Журнал «Безнең мирас»

Мирасның ниндие генә юк!

Нинди мирас хакында фикер йөртергә? Мәгълүм ки, халыкның яшәү мохите ифрат киң, ул биниһая тармак­лардан хасил була. Бабаларыбыздан калган мирас хакында сүз кузгалганда без, беренче нәүбәттә, тарихи мирасны, әдәбият-сәнгать мирасын күздә тотабыз. Хәлбуки, мирас алар белән генә чикләнә алмый. Халык иҗаты, этнография, гореф-гадәт һәм халык тормышындагы башка тармакларның да мирасы бар. Инде тагын да киңрәк фикер йөрткәндә, нигә журналга экология мирасын да үзенең игътибар үзәгенә алмаска икән? Мәсәлән, Кайбыч төбәгендә тарихта үзенең эзен калдырып килүче уникаль имәнлек бар, республикабызда, беркайчан да сука-тырма кермәү сәбәпле, бик борынгыдан ук сакланып калган төрле кыргый үсемлекләр, Иделдә, Чулманда, Агыйделдә генә үрчегән балыклар, урманнарда, кырларда күп төрле, без­нең зонага гына хас җәнлекләр яшәп килә. Алар һәммәсе дә безгә мирас бу­лып калган, һәммәсе дә бездән игътибар көтә.



Һәркайсыбызга мәгълүм, татар халкы бик аяныч хәлгә дучар булды. Ул үзенең тарихын белүдән явыз ният белән мәхрүм ителде. Халыкның тарихын бөтенләй яңадан язу мәҗбүрияте алга килеп басты. Бу изге эшкә борынгыдан калган төрле легендалар, җир-су атамалары, өлкәннәр хәтерендә сакланып калган төрле риваятьләр, истәлекләр дә, минемчә, азмы-күпме ярдәм итәр иде. Мәсәлән, минем туган авылым Яңасаланың (Арча районы) урман кырыендагы бер култыгын «яурышкан» дип, бер инкелен «сөрән таяк ташлаган» җир дип атыйлар. Уйлап карасаң, тарихның бик кыйммәтле серләр яшергән җанлы шәһитләре бит болар! Монда лингвистка да, тарихчыга да зур вакыйгаларга алып чыгардай мавыктыргыч материал бар. Бу кайсы заман сүзләре? Монда нинди яу орышкан? Кайчан? «Сөрән» атамасы артына нинди сер яшеренгән? Бәлки бу якларда кайчандыр «сөрән» дип аталучы зур ыруг булгандыр, ул урман буенда барган бер бәрелештә җиңелеп, «таягын» – сугыш күсәген ташлагандыр?


Халкыбызның, бигрәк тә хатын-кызларның рухи ихтыяҗларын гасырлар буена канәгатьләндереп килгән мөнәҗәтләрне дә яңадан «әйләнешкә» кертәсе иде бит! Мин балачакта безнең әниләр һәм әбиләр, апалар һәм җиңгиләр мөнәҗәтләрне күз яшьләрен сөртә-сөртә, әсәрләнеп тыңлыйлар, моңаялар, ул аларның күңелләрен сизгерләндерә, сабыр булырга өнди, тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга куәт бирә иде. Радио һәм телевидение, газета-журналлар юк заманнарда бәетләр, мөнәҗәтләр, китап сүзләре хатын-кызга бердәнбер рухи азык иде. Әгәр дә безнең хатын-кызларыбыз моңарчы әдәпле, гаиләсенә тугрылык­лы, күркәм, сабыр холыклы булып танылганнар икән, аларда бу сыйфатларны тәрбияләүгә әнә шундый халык иҗаты әсәрләре дә өлеш кертте булса кирәк.


Бу соңгы җитмеш елда мөнә­җәт­ләрне «дин сөреме белән агулый» дигән сылтау белән юкка чыгарырга тырышканнар иде бит. Әгәр дә редакция мөнәҗәт әйтә белүчеләр исән чакта алардан ишеткәнне, сүзләре һәм ноталары белән журнал битләрендә бастыра алса, халык моны бик хуплап каршы алыр иде.


Мирасның матбугатта бик сирәк телгә алына торган янә бер тармагы бар. Ул – эпиграфика. Борынгы кабер ташлары тел, орнамент һәм әдәбият элементларын саклап калулары белән тарихны өйрәнүдә зур урын тоталар, һәркайсыбызга мәгълүм, Татарстан җирендә һәм күрше өлкәләрдә Болгар һәм Казан ханлыгы чорыннан калган кабер ташлары шактый күп. Ләкин аларның бик күбесен беркем дә кайгыртмый диярлек. Шул сәбәпле, алар ватылып, югалып, елдан-ел кими баралар. Күреп кайтучыларның әйтүенчә, Мамадыш районындагы Кирмәнчек тә хәрабә хәлгә төшкән, ул тирәдәге «ханнар зираты» дип аталган урынны көтү таптап уза икән. Кычкырып торган наданлык, хәтта кыргыйлык билгесе бит бу! Әтнә районының Бәрәскә авылы зиратындагы «хан кызы күмелгән» дип атап йөрткән урын да, андагы кабер ташы да шундый ук ташландык хәлгә төшкән. Гомумән, һәммәбезне дә оялтырлык аяныч хәл бу.


Әгәр дә «Мирас» журналы бабаларыбыздан калган бу биниһая кадерле һәйкәлләрне игътибар үзәгенә алып, аларны саклау кирәклеген укучыларына бөтен кискенлеге белән төшендерә барса, бик тә изге бер эш башкарылган булыр иде.


Элек безнең халыкта өй эчләрен, мәд­рәсә диварларын шәмаилләр бе­лән бизәү, зуррак нәселләрнең шәҗә­рәләрен язу да киң таралган күркәм бер гадәт иде. Яңа журнал, бәлки, аларга да үз битләрендә урын табар?

Теги: Гомәр Бәширов Яңалыклар Тарихи мирас Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру