Мизгел
Санама үзеңне зур итеп, ә зурны хур,
Ахырда хурлык күрерсең, булма мәгърур.
Г.Утыз Имәни
Еллар саргайткан фоторәсемнәрне карарга яратам. Билгеле бер чорның сурәт-рәвеше киемнәрдә, чәч тарауларда, күз карашларында чагыла. Нәкъ шушы төркемне кабат беркайчан да җыя алмыйсың инде. Сурәттән бигрәк, мине шул кешеләрнең ничегрәк туплануы, нинди сүзләр сөйләшеп ыгы-зыгы килүләре кызыксындыра. Сурәттәге шәхесләрне терелтәсе, хәрәкәткә китерәсе иде дә... Ни кызганыч, еллар һәм юллар аларны инде әллә кайларга сибеп ташлаган, кайсыларыннан инде хәтер маягы булып кабер ташлары гына калган...
Шулай итеп мин, нәүмиз сагышланып, иңемә баскан Вакыт кодрәтен тоеп, иске фоторәсемнәр карарга яратам.
Сулдан уңга: Ренат Харис, Д.Х.Зарипова (КПСС өлкә комитетының мәдәният бүлеге мөдире), С.П.Кошечкин («Правда» газетасының мәдәният бүлеге мөдире), Раиса Горбачева, Әмирхан Еники, Тәлгат Галиуллин, Илдар Юзеев, Миркасыйм Госманов. 1986 ел
Менә тагын бер сурәт... Саргаерга әле өлгермәгән. Таныш йөзләр... Кичә генә тезелешеп төшкәннәрдер кебек. Саный китсәң, егерме ел гомер үтеп тә киткән икән шул. Раиса Горбачеваны уртага алып фоторәсемгә төшкән татар язучылары... Баксаң, ул еллар эчендә ил күләмендә нинди генә үзгәрешләр булмады да, нинди генә язмышлар дер селкетелмәде.
Ә ул чакта. Дөньядагы иң зур илнең Олимп тавындагылары мәңге шулай иярдә калыр кебек иде. Әмма, нигәдер, генераль секретарь хатыны Раиса Горбачева белән фотога төшүләрен язучылар үз вакытында бик мактанып сөйләп йөрмәделәр. Ул фотоны кайда да булса бастырып чыгарырга да ашыкмадылар. Сәбәп нәрсәдә иде? Тыйнаклыкмы? Куркуданмы? Бу илнең тәхет тирәсе тотрыксыз икәненә күнегеп беткәнгә күрә дәшмәскә уйладылармы?
Әлеге фото тарихын бер кулга җыярга теләп мөрәҗәгать иткәч тә, әле кайбер язучылар икеләнеп-шикләнеп калдылар. «Ярармы икән?..» – дигән сагаюны таратыр өчен тел ачкычлары кирәк иде. Мәйданнан киткән шәхескә түбәнсетеп карау Россиядә гадәткә кергән, бу очракны көлеп язмасмы икән дип, кайберәүләр миңа ышанмыйчарак та карадылар бугай. Ләкин бу гадәт мөселман тәрбиясе алганнарга хас түгел, шуңа күрә мин баштан ук мондый караштан ерак тордым. Минем өчен әлеге фоторәсем бәхетле очрак кына түгел, ә ил тарихының кешеләр йөзендә чагылган бер мизгеле иде.
Сүз – югары даирәдәге хатын-кыз шәхесе хакында...
***
Испания башкаласы Мадридта Корольләр сарае бар. Аның бер-берсен кабатламаган, искиткеч зиннәтле, дөньяның әкияти байлыгын туплаган меңгә якын залын карап та, акылга сыйдырып та бетерерлек түгел. Идәне, түшәме, диварлары «Алла кулы» белән чигеп эшләнгән сәнгатьле залларның берсе – «Тәхет залы» минем аеруча хәтердә калган. Калкурак урында алтын белән нәкышләп, бормалы бизәкләр уеп эшләнгән ике кәнәфи янәшә тора. Алдарак, як-якта, табигый зурлыгында алтыннан коелган ике арыслан дәһшәт салып төбәлгән. Кәнәфиләрнең арка терәгеченә король Хуан Карлос һәм королева Софиянең барельефы ясалган. Мине гаҗәпләндергәне шул булды: ни өчен соң әле король хакими биеклектә үзе генә утырмый, ә хатыны белән янәшә?!.
Шуннан соң инде мин тарихи әсәрләр укыганда игътибарлырак була башладым һәм бернәрсәгә төшендем: хан, патша, король, солтан һәм шаһларның хәләл җефетләре ил белән идарә итүдә хәлиткеч урын тотканнар икән. Аларның күбесе тәхеттәге иренә иң якын киңәшче, иң ышанычлы терәк булганнар. Әлбәттә, арада мәкерлеләре дә табылган, астыртын эш йөртеп, иренең башын кистереп, тәхеткә сөяркәсен утырту яисә үзе хакимлекне алу кебек күренешләр дә тарихка ят түгел.
Русның монгол-татарлар хакындагы ялган әдәбияты кыргый санаган хан даирәсе ничегрәк булган икән соң?
Монголларның Югары киңәшмәсендә (әгәр ул хәрби максатларны күздә тотмаса) бөек хан һәм төмән башлыкларының хатыннары катнашканнар, корылтайларда киңәш-табыш бирү хокукына ия булганнар.
Менә бер мисал. Сарай-Бату шәһәрендә булган Ауропа кешесе Плано Карпини хан сараенда үз күзе белән күргәннәрен болай дип язып калдыра: «Бату тәхеттә
хатыннарының берсе белән янәшә утыра. Аның энеләре, уллары һәм сарай әһелләре аста, арырак утыралар. Калганнар – келәмдә. Ирләр – уң якта, хатын-кызлар – сулда».
Менә шуларны белгәннән соң инде, әле бу гасыр башында гына Англиядә хатынкызларның сайлауга катнашу хокукы яулап митингларга чыгуын хәтерләп: «Их, Ауропа...» – дип мыскыллы көлеп куясың. Үз кыргыйлыгын күрмичә, гаепне гел Шәрыктан эзләгән Аурупаның, тарихи фактлар белән бәреп, күзен ачтырыр чор җиткәндер, ниһаять.
Тагын тарихка күз салыйк...
Каракорумда, Чыңгыз ханның оныгы Көек хан үлгәннән соң, аның урынына бөтен монгол мәмләкәтенә ханбикә булып хатыны Аккүл-Камыш кала.
Яшүсмер хан Улакчы урынына Алтын Урда белән Батуның тол хатыны Баракчина идарә итә.
Тарихта шактый мәртәбәле эз калдырган Бөек Үзбәк ханның хатыннарына игътибар итик: беренчесе – Кытай императоры Буянтуның сеңлесе, икенче хатыны – Византия императоры Андроник кызы Байалун була.
Урданың атаклы төмән башлыгы (кенәз дип тә йөртәләр) Нугайның хатыны – Византия императоры Михаил Палеолог кызы Ефросинья.
Җанибәк ханның хатыны Тайдулага Мәскәү янында бүләк итеп бирелгән җирдә калыккан Тула шәһәренә исем дә шул ханым хөрмәтенә кушылмадымы икән әле?!. Күрәсез, аксөяк нәселеннән булган бу ханымнарның аң-белем, культура дәрәҗәсенең ничек югары булуын күзаллау кыен түгел. Гаскәр белән килеп, иреннән калган тәхетне яулаган Түләбәк ханым хөрмәтенә XIV гасырда Сарайда акчалар сугыла.
Шулай ук тарихта исемен калдырган Хөршидбәк, Нурсолтан, Гәүһәршад һәм Сөембикәләр турында да романнар язарлык.
Алтын Урда һәм Казан ханлыгының дәүләт системасын үзләштергән Россиянең тәхетендә әби патшалар пәйда булу – Шәрыкның турыдан-туры йогынтысы ул. Ә Испания – Ауропа бит, дияр кемдер. Әмма бу илнең берничә гасыр гарәпләр кул астында яшәвен онытмыйк. Ауропаның учында Шәрык биргән акыл ташы ята...
Бөек Октябрь мәхшәреннән соң, тәхет даирәсендәге гореф-гадәтләр буталды. Большевикларның хатын-кызга карашы, аларны дәүләт идарәсе эшләреннән читләштерә башлавы бернинди этик нормаларга да сыймый иде.
Тора-бара партия җитәкчеләренең хатыннары гадәти кухаркаларга әйләнеп калдылар.
Халыкара килешү буенча, ил башлыклары югары даирәдә очрашу үткәргәндә, хатыны беләнме, ялгыз киләме – бу алдан уртак фикергә килеп эшләнә. Михаил Горбачевның төрле илләргә эш визиты белән барганда хатыны Раиса Максимовнаны үзе белән алуы халык өчен башта яңалык иде шикелле. Белгәнебезчә, мондый визитлар бик кыска арада, гаять киеренке шартларда үтә, ә без экраннан аның тантаналы өлешен генә күрәбез, һәрнәрсәгә чырай сытып, шикләнеп карарга өйрәнгән совет кешесе ил башлыгы парлашып, кәеф-сафа корып йөри дип уйларга да мөмкин иде...
Хакимият тирәсендә борын-борынгыдан бүре законы хөкем сөрә. Сәясәттә дус-иптәш дигән төшенчә юк. Тарихи борылышларда көрәштәшләрең дә тапталып калырга мөмкин. Кешелек, яңадан-яңа акыл туплап, күпме генә алга барса да, хакими даирә шулай булып калачак.
Сәясәтнең менә шундый мәкерле әйләнешендә генераль секретарь (соңыннан Президент) Горбачевның үз хатынына иң якын сердәше, киңәшчесе, ышанычлы кешесе итеп каравы табигый түгелмени! Әгәр телеоператорлар, әрсез журналистлар Раиса Горбачевага объективны артык еш юнәлтмәгән булсалар, әгәр Президент Горбачевның, үз элгәрләренә караганда, хатын-кызга мөнәсәбәте күпкә әдәплерәк икәнен совет халкы аңлый алырлык культурага ирешкән булса... Кыскасы, без әле моңа тора-бара ныклап төшенербез. Раиса Горбачева бу илнең изелгән, болгавыр көнкүрештән йончыган хатын-кызлар кавеменә ниндидер үзгә бер рух бирде, хакими даирәгә Шәрыктан килгән олы гадәтне кайтарды, хатын-кызны үз биеклегенә куя алды.
Әдәбият-сәнгатьтән ерак торган Горбачевка бу өлкәгә аерым игътибар итәргә кирәклеген, хатын-кыз йомшаклыгы белән, бәлки, нәкъ менә Раиса ханым сеңдерә белгәндер. Югыйсә Максим Горький заманнарыннан бирле талантлы язучылар белән дәүләт җитәкчеләре һәрчак каршылыкта яшәделәр. Акыллы хан-патша белә: чорны хикмәтле итеп бары тик язучы-әдип кенә теркәп калдыра ала, сурәтең таш булып калмасын дисәң, әдип күңеленә каты кагылма... Күп хаталары бардыр, әмма Галиҗәнап Сүзгә, Акылга азатлык капкаларын ачкан Михаил Горбачевның, бөтен Политбюро әгъзаларын ияртеп, язучыларның зур форумына килүе күрелмәгән хәл, әмма табигый адым иде. Бу – СССР Язучыларының соңгы – VIII съезды (1986) иде. Бүгенге дәүләт эшлеклеләренә хас «малайлык»тан аермалы буларак, һәрберсе үз исемен истә калдыртып, һәрберсе үз шәхесе хакында тотрыклы культ булдырган Политбюро әгъзалары президиумнан урын алуга, зал чүгеп, тантаналы тын кала. СССР Язучылар Союзы рәисе Георгий Марков, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое булуга карамастан, каушап кала, докладыннан ике җөмлә укуга, йөрәген тотып, сыгылып төшә. Аны Советлар Союзы Герое Владимир Карпов алыштыра...
Тәнәфес вакытында Татарстан язучылары – делегатлар, Раиса Максимовна Горбачеваны (Титаренко) уртага алып, фоторәсемгә төшәләр. Әгәр башка җирдән килгән язучылар да аның белән фотога төшә алган булсалар, бу рәсемнең кыйммәте алай ук игътибарны җәлеп итмәс иде һәм мин дә бу истәлекне язып тормас идем. Хәер, сүзне шунда катнашкан язучыларның, галимнәрнең үзләренә бирик әле.
Ренат Харис: «Ике мишәр, сез генә булдырасыз, иң шәп урыннарны алып куегыз, дигән максат куелганлыктан, без, Тәлгат Галиуллин белән бергә, съезд ачыласы көнне иртәниртүк торып киттек. Кремльнең Зур Сараенда олы зал ачылмаган, ишек төбендә сакчылар гына тора иде әле. Күпмедер вакыттан соң, «Сим-Сим ишекләре» ачылып китте. Керәбез – зал буш, уртада, алгы рәттә, бер кеше генә утыра. Шул турыда, нәкъ трибуна каршыннан без бөтен делегациягә җитәрлек урыннарны биләп алдык. Бераздан халык тула башлады. Барысы да безнең урынга кызыгалар, әмма без нык торабыз. Мәскәү шагыйре Сергей Островой үзенең үҗәтлеген монда да күрсәтеп алды. Теге кеше рәтенә килә дә урын даулый, килә дә урын даулый. Ахырда теге кеше, гафу үтенеп, бу рәт Үзәк Комитетның культура бүлеге өчен, дип әйтеп салды. Булмагае, язучылар съезды ич бу, дип, Островой барыбер шул рәткә килеп утырды.
Минем бер ягыма – Дания Хөсәеновна Зарипова (КПСС өлкә комитетының культура бүлеге мөдире), икенче ягыма Сергей Петрович Кошечкин («Правда» газетасының культура бүлеге мөдире) туры килде. Съезд башланырга биш минут кала озын буйлы ике ярдәмчесе белән Раиса Максимовна килеп керде һәм нәкъ минем каршыдагы урындыкка утырды. Киенүе бик пөхтә, килешеп тора, бик затлы да, бик гади дә сыман иде. Артка борылып, ул миннән съезд документларын сорап алды. Исемлекне карады-карады да: «Вот, посмотрите, опять несправедливость, ни одной женщины за столом президиума. Везде и всюду у нас зажимают женщин. А ведь есть прекрасные писатели-женщины!» – диде.
Чынлап та, сәхнәдәге президиумга сайланганнар чыгып утыргач карыйбыз – гел ир затлары гына. Раиса Максимовна тагын безнең якка борылды да: «Әнә карагыз, нәкъ исемлектәгечә, бизәк өчен генә булса да ник бер хатын-кыз булсын!» – диде.
Съезд барышында минем башка бер уй килде. Дания Хөсәеновнага әйтәм, безнең бик матур сувенир китабыбыз бар – Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре», барыбыз да кул куеп, бүләк итик Раиса Максимовнага, дим. Тәнәфестә шулай эшләдек тә...
Чыгышлар вакытында Раиса ханым, артка борылып, теге яки бу язучы хакында сорый, Мәскәүнекеләрне яхшы белгән Кошечкин аның шәхси консультантына әверелде. Милли әдәбият вәкилләре трибунада күренә башлагач, мин дә әңгәмәгә кушылып алгаладым.
Озын тәнәфес алдыннан Дания Хөсәеновнага әйтәм, әйдәгез, бөтен делегация белән истәлеккә фотога төшик, Сез аңа тәкъдим итеп карагыз, дим. «Бездән күрмәкче башкалар да чакыра башласа... Уңайсыз булмасмы, син үзең тәкъдим итеп кара», – ди Дания ханым. Тәнәфескә чыкканда мин: «Раиса Максимовна, делегация татарских писателей обращается к Вам с убедительной просьбой... Не сможете ли Вы с нами сфотографироваться на память?» – дип мөрәҗәгать иттем. Ә ул гади генә итеп: «А почему бы и нет!» – дип җавап бирде. Шуннан соң инде без Гәрәй Рәхимне фотограф артыннан йөгерттек. Георгиевский залда көтеп тор, дидек. Раиса Максимовнаны уртага алып, вестибюльгә чыктык. Георгиевский залга керергә тәкъдим ясагач, ул: «Ә нигә анда керергә, шушында гына басып төшик», – диде. Шул мизгелдә әллә каян гына фотографлар пәйда булды. Раиса Максимовна янәшәсеннән урын алу мәсьәләсенә килгәндә...
Хәер, анысы башка хикәя...
«Анда безне фотограф көтеп тора, әйдәгез, тизрәк!» – дип, Гәрәй Рәхим килеп җиткәндә соң иде инде. Башка өлкәләрдән килгән делегатлар да фоторәсемгә төшәргә талпынып караган иделәр дә... Раиса Максимовна, саубуллашып, президиум бүлмәсенә кереп китте.
Башкорт туганнарга җитә калды. «Да, егетләр, сезнең хәзер һәр адымыгыз күзәтү астында булачак...» – дип шаяртып алгаладылар.
Икенче көнне төшке аш вакытында берәү килеп җилкәмнән кага. «Сез Казаннанмы? Тәрәзә янына барыйк әле», – ди. Йөрәгем жу итеп китте. Башкорт дусларның кинаяле шаяртуы искә төште... Тәрәзә янында ул кесәсеннән бер конверт чыгарды. Анда безнең фото иде. Артына барыбызның да исем-фамилияләрен яздыртып чыкты. Тагын бер көн үткәч, янә берәү килеп: «Сез Татарстаннан бит әле, менә Раиса Максимовна Сезгә тапшырырга кушты», – дип, зур конверт сузды. Анда безнең күмәк төшкән шушы фотолар иде.
Ә Сергей Островой, безнең Раиса Максимовнага китап бүләк итүебезне күргәч, кызыгып, үзенекен алып килмәгәнгә бик офтанып торган иде. Икенче көнне ул тагын да шәбрәк киенеп килгән, кулына калын-калын ике томлыгын тоткан иде. Съезд беткәнче күтәреп йөрде ул китапларын, ләкин Раиса Горбачева бүтән күренмәде...»
Тәлгат Галиуллин: «Съезд ачылды. Бездән алдагы рәттә ниндидер ханым япон ручкасы чыгарып яза башлады. Мин аның үзеннән битәр шул затлы ручкасына игътибар иттем. Безнең арадан беренче булып аны Ренат Харис танып алды. «Егетләр, бу Михаил Сергеевичның хатыны түгелме соң?..» – ди. Шуннан соң инде минем өчен доклад, съезд кайгысы бетте. Күзләр Раиса Максимовнада. Ул, артка борылып, безнең кайдан килүебез хакында сорады. Докладчы Виктор Астафьевның «Ловля карасей в Грузии» дигән әсәрен телгә алгач, грузиннар, ярсып, урыннан кычкыра башладылар. Шулчак Раиса ханым, борылып: «Сез ул әсәрне укыган идегезме?» – дип сорады. Язучы халкы, укымаган булса да, һәрчак, укыдым, дип әйтә. Без дә шулай, әсәрне мактаган булып, сүзне икенчегә борырга тырыштык. Докладта телгә алынган башка әсәрләр турында да ул сүз кузгаткалап торды.
Тәнәфестә безнең язучылар аңа бүләк итәргә дип үз китапларын алып килделәр. Илдар Юзеев кулында да китап бар иде бугай... Шунда мин, кинаяләп: «Егетләр, Михаил Сергеевичның китапханәсен юк-бар белән тутырмагыз инде», – дигән булдым.
Озын тәнәфестә без Раиса Максимовнага фотога төшәргә тәкъдим иттек. Ул, әлбәттә, риза булды.
Башкорт язучылары: «Сез анда апай белән бик елмаешып, сөйләшеп утырмагыз. Президиумнан Михаил Сергеевич гел сезнең якка карап утырды, көнләшмәгәе!» – дип шаярып, үзләренең арткырак рәтләргә эләгү «бәхетен» капларга тырыштылар».
Миркасыйм Госманов сүзләренә игътибар итик: «Раиса Горбачева ул кадәр игътибарны җәлеп итәрлек чибәрләрдән түгел. Әмма кеше белән мөгамәләсе йомшак, сөйләшә башлагач, бик ягымлы күренә иде.
Фотога төшәргә дип җыелышкач, мин аның янәшәсенә туры килдем. Карыйм, аксакалыбыз Әмирхан ага читтәрәк калган, уртага керергә теләге дә бар шикелле... Муеныма кайнар тыны да бәрелгәч, урынымны морзага бирергә туры килде. Раиса ханымның беләген ычкындырып иң кырыйга чыгып бастым.
Язучыларның киләчәктә таркалачагы ачык күренеп торган бу шау-шулы, болгавыр съездның бер истәлеге булып шушы тарихи сурәт калды.
Актыктан Әмирхан аганың үзалдына сөйләнеп торуы әле дә күз алдымда: «Патша хатыны белән фотога төштек дисез инде... Понимаете... Моның соңы ни белән бетәр икән, соңы...»
Әмирхан Еники: «Раиса ханымның әле зенитта, шөһрәтле чагы иде бит. Аның хакында Башкортстанда яшәгән икән, милләте татар икән дигән сүзләр йөри иде. Съезд вакытында: «Сез милләтегез белән татар түгелме?» – дип кемдер сораган, имеш. «Юк, мин татар түгел, ләкин татар-башкорт арасында яшәдем, ул ике халыкны да бик хөрмәт итәм», – дип әйткән, имеш.
Бүләккә дип әзерләнгән Муса Җәлил китабына мин дә үз имзамны куйдым. Фотога төшкәндә, бер читкә баскан идем, син олы кеше, карт кеше, дип, Раиса Максимовна янына ук китереп бастырдылар. Ул арада сурәткә дә төшереп алдылар. Теге (Әмирхан ага кеткелдәп куя) фотограф эзләп киткән Гәрәй Рәхим генә килеп җитешә алмый калды... Шуның белән эш бетте. Бүтән берни дә кирәкми, шул җиткән, дигән идем, ләкин күрәм... Әле берсе китабын китереп төртә, автограф куеп, әле икенчесе... Шагыйрьләр инде... Раиса ханым ала инде, рәхмәт әйтеп, нәрсә дисен...»
Сүзне башка әдипләргә бирик.
Илдар Юзеев: «Кайчан да булса, Кремль сарайларына барып, патша хатыны белән фотога төшәрмен дип төшләремә дә кермәгән иде. Бу – тарих бит...»
Гәрәй Рәхим: «Мин, бәхетсез, шулай итеп бер фотога да эләкмәдем. Фотограф табып килеп җиткәндә, таралыша башлаганнар иде инде. Ятып калганчы атып кал, дигәндәй, Раиса Максимовнага Мәскәүдә чыккан шигырь җыентыгын бирергә булдым. Ашыгам, нәрсә дип язарга да белмим. «Товарищу Михаилу Сергеевичу... – дип булмый бит инде, ул бит зур кеше... Шәхсән үз исемемнән генә язсам да, яхшы түгел кебек... Шуннан: «Раисе Максимовне и Михаилу Сергеевичу, выражая уважение татарского народа. Г.Рахим», – дип куйдым. Раиса ханым, рәхмәт әйтеп, кулын бирде. Китабымны нәни сумкасына салып тормады, янәшәсендә үткер күзле чибәр-чибәр егетләр бар иде, шуларга бирде. Соңыннан дуслар: «Кулыңны ап-ак чүпрәк белән урап йөр, Раиса ханымның кул җылысын сакла», – дип көлеп тә йөрделәр».
***
Бу язмага нокта куяр алдыннан, уйларым ике ярымшарга бүленде. Әмма, ниндидер бер хакыйкатьнең асылын ачасы килеп тә, гамьле сүз кодрәте җитмәүдән гаҗиз калдым. Уйлар агышын эзлекле сүз тезмәсенә әйләндерергә җитешә алмаган каләмгә үч итеп, шул фикеремнең кайтавазларын гына бирәм.
Бәлки, бу гомерлек сораудыр?
Дөньяда хатын-кызның тоткан урыны нинди?
Күпме акыл көчен мең еллар буена җимерүгә сарыф иткән ирләр кавеменә Тәңренең күңеле суынып бара түгелме?! Җир-ана тәнендәге тирән яраларга хатын-кызның шифалы кулы кирәгрәк түгелме?! Шулай булмаса... Технократия гасырының икенче яртысында күпме Ил ияренә Алла учыннан гына төшеп, Галиҗәнап хатын-кызлар утырмас иде... Бөек могҗизалар, ак чалмалы таулар арасында туган философлар иле, һәммә төрле диннәр бишеге – Һиндстанның мәгърур анасы Индира Гандины гына искә төшерик. Ул җирдән киткәч... дөньяның изге бер нуры сыктап сүнде шикелле...
Ярымшарның бер ягында – ир-егетләр... Ирләр генә булган җирдә йодрык кысыла, усаллык чикләре киңәя. Ир-ат кына торган йорт, алтынга төрсәң дә, ягымсыз, нурсыз, җансыз була. Идарәче даирәдә ир-атлар гына эшләгән ил-йорт-дәүләт тә шулай... Хатынкыз исә, дәрәҗәле урында эшләсә дә, үзенең ана икәнен, тормышта илаһи хис – наз барын беркайчан да онытмый.
Саный китсәң, олы эшкә алынган хатын-кызлар аз дисәң дә бар бит әле дөньяда. Алар, авыр постаментларга менеп, һәйкәл булырга кызыкмыйча гына, якты хатирә булып, тарих хәтеренә керә баралар. Бүгенге, без шаһит дәвердә дә шулай...
XXI гасыр башыннан күп кенә дәүләтләр тәхетен хатын-кызлар биләячәк. Күренекле эш урыннарында хатын-кызлар утырачак. Бу – табигый зарурилык. Чөнки Җир-ананы саклап калырга, каты бәгырьлеләнә барган кешелекне юатып дәваларга кирәк...
Марсель Галиев
1990
"Безнең мирас". - 2022. - №5. - 62-67 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА