Журнал «Безнең мирас»

«Седльце шигырьләре»

«Безнең мирас» журналының сигезенче санында басылып чыккан Рәзин Нуруллинның «Акка кара төшсә, югалмый...» дигән мәкаләсендә каһарман-шагыйрь Муса Җәлил иҗатының әлегә кадәр билгесез булган яңа сәхифәсе ачыла, дип әйтергә була.Анда шагыйрьнең якташы – Гобәйдулла Салихов дигән кеше тарафыннан, 1942 елның октябрендә, Седльце (Седлец) шәһәрендәге хәрби әсирләр лагеренда Муса Җәлилдән күчереп алган алты шигырь урнаштырылган. Югалган дип исәпләнгән ул шигырьләрнең 72 елдан соң табылуы үзе бер могҗизага тиң. 2007 елда Салиховлар яшәгән йортны сүткәндә, чормада күн букчада табыла ул шигырьләр. Анда Салиховның истәлекләре дә була. Аларның ничек итеп табылуы шул мәкаләдә ачык, аңлаешлы итеп язылганга, кабатлап тормыйк.


Ихтимал, ул мәкалә байтак сорау­лар да тудырыр. Шулай да иң элек ике сорауны ачыклау мәслихәт. Аның беренчесе һәм иң мөһиме: бу алты шигырь чыннан да Муса Җәлилнекеме, түгелме яки ул башка кешенекеме? Икенчесе – шактый ук четереклесе: ни сәбәпле Гобәйдулла Салихов ул алты шигырьне чормага яшереп куйган да бу хакта беркемгә дә әйтмәгән?


Бу сорауларга өстән-өстән генә, бер-ике сүз белән генә җавап бирү мөмкин түгел: алар катлаулы, дәһшәтле, хәтәр, куркыныч вакыйгалар белән үрелгән. Шуңа күрә бу язмада аларның кай­берләренә генә тукталырга туры килә.


Рәзин Нуруллин язганча, беренче сорауга ачыклык кертү юнәлешендә эш башланган да инде. Шундый үтенеч белән ул Казан федераль университеты доценты, филология фәннәре кандидаты, Муса Җәлил иҗатын өйрәнүче Нурфия Йосыповага мөрәҗәгать иткән. Аның раславынча, бу шигырьләр, чыннан да Муса Җәлил стилендә язылган. Күчереп язучы Гобәйдулла Салихов, бәлки, кайбер төгәлсезлекләр дә җибәргәндер, өстәвенә алар башкорт телендә күчерелгән ди галимә.


Әлеге вакыйга редакциядә шулай ук зур кызыксыну уяткан: «Ничек кенә булмасын, һәммә фактлар җентекләп өйрәнүне, тикшерүне таләп итә. (Аллаһ боерып, киләчәктә, бәлки, Муса Җәлилгә нисбәтле шу­шы шигырьләр турында Нурфия Йосыпованың да, башка галимнәрнең дә фәнни язмаларын журналыбызда күрергә насыйп булыр әле. — Ред.) Галимнәр бу эш белән шөгыльләнә дә», — диелгән искәрмә шул хакта сөйли.


Рәзин Нуруллин мәкаләсе һәм редакция искәрмәсе миндә – 35 ел дәвамында Муса Җәлил иҗатын өйрәнеп, кандидатлык диссертациясе яклаган, докторлык диссертациясе язган, герой-шагыйрь иҗатына багышлап күп санлы фәнни-публицистик хезмәтләр, әдәби әсәрләр иҗат иткән җәлилче-галимдә – шулай ук зур кызыксыну тудырды.


Әлегә кадәр шагыйрь иҗаты нигездә «Бөек Ватан сугышына кадәрге», «Фронт лирикасы» һәм «Моабит дәфтәрләре» дигән өч зур чорга бүлеп өйрәнелә иде. Әгәр шул алты шигырь, чыннан да Муса Җәлилнеке булса, ул вакытта герой-шагыйрь иҗатының яңа – дүртенче (хронология буенча өченче) сәхифәсе ачыла, дип исәпләргә була һәм аны шартлы рәвештә «Седльце шигырьләре», дип атарга мөмкин. Ни өчен дигәндә, беренчедән, ул шигырьләр шунда – Польшадагы хәрби төрки халыкларны җыю урыны булган лагерьда күчереп алынган; икенчедән, Седльце (Седлец) лагере – антифашистик оешмаларның баштагы үзәге һәм аның җитәкчеләреннән берсе – махсус төркем белән дошман тылына җибәрелгән һәм әсирлеккә эләккән җәлилче Гайнан Кормаш була; өченчедән, бу алты шигырьнең аерым чоры, үз тарихы бар. Ул тарих үткән белән бүгенгене генә түгел, киләчәкне дә тоташтыра ала. Киләчәк дигәндә, Муса Җәлилнең Дәүләт Куркынычсызлыгы Комитеты архивына тапшырылган һәм әлегә кадәр табылмаган дүртенче дәфтәре турында сүз бара. Бу сүз бик җитди: Муса Җәлил кулъязмаларының КГБның яшерен архивында саклануы турындагы документны Казанга шул оешманың баш идарә начальнигы, генерал Леонид Шебаршин алып килә. Димәк, ул дәфтәр бөтенләй юкка чыкмагандыр: йә шул архивта сакланадыр яки кайдадыр, кемнәргәдер җибәрелгәндер, һәм ул, Гобәйдулла Салиховлар яшәгән йорт­ны сүткәндә чормада табылган шул алты шигырь кебек, көтмәгәндә килеп чыгарга да мөмкин. Мондый версияне дә бөтенләй кире кагып та, хәзергә бу турыда ачык итеп сөйләп тә булмый, гәрчә фаразларга нигез бар.


Төрки-татарлар тупланган урын булгангамы яки башка сәбәп беләнме, сугыштан соң Седльце хәрби әсирләре турында теләр-теләмәс кенә искә алганнар. 1962 елның май аенда гына: «Героям Красной Армии, павшим в борьбе с гитлеровским фашизмом за нашу и вашу свободу в 1941-1945 годах. Честь их памяти. Седльце, 13 мая 1962 г.» дигән язулы монумент куелган.


366 шталаг дигән бу лагерь совет-герман чигендәге шул Седльце шәһәрендә, 1939 елда оештырыла. 1941 елның җәеннән анда совет, француз, соңрак итальян әсирләре дә тотыла. Седльце тирәсендәге лагерьларда 40 меңләп әсир һәлак ителә. 10-15 градуслы салкында, ачык һавада, ачлыктан тилмергән әсирләр һәр көнне дүрт-биш йөзләп кырылган. 1942 елның 21 августында шунда «Идел-Урал» легионы төзелә башлый. Анда татар, башкорт, Идел буе халыклары керә һәм аның төп максаты партизаннарга каршы көрәш оештыру була.


Сталинның Кырым татарларын туган илләреннән сөрүе һәм Казан татарларын сөрергә әзерләнүе хәзер сер түгел. Соңгысыннан аны «Идел-Урал» легионында Муса Җәлил һәм җәлилчеләр оештырган 900 чамасы хәрби әсирдән торган 825 нче батальонның Витебск тирәсендә, немец командирларын кайсын юк итеп, кайсын әсирлеккә алып, бик күп корал арсеналы белән партизаннар отрядына кушылуы, 30 меңгә якыны Франциядә фашистларга каршы көрәше турындагы хәбәр генә туктатып кала. Диктаторның татарларга карата булган мондый мөнәсәбәтенең нигезендә зәһәр мәкер генә түгел, зур сәясәт тә ята. Ихтимал, моның белән ул берничә миллион Кызыл Армия сугышчысының әсирлеккә эләгүен дә, советлар иленең башка милләт әсирләреннән төзелгән легионнарның дошман сафына кушылуларын да халыктан яшереп тотарга теләгәндер. Тарихчы-галим Искәндәр Гыйләҗевнең «Идел-Урал» легионы» дигән китабында бу хакта шаккатыргыч мәгълүматлар бар.


1941 елның июль уртасында Кызыл Армия бер миллион чамасы кешесен югалта; ноябрь аенда 3,6-3,9 миллион чамасы сугышчысы әсирлеккә эләгә. Шуның 280 меңе генә азат ителә, 2,6 миллионы һәлак була; әсирләрнең гомуми саны 5,7 миллионга җитә. Фашистлар басып алган җирләрдә барлыгы алты легион төзелә: Төркестан, Әзәрбайҗан, Грузин, Әрмән, Төньяк Кавказ, Идел-Урал татар легионнары. Алардагы дистә меңнәрчә әсир дошман ягында торып, Кызыл Армиягә каршы сугышырга мәҗбүр ителә. Алар икенең берсен сайларга тиеш була: яки лагерьдагы үлем, яки дошман сафына кушылу. Әле моңа фашистларга сатылган генерал Власовның миллионнан артык сугышчылы «Рус азатлык армиясе» дә өстәлә, ләкин монысын инде сер итеп саклау мөмкин булмый.


Әлеге уңайдан шунысын да әйтергә кирәк: 1946 елның дүртенче гыйнварында Римдагы Совет резидентурасы юлламасы белән Үзәккә 9 куен дәфтәре җибәрелә. Алар: Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Батталов дәфтәрләре; кемнәрнекедер – икешәр дәфтәр булган дигән сүз. Аларның әле берсе дә табылмаган. (Хәер, Абдулла Алишның бер дәфтәрен, Муса Җәлилнең беренче «Моабит дәфтәре» белән бергә, Нигъмәт Терегулов, Уфадан махсус рәвештә шуның өчен Казанга килеп, 1946 елның 29 мартында Абдулла Алишның хатыны Рокыя Тюльпановага бирә, ә ул аны Язучылар берлеге рәисе Әхмәт Ерикәйгә илтеп тапшыра. Шуның белән А. Алишның ул дәфтәре эзсез юкка чыга).


Бу шигырьләрнең Муса Җәлил­некеме, түгелме икәнлеген ачыкларга керешкәндә, башта ук шунысын әйтергә кирәк: беренче карашка, аларның шагыйрьнең «Фронт лирикасы» һәм «Моабит дәфтәрләре» шигырьләре белән охшашлыгы, аваздашлыгы, уртаклыгы аз, хәтта юк кебек тоела. Бөек Ватан сугышына кадәрге иҗаты белән охшашлыгы булу-булмауны ачыклау – аерым тикшерүне сорый. Гомумән, моны формаль яктан төгәл ачыклау өчен шагыйрьнең бөтен иҗатына лингво­стилистик, ягъни тел-стиль анализы ясарга туры килер иде. Иң кызыгы шунда: ул анализның нәтиҗәсе барыбер ачык кына булмас, бәхәсле булып калыр, һәркем үзенчә аңлатма бирергә мөмкин. Ни өченме? Чөнки мондый юл, алым, концепция бу очрак өчен кулай түгел, икенче төрле методика зарур.


Муса Җәлилнең «Моабит дәф­тәр­ләре»н һәм фронт лирикасын өйрәнеп, гыйльми хезмәт язганда, мин аларны дүрт төрле стиль тональлегенә бүлеп тикшергән идем. Алар: «Туган илгә мәхәббәт хисе белән сугарылган патриотик лирика»; «Дошманга нәфрәт белдергән шигырьләр»; «Мәхәббәт лирикасы»; «Дусларча ягымлы елмаюлы, юмор әсәрләре».


Әлеге алты шигырьдә туган ил темасы («Туган ил сулары»); мәхәббәт лирикасы дип исәпләргә мөмкин булган («Сөйгән дустыма», «Дустым хисе», «Озатып калучы», «Дустыма») шигырьләр, шагыйрьнең алда әйтелгән шигырьләрендәге кебек, ачык лирик-патриотик хис белән сугарылмаган. Аларны «Сагышлы лирика» дип әйтергә була («Картлык» шигырендә ул тагын да ачыграк сизелә). Шуңа күрә ул шигырьләрнең тел-стиле дә үзенчәлекле. Менә хикмәт нәрсәдә. Бу шигырьләрне, нигездә аерым, «Сагышлы лирика» дигән, бишенче стиль тональлегендә язылган һәм аларның саны байтак булгандыр, дип исәпләргә мөмкин. Шуңа күрә аларны, гәрчә турыдан-туры аның стиленә туры килмәсә дә, Муса Җәлил шигырьләре түгел, дип тә әйтеп булмый.


Икенчедән, һәм монысы шулай ук әһәмиятле вакыйга: әгәр ул шигырьләр Муса Җәлилнеке булмаса, Гобәйдулла Салихов аларны яшереп куеп, беркемгә дә әйтмичә йөрмәс иде. Ни өчен әйтмичә йөргән соң? 1953 елга кадәр, ягъни Җәлилнең исеме акланганчы бу турыда сүз кузгату – белә торып, үзен-үзе һәлак итү булыр иде. Ул аны шагыйрьнең исеме акланып, хәтта Советлар Союзы Герое исеменә һәм Ленин премиясенә лаек булгач та әйтә алмаган. Нахакка «сатлыкҗан» исеме тагылган, НКВД вәкилләренең төн уртасында өйләренә кереп, тентү үткәрелгән кеше, әгәр дә: «Миндә Муса Җәлил шигырьләре саклана», – дип әйткән булса, аңа әллә нинди яңа гаепләр тагып, кулга алып, харап иткән булырлар иде. Запастагы офицер, кече лейтенант Гобәйдулла Салихов моны бик яхшы аңлагандыр, дип уйларга нигез бар. (Редакциядә аның М.Җәлилгә нисбәтле шигырьләр белән бергә, 1954 елның 26 февралендә үзе язган кулъязмасы да бар. Ул анда 1942 елның октябрендә Седльце шәһәрендәге хәрби әсирләр лагерында якташы, татар шагыйре Муса Җәлил белән танышып, аның алты шигырен күчереп алу мөмкинлеге булуы турында язган. Кулъязма журналда басылып та чыгар.*) Ул моны шуңа күрә тирән сер итеп саклагандыр.


Муса Җәлилнең коточкыч шартлардагы Седльце үлем лагеренда яралы хәлдә шигырьләр яза алуы шаккаткыч хәл, батырлык, ныклык үрнәге. Шигырьләрен әсирләргә укып, ул аларның күңелен күтәрергә, туган илгә, хәрби антларына тугрылык сакларга, дошманга нәфрәт белән карарга, аның тар-мар ителәчәгенә ышанырга, нык­лык, чыдамлык күрсәтергә чакырган. Әмма әйтергә теләгән сүзләрен, фашистлар тентеп табарлар дип, турыдан-туры яза да алмагандыр: әсирләрне тентеп, шикле, фашистларга каршы көрәшкә чакырган язулар тапкан очракта, аларны карцерга япканнар. Аннан чыгу юлы ике: йә үлем, яки лазарет булган. Ә лазарет фельдшеры аларның тиреләрен тунап, ул вакытта фашистлар Германиясендә модага кереп барган перчатка, сумка, акча янчыклары ясап саткан. Аеруча татуировкалы кеше тиреләре кыйммәтле саналган. Фельдшер андыйларны махсус эзләп йөргән. Бу лагерьда татарлар күп, аның шигырьләрен күчереп алучылар да бер Салихов кына булмагандыр. Бәлки, аларның да кайберләре исән калып, туган илләренә әйләнеп тә кайткандыр. Ләкин алар да, Г.Салихов кебек ул шигырьләрне беркемгә дә күрсәтмәгәндер. Күбесенең лагерьда ук югалып бетүе дә бик ихтимал.


Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәр­ләре»нә кадәр үк берничә куен дәфтәре югалуы мәгълүм. Аның беренчесе, Волхов фронтында яраланып, аңын җуйган вакытта юкка чыга. Тышы таушалып беткән шул калын куен дәфтәрен ул кыр сумкасында йөрткән. Шигырьләрен, поэмаларын шунда язган. Аларның да кайберләре «Моабит дәфтәрләре»нә кергән.


Икенче дәфтәре 1942 елның сентябрь аенда Ленинград өлкәсенең Рож­денственский лагеренда фашистлар тарафыннан утка ташлана. Рафаэль Мостафин тасвирлаганча, вакыйга болай була.


Муса Җәлил монда Гариф Хафизов дигән кеше белән таныша. Ул аңа багышлап «Гариф дуска» дигән шигырь дә язып бирә. Гариф аны яттан белгән. Двинск лагерена җибәрелер алдыннан Муса Җәлил аңа шул кесә дәфтәрен бирә һәм: «Әгәр син исән калсаң, бу шигырьләрне Казанга берәр газета яки журнал редакциясенә җибәрерсең», – ди. Муса Җәлилне алып китеп берәр ай чамасы вакыт узгач, фашистлар баракта тентү үткәрәләр. Хафизов ул дәфтәрне яшереп өлгерә алмый, тентүчеләрнең берсе аны табып, кулыннан йолкып ала да янып торган мичкә ыргыта. Гариф кулында ул дәфтәрнең өч бите генә ертылып кала. Алар Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»нә кергән «Тик булса иде ирек» (баштагы исеме – «Чәнечкеле тимерчыбык эчендә»), «Урман» (баштагы исеме – «Кара урман»), «Карлыгач булса идем» дигән шигырьләре. Әлеге вакыйгадан шул да аңлашыла: Муса Җәлил «Моабит дәфтәрләре»н төзегәндә, аларны хәтерендә кат-кат укып, төзәтеп, үзгәртеп, камилләштереп язгандыр, кайберләре, бәлки, хәтерендә дә сак­ланмагандыр. Г.Салиховка биргән шигырьләре белән дә шулай булырга мөмкин.


1942 елның октябрь ахыры-ноябрь башларында, Муса Җәлилне Польшаның Демблин лагерена алып киләләр. Ул монда Мәскәүдәге танышы Салих Ганиев дигән кешене дә очрата һәм аңа да байтак шигырьләрен әйтеп яздыра. Әсирләр күчереп алалар ул шигырьләрне. М.Җәлил кулында тышы таушалып беткән шактый гына калын күренгән куен дәфтәре була. Аны яшереп кенә йөртә. Ул шигырьләрнең дә шактые «Моабит дәфтәрләре»нә кертелә. М.Җәлил монда Гарәф Фәхретдиновны очрата һәм аңа да байтак шигырьләрен әйтеп яздыра. Ул аларның кайберләренең «Моабит дәфтәрләре»ндә булуын, ә кайберләренең М.Җәлилнекеме, әллә башка кешенекеме икәнлеген тәгаен генә әйтеп бирә алмаган. Гобәйдулла Салиховка карата мондый икеләнүне әйтеп булмый.


Кем белә, журналда шушы турыда язмалар басылгач, бәлки, Муса Җәлилгә нисбәт ителгән шигырьләр тагын табылыр һәм алар герой-шагыйрьнең «Седльце шигырьләре» дигән сәхифәсенә өстәлер.
Нәтиҗә ясап әйткәндә, Гобәйдулла Салихов саклаган ул алты шигырьне Муса Җәлил шигырьләре дип танырга ныклы нигез бар. Шулай да, аларны тел-стиль ягыннан яңача анализлау барыбер кирәк булачак әле.

Теги: Хәнәфи Бәдигый Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру