Могҗизаи ана телем!
Милли телнең нигезе – ана теле. Моны бик яхшы аңлаган шовинистлар баланы милли телдән аеру өчен ананы алдарга кирәк икәнен бик тиз төшенделәр. Татарның үз «зыялылары», хәтта укытучылары бу эшне бик тиз конвейерга куйдылар һәм зур уңышларга да ирештеләр.
Безнең кайбер галимнәр, революциягә кадәр татар халкы надан, иң артка калган халык булган, ирләре хатын-кызны кол итеп тоткан, дип, трактатлар яздылар, матбугат битләрендә татарның үткәнен өзлексез пычракка буяп күрсәтеп килделәр. Сәхнәләрдә халкыбызның гореф-гадәтләрен мәсхәрәләп күрсәттеләр, урыска кияүгә чыгу мәдәни юл, дип, шигырьләр яздылар, җырлар җырладылар, миен агуладылар...
Үзенең бабасы, атасы, милләтенең егетләре әнә шундый кыргый, надан кавем булгач, теле дә ярлы дип каһәрләнеп килгәч, совет мәктәбендә ялган тәрбия алган «нечкә» күңелле татар кызына бәхетле булу өчен бер генә юл кала: урыска кияүгә чыгу, туган теленнән баш тарту, балаларга урыс теленә табынып тәрбия бирү...
Халык массасын тоталь рәвештә алдау җиңелрәк булсын өчен, аның зыялыларын, галимнәрен, милләтче, «халык дошманы» дип атап, сөргеннәргә сөрергә, зинданнарга ябарга кирәк иде. Һәм шунда меңләгән дин әһелләре дә юкка чыгарылды.
Татар милләтен юкка чыгаруның башка алымнары да күп. Патша заманында динен, милләтен саткан кешегә хөкүмәт зур бүләкләр биргән, баласын солдатка алмаган, салымнардан азат иткән. Әгәр ул кеше үтергән булса, христианлыкка чыгу белән, аның барлык гөнаһларын кичергәннәр.
Коммунистлар хакимияткә килгәч исә мулла малае булу, дингә ышану, аның йолаларын тоту, халыкның тарихын яклау зур «гөнаһлар»дан санала башлады. Моны сизеп алган татар зыялылары, үзләренең «гөнаһлар»ын җую өчен, икенче төрле чукыну юлына – марҗага өйләнү юлына кереп киттеләр. Вакытында миңа татар фольклоры буенча зур хезмәтләр калдырган галимебез Хәмит Ярми үзенең мәзин улы булуына, «Идегәй» текстларын барлау, басарга әзерләвенә карамастан, ничек кулга алынмый, эштән куылмый калуының сәбәбен аңлаткан иде. «Хатыным марҗа иде, ә марҗага өйләнгән кешеләргә милләтче, «халык дошманы» исеме такмыйлар иде», – диде ул.
Әйе, марҗага өйләнү, милләтеңнән качу, балаларыңа урыс исеме бирү Совет хакимияте чорында карьерага ишекне киң итеп ача иде. Әле дә шулай. Без кырыклап татар генералы, адмираллар барлыгын беләбез, ә аларның абсолют күпчелегенең хатыннары марҗа. Болар барысы да милләт белән сату итеп түрә булу үрнәкләре... Инде марҗага өйләнмәгән икән, «чукыну»ның башка юллары да бар. Түрә булу өчен үз телеңне «оныту», урысча гына нотык сөйләү, балаларыңны урыс мәктәбенә бирү шарт.
1928 елда татар имласын латин графикасына күчерделәр. Моңа каршы чыккан татар зыялыларының бер өлешен стенага терәп аттылар, икенчеләрен үгетләп, куркытып, моңа риза булырга мәҗбүр иттеләр. Аннары, ун ел үтү белән, инде киңәшләшеп тә тормыйча, Мәскәүдән килгән боерык нигезендә, урыс графикасына күчерделәр. Бу юлы инде моңа каршы сүз әйтүче булмады, татар теле белгечләре дә, әдипләре дә үткән «сабак»ны бик яхшы төшенгәннәр иде...
Кириллицага күчерелгән графика татар теленең фонетик системасына туры килми торган имла иде. Аның төп максаты – татар телен бозу, аңа нәфрәт тәрбияләү, татар «графикасы» исеме астында сүзләрне урыс фонетикасында бозып әйттерү, нигездә, татар телен аксак графика аркылы урыслаштыру иде. Менә шуннан урыс мәктәбендә укыган татар баласы татар телен белсә дә, татар язуын укый алмый торган булып чыкты, ә күп кенә татар кешеләре бу урыслаштырган графикадан баш тартты, туган телдә уку авырайгач, урысча гына укый-яза башладылар.
Камил графика булдыру – телебезнең үсеше өчен мөмкинлекләр тудыру, аның абруен үстерү, аңа мәхәббәт уяту, аның кулланышы, яшәеше өчен тиешле мөмкинлекләр ачу, дигән сүз. Графикабызның билгеләрен фонемалар системасына туры китереп торгызу, язуыбызны йөгерек, җиңел укуга, хатасыз җиңел язуга юл ачачак бит! Ә бу – һәр телнең үсеше, кулланышы өчен иң хәлиткеч нәрсә.
Аннан шуны да истә тотарга кирәк: латин графикасы дөньяда иң киң таралган, шул ук вакытта иң камилләрдән санала. Меңләгән еллык язма тарихы булган Кытай дәүләте дә киләчәктә латин графикасына күчүгә әзерлек алып бара. Хәзерге заман компьютер техникасы һәм башка төр прибор, машиналар теле инглиз, латин графикасына корылган бит. Әгәр цивилизация юлыннан читтә, кыргыйлыкта калырга теләмәсә, нинди генә консерватор булмасын, урыс графикасы да озакламый шул латин графикасына күчәчәк. Егерменче елларда урыс галимнәре бу мәсьәләне инде күтәреп тә чыкканнар иде, тик шовинизм, бөек милләтчелек идеясе генә аларны тотып калды.
Тарихтан билгеле булганча, теге яки бу җирләрне басып алу, анда яшәгән халыкның байлыгын талау, хокукларын, телен кысу белән генә чикләнми, басып алынган халыкның урман һәм сулары, шәһәр һәм авыллары топонимиясен үзгәртү, урыслаштыру юлы белән дә алып барыла. Әнә шуңа күрә патша хөкүмәте заманында урыслаштырылган топонимияләр өстенә Совет хакимияте елларында татарның бөтен авыл, шәһәр, елга, урман, урам, күл исемнәре урыслаштырылып бетте. Кайберләре бөтенләй юкка чыгарылды, икенчеләре урыс теле законнары буенча үзгәртелде (Җүкә тау – Жукотина, Имәнкискә – Именьково һ.б.).
Этимологиясе онытылмаган топонимнар ике телдә йөри башлады. Биектау – Высокогорский, Чүпрәле – Дрожжановский һ.б.
Милли тел, милли язмыш милли мәктәпкә барып тоташа. Бу өлкәдә башкарган эшләр тубыктан, ә аның «уңышлары» турында язганнар Һималай тауларыннан ашмалы... Бүгенге көндә ничә милли мәктәп барын, анда ничә баланың туган телдә белем алуын күрсәткән мәгълүматларны минем очратканым юк.
Миңа калса, Татарстаннан тыш, татарларның туксан тугыз проценты туган телендә укымый. Татар кызларының кырык ике проценты урыска кияүгә чыкканда, татар егетләренең кырык проценты марҗага өйләнгәндә, татар балаларының йөздән өчесе генә туган телдә укыганда, милләтнең бетүгә юл тотуы бик ачык күренә ләбаса. Моны яшереп торуның файдасы юк, халыкны алдап, бездә мәктәп, милли телдә укыту үсә, дип, берне йөз итеп күрсәтү – бу фаҗигагә гимн уку гына булып тора түгелме?
Изелгән халыклар өчен үлемне аңлата торган бер куркыныч нәрсә бар, ул геноцид дип атала. Геноцид дигән «спид»ның төп өч формасы бар. Аның берсе – физик геноцид яки халыкны физик юл белән юкка чыгару, үтерү методлары. Әгәр заманында татар белән урыс халкы сан ягыннан тигез булса, хәзер урысның саны татардан утыз мәртәбә артык, ә татар нибары җиде миллион, әле аның да ике миллионы, бәлки инде биш миллионы үз телен белми торгандыр. Тукай заманында татар халкы саны ун миллионга якын булса, «халыклар дуслыгы чәчәк аткан» Совет хакимияте елларында ул тагын өч миллионга кимеде. Чиләбе ягындагы татар авылларын тычкан кебек эксперимент ясап радиация астында тотулар – болар барысы да шул физик геноцид үрнәкләре...
Геноцидның икенче формасы – биологик геноцид, башка төрле әйткәндә, халыкны турыдан-туры үтереп бетерү түгел, ә аны икътисади авыр шартларга куеп, ач-ялангач тоту, биологик яктан юк итү. Татарстанның 20 процентын су белән бастыру, Татарстанда җирдән, бүтән өлкә һәм күрше республикалар белән чагыштырганда, өч-дүрт мәртәбә күбрәк салым алу, халыкны хәерчелеккә калдыру – биологик геноцидның ярылып ята торган чаралары. Ачлыктан, ялангачлыктан үлмәс өчен, татар кешесе иң авыр хезмәт булган Донбасс, Кузбасс, илнең бүтән шахталарына китәргә мәҗбүр була, шулай ук иң авыр эшләрдән – урман кисүгә яллана. Юл төзү, таш вату, җир казу аның «яраткан» эшенә әверелде. Ул яшьтән физик яктан туза, гомерен кыскарта, ә шул ук вакытта милләтеннән аерыла, балалары милли телдән, милли моңнан аерылып үсә, урыслаша. Эчәргә, урларга, таларга өйрәнә.
Геноцидның өченче формасы – инде күреп үтелгән мәдәни геноцид: халыкның милли аңын буу, телен кысу, мәктәбен бетерү, матбугатын кисү, көчләп «бөек» халык мәдәниятендә тәрбияләү, югары уку йортларының ишекләрен ябу...
Милли тел язмышы – ул милләт язмышы, аның яшәеш, үсеш формасы, милләтнең сакчысы да, аның киләчәгенең гарантиясе дә. Кешелек әле милләтнең таянычы булган, йөрәк парәседәй нечкә, кадерле башка төр могҗизаны уйлап тапмаган, таба да алмас, бу бөек көчне бернәрсә дә алыштыра алмый. Чыгышы белән татар булса да, үз телен белмәгән, шул ук вакытта үз халкын яраткан, аны сөйгән кеше дә милләтнең сакчысы, аның үсешенә өлеш кертә алган зат була алмый. Ярату – әле ул мәхәббәт дигән нәрсә түгел. Ярату, сөю сүнә, ә мәхәббәт – мәңгелек.
И туган телем, мөкатдәс моңым, яшәешемнең бөек мәгънәсе булган могҗизам! Бары син яшәсәң генә татар милләте яшәр, тормышыбызның мәгънәсе булыр, дөнья, галәм гүзәлрәк күренер, инсаният, тормышның да яме-гаме артыр, иншаллаһ!
1994 ел
Татарстан радиосының
«Тел күрке – сүз»
тапшыруына нигезләп, басмага
Рөстәм Акъегет әзерләде.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА