Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Очрашулар безнең бик соңмы?.."

"Очрашулар безнең бик соңмы?.."

Синең куллар белән минем куллар,синең юллар белән минем юлларочрашса да, бергә үрелмәс,“Саумы” диеп кемнәр кул бирмәс.Ә мин кулым бирәм син сузганда,Ә мин өнсез булам син узганда,Йөрешләрең әллә тылсы...

Синең куллар белән минем куллар,
синең юллар белән минем юллар
очрашса да, бергә үрелмәс,
“Саумы” диеп кемнәр кул бирмәс.
Ә мин кулым бирәм син сузганда,
Ә мин өнсез булам син узганда,
Йөрешләрең әллә тылсымлы.
Очрашулар безнең бик соңмы?
Үзем кулым алам кулларыңнан,
үзем күзем алмыйм юлларыңнан,
булыр төсле берәр могҗиза.
Көн артыннан шулай көн уза.
Ә мин сыныйм акыл белән хисне.
Баскан җирдә карлар эрер төсле...
Йөрәк каты тибә, тиз эремəс.
Күзләреңә туры карасам да,
эчләремдә утлар кайнаса да,
кулым салкын булыр,
сиздермәс.
Саҗидә Сөләйманова
Фото: pixabay
#Саҗидә Сөләйманова #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи