәкертлек адабе (Шәкертлек кагыйдәләре)» (1899), «Адабе тәгълим (Укыту кагыйдәләре)» (1902), «Гаилә» (1902), «Нәсыйхәт», 1-3 кисәкләр (1903) һ.б. Бу китапчыкларның һәрберсендә әхлакый-тәрбияви проблемалар куелуы исемнәреннән үк күренә. Аларның хатын-кыз мәсьәләсе белән тыгыз бәйләнештә булуы да көн кебек ачык.
Исламның төп чыганаклары булган Коръән һәм хәдисләргә мөрәҗәгать итеп, Р.Фәхреддин «хатын-кызлар ирләр кебек үк кеше хокукларына ия», дигән тезисны заманы өчен бик кыю рәвештә нигезләргә алынган. Тәрбия-әхлак мәсьәләләрен һәм, аларга бәйле рәвештә, хатын-кыз мәсьәләсен чишү юлларын эзләгәндә, галим кешеләргә Аллаһ биргән табигый хокукларга таянып эш итәргә кирәк дигән фикердә торган. Хатын-кызның «чәче озын, акылы кыска» кебек гыйбарәләрне кулланып яшәгән җәмгыятьтә хатын-кыз мәсьәләсен кую үзе үк бик тәвәккәл адым дип кабул ителергә тиештер.
Җәдидчелек идеологиясе формалашкан чорда тәрбия мәсьәләләре алгы планга чыккан. Камил шәхес тәрбияләү татар җәмгыятендә дөньяга яңа карашлар булдыру өчен җаны-тәне белән тырышучы галим тарафыннан төп максат буларак кабул ителгән. «Өммәтләрне (халыкларны) дә, фәрдләрне (аерым затларны) дә бәхет мәйданына алып бара торган юлларның иң тугрысы – гүзәл холык вә яхшы тәрбиядер. Гүзәл тәрбия хасил кылыр өчен, мәктәпләр, гаиләләр, җәмгыятьләр исемендә өч төрле дәресханәләр үтәргә мәҗбүрләр. Әгәр дә шушы дәресханәләрдән яхшыларын сайлый алсалар, шул нисбәттә тәрбияләре яхшы, әгәр дә бәгъзе берләре яки бөтенләй бозык булса, шул нисбәттә тәрбияләре дә бозык булыр. Тәрбиясе бозык кеше, табигый, бәхет вә сәгадәткә ирешә алмас», – дип күрсәткән ул.
Тәрбия эшенең никадәр авыр, катлаулы һәм дәвамлы икәнен галим «Адабе тәгълим» әсәрендә түбәндәгечә тасвирлаган: «Тәрбия акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер... Сабанчы вә бакчачылар, орлык чәчмәстән вә җимеш икмәстән элек, җирләрен никадәр игътибар белән йомшартулары, чүп вә бозык үләннәрнең хәтта тамырларына кадәр чыгарып ташлаулары мәгълүмдер. Бу исә җир тәрбиясе булып, җир эшкәртү ысулынча мөһим бер шарттыр. Бу төркемнән бөек вә гүзәл кеше итәчәк кемсәләрне сабый вакытларында ук тәрбия итү тиештер. Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр».
Тәрбия, беренче чиратта, гаиләдә бирелә. «Гаилә – кечкенә бер дәүләт кебидер», – дип билгеләгән Р.Фәхреддин. Гаиләдәге тәртип һәм тәрбия – «җөмләсе гаилә башлыгы улган хатын вазифасыдыр», – дип тә ассызыклаган. Баланы сабый вакытында тәрбияләү тулысынча хатын-кыз кулында булуын да күрсәткән. «Баланың иң кечкенә вакытында имезү, ашату, йоклату, киендерү, юындыру – кыскасы, ана вә яки ана хезмәтендәге кеше кочагында булган тәрбиясе тәрбия галимнәре каршында «беренче тәрбия» вә мәктәптә булган тәрбия «икенче тәрбия» вә аннан соң булган тәрбия «өченче тәрбия» исеме белән билгеледер», – дип язган галим һәм беренчел тәрбиянең мөһимлегенә тукталган: «Бала тәрбияләү – ананың гаиләдәге генә түгел, ә бөтен җәмгыять алдындагы изге һәм җаваплы бурычы».
Аналарның җәмгыять алдында гаять дәрәҗәдә җаваплы булуларына да тукталган Риза казый. «Халыкның яхшы вә усал улмакларында күп вакытта аналарның һәм катышы уладыр... Тәрбияле аналар үз балаларына гына улмай, бәлки мөселманнарның барчасына хөрмәтле ана улмаклардыр, – дип ассызыклаган ул «Тәрбияле ана» әсәрендә. – Аналарның хезмәтләре иң авыр вә иң мәшәкатьле хезмәттер, аны язып бетерерлек, тел илә сөйләп бәян кыйлырлык түгелдер». Шулай булгач, ана булачак кызларның үзләрен тәрбияләү мәсьәләләренә дә зур игътибар кирәк, дигән фикердә торган галим.
1899 елда Р.Фәхреддин үзенең беренче «хикаят»ен – «Сәлимә, яки гыйффәт» исемле әсәрен дә бастырып чыгарган. Автор үзе традицион рәвештә «хикаять» дип атаган бу әсәрне әдәбият белгечләре повесть дип тә, роман дип тә билгелиләр. Исеменнән үк күренгәнчә, аның төп каһарманы – хатын-кыз. Иранлы сәүдәгәр кызы Сәлимә – чибәр, акыллы, белемле туташ, туган теле булган фарсыны гына түгел, гарәб, француз, инглиз телләрен дә камил үзләштергән, дөнья тарихы һәм мәдәниятеннән дә яхшы хәбәрдар, икътисад һәм сәүдә эшләре белән дә тирәнтен таныш. Ул әтисе вафатыннан соң калган бай мал-мирас белән дә уңышлы идарә итә.
Әсәрнең бөтен эчтәлеге хатын-кызлар да ирләрдән ким түгел, аларга бары тиешле тәрбия һәм яхшы белем генә җитми дигән фикергә нигезләнгән. «Сәлимә туташ гади кызлардан дәгел иде. Бәлки «яшь гомердә тырышканнар картлыкта рәхәт күрерләр», диелгән сүзгә муафыйк лязим тәхсилне (тиешле белемне) вә хаҗәте (кирәкле) тәрбияне алмыш иде, – дип тасвирлаган аны Р.Фәхреддин. – Ана диле улган фарсычаны Тәһранда укып, соңра Мисрел-Каһирәгә вармыш, анда исә кызлар дарелфөнүнендә (университетында) биш ел укымыш, гарәб, француз, инглиз дилләрене мөкәммәл сурәттә белмеш, кул һөнәрләрене, йорт итмәк вә мәгыйшәт кылмак гыйлемнәрене гүзәл үгрәнмеш…»
Сәлимә – акыллы һәм укымышлы булу белән бергә күркәм холыклы, итагатьле, гадел һәм гыйффәтле, кечкенәдән яхшы тәрбия алган шәхес. Бу гүзәл зат тирә-юньгә нур, игелек, чисталык-сафлык тарата кебек. Чорының тормышны яңарта алырлык актив мәгърифәт идеалын гәүдәләндергән Сәлимә туташның киләчәктә абруйлы милләт анасы булачагында һич тә шик юк. Сәлимәне шулай идеальләштереп, Р.Фәхреддин кызларга үрнәк күрсәткән, укучыларының (бигрәк тә, хатын-кызларның) игътибарын белем алу, мәгърифәтнең зарурилыгына юнәлтергә тырышкан.
Яшьләр Сәлимә дәрәҗәсендә белемле булсын өчен, татарларда борынгыдан яшәп килгән укыту-тәрбия системасын тамырдан үзгәртергә кирәк дип санаган Р.Фәхреддин. «Дөнья тормышы өчен дин илә дөнья гыйлемене һәм белмәк лязимдер... Инсан улмак өчен, гыйлем илә күркәм холык кирәктер. Һәм дә бонларны бер-берләреннән аермак дөрест улмаз», – дип күрсәткән ул. Милләт алга китсен өчен, аның якты киләчәге өчен, беренче чиратта, яшь буынга нигезле белем һәм яхшы һөнәрләр бирергә кирәк, дигән фикерне куәтләгән автор. «Русча яхшы белмәгәндә, бунларны мәйданга куймак мөмкин дәгел идеке шөбһәсез», – дип тә ассызыклаган. Шулай күләме ягыннан бик зур булмаган әсәрдә ул чорының иң мөһим мәсьәләләрен куя алган: укыту-тәрбия системасын яңа калыпларга салу дисеңме, хатын-кызга мөнәсәбәтне үзгәртү дисеңме – бу үзгәрешләр барысы да халыкка хезмәт итүне күздә тотып эшләнергә тиеш булган.
1903 елда Оренбургта басылып чыккан «Әсма яки гамәл вә җәза» исемле икенче әдәби әсәренең үзәгенә дә Р.Фәхреддин тәрбия һәм әхлак проблемаларын куйган. Гаиләне кечкенә бер дәүләт белән чагыштырып, язучы бөтен әсәр дәвамында «инсанның яшьлегендә алмыш тәрбиясе та каберенә кадәр берлектә улыр, аерылмас», дигән фикерне раслаган. Бу әсәрендә автор, Әсманы төрле ситуацияләргә куеп, аның тормышы үрнәгендә тәрбиянең төрле булуына укучының игътибарын юнәлткән, аларны кеше йөрәгенә барып җитәрлек итеп тасвирлаган.
Менә Әсманың балачагы узган бәхетле гаилә мохите. Менә афәтле язмышка дучар булган ятимә кыз туганы тиешле Йосыф бабай карамагында. Монда да кызны кыерсытмыйлар. Шулай да «тәрбия», дидек. Ләкин Йосыф бабай тәрбиясе ялгыз ашатып-эчертеп, хаҗәт киемнәрне бирмәктән гыйбарәттер. Әмма Габбас мелла тәрбиясе җан вә күңелне нурландырмак вә, зиһенне киңәйтеп, тәхсиле кәмаләт (камил гыйлем алу) юлыны ачмак вә рәгъбәтләндермәктән (үрнәк бирүдән, кызыктырудан) гыйбарәт иде. Ике төрле тәрбиянең арасында улан аерма бик бөектер», – дип ассызыклаган галим. Менә тәрбиянең тагын бер төре – җәмгыяви тәрбия. Җәдидчелекнең асылын тәшкил иткән яңа кеше тәрбияләү проблемасын Р.Фәхреддин хыялында туган, мөселман ятим балалары өчен махсус салдырылган ятимханә аша тасвирлаган. Ир һәм кыз балалар өчен аерым бүлекләрдән торган бу ятимханә камил белем, күркәм әхлакый тәрбия белән бергә гамәли һөнәр дә бирә икән. Мондый мохиттә тәрбияләнгән яшь буын киләчәктә милләтнең асыл ул-кызлары булып җитешәчәгендә һичбер шиккә дә урын калдырмаган мәгърифәтче.
«Бу талибәләр, бу мөтәгаллимәләр (укучы кызлар) атласларга гаркъ улынмыш (төренгән) кием калыплары улмай, бәлки гадәти киндергә вә тәкәллефсез (ясалмалыксыз) пәрдәләргә борынмыш энҗе вә алмазлардыр. Бонлар ислам милләтеннән ничә гасырлардан бирле зайг улып (юкка чыгып) килмәктә улан «милләт аналары»дыр», – дип күрсәткән ул. Бу рәвештә караганда, милләтне яңа дәвергә алып керәчәк буыннарны тәрбияләү аерым шәхесне укытудан күпкә өстен булып чыга. Мәктәп тәрбиясен, яшьләргә төпле һәм нәтиҗәле белем бирүне Р.Фәхреддин хәлиткеч көч итеп сурәтләгән, аны җәмгыять алдында торган иҗтимагый бурыч буларак кабул итәргә өндәгән.
Боларга аваздаш фикерләрне мәгърифәтче шул ук 1903 елда дөнья күргән «Нәсыйхәт» исемле хезмәтендә дә куәтләгән. Үрнәк өчен аның түбәндәге фикерләрен китерү дә җитәр. «Гыйлем күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгын бетерер, дошманнарга каршы корал булыр, тереклекне саклар, дөнья көтү юлларын белдерер, йорт эчендәге кешеләр белән ни рәвештә булырга кирәк икәнен өйрәтер. Гыйлем галимнәрнең зиннәте вә кешеләрнең хөрмәте булып, угрылардан курыкмый торган байлык вә һич бетми торган байлыктыр», – дип гыйлемгә мәдхия җырлаган галим. Һәм шул ук вакытта укучыларын кисәтеп тә куйган: «Гыйлеме күп булган кешеләргә карап, аз гыйлемле булудан оялмагыз, бәлки белергә кулыгыздан килерлек нәрсәләрне белми калудан оялыгыз. Чөнки гаептер...»
Р.Фәхреддиннең шул ук 1903 елда басылып чыккан тагын бер хезмәте – «Мәшһүр хатыннар» – аеруча әһәмияткә ия. Ул мөселман дөньясында киң таралган традицион биобиблиографик әсәрләргә карый һәм галимнең танылган «Асар»ының дәвамы буларак кабул ителә ала. «Асар»ның беренче өлешендәге кереш сүзендә билгеләнгән максат – «гасырлар арасында үлчәү, кыяслар (чагыштыру, үрнәкләр) йөртеп, зиһеннәрне кузгатмак һәм фәһемнәрне (аңнарны) уйгатмак» – бу әсәренең дә максаты булып кала, чөнки – «әдип вә галимнәре улмаган кавем – бәхетсез, мәшһүр кемсәләрне оныткан кавем – хәмиятьсез (яклаучысыз), әдәбияты улмаган милләт – рухсыз» була.
«Мәшһүр хатыннар»га Р.Фәхреддин биргән аңлатма – «Ислам әсәрләрендә вә әһле исламга күпме хезмәт күрсәткән хатыннарың тәрҗемәи хәлләре бәян ителгән бер китаптыр. Кызым Зәйнәп өчен яздым». «Мондый китапларны уку бик җиңел булмас», – дип кисәткән галим. Алар вакыт уздыру өчен генә укылырга тиеш түгел. Ул очракта алардан бер файда да булмас иде. Мондый китапларны аңлап, туктый-туктый укырга кирәк, чөнки аларның нигезен үгет-нәсыйхәт тәшкил итә: укучы, китапта бирелгән биографияләр белән танышып, үрнәк яки яман кешенең тәрҗемәи хәле бирелгән очракта, гыйбрәт алып, тәҗрибә тупларга тиеш.
Кызы өчен генә язылган китапның башка кызларга да мөһимлеген аңлаган автор саллы хезмәтен (448 бит) бик вакытлы бастырган. Бу – Русия тари­хы­на беренче рус революциясе чо­ры исеме астында кергән, Русия халык­лары яңарыш өчен, демократик үзгәрешләр өчен көрәш башлаган вакыт. И.Гаспринский, Р.Фәхреддин, Г.Бубый һәм башкаларның, шул кадәр көч куеп, җәдидчелек идеологиясен формалаштыруы исә әлеге көрәшнең бер тармагын тәшкил иткән.
«Исламнар арасында бу көннәрдә Фараби, Ибн Сина, Мөхәммәд ибн Исмәгыйль әл-Бохари, Ибн Халдун, Ибн әл-Әсир, Әүзаги, Малик, Ибн Йосыф, Мөхәммәд бине әл-Хәсән әл-Шәйбани, Әхмәд бине Мөхәммәд бине Хәнбал, Шәфигый, Әбу Хәнифә, Габдулла ибне әл-Мөбарәк, Сибәвия, Хәлил, Ибн Рөшд вә гайре бу кеби затлар ни өчен заһир итмәюр (күренми)?» – дигән сорауны куйган Р.Фәхреддин. Бу сорауга җавап эзләгәндә, заманны гаепләү дә, хәзинә-байлык юклыкны, фәкыйрьлекне сәбәп итеп күрсәтү дә «иң биек ялган вә иң агыр бер ифтира (гаепләү) вә бөһтане сыйрфага (фәкать яла ягуга) раҗигъ улыр (кайтып калыр)», – дип ассызыклаган ул.
Аның үз җавабы: «Бәлки исламлар арасында бөек затларның элек заманда зоһур идеп (мәйданга чыгып) тә соң заманнарда зоһур итмәдекенең сәбәбе, элек заманда балаларын бөек адәм идәчәк сурәттә тәрбия илиян аналар мәбзул (күп) улыб, буның гакесе (киресе) уларак, бу заманда ул илә аналарың исламлар арасында мөнкариз улуыдыр (юкка чыгу). Әгәр дә бу заманда һәм бөек адәм идәчәк рәвештә тәрбия гыйлеменә татбикъ идәрәк (яраклаштырып, туры китереп) балалары тәрбия идән аналар улса иде, исламлар арасында һәм гали фикерле, һиммәтле (ялкынлы, дәртле), пакь күңелле, гүзәл холыклы галимнәр, инсанлык галәменә хезмәт күстәрән (күрсәтүче) мөҗәддид (яңартучы, новатор) вә мөхтәригълар (янып торучылар) зоһур идә белер иде». Шулай хатын-кыз мәсьәләсен автор иң зур иҗтимагый-сәяси проблемалар рәтенә куйган.
Милләтнең иң зур бәласын аның көчсезлегендә, фәкыйрьлегендә күргән затларга каршы чыгып, «милләтләрне хур вә зәлил (түбән, кадерсез) идән шәй (әйбер, нәрсә) көчсезлек дәгел, фәкыйрьлек дәхи дәгел, бәлки «киләчәкләр кичәннәр (үткәннәр) дәрәҗәсенә ирешмәячәкләр» игътикады (ышану, инану) тамырланмасыдыр», – дип дәвам иткән галим. Халыкның көченә, үз мөмкинлекләренә, киләсе көнгә ышанмауны Р.Фәхреддин каты авыруга тиңләгән. Ислам дөньясында хөкем сөргән торгынлыктан милләтнең хәле көннән-көн авырая баруын ассызыклап, ул җәмгыять әһелләрен милли эшләргә мөнәсәбәтне үзгәртергә, җиң сызганып, эш башларга чакырган.
«Мәшһүр хатыннар»ның «Хатимә»­сендә (ахырында, эпилогында) галим милләтнең якты киләчәгенә, яшьләргә ышануын белдергән. Аның фикеренчә, өлкәннәр 25-30 елда үткән юлны яшьләр 5-6 елда үтәчәк, милләт шулай бик тиз алга китәчәк. Татар тормышын яңартуда төп адымнарның берсе итеп мәгърифәтче хатын-кызга мөнәсәбәтне үзгәртүдә күргән. «Хатынлар хөрмәтле тотылса вә кагыйдәсе илә тәрбия улынсалар, һәр төрле кәмаләт вә гыйлемнәрә үгрәнерләр. Хатынлары тәрбияле улан милләтнең балалары мәгълүматлы, хөсне (яхшы, күркәм) холыклы, фазыйләт (өстенлек, яхшы сыйфатлылык) сүүче, тәрәкъкый арзу идүче (алга, үсешкә омтылучы), иттихад (фикер бердәмлеге, берләшү) вә гомум (барлык халык) хедмәте өчен җөмлә (барлык, бөтен) рәхәтене фида итмәклә бәрабәр мәхәббәте милләт (милләтне сөюче), хадиме гыйлем вә һәр эшләрендә шәҗигъ (кыю, батыр, йөрәкле), гаюр (гайрәтле, җитез, булдыклы) улырлар. Бу шәйләр милләтнең рухыдыр», – дип дәлилләгән Р.Фәхреддин фикерен.
Хатын-кызга тирән белем, яхшы тәрбия бирү кирәклеген җәмгыятькә аңлату бик авыр эш икәнен дә кисәткән галим, чөнки моның өчен халык арасында яшәп килгән стереотипларны үзгәртергә, дөньяга яңача караш тәрбияләргә кирәк. Һәм җәмгыятьнең хатын-кызга карата мөнәсәбәтен үзгәртү дә әлеге заманча карашларның бер өлеше булырга тиеш. Белем-мәгърифәт тарату, гореф-гадәтләрне үзгәртү, әхлак төзәтүдә төп рольне мәгърифәтченең әдәбиятка бирүе табигый хәл. Бу юлда да киртәләр бик күп булачагын кисәткән Р.Фәхреддин; аларның иң зурысы – иске карашларга ябышып ятучы һәм үзләрен галим дип атаучы затларның яңарыш идеяләренә каршы чыгуы. «Безләрдә голяма мөнсабына утырмыш затларның күбесе тарафыннан кызларны мәктәпкә йибәрмәк, кызларга язу белдермәк тиеш дәгел дия шәригать исеменнән нида (өндәү, чакыру) иделдеге бер вакытта бу илә китапны һич укучы булырмы?!.» – дип уфтанып куйган ул.
Шулай да Р.Фәхреддин төшенкелеккә бирелмәгән. Мондый заманнарның мәңгелек түгеллегенә язучының иманы камил. «Бер вакыт улыр, голяма мөнбәреннән уланнар ...: «Милләт тәрәкъкыйсын үстерү вә ислам яктылыгын хәтта йир астында улан кечкенә ханәләргә кадәр төшермәкне өмид илер исәгез, кыз балаларыңызы укытыгыз! Кызларыңызы мәктәпләрә дәвам иттерегез! Милләт аналары йитешдерегез! Аналар улдыгыннан соң балалар улыр!..» – дия нида идәрләр, – дигән ышаныч белдергән ул. – Ихтимал ки, аш-су, күлмәк янчү, кунак, калфак сүзеннән башка шәйдән бәхәс идә белмәгән хатынлар йиренә ислахы гаилә, тәртибе идарә, тәрбияи әүляд (балалар, нәсел), идарәи мәнзил (йорт, торак) кеби мокаддәс вазифалардан бәхәс итмәктә улан хатынлар утырырлар».
Ул гына да түгел. «Ихтимал ки, «Таһир-Зөһрә», «Төш тәгъбире (юрау)», «Мәликә» кеби рисаләләр (мәкалә, кечкенә китаплар) укып, тәзйигъ (әрәм итү) гомер итмәкдә улан кызлар урынына ысулы тәгълим, низамы тәрбия (тәрбия кануннары), хөсне әхлак, ысулы мөгамәлә, адабе мәгашәрәт (аралашу кагыйдәләре), тасфияи әзһан (зиһеннәрне тазарту) юллары язылмыш китапларны моталәга (уку, өйрәнү) итмәктән ләззәт алган кызлар йитешерләр, – дип киләчәккә зур өметләр баглаган Р.Фәхреддин. – Кем белә? Бәлки гаиләләрнең хосуси мәҗлесләрендә вә гомуми зыяфәтләрдә (кунак итү, хөрмәтләү) бу кунакны гайбәт вә сафсаталар йирендә әдибләр маҗараларыннан, зарифлар (оста сүзлеләр) ләтыйфәләреннән (мәзәк-анекдот), галимләр тәрҗемәләреннән, гасырлар тарихыннан вә тарихлар фәлсәфәләреннән бәхәс иделәнәчәк бер вакыт килер».
Һичшиксез, Р.Фәхреддиннең бу сүзләрен төрки халыкларның алтын фондын тәшкил иткән һәм халык тарафыннан гасырлар буена сакланып килгән әсәрләрне кимсетү дип кабул итәргә ярамас. Галим бары тик кызларга төрле өлкәләргә бәйләнешле төпле белем зарурилыгына басым ясаган һәм шул вакытта гына аның үз әсәре дә игътибар үзәгендә булачагына ышануын күрсәткән. Язучының үзенә исә әсәрләрен укучы кызларны озак көтәргә туры килмәгән. Укучылары да, галим идеалларын тормышка ашырырга тырышучылар да бик тиз табылган.

Теги: Альта Мәхмүтова Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру