Моңлы хатын Бибигайшә
(1905 нче елда үз-үзене Кабан күленә ташлаган хатынның вакыйгасы[1])
Сүз башы
Бу кыйссадан хисса нидер,
Шуны чынлап аңлагыз.
Бу бер чүп-чар икән, диеп,
Укымыйча калмагыз.
Әфәнделәр! Бу яздыгым хикәягә мөкаддимә уларак бер-ике сүз язмак булам.
Шәригать мотаһһәрәбез [2] адәмнәрнең сәгадәт [3] вә сыйххәтне [4] саклау өчен күп хатын алмакны мәшруг [5] итмеш.
Ләкин безем татарлар бу кануне илаһины урынсыз истигъмаль [6] итеп, гаиләнең ямене, рәхәт вә сәгадәтенең тәмене татдырмас өчен ике-өч хатын алырлар.
Мисал уларак, 1905 сәнәдә үз-үзене Кабан күленә ташлаган Бибигайшә Әхмәтҗан кызы Вәлитованы күрсәтәбез.
Мәзкүрә [7] зәүҗе [8] өстенә яшь хатын алганлыктан, зәүҗендә гаять мәхәббәте улып, көндәшеннән зәүҗене көнләдекеннән вә зәүҗе дә моның мәхәббәтенә карамаюб, соңрадан алган зәүҗәсенә хатын вә буңа бер хадимә [9] нәзар илә карадыкыннан, үз-үзене һәлак итмеш вә үзеннән соңра берникадәр яшь балалары да ятим калмыштыр.
Безем ирләребез хатын-кызны, үзләренә рәфика [10] вә эшләрендә бер ярдәмче дия карамаюб, аларны бер уенчык вә хайваниятне үтәр өчен яратылган бер мәхлук нәзар илә генә карыйлар.
Менә шул сәбәптән күп хатын-кызларның гыйффәтсез, намуссыз уларак яшәүләренә вә соңрадан да билкөлли [11] һәлак булуларына сәбәп булалар.
Ирләребезнең бу кеби гасырда бу илә фикердә улуларына җәһаләттән [12] башка ни мәгънә бирмәк кирәк.
Я.М.*
Язганыма колак сал [13]
Менә сезгә бер кыйсса,
Колак салып тыңлагыз.
Бик күңелле булмаса да,
Көйгә салып моңлагыз.
Бу кыйссадан хисса нидер,
Шуны чынлап аңлагыз.
Бу бер чүп-чар язган, диеп,
Укымыйча калмагыз.
Аз булса да файда булыр,
Чын күңелдән укысаң.
Бертөрле бар, һични алмас
Колагына тукысаң.
Чын күңелдән укыйм, дисәң,
Моннан башкалар да бар.
Аларны да әйтер идем,
Минем вакыт әле тар.
Укы, туган, укысаң,
Белерсең син тәм кайда.
Йолаң булсын, буш вакытта
Укып алырга файда.
Мәдрәсәдә һәм мәктәптә
Укып булмый барын да.
Укып җибәр китап алып,
Азрак вакыт барында.
Бушка үтмәсен бәйрәмең дә,
Аз булса да мәшгуль бул.
Якын күреп күрсәтәмен
Сиңа, туган, тугъры юл.
Эшсезлектән азып китә
Безнең татар яшьләре.
Яманлыктан әрәм була
Алтын кеби башлары.
Көтебханә бар түгелме,
Азрак барып укырга.
Сезгә кирәк юл күрсәтү,
Ничек кирәк сукырга.
Җитәр инде, артык язмыйм,
Кәкре каләм кадалсын.
Алла безне барчабызны
Тугъры юлына салсын.
Гайшә ханымның иренә әйткән сүзләре
Күзең төште бер яшькә,
Алдың аны көндәшкә.
Көндәш утына яндырдың,
Карамадың күз яшькә.
Сөя идем мин сине
Чын күңелемнән җаратып,
Син хезмәттә вакытыңда
Көтә идем җан атып.
Син җанымны сөя идем,
Йоклата идем кулымда.
Сөйгәнемне шуннан бел син,
Корбан булдым юлыңда.
Хезмәтемне кызганмадым,
Караң, ап-ак төннән мин.
Син никадәр җәфа кылсаң,
Барысын да йоттым мин.
Матурлыгым, зифалыгым,
Бар да иде җирендә.
Ни кушсаң да, эшли идем,
Калдырмадым берне дә.
Зөләйхаң [14] да артык түгел,
Миннән матур карарга.
Бар күңелемне сарыф иттем
Син җанымга ярарга.
Гөнаһым юк синең хакта,
Ир хакыңны куймадым.
Син никадәр сөймәсәң дә,
Мин сөюдән туймадым.
Син шулай да күрсәтмәдең
Миңа якты йөзеңне.
Ишетмәдем синең бер дә
Яхшы, тәмле сүзеңне.
Шулай да мин синнән разый,
Үлдем синең юлыңда.
Кызганамын, балаларым
Калды үги кулында.
Көндәшемнән җәберләтмә,
Күз нурларымны, зинһар.
Тәрбия кыл син аларны,
Синдә аларның хакы бар.
Өст-башларын яхшы кара,
Ертык-тишек булмасын.
Ятим булып моңаймасын,
Күңелләре тулмасын.
Көндәшемнән сакла яхшы,
Сукмасын да какмасын.
Әгәр сукса вә орышса,
Ата булып якла син.
Алар хәзер синең кулда,
Сиңа карый моңаеп.
Үги ана бик зәһәрле,
Таба бердән мең гаеп.
Вакыт җиткәч, бир мәктәпкә,
Укыр, языр, хат таныр.
Өстемә килеп Коръән укыр,
Минем рухым шатланыр.
Яшь чагында укысыннар,
Зинһар, надан калмасын.
Артын-алдын яхшы белсен,
Уңны, сулны аңласын.
Дөнья эшен эшли белсен,
Буш калмасын һичнидән.
Урак урсын, чалгы тотсын,
Куя белсен һәм кибән.
Сәясәттән хәбәр алсын,
Укып булсын һәм хәким.
Гыйльме тыйбны [15] яхшы белсә,
Доктор булса, кемнән ким?!
Гыйльме динне укып белсен,
Мелла булсын бер илгә.
Яшь вакытлар бик кадерле,
Әрәм булмасын җилгә.
Яхшылыкны үрәнсеннәр,
Яманлыктан чиксеннәр.
Гыйлем алу, һөнәр өчен
Чит җирләргә китсеннәр.
Васыятем әйтеп бетте,
Инде үлсәм дә үкенмим.
Кабан күленә сикереп төшәм,
Хушыгыз инде, мин килмим.
Гайшә ханымның моңлы җырлары
Кайгы-хәсрәт күрмәдем
Яшүсмерле чагымда.
Уйнап-көлеп тордым мин
Үз әнкәм кочагында.
Үсеп җиткәч мин буйга,
Әнкәй килгән бер уйга.
Шатлык алган бар дөньясын –
Хәзерләнәдер туйга.
Күп үтмәде, туй булды,
Өйгә кодалар тулды.
Озакламый мелла килде,
Никах дәхи укылды.
Шулай итеп яшь килен
Булып китте кыз башым.
Шатлыкларым кайгы булды,
Кемгә төшәр күз яшем.
Яшь чагымда уйлый идем,
Һаман рәхәт килер, дип.
Мәрхәмәтсез бу дөньяны
Миңа гына килер, дип.
Мәрхәмәтсез канатны
Салды минем башыма.
Җәфалады, карамады
Күзләремнең яшенә.
Бу дөньядан мин биздем,
Җәфасына күп түздем.
Рәхәт булыр, димимен,
Өмидемне мин өздем.
Әллә дөнья үчең бармы?
Шуны миннән аласың.
Җәфалыйсың, хафалыйсың
Газиз адәм баласын.
Җәфаладың, хафаладың
Гомеремнең күбендә.
Ахырында чыкты җаным,
Кабан күле төбендә.
Кызганмады дөнья мине,
Җәфа салды башыма.
Алып китте, җиткермәде
Егерме биш яшемә.
Алдамасын сезне, кызлар,
Яшь чагында шат йөрү.
Исегездән һич чыкмасын
Беркөн хәсрәтләр күрү.
Дөнья көлсә бервакытта,
Егълатадыр күп вакыт.
Минем сүзне дөрест дирсез,
Килеп җитсә шул вакыт.
Хатын-кызлар колак салың,
Сезгә әйтәм сүземне.
Мисал итеп, гыйбрәт өчен
Китерәм мин үземне.
Бу дөньяда бары хәйлә,
Чын нәрсәсе бер дә юк.
Туксан тугыз ач кешеләр,
Йөздән бары бере тук.
Гайшә ханымның балаларына күз яше
Балаларым, бәгырьләрем,
Калдыгыз ла яшьли сез.
Әнкәгезне сагынганда,
Белмим инде нишлисез.
Бәлки сезләр үткәрәсез
Моңаешып көннәрне.
Тәкъдир шулай, балаларым,
Ятим итми кемнәрне.
Бер сез генә түгел калган
Атасыз да анасыз.
Бәлки сезләр, балаларым,
Хәсрәт утына янасыз.
Дошман күрде сезне дөнья,
Калдыгыз ла анасыз.
Үги ана учагында
Инде сезләр янасыз.
Кызганамын, сызланамын
Сезнең өчен, нурларым.
Күз алдымда сез идегез
Миңа дөнья хурларым.
Балаларым, чәчкәләрем,
Укымыйча калмагыз.
Надан булып үзегезне,
Михнәт эченә салмагыз.
Уку кирәк, балаларым,
Мужикка да меллага.
Надан көе ничек кирәк
Якын булмак Аллага.
Сүзем тотып укысагыз,
Якты булыр йөзегез.
Мин күрмәмен рәхәтне,
Рәхәт күрер үзегез.
Мәктәп юлы сезгә булсын
Иртә торгач такыр юл.
Бик тырышып укысагыз,
Акча булыр сезгә мул.
Хуш, балалар, сау булыгыз,
Калдырамын сезләрне.
Кайчагында искә алыгыз,
Дога берлән безләрне.
Гайшә ханымның карендәшләренә әйткән сүзләре
Кардәшләрем, минем өчен
Кайгырмагыз сез бер дә.
Минем өчен монда рәхәт
Ялгыз яту тар гүрдә.
Бары шунысы бик күңелсез,
Сез генә юк каршымда.
Кайчагында искә алып,
Ясин укың башымда.
Үкенечем калды минем –
Күрә алмадым үлгәндә.
Балаларым, юатыгыз,
Искә төшереп килгәндә.
Дөнья мине мәҗбүр итте
Теләп үлем алырга.
Кунак булып барып калдым
Сезне күреп калырга.
Тәкъдир шулай, сабыр итегез,
Кайгырмагыз юк өчен.
Хафалаган явыз дөнья
Алды миннән тиз үчен.
Хуш, туганнар, сау булыгыз,
Тыныч булсын күңелегез.
Кайчагында искә алып,
Зиярәткә килегез.
Гайшә ханымның ирләргә әйткән сүзләре
Ай, чын ирләр, көзгеләр,
Сездә бармы изгеләр.
Үзегезчә әгәр әйтсәк,
Сез – гакыллы, без – юләр.
Бәгъзе берең әйтәдер,
Гакылда ким хатын-кыз.
Бу дөньяның яртысын
Түгелме соң тоткан без.
Ирләрдән бар шундыйлар,
Гакылда ким, чын җүләр.
Хатын-кызлар булмаса,
Ертык-тишек кем җүләр.
Ир булсагыз, урныгызда
Игътибарлы булыгыз.
Хатын-кызны хур күрмәгез,
Алар түгел колыгыз.
Алар берлән уйнамагыз,
Алар түгел бит курчак.
Хәзер инде сезгә вакыт
Инсан диеп белер чак.
Хатыныгызга сез карагыз
Мәхәббәтле күз илән.
Хәтере калса, юатыгыз
Төрле тәмле сүз илән.
Хатын-кызның күңеле нечкә –
Тиз кырыла, өзелә.
Хатыныңны яхшы тотсаң,
Шунда дөнья төзелә.
Сүз ахыры
Җитәр инде, күп моңайдым,
Туктамакчы шул җирдә.
Тагы бераз язар идем,
Табалмыймын сүз бер дә.
Каләмем дә тая инде,
Баралмыйдыр турыдан.
Каты сүзләр язган булса,
Язылгандыр гауредән [16].
Бәгъзеләрен көзге сезгә
Күрсәткәндер саташып.
Мин каләмне яңа тоттым,
Бәлки киткәнмен шашып.
Гафу итегез, яшь егетләр,
Дәхи картлар, агайлар.
«Гафу итү – ирлек», диеп,
Әйтеп киткән бабайлар.
Текстны басмага Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге әйдәп баручы библиографы Энҗе Сабирова әзерләде.
______________________________________
1. Моңлы хатын Бибигайшә: 1905 нче елда үз-үзене Кабан күленә ташлаган хатынның вакыйгасы / Наширләре: борадәран Кәримовлар. – Казан: Матбагаи Кәримия, 1908
2. Мотаһһәрә – изге.
3. Сәгадәт – бәхет.
4. Сыйххәт – исәнлек.
5. Мәшруг – шәригать каршында дөрес эш.
6. Истигъмаль – куллану.
7. Мәзкүр – югарыда, әйтелгән.
8. Зәүҗә – хатын.
9. Хадимә – хезмәтче.
10. Рәфика – иптәш, хатын.
11. Билкөлли – бөтенләй.
12. Җәһаләт – наданлык.
13. Бу җырларның һәркаюсы («Корысын, балам») көенә укылырга тиеш.
14. Зөләйха – Бибигайшәнең көндәше.
15. Гыйльме тыйб – медицина.
16. Гаур – тирән фикер, тирән мәгънә.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА