"Оялчан артистка буламыни?"
19.10.1983
Актерлар йортында сөйләшү.
Мине усал, кап-йот хатын, дип сөйлиләр. Ә мин бик юаш, оялчан идем кыз чагымда... Таҗи Гыйззәт, Зәйни Солтанов Камал Өченче, Габдулла Шамук, Шакир Шамильскийлар - менә кемнәргә гашыйк, менә кемнәргә сокланам мин.
Рәшидә җиһаншина 1917 елда Казанда Аккомасты урамында дөньяга килгән. Аның әтисе Габделразак сабын кайнату заводында эшли. Габделразакның йорты Итче Гыймади өенә каршы була. Алардан ерак түгел Дубрый Йосыф тора. Ул мосафирханә тоткан. Килгән-киткән кешеләргә бүлмәләр биреп, көн күргән. Шуңа күрә аны Дубрый Йосыф, ягъни Дворовой Юсуф дип йөрткәннәр. Габделразакның әтисе — ягъни Рәшидәнең бабасы – Казаков атлы мәшһүр ишан углы икән. Рәшидә, анасы Суфияга ияреп, дәү әтиләренә һәр җомга көн кунакка бара. Анда кызларны һәр атнаны әлбә белән сыйлыйлар. Майда кыздырылган камыр-онга бераз ширбәт кушып ясыйлар әлбәне. Гаҗәп тәмле була ул әлбә. Әлбәсеннән битәр Рәшидә театр өчен бабасын ярата. Анасы Суфия һәвәскәр театрга йөргәнлектән, бабаларына килеп, әлбә ашаганнан соң, "тыятыр уйный" башлыйлар. Такта җәймәле зур сәке сәхнәгә әверелә. Катнашучылар - Рәшидә, Суфия, башка туганнарның балалары. Хәтта бабай да артист. Тамашачылар - әби, тагын бер кыз, калган урындыкларга киез итек башына яулык бәйләнгән "тамашачылар"... Ул вакытта Хәким Сәлимҗанов Вахитов клубында һәвәскәр театрны җитәкли. Рәшидә, анасына ияреп, шунда бара. Анасы күлмәк итәген бөреп биергә чыга... Әнә шушы өй театры һәм һәвәскәрлек Рәшидәне Казан театр техникумына алып килә дә. Аның беренче укытучысы Сәет Булатов була. Техникумда укыганда ук Рәшидә театр коллективы белән ныклы иҗади бәйләнешкә керә. Шул вакыттан алып Рәшидә Җиһаншина театрдан бер генә мизгелгә дә аерылып тормый. Театр Рәшидәнең язмышына әверелә.... Рәшидә, чыннан да, бик оялчан, тиз кызара торган кыз була. Бер тапкыр Рәшидә, театрга кереп барганда, бер төркем артистлар яныннан узганда, ишетелер-ишетелмәс кенә исәнләшә. Шулчак Шакир Шамильский, Рәшидəне бер читкә дәшеп, болай ди:
- Сеңлем, син абыйларың белән исәнләшмәдең бит... Олылар белән һәрвакыт исәнләшергә кирәк, – ди.
- Исәнләштем, абый, сез ишетмәгәнсез генә, – ди Рәшидә.
- Кешеләргә ишетелерлек итеп исәнләш, син бит артистка буласы кыз! Тамашачы синең тавышыңны ничек ишетсен!
Озакламый Рәшидəне Габдрахман Минскийның «Гөлчәчәк» пьесасында мәхәббәт гүзәлен уйнарга алалар. Ни гаҗәп, мәхәббәт каһарманын Шакир Шамильский уйнарга тиеш була. Сәхнәдә, спектакль барышында алар икәүләп көймәдә «йөзәргә» һәм мәхәббәт өлешен уйнарга тиеш булалар. Ләкин Рәшидә Шакир Шамильскийга күтәрелеп карарга курка. Бик озак шулай тарсынып утырганнан соң, Шакир Шамильский түзми:
- Соң, сеңлем, оялчан артистка буламыни? Болай уйнап булмый бит инде! - ди.
Тора-бара Рәшидәгә кыюлык иңә, соңрак ул театрның оештыру эшләренә дә хуҗабикә булып алачак. Тешләсә өзә торган директрисага әвереләчәк.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА