Журнал «Безнең мирас»

Нурҗиһан

Егерме икенче елда гражданнар сугышыннан кайтып төшүгә, Фәһимне берьюлы ике авыр хәсрәт каршы алды. Аның сөекле өнисе белән сөйгән кызы Саҗидә ачлык корбаны булган икән. Фәһим көн саен зиратка барып, бу ике кадерле зат рухына Коръән укып кайта торган булды.


Сажидәнең вафатын ишетү Фәһимнең өстенә салкын су койгандай тәэсир итте, аны сискәндереп, тетрәтеп җибәрде. Ничек алай? Фәһим айкап кайткан сугыш җире түгел ләбаса монда! Анда гына үлем чалгысы аяусыз уңга да, сулга да селтәнә. Шуның өчен ул сугыш дип атала да. Тыныч кына яшәп яткан тып-тын авылда алсу битле, җиләктәй япь-яшь кызны ни җаның белән салкын кабергә күмеп кайтмак кирәк?.. Тиф, диделәр. Егерме беренче елгы ачлык белән шулар икесе халыкны рәхимсез кырды, диделәр.
Шулай да бу куркыныч хәбәрне Фәһим баштарак һич тә башына сыйдыра алмады. Чын түгелдер, авыл !ур, бүтән берәр кыз белән бутыйлардыр шикелле иде. 'Зиратта рәт-рәт булып тезелеп киткән яңа каберләр арасында йөргәндә дә күңеле һаман ышанмый иде әле. Әмма язмыш дигәнең сугышта гына түгел, моңда да рәхимсез булып чыкты. Зур каен төбендәге яңа кабер егетне тынсыз калдырды. Аның өстендәге тактага «Садыйк хәлфә кызы Саҗидә. 1903—1921. Урыны оҗмахта булсын» дип язылган иде. Фәһим күңелендә йөрәкне чеметеп-чеметеп ала торган ачы ризасызлык, кемгәдер берничек тә гафу итеп булмый торган үпкә туды. Егет кабернең аяк очына тезләнде:
— Мин кайттым, Саҗидөкәй, үлемнәрне җиңеп, сине сагынып кайттым... Ә син мине көтмичә...
Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, күзләреннән кайнар яшь бәреп чыкты. Аның бу сүзләре шулкадәр ачы хәсрәт, ачыну белән әйтелде ки, моңа хәтта кабердән мәрхүмәнең җансыз гәүдәсе дә җавап бирмичә кала алмас кебек иде.
Егетнең битенә дымсу җил килеп бәрелде, яфраклар шаулашып алды, әмма Саҗидәнең өне ишетелмәде.
Бу дөньяда япа-ялгыз калуның ачы хәсрәтләрен егет шунда гына бөтен тулылыгы белән сизде һәм үзен-үзе кая куярга белмәде. Аның менә хәзер, шушы минутта ук егылып үләселәре килде. Инде алай ансат кына үлеп булмый икән, аңа хәзер ничектер бөтенләй бетәргә, дөньядан юк булырга кирәк иде. Бу яклардагы сугышлар күптән туктаган иде инде. Нишләргә, газиз башкайны кая куярга?! Бәлки, Төркестан ягына китеп, басмачыларга каршы ташланыргадыр?
Аннары ул, кая баруын үзе дә белештермичә, урам буйлап атлады. Бара торгач, нишләптер Саҗидәләр капкасына борылды. Кече капкаларыннан керүгә, могҗиза күргәндәй, кинәт туктап калды. Ак келәттән ал күлмәген кигән Саҗидә чыгып килә түгелме соң?! Аның йөзе, беләкләре әнә шул күлмәгенә бик тә төс килеп тора. Җентекләбрәк караса — юк икән. Келәт алдында Саҗидәнең яратып кия торган ал күлмәген кибәргә элгәннәр икән...
Сугышка китәр алдыннан, Садыйк хәлфәнең мәдрәсәгә укытырга чыгып китүен күреп, Фәһим бакча як койма өстеннән эчкә сикергән иде. Йортга бүтән беркем дә юк иде. Саҗидә аны ак келәтләренә алып керде. Тәмле сөзмә белән сыйлады, чормадан бер җиңсә* урман чикләвеге алып төште. Аннары йомшак беләкләре белән Фәһимнең муенына сарылды. Күңеле алдан ук берәр хәвеф сиздеме, ничекме, әмма Саҗидә аерылышуны бик авыр кичерде. Фәһимнең күкрәгенә башын куйды да, иркә сүзләрен өйтә-әйтә, кайнар яшьләрен түкте. Бу аның сөйгән яры белән бәхилләшүе булган икән бит, ул чагында аны кем уйлаган!
Егет, хыялына бирелеп онытылып торганда, өйалды ишеге төбендә ниндидер бер шәүлә пәйда булды. Капка янында яшел гимнастерка кигән ят кеше күренгәч, ул шәүлә:
— Әти өйдә юк! — дип кычкырды да күренмәс булды. Егет, кулын күтәреп:
— Тукта әле, сеңлем! — диде.
Өйалдының ишек яңагына алама гына соры күлмәк кигән бер яшь кызый килеп сөялде дә, бик гаҗәпләнеп:
— Бәлеш, әллә Фәһим абый инде? — диде.
— Нәкъ үзе! — диде Фәһим.
— Ай Алла, сорап торган булам тагын! Солдат киеме шундый да үзгәрткән, абыкаем!
— Шулайдыр... Күрешми торганга да байтак бит...
* Җиңсә — хатын-кызлар җиңенә охшатып тегелгән озынча нәрсә. Эченә чикләвек кебек әйберләр тутырып баш-башларын бәйлиләр дә чормага эләләр. (Автор искәрмәләре.)
Фәһимнең: «Син дә бала гына идең бит әле!» — дип оитәсе килсә дә, ул якка икенче борылганда, әлеге кызый юк иде инде. Ни булуын аңламыйча, икеләнебрәк як-ягына каранып уйланып торганда, шул ук кызый, оле генә кигән җете ал күлмәгенең җиңнәрен тарткалап чыкты да, читкә генә карап, Фәһимгә хат сузды. Егет, хатка кулын сузар-сузмас, аптырабрак калды.
-Хат?.. Кемнән?
-Апайдан...
— Ә? Апаңнан?.. Ничек?
— Әйе. Соңгы хаты... Хәле авырайгач, төнлә утырып урын өстендә язган хаты.
Фәһим хатны, кулын сузаргамы, сузмаскамы икәнен белмичәрәк, каушабрак алды. Әллә ничек, теге дөньядан килгәндәй сәеррәк иде бу.
«Фәһим җаным, бикләр дә яраттым мин сине, һай җаным, шундый да яраттым, әйтергә сүзләрем генә җитми. Син минем кояшым да, аем да, күз нурым да булдың. Җаным-тәнем бөтенләй синеке буласы иде, сине бик тә бәхетле итәргә иде исәбем. Тик синең зәүҗең* булулар миңа насыйп түгел икән шул. Язмыш миннән сине күпсенде. Ахырзаман җитеп, шунда кавышсак кына инде... Сиңа васыятем шул: сеңлем Ләйләгә өйлән. Сеңлем миннән яшьрәк тә, матуррак та. Ул сине миннән ким яратмас, аның белән син чын-чыннан бәхетле булырсың. Хуш, җаным, бәхил бул...»
Фәһимдә ниндидер Ләйлә кайгысы түгел: Саҗидә аның күңеле түренә шулкадәр тирәнгә кереп утырган, ул инде башка берәүне уйлап та карамый, хәтта беркемгә дә күңел куймыйча «карт егет» исемен күтәреп йөрергә дә әзер иде.
Әмма тормыш үзенекен итте. Ул югында булган башка яңалыклар да телгә алына башлады. Фәһимнең һәр авылдашы диярлек, очрашканда аның кайгысын уртаклашса да, кече абыйсының читтән марҗа кызы алып кайтуын исенә төшермичә кала алмады. Дөньяда булмаган хәл иде бит бу! Мулла малае ата йортына чеп-чи марҗа кызы ияртеп кайтсын әле! Нинди заманда, диген әле! Авылда егетләргә кытлык чагында! Вәгъдәләшкән егетләре сугышта үлеп калу сәбәпле, вакытында кияүгә чыга алмый калган чибәр кызлар белән авыл тулган лабаса! Шуларны санга сукмыйча, читтән әллә ниткән марҗа кызы ияртеп кайт, имеш. Кайберәүләрнең башына сыймый иде мондый гайре табигый хәл.
*3әуҗең — ирең.
Әмма Килдебәктә моннан ике ел гына элек вафат булган Биктимер хәзрәтне халык чын күңелдән ихтирам итә иде. Шул хөрмәт аның гаиләсенә дә күчте. Мулла йорты турысыннан узганда, егетләр хәзер дә җырламый, гармунчы гармунын култык астына кыстыра, тәмәкече тәмәкесен яшерә иде. Шул сәбәпле Хәлимнең бу дорфалыгын йөзенә бәреп үк әйтмәделәр, энесе Фәһим белән сөйләшкәндә дә, әдәп саклап, «марҗа» сүзен кыстырмаска тырышалар иде.
— Абыең син югында күзле-башлы булып кайтты бит әле, кем, Фәһим энекәш. Яшь җиңгәң ошадымы соң? — дигән булалар иде.
Авылдашларының «марҗа» җиңгине бик үк өнәп бетермәвен, ирсез хатын-кызларның аның чибәрлегеннән көнләшүен Фәһим күптән сизгән иде инде. Шунлыктан җиңгәсен мактауга телен кызганмады:
— Һи, ошамаган кая ул! Күктән эзләгәнне абыйга Ходай Тәгалә җирдән бирде дигәндәй, бик тә уңдык җиңгидән! — диде.
Кайберәүләр, телләре кычытканга түзә алмыйча, күңе-лендәгене бөтенләе белән чыгарып аудара иде:
— Элек синең җиңгәң Анна исемле булган, ди, әйеме?
— Бактың исә, мөгаллимнең моңа һич тә исе китми, имеш. Азмыни бу чуалчык заманда андый шаккатыргыч хәлләр! Кемгә кем ияреп кайтмаган.
Фәһим, киресенчә, җиңгәсен акларга тырыша иде:
— Аның элек кем булуын искә төшерү, минемчә, бик үк мөрәүвәтле эш* түгелдер. Мин аның бүтән исеме булганын белмим. Нурҗиһан җиңгәм хәзер синең белән минем шикелле үк мөселман! Беләсеңме, күпме доганы яттан белә ул?.. Аятьләрне нинди дөрес укый?!
Җиңгәсен Фәһим туган йортына кайтып төшкәч үк күргән иде. Абыйсы артыннан, башын түбән иеп, оялып кына ул да озын бармаклы матур кулларын сузды. Фәһим хәйран калды. Чыннан да, бик матур иде Нурҗиһан. Коңгырт озын чәч. Нур чәчеп торган куе зәңгәр күзләр, зифа буй-сын, калку күкрәкләр. Җиңгәсенә күз салуга, бер авылдашының әйткәне исенә төште.
— Шул матурлыгы белән сихерләгән дә инде ул безнең Хәлимне! — дигән иде ул.
Мондый авыр заманнарда өйләнгәч тә башка чыгуны, аерым яшәүне күз алдына да китерү мөмкин түгел иде. Шуңа күрә, Фәһим сугыштан кайтып төшкәндә,
Мөрэувэтле эш — әйбәт эш.
олы абыйсы Хантимер белән Фәрхинур җиңгәсе дә, кече абыйсы Хәлим белән Нурҗиһан җиңгәсе дә төп йортта яшәп яталар иде. Картлар дөнья куйганнан соң, олеге ике гаилә үз көнен үзе күрергә тиеш иде. Ир туганнар башлы-күзле булганнан соң да үзара тату гына яшәп ятканда, төпчек мәхдүм кайтып төшкәч, аны мо-I цфчы хәзрәтнең төсе итеп саклап торган почмак бүлмәгә урнаштыруны кулай күрделәр. Хантимер әле әтиләре нафатыннан соң олы өйдә төпләнеп калды, шуннан кузгалмады. Гәрәбәдәй сары такта белән бүлеп алынган почмак бүлмә дә шул түр өйдә булу сәбәпле, Фәһимнең көн итүе һәм туклануы да олы абыйлары белән бергә җайланды. Хәлим исә алма бакчасындагы кече өйгә урнашкан иде.
Болай өй эчендә, йорт арасында Нурҗиһан каени-шенө бик үк чекерәеп күренмәскә, аның белән сөйләшмәскә тырыша иде. Ул, чәчен баш түбәсеннән икегә аерып, ике толым итеп үрә, татар хатын-кызлары кебек үк, әллә ничә бала итәкле озын күлмәк киеп, алдына алъяпкыч яба, табын янында самавыр артына гына утыра, күзләренә үк төшереп бәйләгән яулыгы аның бөтен йөзен диярлек каплап тора, бүтәннәргә чынаяк сузганда, аның кул очы гына күренеп кала иде.
Фәһимне иң гаҗәпләндергәне дә шул булды: әйтерсең Нурҗиһан яшьлек елларын унсигез яшенә кадәр Воронеж тирәсендә, украин гаиләсендә түгел, татарлар арасында уздырган! Менә бит нинди гаҗәп!
Җиңгәсенең шулай бөтен йөзен диярлек томалап сүзсез-өнсез самавыр артына посып утыруына Фәһимнең эче поша башлый да кайчакларны шаяртып алга-лый иде.
— Яле, җиңги, ясап җибәр әле чәеңне куян батмаслык куе иттереп, эчеп җибәрик әле бер тәмле иттереп! — дигән була.
Нурҗиһанның, бөтен йөзе белән балкып, яулык чигеннән бик матур итеп елмайганы күренеп кала. Яшь киленнең самавыр артыннан ишетелер-ишетелмәс кенә йомшак тавышы килеп ирешә:
— Яхшы, хәзер ясыйм...—ди ул.
Хәлим уен-көлкене, шаянлыкны яратучы җор телле кеше иде. Хатынының болай чамадан тыш яшеренүен ул да ошатып бетерми иде.
— Мин дә әйтәм инде аңа, простойрак бул, дип тә. Менә, тыңлап җиткерми әле. Беләсеңме, без әтине бик олылап искә алабыз бит. Мин уйлыйм, менә шул керә аның колагына. Әти үзе булмаса да, ул сине, энекәш, әти урынына куебрак йөртәдер, мөгаен. Бигрәк тә син почмак бүлмәне үз иткәч. Мөгаллим дә булгач... Ул сине үзенең яшьтәше кебек итеп күрә алмый, ахрысы, мулла абзый сымаграк күрә.
Фәһим, көлеп, башын чайкады. Нурҗиһан исә, «Юк, • юк! Алай түгел!» дигән сыман, кулларын бутап алды. Мондый сирәк була торган җиңгинең татар авылына ничек килен булып төшүен Фәһимнең бик беләсе килә иде. Бер буш вакыт табып, абыйсы аңа алма бакчасында шул хакта тәфсилләбрәк сөйләп бирде.
— Син сугышта чагында инде бу. Мин яраланып кайтканда, безнең гаилә бик авыр хәлгә калган иде. Әти, беләсең, мәрхүм инде. Абый да сугыштан, минем шикелле, яраланып кайткан. Фәрхинур җиңги белән тормышлары бик авыр. Булган кадәр ашлыкны кырып-се-береп продразверсткага алдылар. Бура төпләре, егылып төшсә, тычкан башы ярылырлык булып шәрәләнеп калган. Нишләргә? Мин, яраларым тазарып җиткәнче үк, эш эзләп читкә чыгып киттем. Казан янында яңа тимер юл салып маташалар иде. Шунда дисәтник булып кердем. Ике абыйсы белән Анна да Воронеж ягыннан шунда килгән. Кыз бала балчык эшендә нәрсә генә майтара алсын инде. Абыйлары аны, ашарга-эчәргә әзерләрсең, өс-башыбызны юарсың, дип алып килгәннәр. Шунда насыйп булды безгә очрашу. Көтмәгәндә. Уйламаган җирдән. Мин өйләнүне уйлап та карамаган идем әле. Уйласаң, хәйран каласың. Әнә ничек уйный тәкъдир кеше язмышы белән!..
II
...Хәлим өенә кайтышлый чишмә яныннан узып бара иде. Ничектер үзеннән-үзе чишмәдән су алып ятучы бер марҗа кызына күзе төште. Кызны күрде дә, нишләгәнен белештермәстән, туктап та калды. Бу яшь кыз аңа шулкадәр чибәр күренде ки, әгәр дә ул марҗаларча киенмәгән булса, Хәлим аны, һичшиксез, күктән иңгән фәрештә, дип уйлар иде.
Кара көдрә чәчле, ыспай гына кара мыеклы татар егетен күрүгә, әлеге кызга да әллә ни булды. Егеткә күзе төшү белән, ул да нигәдер каушады, хәтта агарынып китте, аннан күзен ала алмастан, баскан җирендә катып калды. Ул дулкынлана, нишләргә белми иде. Чиләк күптән тулып ташыган иде инде. Таныш булмаган егет, тулган чиләкне алып, аның урынына икенчесен куйгач кына, кызый аңына килде, шуннан соң гына:
- Ай! — дип кычкырып җибәрде һәм, кызарынып, по юн каплады. Ул нидер әйтергә кирәген дә андый, .иокин һаман теленә бер сүз дә килми иде.
Егет аңа елмаеп куйды. «Ни хәл итмәк кирәк, андый холләр дә булгалый!» дигәндәй, кызыйны юатып, кул-ларын ике якка җәеп җибәрде. Ул да түгел, кызыйның сулы чиләкләрен, җиңел генә күтәреп, текә ярдан өстәге (ур сукмакка менгереп куйды. Кызыйны монысы да хәйран калдырды. Аның моңарчы да чишмә тамагында егетлөр-I ю очратканы булгалады. Тик аларның берсенең дә мондый игелек күрсәтү башына да килмәгән иде. Бу егет оллә ниндирәк, ягымлы, ничектер үз кеше шикеллерәк иде.
Рус егетләренең кызлар белән аулакта очрашканда үчләрен ничек тотуларын ул инде яхшы ук сынаган иде. Алар үзләрен өстенрәк тоталар, егет кешегә нишләсә дә килешә, диебрәк уйлыйлар иде. Көяз мыеклы, каратут нозле бу татар егетенең әнә шулай тип-тигез, ап-ак тешләрен балкытып, чын күңелдән елмаеп торуы, чибәрлеге, ягымлылыгы кызый өчен һич тә көтелмәгән хәл иде. Ул ничектер зиһене чуалып киткәнен сизде. Кызый кулындагы көянтәсен арлы-бирле уйната торгач, ояла-ояла бик зур тырышлык белән:
— Зур рәхмәт! — диде.
- Оһо! Син безнеңчә дә беләсеңмени әле? — диде егет.—Атаң матур кияүгә бирсен! Бездә шулай диләр. Ио, танышыйк. Синең исемең ничек була сон?
Кызый икеләнебрәк калды. Әйтергәме икән, әллә?.. Ул нигәдер һаман да балаларча каушый иде. Көянтәсен үрә бастырып:
— Анна...—Бераз уйланды да өстәп куйды.—Нюра
дип тә йөртәләр...
- Матур исем, миңа ошый. Егет тагын башын иде.
— Синең үзеңә рәхмәт, Нюра!
— Миңа? Ә... миңа ни өчен?
Кызыйның зур булып ачылган куе зәңгәр күзләрендә шундый беркатлы сабыйлар сафлыгы, шундый чиксез куаныч балкый иде ки, Хәлим башта телсез калды. Ул бәхетле иде. Чибәркәйнең күңеле түренә үтеп керүен ул Гютен вөҗүде белән сизде. Үзе дә көтмәгән эчкерсез, ягымлы тавыш белән ярым пышылдап:
— Сиңамы, рәхмәт ни өченме? Чишмәгә су алырга килгән өчен! Менә миңа очраган өчен! —дигәнен сизми до калды.
Анна, ни әйтергә дә белмичә, тагын кызарынды. Аның белән моңарчы берәүнең дә, болай күңел түренә үтәрдәй, чын күңелдән үз итеп сөйләшкәне юк иде әле. Бу егетнең һәр сүзе, һәр елмаюы аңа серле булып, табышмак булып кала, дулкынландыра иде.
Анна, чиләкләрен иңенә алып, бераз каушаган, гаҗәпләнгән сыман уйланып, соңрак кына кузгалып китте. Әмма ун-унбиш адым атлауга ук, аның аяклары туктап калды. Ул, егеттән болай гына аерылып китә алмавына гаҗиз калып, бөтен гәүдәсе белән аңа борылды. Хәлим дә аннан күзен ала алмый, баскан җирендә катып калган иде. Шулай карашып торганда, аларның икесен дә бер үк тойгы дулкынландырды. Моңарчы болай бөтен куәтен сиздермәгән ниндидер бер илаһи көч аларны бер-берсенә тарта, икесе дә тәмам камиллеккә ирешеп, өлгереп җиткән бу ике яшь йөрәк гүяки моңарчы гел менә шушы очрашу, берсен-берсе табышу өчен генә яшәгәннәр. Алар башка нәрсә хакында уйлый да алмыйлар иде.
Кузгалып китәр алдыннан Нюра, нидер вәгъдә иткәндәй елмаеп, кул болгады. Егет аның зифа буй-сыныннан күзен ала алмыйча, «әйе!» дигәндәй, кат-кат башын игәләде.
Тәүлекне бераз башларына киткән кешеләрдәй иләс-миләс уздырганнан соң, нәкъ шул бер үк вакытта алар икенче көнне дә очраштылар. Кызый чишмә тамагында аны көтеп тора, чиләкләр тулган. Игътибар беләнрәк караса, Хәлим хәйран калды. Нюра бүген чәчен икедән үргән дә озын калын толымнарын иңбашына салган. Яулыгын, нәкъ татар кызлары кебек, алкаларын күрсәтеп, колак артына чөеп бәйләгән иде.
Кызыйның бу беркатлы хәйләсе Хәлимне әллә нишләтеп җибәрде. Әмма ничек кенә булмасын, моны «күрмичә» калу ярамый иде. Ул, кызның каршысына басып, башын чайкады.
— Исәнме, Анна! һа! Мин сине татар кызы дип торам бит. Валлаһи! Кара син, ә! Зерә дә килешә икән бит сиңа безнеңчә киенү!
Нюраның бит очында алсу бизәкләр кабынды, ул, яшүсмерләрчә оялчанланып, башын иде.
— Шулаймыни?! Теге инде: фатир хуҗасының шаян кызы шулай киендерде мине, кызык өчен... Сиңа да ошый алайса?
— Бик, бик, Нюра!.. Ошый гынамы, искиткеч!.. Ниме? Сиздем бит мин кирәк буласымны! Чиләкләрне менгереп куяргамы? Хәзер!
Ул чиләкләрне, җиңел генә тотып, өскә менгереп куйды. Кыз, аннан күзен алмастан, көянтәсен арлы-бирле китереп, аның артыннан менде, тагын «рәхмәт» диде. Хәлим, елмаеп, тагын башын иде. Шунда берәр сүз әйтәсе иде бит, ниндидер сүз кушып, бераз шаяртасы, көлдерәсе иде. Әгәр дә аның каршысында татар кызы торса, ул инде әйләңцереп-тулгандырып, әллә ниләр бытылдаган булыр иде. Әмма монда... булмый гына бит! 11 юраның шундый күз явыңны алырдай чибәрлеге аны каушатып җибәрә, ул, пешеп җитмәгән русчам белән )шне бозып ташлармын, дип тә сагая иде. Хәлим ашыгып кына саубуллашты да чамадан тыш эшле кеше кыяфәтендә китеп барды.
Әмма кич белән йоклар алдыннан аның башына кинәт I томлы уй төште. Тукта әле, мәхдүм*, син ни кыланасың? Мулла малае, марҗа кызы... Әйе, кинәт кабынып киткән бу мәхәббәт аларның башларын әйләндерде, зиһеннәрен чуалтты. Ләкин бит тагын да тирәнгәрәк китсә... Бу гөнаһсыз беркатлы славянканы нәрсәгәдер өметләндерү булачак. Юк, ярамый, рәхимсезлек бу, кансызлык! Аннары бит әле Килдебәктә Хәлимне биш-алты җиткән кыз өметләнеп көтеп тора. Теләсәң кайсын сайлап ал! Әле ул гынамы? Авыл җитәкчесе итеп сайланган җыен әтрәк-әләм, ярлы-ябагай дин әһелләренә теш кайрый башлады. Контрибуция салалар, сөрген белән куркыталар. Хәлимнең атасы үлеп котылды котылуын. Шулай да... хәзрәт йортына марҗа алып кайтсаң, ай-һай! Бөтен акыл каргыш яудырачак! Юк, юк, Нюраны бәхетсез-леккә дучар итү булачак иде бу. Аннаны йөрәктән йолкып алу бик нык авырттырса да... бүген тәвәккәлләргә булды Хәлим.
Анна, бүтән көннәрдәге кебек үк, Хәлим барганда бүген дә чишмә янында иде. Ләкин ул бүген аны балкыган йөз белән каршыламады. Аның йөзе сулган, күзләрен ниндидер хәсрәт баскан иде. Хәлим, моны күрүгә: «Сизгән! Гаҗәп, ничек сизгән?» — дип, хәйран калды. Әмма тегеләйме, болаймы, кыен булса да, күңелдәгене әйтергә кирәк иде. Кулларын кая куярга белмичә, сүзен әйтергә кыймыйча торды да:
— Беләсеңме, Нюра,— диде ул.— Синең белән очрашулар бик күңелле болай, бик рәхәт. Кәефләр күтәрелеп китә... Шулай да иртәгә мин килә алмам инде. Инженер чакыра мине... Син гафу ит инде.
Кызыйның йокысыз уздырган хәсрәтле күзләре шундый итеп карыйлар, егетнең туп-туры йөрәгенә утеп керәләр сыман иде.
* Мәхдүм — мулла малае.
— Шулаймыни?.. Сизгән идем аны... Алайса тагын кайчан соң?!
— Кайчан дип...
Нюраның аңа төбәлеп мөлдерәп торган зәңгәр күзләре Хәлимнең күңелендәген алдан укыйлар иде шикелле. Аңа ялганлый алмыйсың, юк. Хәлимнең теле бәйләнде. Нишләргә, ничек әйтергә? Төн буена газаплап чыккан авыр уйларны тел белән әйтеп бирүе, ай-һай, кыен иде. Хәлим, кулларын әле бергә кушырып, әле кесәсенә яшереп, сүз таба алмыйча озак азапланды.
— Син, мөгаен, мәктәптә укыгансың, әйе бит? — диде ул, ерактанрак әйләнеп.
— Әйе, дүрт класс... Шуннан?
— Бәлки, беләсендер дә, өнә шул син укыган дәреслекләрдә «антихрист», «басурман», «поганый», «гололо-бый» дип «мактап» язган халыктан бит мин. Менә нәрсә борчый мине, Нюра. Безнең дуслык, тагын да тирәнгәрәк китсә, дим, сиңа да, миңа да бик авыр булыр... Уйлап кара әле!..
Кызый агарынып калды. Аның төсе киткән иреннәре дерелдәп куйдылар. Калтыраган тавыш белән, еларга җитешеп:
— Син мине шулай куркытмакчы буласың, әйе? — диде ул.
— Юк, мин дөресен әйтәм! Син укыган дәреслекләрдә минем бабаларым ерткыч итеп күрсәтелә бит!
— Сизгән идем аны... Мин кичә төне буе саташып чыктым, сине төшемдә күрдем. Син минем турыда начар уйладың, марҗа дип! Әйеме?
Хәлим, таң калып, чак кына «каян белдең?» дип сорамады. Шаярткан булып, елмаерга тырышты.
— Син күрәзәчеме әллә? — дигән булды.
— Күрәзәче булмасам да... күңел сизә ул. Марҗа да кеше бит, аның да җаны бар. Йөрәк бит сайлаганда урыска, татарга аерып тормый! Юк бит?!
Хәлимнең йөрәге сызлана, ул нишләргә дә белми иде. Аларның пар килмәгән җирләре юк. Буй-сыннарының зифалыгы, төс-битләренең чибәрлеге җәһәтеннән дә, холыклары ягыннан да алар бер-берсенә соклангыч дәрәҗәдә тиңнәр. Хәлимнең моңарчы берәүне дә болай акылыннан шашардай булып яратканы юк иде әле. Кар-шысында күзләрен мөлдерәтеп аңа табынып торган бу яшьлек чәчәген хәзер үк кочагына аласы, ягымлы сүзләр әйтеп юатасы, күз яшьләрен сөртәсе килә. Әмма ул, үчен-үзе тыеп, кулларын аркасына яшерә иде. Нишләргә? Авылда диннең үзәге булган, дини китаплар, шәмаилләр, изге догалыклар белән тулган хәзрәт йортына ни битең белән кяфер кызы, чеп-чи марҗа ияртеп кайтырсың икән? Хәлим, күңелеңдәге кайнар хисне җиңеп, тормыш хакыйкатен ачып салырга мәҗбүр иде.
— Син акыллы сүз әйттең, Нюра,— диде ул.— Мин беләм инде, син яхшы күңелле кызый. Шуңа күрә дә сиңа ялгышырга ярамый. Синең.атаң-анаң бардыр, алар да белеп тора. Поплар, монахлар, дүрт йөз ел буена тормыштагы бөтен әшәкелекне безнең халык өстенә аударып, безне мыскыллап килделәр. Имештер, бөтен я кызлык татардан. Алар кансыз, алар кыргый, алар ерткыч! Татар халкы нинди генә китапта мыскыл ителми! Кайда гына ул мескен, монголлардай кысык күзле, мәкерле, хәйләкәр, алдакчы явыз бәндә итеп сурәтләнми! Менә шул сурәт бит сезнең каныгызга сеңгән! Аны пичек кырып ташлыйсың?!
Анна, йөзен чытып, куллары белән селтәнде дә йомшак учы белән Хәлимнең авызын каплады.
— Юк, юк, җитте, кирәкми, әйтмә. Православный-ларның барысы да алай уйламый! Ул китапларда гына шулай!.. Юк, дөрес түгел!
— Шулай да син тыңла әле! Халыкның үзәгенә үткәнгә ойтәм мин моны! Дөнья йөзендә татар халкы кадәр мыскылланган, аның шикелле җәберләнгән бүтән бер халык та юк! Беләсеңме, китап саен, адым саен кабатлый торгач, поплар ялганына урыслар гына түгел, саерак акыллы татарлар үзләре дә ышана башлады. Менә нәрсәдә безнең бәхетсезлек! Ә минем сине бәхетсез итәсем килми!.. Соңыннан үкенә башласаң, мин нишләрмен? Юк! Син әрәм булма, син бәхетле бул, Нюра!..
Анна, иреннәрен тешләп түзә торгач, кинәт алга талпынды һәм, Хәлимнең иңбашына капланып, сабый бала шикелле сулкылдарга тотынды.
— Ой, милый, күрмисеңмени? Син мине ташласаң, менә шул ич инде чын бәхетсезлек! Син бит белмисең оле: марҗамы мин, әллә күңелемнән Мөслимәме?! Син әйткән марҗа түгел мин, түгел! Минем тәнем чиста, җаным саф, уйларым керсез, әнә шул чишмә суы шикелле!.. Аңла син, аңла!
Монда инде сүз артык иде, алар, берсенә-берсе сырышып, тын калдылар. Икесе берьюлы бер нәрсәне аңладылар: дөньяда алардан да бәхетле беркем дә юк! Шушы бәхет аларның гомерлек юлдашы булырга тиеш. Әйе, бернигә карамастан!
III
Билгеле, мәхәббәтнең төрле нечкәлекләрен энекәшенә ачып салу әдәпсезлек булыр иде. Хәлим аларын күңел түрендә калдыра биреп, Фәһимгә вакыйгаларның җеп очын югалтмаслык итеп кенә әйтеп бирде.
— Шулай очраша торгач, без бер-беребезгә бик нык ияләштек, бер-беребезне үз иттек, холык-фигыльләре-безне дә ошаттык... Нюра минем өчен хәзер әллә каян килеп чыккан чит-ят марҗа кызы гына түгел иде инде...
Ул арада Хәлим ишек тавышына борылып карады. Нурҗиһан, киенеп-ясанып, каядыр чыгып китәргә җыенган иде, ахрысы. Аңа Фәһимнең дә күзе төште. Ул әсәрләнеп китте. Әле генә чишмә тамагында көянтәсен уйнатып елмаеп торган унсигез яшәр Нюра, менә хәзер Килдебәк килене, аның Нурҗиһан җиңгәсе булып күз алдына үзе килеп басты. Гаҗәп хәл иде бу! Бу әкияткә охшый иде. Башка халыкларга килен булган татар кызларын меңәрләп санарга мөмкин, андый кызлар күбесенчә талымсыз, әрсез, барыннан да бигрәк ваемсыз булучан. Ә менә марҗаның татарга чыгуы — меңгә бер генә! Фәһим, җиңгәсенә күз тидерүдән сагаеп, сокланып карап торды. Элекке Нюра, хәзерге Нурҗиһан Килдебәкнең башка яшь киленнәре кебек үк киенгән: өстендә өч-дүрт бала итәкле, күзләре төсле үк куе зәңгәр күлмәк. Күкрәк өлеше чәчәкле ак алъяпкыч, аягында челтәрле сандалетка. Яулык читеннән җем-җем итеп көмеш алкалары, ике якка аерып үргән чәч юлы күренеп тора. Алсу йөзле, кызыл иренле, калку күкрәкле бу яшь киленнең кызлар кебек үк нәфис, матур чагы иде әле.
Абыйсы, бөтен ишегалдын балкытып торган чибәр хатынына караган хәлдә, бик тә канәгать кыяфәттә елмаеп утырды. Нурҗиһан, ирләрнең үзенә соклануын сизеп, аз гына уңайсызланса да, асылда бик канәгать иде. Ул урам ягына ым какты.
— Мин лавкага барам... Мин юкта көтү кайтса, малларны дим, карап ябарсың...
Нурҗиһан һәр сүзен китаптан укыгандай, ничектер тел очы беләнрәк бик пөхтәләп, ялгышмагаем дигәндәй, ачык итеп әйтә иде.
Хәлим аңа кул изәп:
— Ярый, хәерле юл, карап йөр...—дип калды. Җиңгә капкадан чыкканчы, Фәһим аңардан күзен
алмады. Нурҗиһан, татар кызлары йөрешенә охшатырга тырышып булса кирәк, буй-сынының зифалыгы, сыгылмалылыгы күренердәй итеп, гәүдәсен биетебрәк атлый, аның үзен тотышында, нәкъ авыл кызларындагы кебек, бераз мутлык та, үзенең чибәрлеге белән горурлану да сизелә иде.
Фәһим, гаҗәпләнүдән һаман да арына алмыйча, башын чайкап куйды.
- Искиткеч хәл бит бу! Нинди катлаулы кеше язмы-шы!
— Шулай дисеңме?
— Җиңгинең бездә шулай тиз арада үз кеше булып китүе бигрәк тә. Гаҗәп түгелмени? Аны бит кече яшьтән үк «татарин — басурман», «татар — поганый» дип тәрбияләгәннәр. Ә ул курыкмаган, татарга кияүгә чыккан! Нәрсә бу, батырлыкмы, әллә... бүтәнме?
Хәлим сузылып озын үлән сабагын өзеп алды да уйлана-уйлана аны бармагына чорнарга тотынды. Ул энесенең нәрсәнедер әйтеп бетермәвен белә иде. Әйе, мәхәббәт иде ул, тиңе булмаган ялкынлы мәхәббәт көч бирде Нурҗиһанга кыенлыкларны җиңәргә! Әмма ул жесенә аны башкача итеп әйтте:
- Бик нечкә күңелле кеше җиңгәң. Изге җанлы дип тә әйтергә була. Анда бераз әүлиялык та юкмы икән әле! Чын, чын! Кешенең ниндилеген, кемлеген бер күрүдә сизеп ала, һич ялгышмый!
Фәһим, нидер исенә төшеп, кинәт кенә җанланып кичте.
- Кара әле, абый! Әле сөйләп бетермәдең бит! Алга таба ничек булды?
- Әйе шул! Кайда туктадым әле мин? -Таныштыгыз. Дуслаштыгыз... Иң кызыгы шуннан
соң башлана бит әле: Нюра ничек Нурҗиһан булды, никах ничек укыдылар? Кайда, кемнәр укыды?
- Әһә,— Хәлим, чирәмгә кырын ятып, аякларын су-(ып җибәрде дә хикәятне дәвам иттерде.— Шулай! Көн саен диярлек очрашкалап йөрибез, күрәм, беркөнне Нюра бик борчылып килде. Абыйлары моңа әйткәннәр: «Аны кара, девка! Әгәр дә син моннан соң да ул татарин/ белән чуаласы булсаң, бездән рәхим-шәфкать көтмә! Аңа чыксаң, без сиңа туган түгел, без сине үтерәбез!» — дигәннәр. «Сине» түгел икән — «аны», ягъни мине була инде!
Фәһим, каударланып, абыйсына сөаль бирде:
- Сабыр! Татарга кияүгә чыккан өчен генәме?
- Нәкъ шуның өчен! Буш сүз генә дә түгел иде бу. Ойтәм ич, мине дә хөкем итеп куйганнар! Абыйлары минем фатир хуҗасына килеп, эштән сәгать кичәләрдә кайтуымны, кайсы юлдан кайтуымны да белешеп киткөннәр. Ә мин су буендагы әрәмәлектән кайтам, караңгы төшкәндәрәк. Шулай итеп, эшләр хәтәр якка борылды. Фәһим урыныннан бер торды, тагын утырды.
— Кыргыйлык бит бу! Мондыйның Рәсәйдә генә булуы мөмкин! Әгәр дә безнең халык урыска кияүгә чыккан өчен үз кызларын үтерә башласа, дөнья тоташ каберлеккә әверелер иде! Әйеме?
Нишләргә? дип баш катырып йөргәндә, кояш баер алдыннан, кулына төенчеген тотып, Нюра үзе килеп керде. Төсе-бите калмаган, агарынган.
— Ни булды? — дип сорыйм. Мин дә хафага төштем инде. Уен түгел бит!
— Мин төнгә алар янында калырга куркам,— ди бу.
— Нигә алай дисең?
— Миңа, сине ташлыйм дип крест белән ант итәргә кушалар, кыйныйлар, лапаска чыгып, үзләре генә пы-шын-пышын сөйләшәләр, мин куркам...
IV
...Эшләр мондый хәтәр юнәлеш алгач, Хәлим фатирыңда калу да куркыныч иде, чөнки абыйлары, сеңелләрен эзләп, иң элек монда киләчәк. Кая качарга?
Шулай итеп, ике яшь йөрәкне язмыш үзе бергә китереп кушты.
Хәлимнең фатир хуҗасы бик тә кешелекле, акыллы гына татар карты иде. Ул, яшьләрне каршысына утыртып, киңәшләр бирде:
— Оланнар, күреп торам, сезгә бергә булудан башка юл калмады шикелле. Ходаның язганы шулдыр, күрәсең.
Егет Аннага карады. Тегесе Хәлимгә кыяр-кыймас күз салды да, кызарынып, «әйе, шулай...» дигәндәй, башын иде.
— Сеңлем, син белмисендер,— диде карт.— Ир белән хатын дигәндә ислам диненең кануннары бик тә четерекле, әйтерием, бик тә кырыс. Бик яратышсагыз да, сез хәзергә бер-берегезгә намәхрәм* әле. Хәтта янәшә утыруыгыз да гөнаһ санала. Ә яшьлек бик түземсез ул, бик тәвәккәл!..
Моны Хәлим үзе дә белә иде.
— Нишләргә икән соң, монда калу мөмкин түгел, хәзер генә мин Нюраны авылга да алып китә алмыйм.
— Башка авылда берәр туган-тумачаң юкмы соң? Вакытлыча яшәп торырга, дим. Бераз шау-шу басылгач, яшь киленне авылга да алып кайтырга булыр иде.
* Намәхрәм — берсенө-берсе чит-ят булган ир белән хатынның якыннан аралашырга хакы булмау, аның гөнаһлылыгы.
Хәлим уйга калды. Башта Килдебәктән кырык чакрымдагы апаларына кайтып төшсәләр генә инде. Моны Мортаза абзый да хуплады. Әмма бер шарт куйды.
— Әйтәм бит, киләчәк тормышыгызны бозыклыктан башламас өчен, бүген үк никах укытырга кирәк.
— Кем укыр икән сон? Алдым-бирдем дә ярап торыр, бәлки?
— Юк, чын никах кирәк. Мин Колсәет хәзрәтенә язу бирермен,— диде карт.
Мортаза карт язган арада болар каршысына бер егет килеп тә басты. Карт, язуны әлеге егеткә биреп, Хәлим белән кызны кая алып барасын әйтте. Бәрәңге бакчасы иша уздырып, аларны озатып калды.
— Хәерле юл сезгә, оланнар. Ходай Тәгалә юлларыгызны уң итсен! — диде.
Караңгы төшә башлаган иде инде. Әлеге егет аларны әрәмәләр арасыннан сузылган сукмакка алып төште.
— Олы юлдагы күпердә документ тикшерәләр. Мин белмим, бәлки, син дезертир да түгелсең, шулай да бәладән башаяк...
Хәлим әлеге егетнең кулын кысты.
— Рәхмәт, туган, алдан күрә белдең. Дөрес әйтәсен, олы юл безгә кулай түгел! — диде.
Ул сүзен әйтеп кенә бетерде, янәшәдөге олы юлда Казан ягыннан чабып килгән атларның тояк тавышлары ишетелде. Анна коты чыгып «Ой!» дип кычкырып җибәрде. Хәлимнең артына яшеренде. Әлеге егет, моны күреп, боларны тагын да сулгарак, Казансуның яр буена ук алып төште. Монда аларны тирән суның шифалы дымы һәм шау иткән сандугач тавышлары каршы алды. Соклангыч күренеш иде бу. Казансу буйлап сузылган куе куаклыкта сандугачсыз бер генә ботак та юк иде, ахрысы. Алар, сайрау осталыгында берсеннән-берсе уздырырга тырышкандай, дәртләнеп, ялкынланып чутылдыйлар, бөтен якын-тирә сандугач тавышы белән тулган, бу илаһи симфония хәтта якындагы шәһәр шау-шуын да бастырып, ерактагы алсу шәфәкъ нуры фонында ниндидер сихри моң булып ишетелә иде.
Нюра, туктый төшеп, балаларча кулларын чәбәкләп алды:
— Ой, какая красота, как их много, как они дружно поют! — диде һәм, дулкынланып, авыр сулап куйды.
Хәлим моны үзенчә аңлады. Кызыкай үзенең туып-үскән, шушы яшькә җиткәнче гомер иткән якларын, аның сандугачларын исенә төшерә булыр. Туган якларыңны, газиз әнкәңне ташлап, күз күрмәгән, колак ишетмәгән чит-ят якларга китеп югалу кемнең үзәген өзмәс?! Хәлим аның борчылуын аңлый, кәләшенең хәлен җиңеләйтәсе килә иде. Ул Нюраның беләген кысты.
— Нюра! Күрдеңме, ишетәсеңме, яңа илең сине нинди концерт белән каршылый! Синең хөрмәткә шулай сайрый бит алар!
— Минем мондый күп сандугачлы урынны беркайда да күргәнем юк иде. Искиткеч бу! — диде Нюра.
— Беләсеңме, Нюра! Алар бит сине тәбрик итәләр! Әйе, әйе! «Безнең Идел буена нинди чибәр туташ килен булып төшә» дип шулай шатланалар!..
Нюра җиңелчә генә Хәлимнең иңбашына төртеп алды.
— Сиңа шаяртырга гына бир!..
Ничек кенә булмасын, сандугач моңы яшьләр күңеленә бик тә хуш килде.
Алар Колсәет авылына барып җиткәндә, караңгы төшкән иде инде. Әлеге егет, олы урамга чыкмыйча, койма буйларындагы сукмактан кача-поса дигәндәй бара торгач, зур гына бер йортның ишегалдына кереп, баскыч төбеңдә кычкырып сәлам бирде:
— Әссәламегаләйкем!
Сәламгә җавап кайтаручы булмады. Алар каршысына тавышсыз-тынсыз гына өлкән яшьләрдәге абыстай килеп чыкты. Егет язуны тапшырды да саубуллашып кайтып китте.
Хәлим белән кызны зур өйалды аша ак өйгә алып керделәр. Егет артыннан, аның кулына ябышып, курка-курка гына Анна да өй эченә атлады. Кыз бик тынгысызлана, аның йөрәге дөп-дөп тибә, тезләре хәлсезләнә иде. Әйтерсең христиан диненең аллалары аны ислам диненә чыгармаска тырышып, шушы соңгы минутта да күңеленә шом салалар, әллә каплардан торып аның колагына «антихрист», «басурман» дигән әшәке сүзләр ишеттерәләр иде.
Бусагадан атлауга, алар күп тәрәзәле, зур якты өй эченә килеп керделәр. Өй эченә күз салуга, Нюра гаҗәпләнебрәк калды. Моңарчы, дин эше белән йөргәндә ул һәрвакыт бөтен битен куе сакал баскан, ниндидер ялтыравыклы киемнәргә төренгән йонлач, юан поплар белән очраша торган иде. Аларны каршы алган әлеге кеше исә бик тә гади, җыйнак һәм сөйкемле күренде. Аның башында зәңгәр кәләпүш, өстеңдә җиңел чапан, аягында үкчәле яшел читек иде. Хәлимнең сәламенә каршы ул, кулын күкрәгенә куеп:
— Вәгаләйкемәссәлам! — диде, түрдәге кәнәфигә күрсәтте.
Тәрәзә арасындагы пыяла шкафларда бик күп китаплар тезелеп тора, идәндәге кызгылт келәмгә камыш намазлык җәелгән, тәрәзә төпләре чәчәкле гөлләр белән тулган. Күңелне хушландырган затлы ис, күрәсең, әнә тушы чәчәкләрдән килә иде.
Хәзрәт, мич буендагы урындыкка утырып, ап-ак кулларын тез башына куйды. Чәчен татар кызларыдай үреп, яулыгын да аларча бәйләгән бу чибәр туташ хәзрәтне бик тә кызыксындырды. Ул йомшак тавыш белән саф рус телендә:
— Син буласыңмыни инде ул Анна? — дип сорады. Хәзрәтнең зур зәңгәр күзләре бик үткен, алар сине
үтәли күрәләр иде шикелле. Анна уңайсызлана калды, яулык чите белән авыз тирәсен каплап, башын иде.
— Хуп. Сезгә никахланырга кирәктер, әйеме? Икесе өчен дә җавапны Хәлим бирде:
— Ният шулай инде, хәзрәт. Мөмкин булса...
— Бер бик җаваплы шарты бар. Туташ башта ислам диненә күчәргә тиеш була инде. Сез шуңа әзерме? — диде хәзрәт.
Аның өчен Хәлим җавап бирде.
- Әйе, аңлыйбыз. Шәригать шулай куша.
- Шуңа күрә сөаль дә бирәм: туташ моны мәҗбүрият итеп аңламыймы?
— Ягъни?
-Ягъни, кияүгә чыгу өчен ислам динен кабул итү мәҗбүри булганга гына бу дингә күчмиме ул? Риядан гына, диюем. Коръән алай күчүне һич тә хупламый. Ул хакта «Бәкәрә» сүрәсендә болай диелә: «Ә лә иннәһум һумулмуфсидунә вә ләкил лә йәшгурун».
Хәзрәт әйткәннәрне Хәлим Аннага аңлатып бирде.
- Алай түгелдер, дип уйлыйм. Хәер, Анна үзе ни ойтер тагын...
— Бәлки, Аннага христиан диненең ниндидер кагыйдәләре ошап бетмидер, шуңа күчәдер? —диде хәзрәт.
Анна уйга калды. Әйтерсең мулла абзый үзенең зәңгәр күзләре белән аның күңелендә ниләр барын укып бара! Дөрес, бер бәйрәмдә «христос каны» дип кызыл шәраб эчертүләре, эшләгән явызлыгыңны попка барып сөйләгәннән соң аның бик ансат кына сине гафу итүе Аннага, чыннан да, ошап бетми иде. Ләкин аның ата-апасы, бөтен нәсел-ыруы, авыллары, яхшымы-яманмы христиан динен тота. Ата-анасының динен яманларга Нюраның теле бармый иде.
- Хәзрәт,— диде ул, яулык почмагы белән авызын каплый төшеп.— Турысын әйтим инде — оят булса да.
Бу егетнең үзен генә түгел, динен дә йөрәгемә якын иттем...
Хәзрәт, түгәрәк сакалын учлап, елмая төште, беравык үзалдына «ым-м» дип торды. Аннары тагын сөаль бирде:
— Син ислам дине белән танышмыни?
— Таныш, дип авыз тутырып әйтә алмыйм. Шулай да дүрт ай буена мөселман абзыйларда фатирда тордым. Бу диннең яхшылыгын шунда үз күзем белән күрдем. Гадел дин ул, кеше күңелен гел яхшылыкка өнди торган чын дин. Шулай дип беләм...
Хәзрәт, бик канәгать булып, башын игәләде.
— Мәрхаба, сеңлем! Менә хәзер аңлашыла! — диде.— Моны ишетү бик зур шатлык!
Мулла абзый, шкафтан юкарак кына бер китап алып, аның бер битен ачты да Хәлимгә бирде.
— Энекәш, ялгышмасам, син, шаять, гарәпчә укый белерсең шикелле?
— Беләм булса кирәк...
— Яхшы. Башта «Әгузе бисмилла»ны әйтергә өйрәт. Аннан соңра менә бу тыныштан монысына кадәр Анна күңеленнән ятласын.
Икәү генә калгач, егет, Нюраны чын күңелдән кызганып, аркасыннан сыйпады.
— И балакай, сиңа бик авыр инде. Күреп торам бит! Ни дисәң дә уен түгел, үлеп яңадан туган шикелле бу...
Нюра сүзсез генә башын иде.
— Бүгенгәчә син христианка Анна идең, ә иртәгә мөслимә булып уянырсың. Әле соң түгел, икеләнмисеңме?
Нюра «юк!» дигәнне аңлатып башын чайкады.
— Ходай шулай кушкандыр. Мин хәзер иске дөньяга кире кайта алмыйм инде. Җепләр өзелде, өйрәт мине!
— Мәйлең! Алайса син, Анна туташ, яңа дингә бисмилла әйтеп аяк басарсың. Тәртибе шулай. Бисмилла-һир-рахманир-рахим. Йә!
— Писмиллахи...
— Алай түгел: бисмиллаһи, һи! Син «һе»не әйтә аласың бит! Украин телендә ул аваз бар. С придыханием: һе, һе! һәммә, һәм...
— Бисмиллаһи... бисмиллаһи...һи...
— Менә шулай!..
Бераздан хәзрәт кире әйләнеп кергәндә, Нюра, ты-рыша торгач, бисмилла белән Иман шартын ара-тирә тотлыгыбрак булса да, әйтә белә иде инде. Хәзрәт, моңа бик канәгать булып, аш өеннән остабикәне дә дәшеп алды.
- Утыр әле, остабикә! — диде.— Ходай Тәгалә синең белән миңа менә бу оланны мөселман диненә кабул итеп, аңа мөслимә исеме кушуны насыйп итте. Моңа шокрана йөзеннән бер дога кылыйк.
Догадан соң хәзрәт, Нюраны киезгә тезләндереп, иогазьләргө кереште:
- И олан! Сиңа Ходай Тәгалә бәхетле айларда, изге согатьләрдә дөньяга килергә насыйп иткән. Синең күңелендә мөкатдәс очкыннар кабынып киткән. Шулчак Хак Тогалә вә тәбарәкәнең бихисап фәрештәләре Тәңребезгә мең шөкер «амин!» дип торганнар булса кирәк. Нигә тулай дип әйтә алам? Чөнки синең теләкләрең кабул Һулган. Зәүҗең итеп син үзеңә «Лөүхелмәхфүз»дә* языл-ганча, менә шушы чибәр мөселман егетен сайлагансың. Афәрин. Бик хуп. Бик тә саваплы гамәл. Остабикә белән икебез дә сезне бу саваплы гамәлегез — булачак никахыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Хода сезне Гюхстле кылсын. Гомерегез озын булсын! Барча теләкләрегез кабул булсын, амин!
Хәлим бу сүзләрен тәрҗемә иткәнче, хәзрәт кулларын тезләренә куйган хәлдә күзләрен йомып утырды да дога укырга кереште:
- Мин әйткәннәрне кабатла, олан: Ля илаһә иллә аллаһ, Мөхәммәд рәселуллаһ!..
Нюра, үз янында утырган абыстай кебек итеп, кулларын йөзе турысына күтәрде, абыстай пышылдаган серле сүчлорне дөрес итеп кабатларга тырышты.
-Ля илаһа илла аллаһ... Мухамет расулуллаһ...
Ләкин телләре дога укыганда, аның күз алдына чиркәүдәге сыман зур күзле, сары сакаллы христиан алласы килеп басты. Кызый тетрәнеп китте, аның маңгаена тир Гюреп чыкты, теле әйләнмәс булды. Нюра, алтынга н> ре игән ул ялтыравыклы алла сурәтеннән котылырга тырышып, күзләрен йомды. Тешләрен кысып, бөтен ихтыярын шуңа җигеп «ля илаһә»...не кабатлады. Телне иркәләп йомшак кына әйтелә торган бу ягымлы сүз күз алдындагы әлеге ялтыравыклы бизәкләрне юкка чыгану.
Ләүхелмөхфүз» — һәр бәндәнең язмышы теркәлгән мәңгелек
ра, күңел түренә үк үтеп, моңарчы тоеп карамаган ниндидер бөек, изге тойгылар уята, дулкынландыра иде.
Аларның каршысында утырган хәзрәт, гүя кыз баланы шушы кыен хәлдән йолып алырга теләгәндәй, җаннарга тынычлык, мәрхәмәтлелек иңдерә торган ягымлы тавышы белән бераз көйли төшеп салават әйтүдән башлады.
— Аллаһөммә салли галә Мөхәммөдин вә галәи алиһи Мөхәммәд... Йа Рабби, носрани кавемеңнән булган ошбу кыз баланы җәмгы гөнаһларыннан азат кылуыңны эстибез. Йа Рабби, бу бәндәң синең барлыгына, синең кодрәтеңә, Мөхәммәд салаллаһи-галәйһиссәлам синең пәйгамбәрең булуга ихлас күңелдән иман китерә. Йа Хода, бу кыз баланы ислам диненә кабул итүеңне эстибез. Ходаем, кодрәтең чиксез, бу баланы киләчәктә дә рәхмәт һәм мәрхәмәтеңнән мәхрүм итмәгел. Аллаһе әкбәр, аллаһе әкбәр!..
һәммәсе дә кулларын күтәреп дога кылганнан соң, хәзрәт^янә әйтте:
— Йа аллаһ раббелгаләмин. Афәрин, кызым! Абыстай белән без сине, башка мөселман туганнарың кебек, мөслимә булуың белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Гомерең озын булсын, сиңа Хода Тәгаләнең шәфкате, мәрхәмәте насыйп булсын. Инде бу яңа Мөслимәгә мөселман исеме дә кирәк бит! Әйе бит, остабикә?!
Остабикә, аның сүзен куәтләп, башын иде, Нюра-ның иңбашыннан сыйпады.
— Әйе, кирәк. Үзе шикелле матур, нурлы исем кирәк туташка! — диде.
Хәзрәт дәвам итте:
— Да ведь, Нюра?
Нюра, каушавыннан кызарынып, баш иде:
— Да, да...
— Урыслар «Анна»ны бераз йомшартып, исем иясен иркәләбрәк булса кирәк, Нюра дип тә әйтәләр. Шулайдыр бит, Анна?
Анна-Нюра, әйе, нәкъ шулай дигәндәй, баш какты. Хәзрәт дәвам итте:
— Инде бу яңа дин кардәшебезгә, элеккесенә дә бераз охшатып, Нурҗиһан дигән исемне кушу мәслихәт булмасмы?
Анна-Нюра, башын игәлөп, бу исемне чын күңелдән кабул итәчәген белдерде.
— Мне нравится! Нур-джи-хан, Нур-нур-джи-хан!
— Менә шулай! Бик матур исем. Син аны тагын да матуррак итеп әйтә башларсың әле. Риза алайса шул исемгә?
— Миңа да бик ошый, мин дә хуп күрәм,—диде Холим.
— Алайса шул исемне хупладык, Аллага тапшырдык, хәере белән!
— Хупладык!
— Амин! — диештеләр.
Хәзрәт остабикә белән Хәлимгә аерым-аерым баш иде.
— Син, остабикә, һәм син, Биктимер утлы Хәлим гуаһ булыгыз: яңа дин кардәшебезнең исеме моннан сон, Нурҗиһан булыр — Нурҗиһан! Шәт иншалла, яңа исеменә лаек булыр сеңелкәш. Бөтен җиһанга нур чәчәр.
Хәзрәт бу исемне әйтеп Нурҗиһанның ике ягын да икешәр мәртәбә өшкерде, тагын «аллаһе әкбәр»ен әйтеп, дога кылды. Ике кулын тезләренә куеп, күзләрен йомар-йоммас, күңеле йомшарган хәлдә тагын тәбрик итте.
— Йа Хода! Иманым камил, мөселман өммәтенә янә Оер мөслимә килеп кушылган изге минутларда, аңа шундый нурлы исем кушылганда, Ходаның рәхмәте илә, Гютен җиһан нурланып торыр, вә янә фәрештәләр, күк капусына җыелып, тантаналы рәвештә тәкбир әйтерләр. 1>у исем туташның бөтен киләчәген илаһи нур белән яктыртып барыр. Амин! Ягез, бер дога!..
Хәлим аңа хәзрәт сүзләрен тәрҗемә иткәндә, күзләренә яшь тулган Нурҗиһанның кайнар куллары егетнең беләген к 1,1 си иде.
Шушы куанычлы хәлләрдән соң абыстай чәй әзерләп йоргондә, бик дуамал иттереп капканы дөбердәттеләр. Хочрот ишегалдыннан бик борчылып керде. Тәрәзәләрнең пәрдәсен төшерергә кушып, лампаны бастырыбрак куйды.
— Ни булды, хәзрәт? Берәр хәвеф-хәтәр юктыр ич?..— диде Хәлим.
Хәзрәт чалмасын салып башына камалы бүрек киде.
— Хәвеф-хәтәр үк димәс идем... Шулай да... андыйдан Алла сакласын. Казан читендә тимер юлы салучылардан Оер егет белән бер кыз юкка чыккан, имеш. Шуларны •плиләр. Милиция купкан... Безгә дә шуларны эзләп килгәннәр.
Нурҗиһан, агарынып, урыныннан торды.
— Ой, нишлибез инде? Безне эзлиләрдер... Без инде ул, без!—диде.
Холим үзе өчен борчылмый иде. Чөнки ул, китәчәге турымда алдан ук гариза язып, үз урынына ышанычлы Оер иптәшен калдырган иде. Ә болай аларның хәле, чыннан да, шәптән түгел иде. Нурҗиһанның абыйлары аның эзенә төшсәләр, көт тә тор, җәнҗал чыкмый калмас. Кан коелмаса әле. Чөнки Хәлим инде аны беркемгә дә бирәчәк түгел. Аннаның абыйлары башта Хәлим фатирына сугылырлар. Сеңелләренең кем белән качуын белгәннән соң, фатир хуҗасыннан көчләп әйттереп, монда килеп чыгулары да бик мөмкин...
Әмма хәзрәтнең үзен тыныч тотуы, каушап калмыйча гакыл белән эш итүе яшьләрне бераз тынычландыра төште. Хәзрәт үзе эчтән дулкынланса да, болай тыныч күренә иде.
— Без изге юлда. Шәт иншалла, бер Хода ярдәменнән ташламас! — диде ул.
Хәзрәт үзенең ике улын ниндидер йомыш белән ышанычлы картларына җибәрде. Абыстай бик тыныч кыяфәттә, якты чырай белән аркасыннан гына сыйпап, Нурҗиһанны үзе белән аш өенә алып чыгып китте. Анда ул Воронеж кояшы астында үскән озын чәчле, зәңгәр күзле украинканы беренче мәртәбә тәһарәт алырга, Мөслимәләргә хас булган башка шундый пакьлек кагыйдәләренә өйрәтәчәк иде.
Олы бер вакыйга алдында торуларын хәзрәт Хәлимгә дә сиздерде.
— Улым, сиңа да тәһарәт алып пакьләнү фарыз булыр,— диде.
Аннары хәзрәт егетне үзе белән караңгы урамга алып чыкты. Олы урамда атлар чабып узганы ишетелде; кемнәрдер тавышлана да иде. Алар исә, зур урамны бер якта калдырып, ниндидер тар тыкрыклар, аулак ындыр артлары аша уздылар. Бераздан ярым караңгыда мәһабәт булып калкып торган зур мәчет янына килеп чыктылар.
Мәчеттә ут алынмаган иде әле. Шулай да боларны тышкы ишекнең ике ягында басып торган пәһлевандай ике таза егет каршы алды. Хәзрәт аларны алдан ук искәртеп куйды:
— Сак булыгыз! Чит кешене кертмәгез! Бәйләнүче булса, миңа белдерегез! — диде.
Сакчылар, ишекне киң ачып, боларны эчкә уздырдылар.
— Хуп, мулла абзый, чебен дә үтә алмас! — диделәр.
Күп вакыт узмады — башмак бүлмәсенә абыстай белән Нурҗиһан килеп җиттеләр. Кәләшен күрүгә Хәлим, күңеле хушланып, елмаеп куйды. Нурҗиһанны нәкъ авыл кызы итеп киендергәннәр. Ул эчке яулыгы өстеннән юка кәшемир шәльяулык бөркәнгән, аның күзләренә сөрмә тартырга, бит очларына иннек салырга да өлгергәннәр. Хәлим татлыгыннан баскан урынында таптанып алды. Моңарчы ул әле Килдебәкнең мулла йортына марҗакай алып кайтуына бик тә уңайсызлана иде. Карасана, Нюраның П.1П1КЫ кыяфәтендә хохол кызыннан берни дә калмаган иабаса! Абыстай янында кара кашлы, зәңгәр күзле, зифа оуйлы, карап туймаслык чип-чибәр татар кызы басып юра иде.
VI
Нурҗиһан шул арада сөеклесен сагынып та өлгергән иде. Хәлим белән бергә буласы килеп, аңа таба омтылды. Локин, шул сулышта ук аңына килеп, үзен-үзе тыеп калды. Бу сиңа чиркәү түгел лә! Монда әнә ул абзыйлар шикелле үзеңне тыныч, олысымак тотарга кирәк. Аннан ла бигрәк, абыстай әйтте бит, никах укылганчы алар »н-рсеиә-берсе... ничек әле? Намәхрәм икән бит!..
Элекке Нюра, хәзерге Нурҗиһанны абыстай, йомшак кына култыгыннан алып, өстәге сөннәт бүлмәсенә .шдоде. Келәмле баскычтан менә башлауга, һич көт-могондә, бөтенләй истө-оста югында Нурҗиһанның күз алдына, төштә күргән шикелле сәер генә булып, анасы Лгафия килеп басмасынмы! Нурҗиһан сискәнеп китте. Күчен бер йомды, бер ачты. Ләкин анасының сурәтен күч алдыннан куып җибәрә алмады. Ул аның күз яшь-лорен күрде, елый-елый такмаклавын гүя аермачык ишетте:
«Ой, доченька! Что ты наделала? Куда ты идешь?! Ьоже мой, ты же станешь поганой басурманкой, адовой головешкой! Опомнись, опомнись!.. О, боже!»**
Нурҗиһан тетрәнеп китте. Ай, ни булды әле бу? I 01 име бу, әллә өнме? Аны бит хәзер газиз әнкәсе дә, парлык туганнары да каргый, ул бит басурманнар дөньясына күчеп бара, антихристлар дөньясына!.. Нәрсә булды әле бу? Саташамы әллә ул, сатана аздырдымы әллә аны?!
Нурҗиһан, башы әйләнеп, баскыч култыксасына ябышты. Абыстай, кызыйның кинәт кенә агарынып китүен күреп, хафага төште. Аны баскыч астындагы кечкенә бүлмәгә алып керде. Кызыйны урындыкка утыртып карт ысына тезләнде, кулларыннан алып хәлен сорашты.
- Ай сеңлем, ни булды? Нигә төсең китте? Авырмыйсындыр бит? — диде.
Нурҗиһан татарчаны да яхшы ук аңлый башлаган иде инде. Бу сөйкемле ханымны борчымаска тырышты.
— Юк, авырмыйм, абыстай. Тик әле менә анакаем күз алдыма килде. Ул мине «поганая басурманка буласың» дип куркытты...
Абыстайның дугайланып килгән матур кашлары бер генә сулышка җимерелеп алды да, йөзе янә яктырып китте. Ул, Нюрага таныш булмаган, ниндидер затлы хуш исләр аңкып торган йомшак кулы белән Нурҗиһанның аркасыннан сыйпады, иңбашыннан сөйде. Аннары догалар укып як-ягына өрде.
— Эстәгъфируллаһ! Әгузе биллаһи минөш-шәйтанир-раҗим... Беләсеңме, сеңлем, синең җаның өчен хәзер рәхимсез тартыш бара. Кара көчләр сине җибәрмәскә тырышалар. Син кире уйламагансындыр бит? Күңелеңне тәшвиш агуламагандыр ич?
Нурҗиһан башын чайкады.
— Юк, юк! Мин Нурҗиһан бит инде. Кире кайту юк! Әле әнинең күз алдыма килеп басуы гына борчып алды.
— Ә син ул күренгән затны анаң дип хаталана күрмә. Аның сурәтенә кергән иблис мәлгунь ул. Христианча сатана була. Анаң сурәтенә кереп, изге ниятеңнән яздырырга тели. Шул ул, иблис мәлгунь!
— Ой, чыннан да шулайдыр, абыстай. Ә мин курыктым.
— Тәгаен шулай! Уйлап кара, акыллы ана үз баласына явызлык теләмәс. Синең бүген иң бәхетле көнең. Син бирешмә, нык тор, батыр бул, иманыңны яңарт! Яле, әйтеп кара: ля илаһө иллә аллаһ!..
— Ля илаһэ...
— Менә шулай...— Абыстай Нурҗиһанга карабодай орлыгы хәтле генә бер бөртек сузды.— Менә шуны кап әле. Шәт иншалла, шифасы булса кирәк. Хаҗцан кайткан.
Әлеге бөртек чыннан да шифалы булып чыкты. Аның бу якларда булмый торган үзенчә бер әчкелтем татлы тәме бөтен тәненә таралып, кызыйның күз алларын яктыртып, кәефен күтәреп җибәрде.
Абыстай аны йомшак келәм җәелгән фарыз бүлмәсенә алып керде. Хәзрәт аларны ирләрдән бераз читкәрәк, стена кырыенарак утыртты.
— Хәзер башлыйбыз! — диде.
Нурҗиһан бераз кыенсына да, дулкынлана да иде. Бу кешеләр аның киләчәгенә бик зур үзгәреш кертәчәкләр.
М С1 ю хозер нидер булырга тиеш бит. Әйе. Яшьләр, чиркоүго никахлашырга барганда даң-доң итеп чаң камнар. Ә чиркәү эчендә аларны баштанаяк алтынга тргнгом зур күзле Христос, аның янәшә-тирәсендә исәп-|С1 хисапсыз изгеләр, шундый ук ялтыравыклы ризалар Ы1ГОМ чур сакаллы юан поплар каршы ала. Түрдә дини /кырлар яңгырап тора.
I Ьрсәнедер юксынып, Нурҗиһан як-ягына каранды. I үрдоге җиделе лампаның сүрән яктысында һәммә порсо бөтен мәчет эче тоташ җансыз соры булып күренә ит-. Түр якта тәсбих тартып утыручы егерме-утызлап карт-коры да хәрәкәтсез, йокымсырыйлар кебек, сүлпән |'.|к-ноләр иде.
Кунак кызының йөзенә күз салуга, абыстай һәммәсен аңнады. Ул аның кулына тәсбих тоттырды, колагына ягымлы сүзләр ирештерергә теләде:
- Бездә менә шулайрак инде, сеңлем. Шау-шуны, фамн дөньяның ялтыравыкларын без ишекнең аргы ягында калдырып керәбез. Гыйбадәтханә, күңелне чүп-чардан арындырып, сафландыра, изге уйлар белән баета. 1. шундый урын. Менә шулай итеп тәсбих тартабыз. Йа Лллаһ, йа Мөхәммәд, дибез...
Нурҗиһан, «әйе, аңлыйм» дигәндәй, башын иде, нокъ абыстай шикелле итеп бармак очлары белән берөм-н-к ном тәсбих төймәләрен тартырга тотынды. Аның ирен-норе изге сүзләр кабатлый. Әмма күңеленең түре буш иде оле. Яңа диннең изге тойгылары җан азыгы булып Гютсн күңелен биләп аласы вакытта гына аның күз алдына әле бер яктан, әле икенче яктан чиркәүдәге зур күчле сурәтләр килеп басты. Нурҗиһан, шундыйлардан I ичрок котылу өчен, алдагы сафта гына утыручы Хәлимгә күч салды. Күзе төшү белән, хәйран калды. Ничек мо-иарчы игътибар итмәгән ул моңа: Хәлимгә хәтфә кәләпүш шулкадәр килешә, исең китмәле! Үзенә үзе гаҗәпләнде. Янында гына шундый чибәр сөйгәне утырганда, ничек .1И1.1 ниндидер чит-ят сурәтләр мазасызлый алсын икән? Ул сөйгәненнән күзен алмас булды, аның гел Хәлимгә 1смо карап торасы, гел аның хакында гына уйлыйсы килде. Аларның мәхәббәтен бергә кушачак шушы кадерле, изге минутларда күңел Хәлимнең дә шул хакта гына үмланын, сөйгәненең аңа карап бер елмаюын теләде. 11урҗиһан шулай дип уйлап кына бетерде, егет, сөйгәнеме ц йөрәк тибүен сизеп торгандай, аңа борылып, елмаеп куйды.
Тиз үк михраб ягыннан тамак кырган тавыш ишетелде. Өстенә яшел чапан, башына ап-ак чалма кигән озын буйлы хәзрәт, вәкарь белән генә атлап, мөнбәр янына килеп басты. Ул сүзен тантаналы тынлыкта, бераз дулкынланыбрак башлады:
— Җәмәгать! Бүген безгә, Ходай Тәгаләнең рәхмәте иле, биниһая зур изгелек эшләү насыйп булырга тора. Ерактагы Воронеж ягыннан килеп тимер юлда эшләүче Иван кызы Анна туташ, калебенә* иман нуры иңеп, ислам динен кабул итте. Әйе!
Моңарчы тын гына утырган сафлар кинәт хәрәкәткә килде, аларда хәер хаһлык авазлары ишетелеп алды. Хәзрәт бераздан дәвам итте.
— Туташ, бик табигый ки, үзенә мөслимә исеме кушуны үтенде. Без, Ходага тапшырып, туташның бу изге үтенечен гамәлгә ашырдык. Элеккеге Аннага Нурҗиһан исеме куштык!..
Янөшәдәгеләр, бу изге гамәлне хуплап, төрлечә куанычларын белдерделәр. Төрле яктан «Бәрәкалла!», «Афәрин!», «Сөбханалла!» дигән сүзләр ишетелде. Бик күпләр Нурҗиһанга борылып баш иде.
— Хәзер, җәмәгать, Нурҗиһан туташның ислам динен, яңа мөслимә исемен кабул итүен хуплап, салават әйтик һәм бер дога кылыйк! Аллаһөммә салли галә Мөхәммәдин вә галәм әлиһи Мөхәммөдин...
Нурҗиһанның йөрәге дөп-дөп тибә, битләре яна. Ул да калтыраган кулларын, абыстай шикелле үк, дога кылырга күтәрде. Турысын гына әйткәндә, хәзрәт сөйләгәннәрнең һәммәсен дә аңлап бетерми иде әле ул. Шулай да колагына чалынган кайбер сүзләрдән, абыстай пышылдауларыннан шуны төшенде: хәзрәт аның хакында күңелләргә үткәреп бик әйбәт сөйли иде. Үзен шулай хөрмәтләүләре өчен Нурҗиһанның күңеле йомшарды. Кем инде ул аларга? Әллә каян килеп чыккан бер «марҗа»!
Нурҗиһан, түбәсеннән ашкан куанычын уртаклашасы килеп, алдагы сафта утырган Хәлимгә күз салды. Аның да авызы ерылган иде. «Күрдеңме ничек тәгәри безнең эшләр!» дигәндәй, шатландырып ым какты.
Хәзрәт дәвам итте:
— Монысы тантананың бисмилласы гына әле. Мәсҗе-тебездә, Ходаның рәхмәте илә, тагын бер изге вакыйга булырга тора. Ул да булса Нурҗиһан туташның Хәлим белән никахлашуы.
Янә хуплау авазлары яңгырап китте. Кайберәүләр,
*Калебенә — йөрәгенә, күңеленә.
урыннарыннан кузгалып, күзләре белән бу гүзәлнең хәләл •I гфпс булачак бәхетле егетне эзләргә керештеләр. Хәлим, I и мп.ша кадәр кызарып, уңга да, сулга да баш ияргә
Хозер шаһитлар үз вазифаларын үтәргә керешсеннәр! Холим, күршесе киңәшен тыңлап, сөннәт бүлмәсенә
ты. Абыстай Нурҗиһанны шул ук бүлмәнең икенче
почмагына әйдәде. Өлкән яшьтәге сакаллы ике абзый Нурҗиһан каршысына килеп баш иделәр. Юуларның и-рсе Нурҗиһанга сөаль бирде:
Воронеж өлкәсенең Иван кызы — элекке Анна, чшгргс Нурҗиһан туташ, рәхим итеп әйтегезче: сез Кил-.'и-икк авылының Биктимер утлы Хәлимгә хәләл җефет-кччко барырга үзегез теләп, үз ихтыярыгыз белән риза булдыгызмы?.. Аңлашыламы? Если по-нашему трудно, ошсчайте на своем языке...
Нурҗиһанга мәчеттә туган телен ишетү сәеррәк то-П1Д1.1. Ул, каушавыннан тәсбихле кулын тегеләр сыман күкрәгенә куеп, җавап бирде:
Да, да, конечно, по своему желанию... Как же!
Ә сколько Вам лет? — диделәр.
15 мае исполнилось восемнадцать. Гел татарча киенгән бу гүзәл кызның саф русча сойләшүе шаһитларга күңелле тәэсир итте. Алар елмаешып:
Хорошо, хуп! — дип, егет янына юнәлделәр.
Йә, чибәр егет, син дә әйт инде. Шәригать шулай боера!
Өлкән яшьтәге бу ике абзыйга ихтирам йөзеннән Холим баш иде.
Бик рәхмәт, абзыкайлар! Шөкер, теләгем кабул булырга тора. Нурҗиһан туташны гомерлек зәүҗем итеп кмОул итәм. Хәер догада булсагызчы! — диде.
Шәригатьнең бу кагыйдәләре аңа күптән таныш бу-цуын, чөнки үзенең Килдебәк мулласының мәхдүме икөн-|ичVII Хәлим чак кына әйтмичә калды. Бу аңа мактанган Iиңкеллерәк булыр кебек тоелды. Әйдә, сер булып калсын!
Шаһитлар, хәзрәт каршысына барып, егет белән ту-ппипың үз ихтыяры белән никахка керүләренә һәркай-01.1 аерым-аерым гуаһлык бирде.
VII
Менә дулкынланып көткән минутлар килеп тә җитте. Никах мәҗлесенең иң тантаналы мизгелләре башланды. Моочзин бабай, күләгәдәй тавышсыз-тынсыз гына йөреп, (>ии1-алты урында якты лампалар кабызып җибәрде. Мәчет эче ягымлы якты нур белән тулды. Абыстай Нурҗиһанның колагына үрелде:
— Никах догасы бу — венчание! Хәере белән! — диде. Нурҗиһан, каушавыннан «Ой!» дип, абыстайның беләгенә ябышты.
Хәзрәт вәкарь белән генә янә тамак кырып алды. Никахны гадәттәгечә әгузе бисмилладан башлады.
— Әлхәмделиллаһи әлләзи калә фи китабиһи вә эн-кихуа әллөями вәс-сәләватү вәссәламү...
Мулла абзый, күзләрен бераз йома төшеп, ягымлы йомшак тавыш белән укый иде. Нурҗиһан, никахның һәр сүзен йотып алырдай булып, михраб ягына текәлде. Менә бит, кем уйлаган! Кемнең башына килгән аның яңа тормышы мәчеттә башланыр дип! Искиткеч иде бу! Төш шикелле... Әмма төш түгел иде бу, чын иде, чын! Әнә мулла абзый, аның мәхәббәтен мәңгегә беркетү өчен, никах укый. Сөйгәне аның законлы ире булачак. Иа Алла!..
Нурҗиһан әлеге доганың сүзләрен аңламый иде. Әмма хәзрәтнең көйләп укуы аның күңеленә бик тә хуш килде. Унсигез яшенә җитеп, аның беркайчан да мондый сәер, гаҗәп моңлы көйне ишеткәне юк иде әле. Бу инде сиңа даң-доң иткән тупас чиркәү чаңы түгел. Бу көй, су өстендә чайкалган дулкыннар шикелле, синең җаныңны әле йомшак кына рәхәттә тибрәлдерә, әле ниләрдер вәгъдә итә, әле тамак төбе белән кырыс кына сине искәртеп куя. Мәчет идәненә төшкән яп-якты ай нурына күзе төшүгә, бу тылсымлы көй Нурҗиһанга шушы ай нурлары белән күктән иңәдер кебек тоела башлады. Бәлки, күктән иңгәнгә күрә бу сихерле көй Нурҗиһанның күңеле түренә шулкадәр эчкәрегә керәдер, шундый газиз тойгыларны уятадыр? Ул да түгел, күзен йомуга, Нурҗиһан үзен, Хәлим белән кулга-кул тотынышып, ай нурында күккә таба очып баралар кебек хис итә башлады. Күк йөзе җемелдек йолдызлар белән балкыган. Хәзрәтнең никах догасы көенә фәрештәләр авазы да кушылып, ул дога хәзер бөтен күк йөзенә яңгырый кебек иде.
Нурҗиһан, боларның һәммәсенә ышанасы килеп, күзләрен ачты. Әйе, һәммәсе дә чын иде. Менә бу мәрхәмәтле кешеләр, аларны үз итеп, шәфкатьле кулларын суздылар. Менә хәзер аларның никахларын хуплап изге теләктә утыралар. Әйе, кеше гомерендә бер генә мәртәбә килә торган кадерле минутлар иде бу. Хәзрәтнең әлеге көйле догасы үзенең тылсымлы куәте белән аларның кайнар мәхәббәтен гомерлеккә беркетеп куячак. Мәңгегә! Ничек әле? Алла бирсә...
гор килешә торган булса, Нурҗиһан, хәзрәтнең ал-и.и 1,1 тезләнеп, күз яшьләре белән рәхмәтләр укыр, абыс-| ни! 1.1 кочаклап үбәр иде.
Шушы куанычын уртаклашасы килеп, Нурҗиһан та-П.1И сойтәненә күз салды. Әйтерсең бу ике яшь йөрәк и-р Г>срсенең ни дип тибүен һәрдаим сизеп торалар. Нәкъ тул сулышта Хәлим дә булачак җәмәгатенә таба бо-рынды. Аның балкыган йөзе, нурланган күзләре сүзсез ио күн нәрсә әйтә иде.
Ул арада хәзрәт, никах догасы күңелләргә тагын да шропрок үтеп керсен өчен булса кирәк, ахырга таба штар телендә дәвам иттерде:
Йа Рабби, йа Хода! Безнең мәсҗетебездө ислам /пик- кабул иткән Нурҗиһанны һәм аның зөүҗен, аның 1|начак әүляденә ике җиһанда да бөхетле-сәгадәтле итеп, морадларына ирештер. Йа Хода, бу бәндәләреңә бәхетле, тәүфыйклы, мөрөүвөтле кешеләр булып яшәргә на-(мин булсын, аларның бөтен гомерләре буена йөзләре ик, күңелләре пакь булып, башкаларга да изгелек кынын, үрнәк булгайлар иде.
Хәлим белән Нурҗиһан никах догасы укылу дәвамында күңелләренә яңа тойгылар иңә баруын сизделәр. пер инде Нурҗиһанны зур күзле чиркәү сурәтләре ьорчымый, чиркәү кыңгырауларының чаңы колакны 1>|ишетми, алар ниндидер ясалма юаткыч сыман гына иулып калганнар иде. Нурҗиһан хәзер үлем белән янаумы абыйларыннан да курыкмый, кызның күңелендә ал арга карата хәтта үпкә дә, ачу да юкка чыгып бара иде инде. Алар хәзер юк-барга ышанып башлары түнгән һи чара бәндәләр булып кына күренә иде.
Гомеренең шушы иң бәхетле минутларында Нурҗиһанның сөекле әнисен дә тынычландырасы килде. Ул аңа күңеленең иң эчкәресеннән чыккан, иң кайнар хисләре белән инәлде: «Ай әнием, сөекле энекәй генәм! Син миңа ышан, син мине аңларга тырыш! Син уйлаганча, мин ялгышмадым да, харап та булмадым! Юк! Мин җаным сөйгән бик һәйбәт егеткә кияүгә чыктым. Мин бик тә бәхетле, энекәем! Белсәң иде син нинди гадел, тугры, дөрес дин бу, нинди саф күңелле яхшы кешеләр бу мөселманнар! Алар безне шулкадәр чын күңелдән кайгырталар! Син ышан, әнием, мин бик бәхетне, мин үз бәхетемне нәкъ менә шушы эчкерсез, яхшы күңелле кешеләр арасында таптым. Мин һаман да синең кычын, булып калам, сине һаман да яратам».
Бу минутларда Нурҗиһанның күңеле шулкадәр неч-кордс, хисләренең чынлыгына ул шулкадәр тирәнтен инанды ки — бу изге тойгылары минуты белән әнисе күңеленә барып керәчәгенә ул ихлас күңелдән ышана иде.
Элекке Анна-Нюра, хәзерге Нурҗиһан муенындагы тәресен Хәлимгә вәгъдә биргән көнне үк алып ташлаган иде. Менә хәзер, анасы белән сөйләшкәндә, күңеле никадәр нечкәрүгә карамастан, үзенең элеккеге Анна булып түгел, Нурҗиһан булып сөйләшүенә бик канәгать иде. Хәлимгә, яңа диненә хәтта күңеленнән дә хыянәт итмәве, чын-чыннан Нурҗиһанга әверелүе өчен үзенә үзе рәхмәт әйткәндәй, ул үзен-үзе сөеп, битләрен, кулларын сыйпады. Җиң очларын, яулык читләрен тарткалап куйды, Фатир хуҗасының хатыны да нәкъ шулай сыйпана иде...
Никах догасын хәзрәт янә гарәп теленә күчеп тәмамлады:
— Би-хөрмәти сөйедил-мөрсәлинө вәл-хәмдү-лилләһи раббел-галәмин. Амин.
Мәчет эче дәррәү бер гөрләп алды. Хәзер булучылар һәммәсе бердәй «амин» дип тәкрарладылар.
Әле генә тын утырган сакаллы абзыйларга кинәт җан керде. Алар, төрле яклардан кузгалып, яшьләрне әйләндереп алдылар, никах белән тәбрик итеп кулларын кыстылар.
— Никахыгыз изге сәгатьләрдә укылган булсын. Дөньяда вә ахирәттә бәхетле булыгыз. Никахыгыз безнең мәчеттә укылуына без бик шат,— диештеләр. Берсеннөн-берсе уздырып, кунакларны үзләренә чәйгә чакырырга керештеләр.
— Хәзер бик соң инде, төнлә әллә кая бара алмассыз, кунып кына китәрсез,—диештеләр.
Ләкин абыстай белән хәзрәт бу хакта алдан ук уйлап куйганнар иде инде. Мәчеттә кемгә никах укылу хакындагы хәбәр сәгате-минуты белән бөтен якын-тирәгә таралачак. Төрле хәвеф-хәтәрдән саклап калу өчен, яшьләрне тизрәк күздән югалтырга кирәк иде. Абыстай, Нурҗиһанны култыгыннан алып, башмак бүлмәсенә ашыктырды.
— Юк, юк! Нурҗиһан белән Хәлим безнең кунагыбыз! Хәзрәтнең аларга никахлашу хакында шәһадәтнамә дә бирәсе бар әле,—диде.
Болар кайтып керүгә, ак өйдә табын әзер иде инде. Абыстай яшьләрне табынның түренә утыртты. Ул алар-ның гадәттән тыш чибәрлегенә, шулкадәр пар килүләренә һаман да сокланып бетә алмый иде әле. Икесенең дә япь-яшь булуларын әйткән дә юк, ул буй-сын зифа-44
ныгы, ул төс-бит, кашлар, күзләр... Чәй ясаганда, абыстай үкмюң соклануын яшерә алмады.
Сөбханалла, күз генә тимәсен,— диде ул.— Ходай Гшало сезне һичшиксез бер-берегезгә пар китереп ярат-кмм, кадерен белә күрегез. Моңа бик шөкрана кылыгыз. Шот иншалла, бәхетле булырсыз. Бездән хәер-фатыйха!
Мулла абзыйның түр башында утыруы бик зур дәрәҗә, зур хөрмәт иде. Бигрәк тә моңа Нурҗиһан борчылды. Ул кьпарынды, яулык чите белән авызын каплады, ир-кеплоп тамагына да ашый алмады. Аның бөтен ышанычы Хәлимдә, ул нидер әйтергә тиеш иде. Хәлим аңа ишелеп төшкән бу шатлыктан акылын җыя алмый иде иле. Ул хәзрәт белән абыстайның әле берсенә, әле икенчесе! ю карап гаҗәпләнгәндәй башын чайкап торды.
Әкияттәге шикеллерәк килеп чыкты әле бу... Сез, Хочер Ильяс кебек, безне туры юлга алып чыктыгыз. Шушы изге минутларда безнең ата-аналарыбыз булды-Iы'), канатыгыз астына алдыгыз. Без сезгә мәңге бурычлы. Дөньяда вә ахирәттә бәхетле булыгыз!
Мәхдүм, кулларын күкрәгенә куеп, хуҗаларга баш иде.
Яшьләрнең затлы чибәрлегенә хәзрәт тә абыстайдан ким сокланмый иде. Ул Хәлимнең дә гади авыл мужигы булмавын сизеп алган иде. Ләкин тәҗрибәле кеше буларак, аек акыл белән эш итәргә уйлады. Юкса бу изге минең җанҗал белән төгәлләнүе ихтимал иде.
- Безнең халык гадәте буенча, сезне бер-ике көн кунак итәргә кирәк иде дә бит. Ләкин, мәгаттәәссеф*, сезнең тизрәк юкка чыгуыгыз мәслихәт. Чөнки яктыруга Нурҗиһанның абыйлары сеңелләрен бездән таптырачак!.. Мөскәү поезды килергә сәгать ярым гына калып бара...
Бу һәммәсен дә хафага салды. Аннан-моннан гына каикаладылар да, дога кылып, табын яныннан кузгалдылар, тизрәк юлга җыена башладылар. Нурҗиһан бо-ларга күлмәкчән генә килеп кергән иде. Абыстай аңа чо ңгәр хәтфәдән тегелгән көмеш каймалы камзул бүләк итгс. Мөселманнарда үбешү гадәте юклыгын белсә дә, Нурҗиһан, үзенең рәхмәтен ничек белдерүдән гаҗиз калып, абыстайны кочаклап үпте, күз яшьләре белән рәхмәтләрен әйтте. Юлга ике бөтен ипи бирделәр.
- Акчалар чүпкә чыкты. Бу икмәк поездга билет алып бирер,— диде абыстай.
" Мәгаттәәссеф — кызганычка каршы.
Болар чыкканда, караңгы иде әле. Аларны капка төбендә тарантаска җигелгән яхшы ат, типсә тимер өзәрдәй ике егет көтеп тора иде.
— Шушы егетләр һәммәсен кайгыртыр,— диде хәзрәт.
Чыннан да шулай булды. Егетләр яшьләрне поезд килгәнче караңгы урынга кертеп тордылар. Поезд килүгә, тәрәзәдән ипине дә алар күрсәтте. Вагон ишеге үзеннөн-үзе ачылды, урын да табылды. Яшьләр хәвеф-хәтәрсез Себер ягына таба китеп бардылар...
Яшьләр кайтасы якта инде таң беленә башлаган иде. Бу ике гашыйкны алда әнә шул таң нурыдай уянып килүче тылсымлы мәхәббәт, яшьлек бәхете белән яңа тормыш көтә иде.

Теги: Гомәр Бәширов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру