Журнал «Безнең мирас»

"Пирчәткәсез егетләр кулын тотсаң, әдәпсезлек була..."

Мәйдан беткәннән соң, көн кичкә авышкач, өйгә кереп кенә чыктык та, ал, кызыл, яшел, зәңгәрдән киенгән чуп-чуар кыз-хатыннар төркеменә ияреп, авылның урманга таба сузылып менгән югары очына,бормалы су буена - Бөйдә болынына киттек.


Болын өстен әйткән дә юк, тау кырыйларына хәтле чуп-чуар. Яшьрәк киленнәр, апайлар, җиңгиләр – һәммәкие бала-чагалар белән, баскыч-баскыч булып, тау кырыена тезелгәннәр. Астагы яшьләр уены моннан уч төбендәге кебек аермачык күренә.


Мин Хәкимҗанны тауга түбән төртеп җибәрдем дә, үпкәләмәсен өчен, аның артыннан үзем дә тәгәрәп киттем.


Хәкимҗан, миннән бер яшькә олырак булса да, шуның өстенә сөйләшмәве белән ачуны китерсә дә, бик әйбәт малай. Без аның белән гел бергә уйный торган идек. Бәлки, ул үзенең әрсез түземлеге белән ошагандыр? Берәрсеннән кыен ашыймы, дәүрәк малайлар аяк чалып егамы, аягына шырпы кадаламы, муен тамырына учлап тузан тутыралармы - Хәкимҗан беркайчан да еламас, тик челт-челт күзләрен генә йомар иде. Шуның өстенә тагын Хәкимҗан иптәш малайларын сыйларга бик ярата. Ул миңа ниләр генә бирмәде, нинди тәмле ризыклар белән сыйламады! Анасы пешергән коймак, бөккән, бавырсак дисеңме, әбисе җыйган урман чикләвеге дисеңме! Моның өчен бабасы пеләш Миңлебайның аны әллә ничә тапкыр кыйнаганы бар. Менә бүген дә әле ул миңа чуклы конфетлар белән ике-өч кызыл билле прәннек алып төшкән. Мин прәннекне ашаганда, үзе, күзләрен мөлдерәтеп, минем авызга карап утырды. Әмма бер прәннекне үзенә сузгач, башын гына селекте.


Кыш буе шыгыр-шыгыр кар ерып, борыннарны, колакларны туңдырып иза чиккәннән соң, яшел чирәм нинди тансык! Үзенә бертөрле салкынча хуш ис аңкытып яткан йоп-йомшак шул дымсу җир өстендә, әле генә борын төртеп чыга башлаган яшь чирәмдә бер-берең белән әүмәкләшеп аунау үзе бер рәхәт иде.


Тәгәрәшеп төшүебезгә, кызлар белән егетләрнең нәкъ пар-пар булып тезелешеп торган урыннарына туры килдек. Кызык бит! Безнең апайлар монда ничектер үзгәреп, олысымакланып киткәннәр димме?! Башка вакытта бүтән урыннарда, өмәләрдә, урак өсләрендә егетләр белән чырык та чырык килеп шаярышып туймыйлар, иһаһайлап көлеп тә җибәрәләр. Хәзер исә шундый да оялчан, шулкадәр кыюсыз булып кыланалар, исләрең китмәле! Егетләр белән янәшә атлаганда, авызларын шәльяулык почмагы белән каплаганнар да оялып кына читкә карап баралар. Ә күзләре барыбер елтырый, куллары да егетләр кулында. Баскан саен, чылтыр-чылтыр чулпы тавышы ишетелә.


Аргы баштагы чишмәгә хәтле шулай пар-пар булып салмак кына атлап баралар да шунда тезелешеп туктап калалар. Бу яктан икенче пар барып җиткәч, яңадан монда борылып кайталар. Кичке салкын төшә башлауга карамастан, өсләрендә юка күлмәк белән иңбашы күпертмәле ак алъяпкыч кына, әмма кулларында кыш өчен бәйләнгән йон пирчәткә. Әни әйтә, гадәте шундый, ди. Пирчәткәсез егетләр кулын тотсаң, әдәпсезлек була, ди.


Егетләр кызлар тирәсендә буталып йөри торгач, бер шәльяулык читеннән, очкын чәчрәгәндәй, сөрмәле күз сирпелеп китте. Карасам, үземнең апай! Мин моңарчы күрмәгән ниндидер зәңгәрле-яшелле яңа күлмәк кигән, аның баскыч-баскыч булып бик күп бала итәкләре тезелеп киткән, иңбашлары күпереп тора. Башында да ал чәчәкле өр-яңа зәңгәрсу шәльяулык.


Аның янында бая гына мәйдан тоткан Әхәт абый басып тора. Якын-тирәдән узган яшьләр һәммәсе аңа якын итеп елмаеп үтәләр.


Апай, читкәрәк борылып, нык кына минем аркама төртте.


- Нәрсә калган сиңа монда? - дип пышылдады. - Бар, йөрмә буталып! Ишетсен колагың, әти алдында тешеңне агартасы булсаң, бел аны!


Һе, белмәссең бар! Белмичә генә кара! Кайткач тәгаен эләгә. Мин инде китеп барырга да җыенган идем, Хәкимҗанның тораташ булып катып торуына гаҗәпләнеп, туктап калдым. Ул Әхәтнең пинжәк астыннан күренеп торган чалбар якасына шаккаткан икән. Минем дә исем китте. Безнең авылда мондый чалбар юк иде әле! Бер әкәмәт инде! Ул яка үзе зәңгәр төсле, үзе бик киң. Шундый киң, Әхәтнең бөтен корсагын каплап тора. Шуның өстенә аңа буйдан-буйга эреле-ваклы бик күп күн кесәләр тезелеп киткән, аннан нечкә көмеш чылбырлар да асылынып тора. Каян алды икән ул аны? Батыр калганга кала кешеләре бирделәрме әллә? Ул миңа бик ошады. Болайга киткәч, мин инде Әхәт абыйның җизни булуына да каршы түгел идем. Ул кесәләрдә ниләр генә булмас дисең!..


Безнең китә алмый торуыбызга апай борчыла ук башлады. Безгә иелгән арада, бармак очы белән алмаш-тилмәш кашларын сыйпады да пышын-пышын юмаларга тотынды:


- Барыгыз, җаннарым, әни янына менегез! Мин сезгә кайткач буяулы күкәй бирермен.


Әһә! Болайга киткәч, азрак наянланырга, бераз ялындырырга да була иде инде.


- Бик кирәге бар! Әле үзебез җыйганны да ашап бетермәгән. Әйеме, Хәкимҗан?


Хәкимҗан, минем сүземне ныгытуын белдергәндәй, борынын тартып куйды.


- Алайса, эрбет чикләвеге бирермен.


Монысына ни дип әйтергә өлгерми калдык, Әхәт абый әлеге мәзәк чалбарының бер кырыеннан дүрт-биш конфет чыгарды:


- Мәгез әле, энекәшләр! Ә-ә-әнә тегендә, тау башына менеп суырып карагыз да, бик ошап китсә, тагын килерсез. Булдымы?


Гомәр Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәреннән

Теги: Гомәр Бәширов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру