Журнал «Безнең мирас»

Олы җанлы шәхес иде

Менә шундый дөнья бәһасе торган ир-егет, татар милләтенең күренекле матбугат әһеле, талантлы әдип, тәнкыйтьче һәм фикер иясе Фәиз Зөлкарнәйнең вакытсыз вафат булуына да 19 ел үтеп киткән икән. Исән булса, бу елның 4 декабрендә аңа 65 яшь тулган булыр иде...


Оста каләме, фикри егәре, заманча рухлы фәлсәфи-публицистик иҗаты белән Фәиз Зөлкарнәй 46 яшендә бөтен татар зыялылары каршында, халык алдында танылган иде инде. Соңгы елларда шәхси тормышы, гаилә көнкүреше дә күп михнәт-җәфалар, мохтаҗлыклардан соң яхшырган, җайланган, хатыны Иркә, сөекле кызлары Ләйсән һәм Ләйлә белән яңа фатирда чөкердәшеп, бәхетле яши башлаганнар иде. Ләкин, ни кызганыч, очраклы юл-транспорт һәлакәте Фәизне якты дөньядан алып китте...


Шагыйрь Ркаил Зәйдулла Фәизгә багышланган мәрсиясендә тирән үкенеч, әрнү белән болай язды: «Мин беләм, Аллаһы Тәгалә яхшы кешеләрне үзенә тизрәк тартып ала. Ләкин безнең бәхетсез халыкның санаулы улларын аяса да яраган булыр иде...»


«Санаулы уллары» дип шагыйрь бик дөрес әйткән, Фәизнең санаулы, сирәк шәхес икәнлеген аның университет сабакташы, фикердәше, мәсләктәше һәм күп дусларының берсе булган мин фәкыйрегез – Нәҗип Нәккаш яхшы беләм. Андый шәхесләр онытылырга тиеш түгел. Шуңа күрә дә олы шәхес турындагы хатирәләремне яңартып, журнал укучыларга, Фәизне якыннан белмәгәннәргә тәкъдим итәм. Ә инде Фәизне белгәннәр аны сагынып, үз хатирәләрен яңартырлар.


Фәиз белән беренче танышуым болай булды: Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына, аның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кабул ителгәч, без яңа «пешеп чыккан» студентларны сентябрь башыннан ук Балтач районының Тимирязов исемендәге колхозына эшкә – бәрәңге алырга җибәрделәр. Төркемнең күбрәк өлеше колхоз үзәгендәге Кариле авылында калды, ә без өч егет, сигез кыз Кили авылына юл тоттык. Шулардан өч егет белән биш кызны ялгыз яшәүче бер апаның ике яклы өенә урнаштырдылар. Шул өч егетнең берсе мин булсам, икенчесе – Фәиз Зөлкарнәев, өченчесе Галимҗан Гыйльманов иде. Алар икесе дә Башкортстаннан: Фәиз – Бакалы, Галимҗан Дүртөйле районыннан икән. Галимҗан әле быел гына урта мәктәпне тәмамлаган булса, Фәиз инде колхозда тракторчы булып эшләп, аннан соң армия хезмәтен үтәп кайткан, Азнакайда янгын сүндерү депосында эшләп килгән чандыр гәүдәле, озынча йөзле, юка иренле, бераз очлырак иякле, куе кара чәчләре дулкынланып торган, тормышны шактый күргән тәҗрибәле егет иде.


Шундук аның фамилиясенә игътибар иттем: Зөлкарнәев! Яңгыравыклы, сирәк очрый торган фамилия. Гарәп сүзе «зөлкарнәйн» ике мөгез иясе дип тәрҗемә ителә. Көнчыгыш әдәбиятында ярты дөньяны яулап алган Александр Македонскийны шулай атап йөрткәннәр. Ни өчен дигәндә – Александр-Искәндәрнең башына киеп йөргән очлымы ике мөгезле булган.


Кайвакыт исем, фамилия кешенең бөтен киләчәген билгели яки үз-үзен тотышына, омтылышларына тәэсир итә. Фәизнең дә бу үзенчәлекле фамилиясе аның татар әдәбияты галәмендә, татар матбугатында акрынлап булса да, тайпылышсыз югары дәрәҗәләргә күтәрелүенә, танылган шәхес булып җитешүенә азмы-күпме, аңасты кимәлендә булса да, йогынты ясагандыр, дип ышанам.


Юлда килгәндә үк, танышуыбызның беренче мәлендә мин, үземнең өч яшькә өлкәнрәк булуымнан файдаланып, аннан көлебрәк бер сүз әйткән идем, әмма Фәиз оста һәм үткен җавап кайтарып, шундук авызымны томалады, кимсетеп башка сүз әйтерлекне калдырмады.


Бергә туры килгән өч егет ничектер бер-беребезгә ияләшеп, якынаеп киттек. Халык телендә «җеннәре туры килә» дигән сүз бар. Шуның кебек, безнең өчебезнең «җеннәре», серләре бер булды, чөнки өчебез дә китап сөюче, әдәби иҗатка, фәнгә омтылучы затлар икәнбез. Университетның шундый бүлеген сайлап килүебез дә тикмәгә булмаган.


Сугыштан соңгы 40 нчы еллар ахырында, 50 нче еллар башында туган безнең буын китап укып үсте. Тормыш никадәр авыр булса да, без китаптан аерылмадык. Телевидение, интернет, хәтта электр уты да юк чагында бердәнбер мавыгу, җанга рухи азык эстәү, дөньяны танып-белү бары тик китап аша иде. Керосин лампасы яктысында безнең күзләр аша күпме генә китап үтмәгәндер...


Без колхозга килеп төшкәндә әле урып-җыю эшләре төгәлләнмәгән иде, шуңа күрә «бәрәңге алырга керешкәнче» дип, безне ындыр табагындагы эшкә куштылар. Без өч егет ашлык төяп килгән машиналарны агач көрәкләр белән бушата идек, ә кызлар исә аларны көшелгә өеп, ашлык чистарта торган машинаның транспортерына биреп торалар иде.


Ул елны көз коры килде, күркәм генә әбиләр чуагы башланды. Ял сәгатьләрендә яки төнге сменага барасы булганда без өч егет, авыл читендәге инеш аша чыгып, чикләвек, артыш куаклары үсеп утырган калкулык итәгендә чирәмгә ятып ял иткәли идек. Шунда Фәизнең дә, Галимҗанның да шигырь язу белән мавыгулары ачыкланды, алар түш кесәләрендә йөрткән кечкенә генә блокнотларына күңелләрендә туган шигырь юлларын сызгалап куялар иде. Соңыннан, шигырь тәмам язылып беткәч, укып фикер алыштык. Фәизнең шигырьләре үзенчәлекле шәкелдә, кайберләре ирекле шигырь калыбында булып, беренче укылышта бик үк аңлашылып җитмәгән бу тезмәләргә фәлсәфи мәгънә салынган иде.


Фәиз университетта шактый җиңел укыды. Яшьтән үк тупланып килгән көчле эрудициясе, аналитик фикерли белүе, лекцияләргә сирәк йөрсә дә, имтиханнарын уңышлы тапшыруга ярдәм иткәндер. Имтихан тотуның үзе эшләгән методикасы, теориясе бар иде аның. Гел «бишлегә» укуга ул омтылмады да, стипендия алырлык билгеләр булса, аңа шул җитә иде. Матди яктан ул шактый кысынкы яшәде, туган авылы, әти-әнисе еракта – Башкортстанда, анда кайтып йөрү чикле булганга, азык-төлек алып килү сирәк эләгә иде аңа. Әти-әнисеннән акчалата ярдәм сорамый иде ул, ирлек горурлыгы, мөстәкыйльлеге моңа юл куймады. Икенче курста укыгандамы икән – аңа университетның гомумторагыннан урын бирмәделәр. Ул сабакташыбыз Әнәс белән бер чуаш карчыгының почмагында яшәргә мәҗбүр булды, шул елны, азмы-күпме акча юнәтер өчен, каравылда эшли башлады. Ә җәйге каникулларда төзелеш отрядларында эшләп, матди тормышын алып бару өчен сәрмая туплый иде.


Фәиз үз-үзен карый, тәртиптә тота белде, өс-башын, кием-салымын һәрвакыт чиста, пөхтә йөртте, модадан да калышмады. Китап җыюга бик һәвәс булды, бүлмәдәше Галимҗан белән ярыша-ярыша китап җыйдылар.


Гомумторактагы Фәиз бүлмәсеннән кеше өзелеп тормады: сабакташ кызлары нинди дә булса авыр мәсьәләне аңлатып бирүне үтенеп яисә сорауларына җавап табу өчен керсә, шигырь язып әвәрә килүче Рәшит Минһаҗ, Газинур Морат кебекләр исә шигырьләрен күрсәтеп, аның фикерен ишетергә керә иде. Тыштан караганда үз эченә бикләнгән, аз сүзле, кырыс кеше кебек күренсә дә, чынлыкта Фәиз Зөлкарнәй олы җанлы, күңел җылылыгына, күңел сизгерлегенә ия булган, ярдәмчел һәм эчкерсез бер зат иде. Шуңадыр да аңа тартылучылар күп булды.


Дүртенче курста укыганда Зөлкар­нәйнең йөрәген бер гүзәл зат – журналистика бүлегендә укучы Буа кызы Иркә яулап алды. Аларның садә-эчкерсез, романтик мәхәббәт тарихлары безнең күз алдында узды. Шактый еллар үткәч, Фәизнең вафатыннан соң, башкалар ул тарихны төзелеш отрядында эшләгән вакытында Иркәгә язган гаҗәеп хисле хатлары басылып чыккач белде. Ул мәхәббәт ялкыннары дөрләп китеп, 5 нче курсны башлаганда алар кавышып, гаилә учагы барлыкка килде. Ә аны җил-яңгыр сүндермәсен өчен ни кирәк? Әлбәттә, түбә, «түбә» дигәнебез – фатир. Ә кем авыл балаларына фатир әзерләп куйган? Шәһәрдә якын туганы яисә «йонлы куллы» әшнәсе булмаганнарга нишләргә кала? Әлбәттә, берәр гомумторак бүлмәсенә сыенырга яисә кемнәндер фатир «снимать» итәргә кала. Фәизләргә шулай торак «снимать» итеп, байтак күченеп йөрергә туры килде. Ә һәр күченү, халык әйтмешли, ярты янгынга тиң. Аларның мин белгән дүртенче яшәү урыны гаиләм белән яшәп яткан «Казаньпромстрой» гомумторагы булды. Бүлмәле булу өчен Иркә анда кастелянша (урын-җир кирәк-ярагы белән тәэмин итүче) булып урнашты. Менә шунда яшәгәндә Фәиз һәм аның гаиләсе белән еш аралашырга туры килде. Ә бер елны (01.01.1984) сабакташларыбыз Фәрһад белән Нурия гаиләсе, Иркәнең сеңлесе гаиләсе һәм безнең гаилә гомумторакның «кызыл почмагы»нда Яңа ел бәйрәмен бергәләп үткәргән идек. Фәизләр үз фатирларына шактый соң – язучы Әхмәт Гаделнең Журналистлар урамындагы «хрущевка»да ике бүлмәле фатиры бушагач тиенде. Фәизнең кулы «алтын», һәрбер торган урынында ул тәртип урнаштырып, ремонтлап, үз зәвыгына туры китереп, бизәп куя белә иде. Әхмәт Гаделдән калган фатирны да ул бөтенләй үзгәртеп, яңалыклар кертеп, яңа киштәләр, шудырмалы ишекләр ясап куйды.


Фәизнең «Ялкын» журналында эшләгәнен мин бик үк хәтерләмим, ә менә Бауман урамындагы элекке нәшрият йортында редактор булып эшли башлагач, аның белән еш күрештек, чөнки минем эш урыным – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты – нәшриятка бик якын иде. Фәиз белән бер бүлмәдә сабакташ дустыбыз Галимҗан Гыйльманов, Фәүзия Бәйрәмова һәм тагын бер яһүдә ханым эшләде. Соңыннан атаклы милләтче, сәясәтче, публицист һәм танылган язучы булып җитешкән Фәүзиягә югары эрудицияле, тарихны яхшы белгән Фәиз белән Галимҗанның йогынтысы зур булгандыр, дип беләм, чөнки әле Фәүзиянең ул вакытта «Казан утлары» журналында корректор булып эшләп, мондагы редакторлык эшенә яңа гына керешкән вакыты иде. Шуны хәтерлим: фәнни җитәкчем Хатип ага Госман архивтан алдырган һәм «кириллица»га транскрипцияләп (күчереп) чыккан атаклы «Батырша хаты» текстын тулысынча хәзерге әдәби телгә күчереп, Фәизләр бүлегенә тәкъдим иттем. Алар өчен ул зур яңалык булды, чөнки башкорт галиме Гайсә Хөсәенов әзерләгән һәм бастырып чыгарган текст бик нык кыскартылган иде.


Фәиз Зөлкарнәй китап нәшриятында җаваплы зур эшләр башкарды: «Татар шигърияте антологиясе»нең ике томы (өлешчә), «Татар әдәбияты тарихы»ның беренче 3 томы аның редакторлыгында басылып чыкты.


Фәиз шигъриятне сөюче, аны тирәнтен аңлаучы, сизгер тоючы, татар шигъриятен генә түгел, ә бәлки рус һәм бөтендөнья поэзияләрен дә яхшы белүче иде. Шуңа да аның 60 нчы еллар ахырында мәйданга чыккан яшь татар шагыйрьләренең иҗатларына биргән бәһаләмәсе, тәнкыйть мәкаләләре тирән анализ, чагыштырмалы тикшеренү, фикерне җиткерүдәге сүз байлыгы һәм дөреслек белән аерылып тора. Студент елларында ук (1974-1979) ул язып бастырган мәкаләләр, Р.Фәйзуллин, Р.Гатауллин, Г.Рәхим иҗатларына багышланган бәһаләмәләре зур әдипләрнең дә игътибарын җәлеп итте. Алар әдәбият мәйданына зур белемле, талантлы һәм өметле тәнкыйтьче, әдәбият галиме чыкканын күрде: моны берәүләр сөенеп, икенчеләре исә шүрләп кабул итте.


Фәиз Зөлкарнәй 1989 елдан яңа барлыкка килгән «Идел» журналында эшли башлады. Аның иҗади мөмкинлекләре, оештыру таланты шушы журналда мөхәррир урынбасары, 1992 елдан баш мөхәррир булып эшләгәндә ачылды. Фәиз җитәкчелек иткәндә кыска гына арада «Идел» халык арасында иң абруйлы, кызыклы һәм игътибарга лаек басмага әверелде. Мин үзен «меланхолик» санап йөргән Фәизнең шундый журнал белән җитәкчелек итә алуына бераз шикләнеп, булдыра алырмы икән, дип караган идем. Әмма шикләрем урынсыз булып чыкты, аның мин белмәгән оештыру сәләте ачылып, ул хуҗалыкчан, икътисад һәм финанс эшләрен алып барырлык кешеләр табып, көчле иганәчеләр җәлеп итеп, хуҗалык эшләрен көйләп җибәрде. Шигырь язып кына тамак туйдырып булмаганын белгән Фәиз яшь иҗатчыларны үзенең редакциясенә хезмәткәр итеп алып, аларны эшкә өйрәтеп, дисциплина ягы чамалы шул шагыйрьләрне дә эшләтә белде, аларга иҗади егәрлекләрен ачарга мөмкинлек бирде. Мин алар әле дә Фәизгә рәхмәтледер, дип уйлыйм.


Фәиз журналның нинди булачагын алдан ук белә иде, чөнки Мәскәүдә Әдәбият институтында укыганда Балтыйк буе илләреннән килгән әдипләр, редакторлар белән танышып, аралашып, аларның үз милли телләрендә чыгара торган яшьләр журналларын күреп, шулардан үрнәк алып, Ауропа дәрәҗәсендәге татар журналы нинди булачагын күз алдына китерә алды.


90 нчы еллар башында татар галәмендәге җанланыш, милли бәйсезлеккә омтылыш, ислам диненә йөз белән борылыш, үткәндәге мәдәни мирас, бүгенге заман сәясәте, яшьләр проблемалары, шәхесләр – һәммәсе дә «Идел»дә ачык чагылыш тапты.


Фәиз кешеләрне сайлый белә иде, журналга ул талантлы, зыялы шәхесләрне тартып китерде. Аның бүлмәсендә Туфан Миңнуллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Флүс Латыйфи, Җәүдәт Сөләйманнар еш булды.


«Идел»нең ул вакытта башка журналларда күренмәгән бер гаҗәп үзенчәлеге бар иде: монда әсәрен китергән авторга алдан ук каләм хакын түләп куялар (әгәр ул талантлы әсәр булса), кайбер авторларга алдан ук кирәкле тема буенча заказ биреп, әле язылмаган әйбергә дә аванс бирәләр иде. Ә аванс алгач, язасы әйбереңне вакытында тапшырырга мәҗбүр буласың.


Фәиз безнең институт галимнәре белән дә ныклы элемтә урнаштырды. Язган мәкаләләрен кая бирергә, кайда бастырырга аптырап йөргән галимнәргә журналда мәйдан ачылды.


Үземнең дә, еш катнашмасам да, кайбер мәкаләләрем, мин әзерләгән борынгы татар прозасы үрнәкләре, гарәби каллиграфия әсәрләрем басылып чыкты. Заманында мин ясап биргән өч шамаилне Фәиз, 50шәр мең данәдә, «Идел» журналы билгесе белән бастырып чыгарды. Алар матбугат киоскларында арзан гына хакка сатылып, исламга йөз тоткан халыкның бүлмәләрен бизәде.


Фәиз Зөлкарнәйнең «Идел» белән бәйләнеше хакында шагыйрь Ркаил Зәйдулла аңа багышланган мәрсиясендә бик төгәл әйткән иде: «Фәиз «Ялкын»да да, Татарстан китап нәшриятында да эшләде, әмма Фәизне «Идел» ФӘИЗ итте, ә аңарчы Фәиз «Идел»не Идел итеп тирәнәйткәч, ярларын без кызыккан офыкларга этәргән иде инде».


Шәхеснең олылыгы, кыйммәте ул киткәч, аралар ерагайган, вакытлар узган саен ачыграк күренә. Фәиз белән дә шулай. Тормышка гашыйк, кешеләргә гаҗәеп игътибарлы, олы җанлы талант иясе Фәиз Мәүлит улы Зөлкарнәйне без – дуслары, замандашлары сагынып искә алабыз, якты хатирәсен күңелләрдә саклыйбыз.


«Идел» журналханәсендә. 1990 нчы еллар

Балтач районының Тимирязов исемендәге колхозына эшкә – бәрәңге алырга җибәрелгәч.
Нәзирә, Розалия, Нәҗип, Рәфинә һәм Фәиз. 1974 ел, сентябрь
Иркә һәм Фәиз Зөлкарнәевләр. 2 ноябрь, 1978 ел

Теги: Нәҗип Нәккаш Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру