Журнал «Безнең мирас»

Нурихан Фәттахка беренче хатыны Роза Хафизованың язган хаты

Билгеле булганча, Роза ханым Хафизова – күренекле балалар язучысы. Аның күпсанлы хикәя һәм маҗаралы повестьларын безнең балалар да укып үсте.


Ләкин минем максатым авторның иҗатына бәя бирү түгел – анысы белгечләр эше. Хикмәт шунда: Роза ханым Хафизова – минем ирем, язучы Нурихан Фәттахның беренче мәхәббәте һәм беренче хатыны. Алар 1947-1951 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә биш ел буе бер төркемдә укый. Укуларын тәмамлаганнан соң, ЗАГСка барып язылышалар да (имеш, бер-берсен югалтмау өчен) икесе ике җиргә эшкә китә: кыз  Төмән өлкәсенең Тобольск шәһәренә җибәрелә. Ул андагы татар мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Егет Чистай шәһәрендә «Сталин байрагы» дип аталган өлкә газетасы редакциясендә тәрҗемәче вазыйфасын башкара.


Шуннан бер ел буе хатлар аша аралашу башлана. Розадан Нуриханга килгән бер өем хат бүгенге көндә безнең китап шкафы тартмасында саклана. Ул хатларда тормыш-көнкүрешнең авырлыклары да, мохтаҗлыктан зарланулар да, коллективта килеп туган төрле гаделсезлекләр дә урын алган. Аларда сугыштан соңгы елларның сәяси-икътисади хәлләре дә чагылган, яшьләрнең тормышка үз карашлары формалашкан һәм иң мөһиме – Себердә татар мәктәпләренә карата начар караш булуы, җитәкчеләрнең ачыктан-ачык татар теленә, татар теле укытучыларына һөҗүмнәре белән шушы япь-яшь кызларның батырларча көрәше! Билгеле инде, яшьләр укыган китаплары турында фикер алышкан, үзләре иҗат иткән «шедеврлар»ны анализларга да онытмаган. Менә шул хатларның берсен мин «Безнең мирас» журналы битләренә тәкъдим итәргә булдым. Хатлар бик күп. Озыннар. Өзекләрне журнал редакциясе хезмәткәрләре үзләре сайлап алыр дип уйлыйм. Роза ханым Нуриханны соңгы юлга озатырга килгәч, бу хакта безнең арада сүз булды.
Мин:


– Исән булсам, мин аларны Сезнең берәр юбилей уңаеннан матбугатка чыгарырмын, рөхсәт бирерсездер бит? – дип сорадым.


– Мине искә алучы булырмы икән? – диде ул һәм, өстәп: – Бигрәкләр дә киребеткән иде шул Нурихан, син ничек түзеп яшәгәнсеңдер, – дип әйтеп куйды.


Әйе, төрле вакыт булгандыр, беребез дә әүлия түгел. «Гаиләдә бу холкыңны чүплеккә чыгарып ташла!» – дип, өлкән язучы Шәйхи Маннур юкка гына әйтмәгәндер Нурихан каләмдәшенә.


Руфина Фәттахова,
ТРның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты,
Н.Фәттахның икенче (соңгы) хатыны. 23 гыйнвар, 2019 ел


Роза Хафизова – Нурихан Фәттахка


Нурыйхан, ни хәлләрең бар?!


Бүген шимбә көн. Эш – муеннан.


Мин бөтенесен к черту ташлап, сиңа хат язам. Синең 4/XI язган хатыңны моннан берничә көн элек алдым, бүген 10/XI язган хатыңны алып укыдым. Икесенә бергә җавап язам. Йә Алла! Көннең салкынлыгын белсәң иде, Нурыйхан! Просто коточкыч.


Бүген дәрескә барырга чыктым: аякта – ботылар, кулда – бер кат перчатка, өстә – җәйге пальто. Мәктәпкә көчкә килеп җиттем, кулым туңып, өзелеп төште дип торам, коточкыч салкын. Проклинаешь все на свете!


Хәзер сайлаучылар списогын төзү өчен чыгып китәргә кирәк. Белмим, нәрсә эшләргә. Хәтта тәрәзәдән карарга да куркам. Бит бөтенләй рәт юк. Кайчаннан бирле итек хлопотать итәм – юк һаман. Бу корыган шәһәрдә берни табар хәл юк. Пальтоны тектереп алырга мамык юк. Мөмкин түгел. Бер дә рәхәт түгел әле, картлач. Кәеф тә шәп түгел. Арыта, эштә питание начар. Бала-чага нервыларга тия. Белмим, нәрсә эшләргә. Бөтен дөньясын ташлар идем дә синең янга кайтып китәр идем. Ичмаса, хәлне син аңлар, син күрер идең. Болай берүзең бит. Ярый әле шәл җибәрдең, юкса бөтенләй начар иде эшләр. Хәзер мәктәпкә килеп керәм дә, шәлгә кулларны төреп, укып утырам. Шәл йомшак, җылы. Кешеләр мине шәлгә төренеп кенә утыра, дип уйлыйлар, ә мин шәл аша сине тоям. Әйтерсең, син җылы, йомшак итеп мине иркәләп утырасың. Һәрвакыт минем белән йөрисең кебек тоела. Әйе, сиңа да бүрек алып җибәрсәм, менә дигән булыр иде дә, белмим, тырышырга кирәк. Хәзер синең хатны алу белән сораштым. Монда базарда пешковая шапка дип саталар, ди кайчагында. 200-250 сумнарга алырга була, ди. Хәзер әле итек юк. Базарга чыгарга, тикшеренергә вакыт юк! Аннан пальто рәтләргә кирәк бит. Директордан бурычка алган 500 сумны кайчан түләргә булыр, белмим. Әле пальтоның эченә, тектерергә, җәһәннәмнәргә акча кирәк. Гомумән, тормыш ятьмәсенә буталганмын, ташлап китәсем генә килә. Ходай каргаганга мин монда килеп чыкканмындыр. Бәхете булган кеше шундый пыткомнарга дучар буламы соң? Һичкайчан да!Әллә син каргадың инде шунда, хәзер минем анда булмавыма шатланып ята бирәсең. Сиңа нәрсә, синең хәлең минеке кебек үк түгел бит.


Мин синең мәкаләне укыдым. Шәп булган, басканнар. Ярми абыйларга бераз гына подлизывать иткәнсең итүен, шулай да көчле язылган, кешегә ияреп, кеше сүзләре белән язылмаган. Котлыйм. (Әле Берия докладын, Вышинский чыгышын укырга да вакыт юк, грехом пополам шунда карап чыктым.) Селкенергә дә вакыт юк. Ә акча рәтлерәк булса иде шул каторожный эш өчен. Бит студент тормышыннан бөтенләй аерылмый, черт возьми. Мин, гомумән, тормышны болай күз алдына китерми идем. Нишлисең бит. Шулай булгач, шулай булыр инде. Бәхетем булган булса, тормышка чыккач та берүзем яшәмәс идем. Нәрсә дисең?!. Бер чыккансың икән, ирең янында тор, чыкмасаң, бөтенләй чыкма икән ул.


Хатны өзеп, дәрескә кереп китәргә туры килде. Хәзер безнеңчә кичке 11, ә сезнеңчә 8 генә. Радиодан үзбәк декадасы ачылуга багышланган тантаналы утырышны транслировать итәләр. Г.Тукайны да телгә алып киттеләр. Күңелле булып китте. Кич укытучылар өчен татар теле кружогы үткәрдем. Монда бер дә саф татар телендә сөйләшә белмиләр. Аларны өйрәтергә кирәк. Менә бүген беренче занятиесен уздырдым. Үзем бик канәгать булып калдым. Кызыксындылар, игътибар белән тыңладылар, сораулар бирәләр. Күңелле генә үтте. Һәр атнаның шимбә көнендә уздырачакмын. Иртәгә калдырдым бөтен эшне. Берәрсеннән итек алып, квартирларга йөреп чыгарга булыр инде. Йөрәк ярыла, кот оча!


Нурыйхан, мин сиңа тагы бер шатлыклы хәбәр язам. 12/XI педсовет булды. Безнең мәктәптә күптәннән бирле инде кайсы телдә сөйләшү мәсьәләсе карала иде. Берничә рус укытучы тарткалаша.Теге Люся – завуч, ГОРОНОга барып, обкомга барып жаловаться итеп йөргән. Имеш, учительскаяда укытучылар ТАТАР телендә сөйләшәләр. Зав. ГОРОНО Филлипов шундый тәкъдим ясый: имеш, һәрвакыт рус телендә генә сөйләшергә тиешсез, теге-бу. Безнең бөтен мероприятиеләр рус телендә уза. Шул учительскаяда аз-маз татарча сөйләшкәнгә дә риза түгелләр. Шуннан мин түзмәдем, сикереп торып, бөтен күңелдәген әйтеп бирдем. Чөнки мин үземнең дөреслекне беләм. Филлипов белән ачуланышып киттек. Директор шулай ук татар дигәндә үлә, ул да Филлипов белән эләгеште, дальше – больше, дальше – больше. Икенче көнне директор иптәш Сталинга телеграмма бирде. Эчтәлеге: татар мәктәбен рус кадрлары белән тутыру, укытучыларның үз телләрендә сөйләшүләрен тыю дөрес буламы мәгънәсендә. Белмим, нинди җавап килер. Руслар – үзләренчә, без – үзебезчә. Әллә ничек кенә инде. Бит ачу килмәслек түгел. Татар населениесе өчен бернинди дә передачалар оештырылмый, татар телен ишетмиләр. Шушы мәктәп эчендә дә татарча сөйләшүне тыялар. Ничек җаның түзәр. Бит без дә кеше. Ниләр белән бетәр, әле белмибез. Нәрсә булса да, исем дә китми. Чөнки үземнең дөреслегемне сизәм. Тобольскига килеп, «сам хозяин Филлипов» белән ачуланышу үзе честь бит ул, ә?! Ха... ха... Бөтен кайгылар, борчылулар җиңә инде. Берничә көн рәттән Нинадан папирос алып тарттым. Бөтенләй бозылып бетәрмен мин монда. Бәйрәмдә вино эчкән идем, хәзер папирос тартам инде. Ачу килә шундый. Салкын.


Бу Себердә кеше ничек яши икән. Коточкыч салкын бит. Быел исән калсам, киләсе елга хәер бирер идем. Быел катармындыр кебек. Ну, ярый, Нурыйхан, син минем шундый хат язуыма ачуланма. Соң, сиңа язмый, кемгә языйм. Хәлгә керсәң, син керерсең. Әниләрне борчыйсы килми.


Инәкәй килдеме әле? Хәлең ничек? Нурыйхан, син минем Мәсхүдә апага җавап яздыңмы? Нәрсә яздың? Гарафлар шәп тормый, диген, ә?! Тормыш шулайдыр инде. Көнләшәм, аларның бәбәйләре булачак, ә безнең юк. Фәниянең бар, ә безнең юк. Беркөнне учительскаяда бер рәсем килеп чыкты. Матур, күңелле семья, иренең куенында кечкенә кызчык. Шуннан мин әйтәм: «Менә Нурыйхан белән мин дә безнең кызыбыз», – дим. Директор шундый кызык җавап бирде, җир ярылса, җир астына керерсең. Бөтенебез – ха... ха... ха... күтәрелдек. Кая телгә андый сүз алу.


Нурыйхан, әтисе, ярый, хуш, сау бул! Сиңа күп сәлам белән, сәламәтлек, эшеңдә уңышлар теләп, синең җылак хатының мин булып калам. Себер татарларының фразеологиясе бай гына. Берничә мисал җибәрермен. Кайчан сүзлек әзерлисең? Яз әле миңа. Монда Себер диалектын бик шәп өйрәнергә була. Җәләй абыйга хат язарга кирәк әле, сораулыклар җибәрсен иде.


Сиңа бүрек мәсьәләсен бераз хәл алгач карармын инде, яме, карт! Үземне рәтлим әле, бит салкын миңа монда. Итек, пальто рәтләргә кирәк. Син ачуланма, яме, мин ничек тә тырышырмын. Шәл бит бары 4 кенә көн килгән, просто замечательно. Әгәр бүрек рәтләсәм, ул да шулай гына барыр. Ләкин хәзергә булдыра алмыйм әле, атасы, гафу ит, яме.


Син хатларыңны еш яз, күп яз. Күрәсең, мин, сирәк язсам да, 4 бит язам, укый-укый туеп бетәрсең булыр. Барлык иптәшләргә дә сәлам әйт. Кара, колагыңны борырмын, кызларга күз салма, минем күңелем ерактан да сизә. Җибәр әле берәр карточкаңа төшеп. Нәрсә кыланып ятасың анда. Нигә урындыкны икене генә алдың? Ә мин кайткач, миңа утырырга кая?!


Иң кирәген язмаганмын.


Син, инәкәй килмичә, вак-төяк нәрсәләр алма. Инәкәй үзе белеп алыр. Матрац, простыня, одеяло... Барын да инәкәй үзе алыр. Ул күбрәк белә. Бәлки, ул юрган да сырыр әле, үзенә дә, безгә дә. Аннан савыт-сабадан калай кружкалар алып маташма. Кирәге юк ул чүп-чарның. Без икебез дә университет бетергән кешеләр. Берьюлы бер 120 сумлык сервиз ал. Анда тулы бер семьялык савыт-саба була. Кеше-кара килгәндә дә йөзең якты була. Калай кружка белән яшәмәссең бит. Бальзакка язылырга кирәк булган, билгеле. Син бик пычрак йөрмә инде. Шапшак кешенең авторитеты нинди генә була бит. Хәтерлә, Мәҗиттән ничек көлә идең.


Койканы әйбәтне ал. Вак-төяккә акча әрәм итмә. Кайткач, колагыңны борырмын. Үзеңә кышкы пальто турында да уйла. Бит ул пальто белән йөри алмассың. Хәзер бит син просто «Нурый» түгел, ә Н.Фәттахов. Аңлыйсыңмы?!


Квартира хуҗаларың нинди кешеләр? Барына да сәлам әйт. Алар белән дуслыкта яшәргә тырыш. Ял итә-итә эшлә. Син үзеңне хәзер минем өчен дә сакларга тиешсең бит. Ә бер-ике елдан кечкенә Нурыйхан өчен сакларсың... Ха... ха. Әйеме?!


Ярый, хуш, бетерәм. Кичә яза башлаган хатны бүген бетерәм. Киләсе ял көнсез хат язмам сиңа, ә син 3 көн саен яз.


Синең Роза. 18/XI-51ел. (Конверт тышындагы адрес: г.Тобольск, Тюменская обл., ул. Пушкина, 46 (верх) Хафизовой Р.С.)»


Безнең мирас. - 2020. - №3. - 56-59 б. 


Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру