Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Ни белән үлчәнә үткән гомер?

Ни белән үлчәнә үткән гомер?

Ни белән үлчәнә үткән гомер?Йөргән юллар белән,Уй чаткысы булып йөзгә төшкәнЮл-юл сырлар белән.Ни белән үлчәнә үткән гомер?Менгән үрләр белән,үзән-үрләрендә йөргәнеңдәбелгән серләр белән.Ни белән үлчә...

Ни белән үлчәнә үткән гомер?
Йөргән юллар белән,
Уй чаткысы булып йөзгә төшкән
Юл-юл сырлар белән.
Ни белән үлчәнә үткән гомер?
Менгән үрләр белән,
үзән-үрләрендә йөргәнеңдә
белгән серләр белән.
Ни белән үлчәнә үткән гомер?
Калган эзләр белән,
кеше күңеленә орлык итеп
салган сүзләр белән.
Һәм өметләр белән! —
Я табылган,
я тапталып калган...
Гомерең алда -
үлчәүләргә сыймас
хыялларың барда.
Саҗидә Сөләйманова
1968
Фото: pixabay
#Саҗидә Сөләйманова #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи