М.Нигъмәт турында истәлек
Түбәндәге язмам көндәлегемә 2012 елның 8 мартында теркәлгән икән Алабуга Дәүләт педагогия институтындагы укытучым Мөнир абый Нигъмәтнең якты истәлегенә багышланган ул язманы дөньяга чыгарырга теләп, күптән хыялланып йөри идем. Ниһаять, аны, бераз тулыландырып, «Безнең мирас» укучыларына тәкъдим итәргә булдым.
Сигезенче март якынлашып килә иде. Кызымның мәктәбеннән хатын-кызлар бәйрәменә бер-ничә номер әзерләвемне үтенеп сорадылар. Мәктәпкә барып, ир-ат укытучылар белән бергә сценарий язарга керештем. Кызыклы номер уйлап баш ватканда, Алабуга институтында укыткан хөрмәтле мөгаллимем Мөнир абый Нигъмәтнең хатын-кызларга багышланган, 224 сүздән генә торган бер җөмләле котлау хаты келт итеп исемә төште. Үзенә шылтыратып шул хатның электрон вариантын сорарга булдым. 3 мартта (якшәмбе көн иде) Мөнир абыйның кесә телефонына шылтыраттым. Телефонымда ят тавыш ишетелде. Номеры алышынган икән. Шуннан соң мин безне педагогикадан укыткан мөхтәрәм мөгаллимебез Сәлахи абый Таҗиевка шылтыратып алырга булдым. Аңарда Мөнир абыйның өй телефоны гына бар икән, өйгә кайткач шылтыратып әйтермен, диде. Рәхмәт яусын аңа, күп тә үтмәде, шылтыратып, Мөнир абыйның өй телефонын әйтте.
Шул ук көнне кич белән Мөнир абыйларга шылтыраттым. Телефон трубкасын алган кеше Мөнир абыйның улы Сәйдәш булды шикелле. Ул әтисенең кодаларына кунакка киткәнен, кич белән сигезләрдә генә кайтасын әйтте. Мин кабат шылтыратканда сәгать унынчы киткән иде инде. Мөнир абыйны телефонга чакырдылар. Хәл-әхвәл сорашканнан соң, теге котлауның электрон варианты бармы, дип сорадым. Бар икән, шөкер... «Иртәгә интернет аша җибәрермен», – диде. Мин, укытучымны сөендерергә теләп, сүземне болай дәвам иттем:
– Бәлкем, әле ишетмәгәнсездер: Аяз Гыйләҗевнең төрекчәгә мин тәрҗемә иткән «Өч аршын җир» повесте быел Төркиядә үткәрелгән «Төрки телләрдән төрекчәгә иң яхшы әсәр тәрҗемәсе» номинациясендә җиңүче булды. Безгә татар телен, әдәбиятын сез өйрәттегез, яраттырдыгыз, без сезне онытмыйбыз», – дидем.
Ул шундый шатланды һәм болай диде:
– Фатих, син күпме төрек студенты арасында татар теле һәм әдәбияты белән җенләнүче, шушы юнәлештә эшләүче бердәнбер кеше булдың. Шуңа бик шатланам, горурланам. Син – безнең табышыбыз! – дип әйткәч, минем күңелем йомшарып китте, күзләремә яшьләр тыгылды.
Шул ук көнне, кичке сәгать уннардан соң, котлау хаты электрон почтама килеп иреште.
7 март көнне сәгать дүрт тирәсендә бәйрәм тантанасы билгеләнгән ресторанга бардым. Кичә барышында 224 сүздән торган бер җөмләле әлеге котлауны укып, хатын-кыз укытучыларны шаккаттырдык. Җырлар да җырладык, мәзәкләр сөйләдек, кыскасы, бәйрәм бик күңелле узды. Кичке сәгать җиделәрдә өйгә кайтып кердем. Тугыз тулырга алты минутта исә кесә телефоным шылтырады. Сәлахи абыйның хәбәре аяктан екты: «Фатих, Мөнир абыегыз бүген кичке сәгать җиделәр тирәсендә, инсульт кичереп, вафат булган. Әйтмәсәм, үпкәләрсең, дип шылтыратырга булдым», – диде. Телсез калып, бик озак басып тордым. Шулчак, исем китеп, уйлап куйдым: Камал театры директоры Шамил абый Закировка соңгы тапкыр 22 февраль көнне шылтыратып сөйләшкән идем. Дүрт көннән соң, ягъни 26 февраль көнне, аның вафат булуы турында хәбәр алдым. Менә Мөнир абый белән дә соңгы тапкыр 3 март көнне сөйләшкән идек, шулай ук дүрт көннән соң, аның вафат булуы хакында хәбәр килеп иреште. Әстәгъфирулла!
Шушы котлау хатын сәбәпче итеп, Мөнир абый белән мине Аллаһы Тәгалә соңгы тапкыр сөйләштерткән, тавышын ишеттерткән икән. (Моны миңа насыйп иткән Раббыма шөкер итәм!)
Мин җәһәт кенә курсташым Хөсәенгә шылтыратып, кайгылы хәбәрне җиткердем һәм, әйдә, иртәгә җеназа намазына барыйк, дидем. Җеназа намазы иртәгә сәгать унбердә Алабугада укылачак икән. Без барлык планнарны үзгәртеп, икенче көнне юлга чыгарга карар кылдык. Чаллыдан без бергә укыган өч төрек дустыбызны да дәштек. Төркиядәгә дусларыма телефон аша хәбәр салдым һәм мәрхүмнең өй телефонын бирдем. Аннан соң Мәскәүдә яшәүче укытучыбыз Әлфинә ханым Сибгатуллинага да хәбәр иттем.
8 март. Пәнҗешәмбе. Хатын-кызлар бәйрәме. Ә без Мөнир абыебызны соңгы юлга озатырга барабыз. Алабугага җиткәч, Сәлахи абыйны да алып, җеназа урынына бардык. Өйалды машиналар һәм кешеләр белән тулган иде. Шунда башка укытучыларыбызны да очраттык. Казаннан ук килгәнебезне белгәч, бик нык тәэсирләнделәр.
Без фатирга кереп киттек. Мөнир абыйның хатыны Рәмзия апа туганнары, дуслары арасында бик авыр хәлдә утыра иде. Күзләре ачык булса да, ул беркемне дә күрми, колагы да бернәрсә дә ишетми шикелле иде. Улы Сәйдәш күренде. 16 яшенә җиткән икән. Ул дөньяга аваз салган көннәрне хәтерлим, Мөнир абыебыз очып йөри иде. Ике кыздан соң малае туу әти кешене аерата шатландыргандыр, билгеле. Улына ни өчен Сәйдәш исемен кушканын ул миңа болай аңлаткан иде: «Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәламнең нәселеннән булган кешеләрне «Сәед» дип атыйлар. Менә Сәйдәш шул мәгънәгә ия», – дигән иде.
Шунда мәрхүмнең бертуган абыйсын күрдек: Мөнир абыйга тач охшаган. Әйтерсең, безнең кырыйда Мөнир абый басып тора! «Сез хәзер Сәйдәшкә атасы урынына калган кеше», – дигәч, күзләре яшь белән мөлдерәмә тулды.
Мөнир абый 57 яшьтә иде. Кичә генә кафедрадагы хатын-кыз укытучыларның һәрберсенә атап чыгарган шигырьләрен укып, бәйрәм белән котлаган икән. Әйтерсең бу аның бәхилләшүе булган.
Җеназа намазы алдыннан хәзрәт үлем, ахирәт, җәннәт-җәһәннәм чынбарлыгы турында мәгънәле вәгазь сөйләде. Факультетның деканы, тарихчы Альберт әфәнде мәрхүмне бик җылы сүзләр белән искә алды: «Кафедрабыз ятим калды», – диде. Аннары сүз Мидхәт хаҗига бирелде. Ул болай диде: «94 нче елларда, халык әле ураза тотуның нәрсә икәнен дә белмәгән мәлләрдә, Мөнир мәрхүм Рамазан ае уразаларын тота башлады. Дин буенча булган чараларда актив катнашты. Раббым аның хата вә кимчелекләрен ярлыкасын, аны җәннәтле әйләсен», – диде.
Шуннан соң мәрһүмнең гәүдәсе машинага куелды һәм хушлашырга, дип университет бинасы янына барылды. Шунда Чаллыдан килгән өч милләттәшем дә безгә кушылды һәм без бергә зиратка бардык. Аллага шөкер, җеназа намазын укырга насыйп булды безгә.
Мөнир абый студент чагымда күңелемдә тирән эз калдырган, миңа иң нык йогынты ясаган укытучы булгандыр, мөгаен... Тел фәне миңа әдәбиятка караганда күбрәк якын. Балачагымнан ук аңлатмалы сүзлекләрне актарырга, укырга ярата идем. Мөнир абый безне татар теленең төрле тармакларыннан укытты. Ул үзе дә үз фәнен үлеп ярата иде. Аның дәресләрен йотылып тыңлый идек без. Дәресне шундый дәртле итеп бирә иде ки, ярыш аты шикелле, ару-талуны белмәс иде. Шуңа да инде күңелемдә татар теленә мәхәббәт утын кабызучы Мөнир абый булгандыр.
1994-95 нче уку елы. Мөнир абый диалектология дәресен алып бара. Ягъни татар теленең шивәләре дәресе. Беркөнне Мөнир абый дәрескә әллә ничә битлек бер карта белән килеп керде һәм безне шаккаттырды. Рәсәйнең кайсы төбәгендә татарлар фәлән сүзне ничек әйтә – бөтенесе күрсәтелгән. Мин, кызыксына төшеп: «Мөнир абый, Төркиядә яшәүче татарлар турында да мондый карта эшләнгәнме?» – дип сорадым. Ул миңа:«Кая инде! 70 ел ишекләр ябык иде бит!» – диде. Миндә шул эш белән шөгыльләнергә бик зур дәрт уянып китте. Мөнир абыйдан эш сорап, җәй көне Төркиягә кайткач, бер дә белмәгән, булмаган җиргә – татарлар яшәгән Искешәһәр каласына барырга булдым.
Июль ае иде. Игезәк сыңарым Туран белән безнең шәһәрдән 11-12 сәгать барышлы Искешәһәргә диктафон, фотоаппарат, дәфтәр-каләмнәр алып, тәвәккәлләп юлга чыктык. Анда танышларның танышлары аркылы «Казан татарларының мәдәни җәмгыяте»нең ул вакыттагы рәисе Әмин әфәнде Сакмар белән таныштык. Ул берничә татар картын да чакырган иде. Без интервьюлар үткәреп, аларны җырлатып бик күп файдалы материаллар алып калдык. Алабугага килгәч, шуларны Мөнир абыйга күрсәттек. Аның ничек шатланганын белсәгез иде! Бу хакта үзе дә бер мәкалә язды хәтта. Шулай итеп, ул гел мине дәртләндереп, иңнәремә канат куеп торды. Шуннан соң 1996 елда да барып, тагын бик күп материаллар (такмаклар, кыска җырлар, хат үрнәкләре һ.б.) алып кайттым. Ахыр чиктә, «Искешәһәрдә яшәүче татарларның тел һәм фольклор үзенчәлекләре» дигән темага диплом эше яздым. Менә боларның барысына дә Мөнир абый сәбәпче булды.
Мөнир абый мәдәният өлкәсендә (җыр-театр) бик актив кеше иде. Безне әдәби-мәдәни кичәләргә әзерли иде. Ул безгә Тукайның «Туган авыл»ын (Алмаз Монасыйпов көе) өйрәткән кеше. Үзенең тавышы да бик матур, моңлы иде. Бездән төрекчә җыр сорап, шуны өйрәнеп, әлеге кичәдә үз кызлары белән бик матур җырлаган да иде хәтта. Аңарчы сәхнәнең нәрсә икәнен дә белмәгән бездән, ел саен шундый кичәләр куйдыра-куйдыра, сәхнә кешеләре дә ясады ул.
Шушы урында туктап, тагын бер хатирәмне язмый булдыра алмыйм. 1998-99 нчы еллар. Курсташым Хөсәен Чобан белән Казанга килгән идек. Килгән уңайдан, Тукай музеен эзләп табып, шунда бардык. Музейны карап-йөреп чыккач, мин Хөсәен дустыма: «Әйдә, Хөсәен, музей хезмәткәрләренә бер кызык ясыйк әле», – дидем. «Ярар», – диде. Мин бер хезмәткәрдән сорыйм:
– Сезнең актлар залыгыз бармы?
– Бар.
– Менә хәзерге вакытта музейда күпме хезмәткәр булса, аларны шунда җыя алмассызмы?
– Ярар, җыярбыз. Шулай да нәрсәгә кирәк булдык әле без?
– Без сезгә номерлар күрсәтмәкче булабыз.
Хезмәткәрләр залга җыелышып бетте. Хәзер, гаҗәпләнеп, нәрсә буласын көтә башладылар. Тамашачыларны: «Без – Алабуга дәүләт педагогия институтының татар филология факультетында укучы төрек студентлары», – дип сәламләп, тамашабызны күрсәтә башладык. Теге вакытта Искешәһәр татарларыннан отып алган такмакларны мин дә, Хөсәен дә моңарчы ятлап бетергән идек инде. Мин бер такмак әйтәм, ул икенче такмак әйтә, шулай озак дәвам иттек. Аннан җырлауга күчтек. Иң соңгы номер итеп «Туган авыл»ны җырладык. Тамашачыларның шатлыктан күзләренә яшьләр тыгылды. Безне алкышка күмделәр, бүләкләр бирделәр. «Әллә кайлардан килеп, телебезне өйрәнеп, Тукаебызны зурлаганыгыз өчен рәхмәтләр яусын сезгә!» – диделәр. Менә әлеге алкышлар һәм рәхмәт сүзләре, чынлыкта Мөнир абыебызга һәм барлык укытучыларыбызга иде. Чөнки без – аларның җимешләре.
Мөнир абый шулай ук безгә 94 нче елларда сүзләре үзенеке, музыкасы Владимир Мироваевныкы булган «Алабугам – ак калам» дигән җырны өйрәтеп ятлаткан иде. Менә хәзер шушы язманы язганда ул җырны тулысы белән яңадан тыңлыйсы килеп китте. Аны тыңлаганда Мөнир абый күз алдыма килеп басты, тавышы колакларымда чыңлады, күзләремнән яшьләр тәгәрәде һәм мин көне буе шул җырны тыңладым. Шул җырны бергә укыган милләттәшләремә дә (күбесе Төркиядә) җибәрдем, алар да үткәннәрне сагынып искә алганнар, күңелләре йомшарып киткән. «Мөнир абыебызны һич онытасыбыз юк, урыны җәннәттә булсын», – диделәр. Мин хәзер ул җырның иң үзәккә тия торган юлларын китерәм:
Изге җирем – Болгар илем,
Алабугам – ак калам.
Синең язмыш – минем язмыш:
Мәңгегә синдә калам...
Әйе... Сүзендә торды Мөнир абый... Шулай эшләде дә... Ул бит, югыйсә, Шыгырдан баласы иде...
И-и, бик кадерле Мөнир абыебыз! Без синнән мәңгегә бәхилбез! Син дә бездән бәхил булсаңчы... Мин Алабугага, укытучыларыбызның хәл-әхвәлен белергә барганда, синең янга да кагылам. Каберең башында догалар укып кайтам. Синнән соң, хәләл җефетең, гомер юлдашың – Рәмзия апабызның хәлен белешәм. Сәйдәш турында сорашам.
Мөнир абыем! Синең дә ишетәсең килә торгандыр, син дә шатланырсың, дип бер вакыйганы сөйләмәкче булам.
24 ноябрь – Төркиядә укытучылар көне. 2015 елның 24 ноябре өчен «ТНВ» каналының «Манзара» тапшыруыннан мин фәкыйрегезгә шылтыратып, шушы көн хакында сөйләвемне үтенгәннәр иде. Мин шул тапшыруга институтны тәмамлауга биш ел тулу уңаеннан очрашкан вакытта күмәкләшеп төшкән фоторәсемнең (2004 ел) электрон вариантын да алып барган идем. Тапшыру барышында Алабугадагы студент елларын, сезләрне телгә алганда экранга әлеге фоторәсем чыккан иде. Мин укытучыларымның берсенә дә шундый тапшыруның буласы турында хәбәр салмаган идем.
Ярар. 31 декабрь көнне хатыныгыз Рәмзия апага яңа ел белән котлап шылтыратканда ул миңа нәрсә сөйләде, беләсезме? «Фатих, 24 ноябрь ул – минем туган көнем. Ул көнне иртә белән җиденче яртыларда телевизорны кабызсам, каршымда әтиебез (Мөнир абый) басып тора. Шаклар каттым. «Ирем мине котларга килгән! – дип, шатлыгымнан нәрсә эшләгәнемне белмәдем. Туганнарга шылтыраттым, аларның да, телевизорны кабызгач, исләре-акыллары киткән», – дигәч, минем бала йоннарым бөяләнде, күзләремә яшь килде. «Аллаһы Тәгаләм гомер юлдашыгызны ничек сөендергән икән!» – дип үзем дә хәйран калдым бу хәлгә.
Рәхмәт яусын сезгә барысы өчен дә, Мөнир абый! Без сезне онытмыйбыз, онытмаячакбыз да.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА