Журнал «Безнең мирас»

Мирхәйдәр Фәйзи: "Ләхеткә иңдереп, кәфен аша кулын тотып аерылдым"

Әткәем Мостафа 1835 нче ел, гыйнвар 5ендә Шахмай авылында дөньяга килгән. 19 яшенә кадәр шунда яшәп, бодай күмәче ашау идеясе белән 1854 нче елда кечкенә арбатартып Орск ягына килеп чыккан.


Әнкәем Зәйнәп 1846 нчы ел, ноябрь урталарында Каргалы шәһәрендә дөньяга килгән. Ике яшендә атадан калып, анасы белән Орскига күчеп килгәннәр.


Әни 17 яшьтә, әти 28 яшьтә булган хәлдә, 1863 нче ел, октябрьнең 28ендә Орскида никах туйлары булган. Корбангали хәзрәт никах хотбәсен укыган. 1878 нче ел Әхмәт, Мәхмүт, Гани бай Хөсәеновларга әти хезмәткә керешеп, Орскидан 50 чакрымдагы өлкән утар – Күкшелне тәэсис иткән. Унике авыл җирне биләп, унбиш җирдәге утарларны идарә итеп, тоташ 27 ел бик парлак, кыйммәтле хатирәле тормыш белән яшәгәннәр. Үз карамагында утыртып тәрбияләгән агачлык, җиләк-җимеш бакчалары белән җәннәт шәкеленә кергән ямьле утарда яхшы исемнәр, матур, бай тарихлар калдырып, 1905 нче ел байдан чыгып үзалдына дөнья көтәргә керешкәннәр.


57 ел бергә гомер итеп, әти 1920 нче ел, яңача ноябрь 8ендә (1339 сәфәр 25) дүшәмбе көн көндез сәгать 12дә 86 яшендә Орскида вафат булды.


Әни, әтидән соң сигез айдан артыграк торып, 1921 нче ел, яңача июль 21ендә пәнҗешәмбе көн төнге сәгать 12дә, 74 яшендә Орскида вафат булды.


Бик тату, тыныч, бәхетле тормыш белән яшәп, бөтен тирәгә изге исем калдырып үткән бу картларның рухлары мәңге рәхәттә гизсен!


Әти мулла баласы, заманына күрә яхшы укыган, ничектер урысчадан да беркадәр өлеш алган кеше иде. Озак заман бай хезмәтендә бик зур вә җимешле эшләр башкарып тору аркасында, соңгы көннәрен башы эшләүдән туктаган, алҗыган хәлдә үткәрде.


Әни язу яза белмәгән хәлдә уку, белем алыш җәһәтеннән заманның алдагы карчыкларыннан иде. “Тәрҗеман” газетасын чыга башлаган көннән алып туктаган чагына кадәр калдырмый укып килгән. Тарихтан, дөньяның китешеннән, хәтта сәясәттән дә яхшы ук хәбәре бар иде. Соңгы газеталарны, һәрбер чыккан җитди вә хикәя – роман китапларын калдырмый укый, аңлый һәм башкаларга сөйлидер иде. Госманлычадан зур-зур тарихларны, хыялый рисаләләрне дә тәмам аңлап укый, мин алган һәрбер романны ул миннән алда укып өлгерә иде.


Төскә матур, купшы, тәрбияле холыклы, уңган, аңлы, белемле, булган әнкәем үзен белгән һәркемнең күңелендә матур тойгылар калдырып үтеп китте.


Мин әнинең 45 яшендә чакта, никахларының 28 нче елында унберенче һәм иң кинҗә бала булып туганмын. Иркә булып, матур, бәхетле тормыш эчендә үскәнмен. 29 яшемдә алардан аерылдым. Җылап аерылдым, йөрәгемә бетмәс хәсрәт эзләре ясалган хәлдә аерылдым. Әнинең җеназасы өстендә булып, кулымнан ләхеткә индереп, кәфен аша кулын тотып соңгы хушымны әйтеп аерылдым.


"Безнең мирас". - 2019. - №9.


Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.

Теги: Мирхәйдәр Фәйзи Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру