Журнал «Безнең мирас»

Остазымның хаты

Атаклы галим Хатип ага Госман (1908-1992) миңа фәнни юл күрсәтүчеләрнең берсе булды һәм тормышымда гаять зур роль уйнады. 1968-1971 елларда аның җитәкчелегендә мин Казан университетының татар әдәбияты кафедрасында аспирантурада укыдым. Уку чорында Хатип агадан фәнни эш күнекмәләренә өйрәндем, текстология фәненең нинди икәнлегенә төшендем. Аның җитәкчелегендә «Габдерәхим Утыз Имәни мирасы һәм аның поэзиясендә дөньяви мотивлар» дигән темага 1973 елда кандидатлык диссертациясе якладым. Хатип аганың шәкертләренең берсе булуым белән мин чиксез горурланам.


Өч ел буена аспирантурада укыганда, әлбәттә, миңа аның белән еш очрашып, аралашып яшәргә туры килде. Хатип ага турында истәлекне тулырак итеп тә язарга мөмкин булыр иде, ләкин мин биредә аның белән аралашуымның бары ике генә очрагына тукталып китмәкче булам. Шуларның беренчесе болай булды.


Хатип ага җитәкчелегендә аспирантурада укып йөргән чагым. Ничектер шулай туры килде, беркөнне эштән соң университетның химкорпусыннан бергә чыктык. Шунда Хатип ага миңа: «Әйдә, бераз бергә кайтыйк әле», – диде. Мин аны озата киттем. Сөйләшә-сөйләшә җәяүләп «Кольцо»га төшкәч, ул үзләренә бара торган 2 нче трамвайга утырмады (Хатип ага «Школьный» тыкрыгындагы йортта тора иде), ә «Эрмитаж» бакчасына юнәлде. Бакчага керә торган баскычлардан мендек; монда һава да сафрак һәм шәһәр тавышы да алай нык ишетелми икән. Сөйләшә-сөйләшә әкрен генә аллея буйлап барабыз. Шунда Хатип ага кинәт: «Әйдә, бераз ял итеп алыйк әле», – диде дә, аллеядан бер читкә чыгып, газеталар җәеп, ямь-яшел чирәм өстенә утырды. Мин шундый зур, олпат галимнең үзен шулай гади итеп тотуына гаҗәпләндем һәм үзем дә аның янынарак урнаштым. Шунда ул миңа борынгы әдәбиятны өйрәнүнең халкыбыз өчен ни дәрәҗәдә кирәк, әһәмиятле булуы турында сөйләде һәм, канәгатьләнү белдереп, болай диде: «Менә бу өлкәдә дә соңгы вакытта «боз кузгалды», борынгылыкны яшьләр өйрәнә башлады. Әнә, Хатыйп Миңнегулов ничек алдырып китте; мин аңа зур өметләр баглыйм. Синең дә уңышларың булырга тора». Без шулай шактый гына сөйләшеп утырдык. Аннан соң ул: «Ярар, хәзер үзем генә кайтыйм инде», – диде дә әкрен генә үз йортына таба китте. Шулай итеп, мин шундый олпат, атаклы галимнең дә үзен гади тотуына, кешелеклелегенә сок­ланып калдым.


Икенче очрак. Ул чагында мин, аспирантураны тәмамлап, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли идем. Габдерәхим Утыз Имәни иҗаты турында 1973 елда ук кандидатлык диссертациясен яклаган булсам да, әлеге шагыйрьнең әсәрләрен китап итеп чыгармый торып, күңелем тынычланмады. Шигырь текстларын Казан университеты Фәнни китапханәсенең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә сакланган кулъязмалардан алып, бер үк әсәрнең берничә күчермәсен үзара чагыштырып, фәнни-чагыштырма текстларын басмага әзерли идем. Ул чакта әле инс­титутта Текстология бүлеге оештырылмаган, татар текстологиясенең фәнни нигезе эшләнмәгән, текстологлар да берән-сәрән генә иде. Менә шунда бер мәсьәлә алдында аптырап калдым: «Гавариф эз-заман» поэмасының төрле вакытта язылган биш күчермәсе бар. Аларда бер үк фигыль формасы гарәп алфавитында төрлечә язылган. Мәсәлән: килер, кәлер, килүр, кәлүр һ.б. Ә басылачак китапта мин шул формаларның берсен генә бирергә тиеш идем. Шул формаларның кайсысын алырга? Минем эш шуңа килеп терәлгән һәм шуны хәл итмичә алга барып булмый иде. Ә Хатип ага кайсыдыр ял йортына киткән иде булса кирәк, һәрхәлдә, Казанда түгел иде. Һәм мин, ашыгыч рәвештә киңәш сорап, Хатип агага хат яздым. Хатип ага миңа җавап бирде. Бу хаттның татар текстология фәне тарихы өчен дә билгеле бер дәрәҗәдә кыйммәте булганлыктан, биредә аның тулы тексты китерелә.


«Әнвәр!
Хатыгыз өчен рәхмәт.
Хәзер сез сораганнарга кыскача гына үз фикерләремне әйтеп китим.
1. Китап институт грифе белән чыгамы, әллә грифсезме? Гриф булганда академик традицияләрне саклау тиеш, димәсләрме?
2. «Кәлүр – килер»ләр мәсьәләсе. Дөресен әйткәндә, безнең татарда бу турыда фәнни бер принцип эшләнмәгән. Русларда соңгы елларда бер үзгәреш күренә: алар борынгы әдәби әсәрләрен борынгыча итеп, әллә күпме борынгы билгеләр кулланып баса торганнар иде. Соңгы еллардагы басмаларда борынгы формаларны күзгә күренерлек итеп киметтеләр, хәзерге орфографиягә күбрәк якынайталар. (Сез элекке һәм соңгы басмаларны үзегез дә ачып карагыз әле.)
3. Безнең татарга килгәндә, ике нәрсәне аерып карау гамәлгә кермәгән: дөньяда җанлы сөйләшү теле бар, орфография бар. Татарлар озак заманнар борынгыдан калган орфографиядә язып, язганны хәзерге әйтелештә укый торган булганнар. Язуда «кәлүр», «килүр», «килер» формаларында язганнар, укыганда, әлбәттә, бер генә әйтелештә укыганнар: «килер» дигәннәр. Сез ничек итәрсез: бер сүзне текстта өч төрле язуга карап, өч урында өч төрле язарсызмы: «килер», «килүр», «келүр» дипме? Монда һәрхәлдә унификация кирәк – бөтен урында боларның берсен генә алырга кирәк. Минемчә шулай.
4. Телчеләр ни әйтәләр? Аларны да тыңлап карарга кирәк.
5. Күрәсең, мондый текстларны ничек басып чыгаруның үзен бер фәнни мәсьәлә итеп, киңәшеп, бер фикер булдыру кирәктер. Сез шуны күтәрмәссезме? Юзеевка әйтегез әле.
Х.Госман.
17. I. 78».


Хатип ага ял йортыннан кайткач, без аның белән очрашып, әлеге теманы уртага салып, тагын бер тапкыр сөйләштек. Һәм мин Утыз Имәни җыентыгын матбугатка остазым киңәшләрен истә тотып әзерләдем.


Журнал укучылары өчен монда бер генә искәрмә бирергә кирәк: хатның соңгы җөмләсендә искә алынган «Юзеев» – ул вакытта институтның әдәбият секторы җитәкчесе булып эшли торган күренекле галимебез Нил Гафур улы Юзеев.


Хатип ага Госманның бу хаты минем архивымда иң кадерле урында саклана. «Кулдан җитәкләп» диярлек текстология фәненә алып кергәне, ул фәннең үзенчәлекләрен аңлатканы өчен мин Хатип ага Госманга гомер буе рәхмәтле булып яшәдем.

Теги: Әнвәр Шәрипов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру