Журнал «Безнең мирас»

Миркасыйм Госманов: "Байлык чоры сизелеп торган хәерчелек бик ямьсез икән"

Журналыбызда академик Миркасыйм Госмановның "Археографик көндәлек"ләрен бастыруны дәвам итәбез. II сәфәр 1964 елның 23 июль-22 август көннәрендә Рязань өлкәсе һәм Касыйм шәһәренә оештырылган. Хәзерге вакытта бу көндәлекләр археография буенча гына түгел, ә касыйм татарлары, төбәктәге авыллар тарихы буенча да мөһим чыганак булып тора.


6.07.64. Җәяүләп кенә Яубаш (Болотце) авылына бардык. Татарбайдан 1,5 км. Көн болытлы, пыскак яңгыр. Картлар белән сөйләшәбез. Авылда элек 300-400 йорт булган. Ә хәзер 60-70 кенә. Монда да шул элекке зур биналарның, биек таш капкаларның, сарай-амбарларның шәүләләре. Һәр йортта ялгыз карт-коры. Биналар, архитектура авылга хас түгел. Һай, байлык чоры сизелеп торган хәерчелек бик ямьсез икән.
Халык төрле шәһәрләргә таралып беткәннәр. Элек бөтен тирәне ялмап, барлык Рәсәй буенча юырткан Касыйм байларның бер оясы менә шулай сүтелеп ишелеп утыра...
Кулъязмалар очрамый. Бер әбидән икенче бабайга күчәбез. Ташландык ишегаллары. Кайбер җирдә, ялгыз-ярты картлар, йортларның бер читеннән сүтеп, утынга яга башлаганнар. “Әйбәт яна!” – диде бер бабай.
Кайберәүләрнең әйтүенә караганда элек авылда укымышлы кешеләр шактый булган. Кулъязмалар да күп очраган. Ләкин картлар белән бергә алар да бетә торалар. Бик күпләрен илтеп кабергә күмгәннәр. Язмыш безгә дәлил дә күрсәтте. Кәрим абзый Төхфәтуллин дигән берәүгә кердек. Максатны белдерүгә ул абзарга чыкты да, дыңгычлар тутырган зур капчык алып керде: “Белмим, нинди китаплар икәнен, вакыт булганда зиратка илтеп күмергә дип торадыр идем”. Без актара башладык. 10-11 ярыйсы гына кулъязма чыкты. Менә кызыклы гына “Чупаннамә”...
Ә мондый тулы “капчыкларның” күпмесе күмелде икән?..
Кичен Маһирә әбинең очырмасы актарып, тузанга батып төштек. Бик тузган, һәр калаенда кырык тишек... Әби әйтә: “Йорт җирдә тормый, җилкәдә тора”. Әйе, Касыймда “җилкә” калмаган.


7.07.64. Бүген Касыймга кайтып, аннан ары Карлар (Ахматово) авылына барачакбыз. Без булган авылларны (беренә бара алмадык) “Дүрт сала” (Яубаш, Ширин, Татарбай, Биемсала) дип йөртәләр икән. Ә теге якны “Кара әймәк” дип кимсетеп атыйлар икән. Күрәсең, алар мужиграк булганнар. Бәлкем элекке ханлык заманында “кара халык” булгандыр... Карап карыйк...
Колхоз машинасына утырып Касыймга килдек, анда тапкан кулъязмаларны Фәрхәнәз апаларга илтеп куеп, бакчада ял иттек һәм төштән соң Карлар (Ахматово) авыллына килдек. 17-18 йорт. Бик иске. Йолкыш, халкы да әллә-ничек әрсез, әйтергә яраса, надан һәм әдәпсез. Ярлылыкның да исе аңкып тора...
Фатирга Зәйнәп әби Альтбиковага дигән шактый кире, шул ук вакытта бик беркатлы бер әбигә туктадык...
Урамга чыгып берничә кеше белән сөйләшкән идек. Артык бер нәрсә дә маташмады.
Бу тирәдә бер куак авыл бар икән: Карлар (Ахматово, авыл советы, 15 татар хуҗалыгы), Мултан (Мунталово – 25 татар хуҗалыгы), Субак (Собакино – 12 татар хуҗалыгы), Түбән авылы (Шекино – 35 хуҗалык), Шакшан (Чыгашинов – 8), Тимгән (Тимгешево – 15 татар хуҗалыгы), Казаков (3-4 татар хуҗалык), Әлеш (Алишево – 3-4 татар хуҗалыгы) һ.б.
Без иртәгә берничә авылдан эшли башларбыз. Ләкин күп һәм әһәмиятле әйбер чыгасына ышанып булмас кебек, кем белсен, бәлки...


Көндәлекне басмага Диләрә Госманова әзерләде.

Тулысынча "Безнең мирас" журналының 9 һәм 10 саннарыннан укырга мөмкин. 

Теги: Миркасыйм Госманов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру