Минем персональный пенсионер булуымның тарихы (өзек)
Миңа биш яшь тулып алтыга чыккан вакытларда булырга кирәк, минем әнинең авылы булган – Арча районы Казанбашы волосте, Түбән Масра дигән сөннәтче бабайлар авылына Казаннан,Сәлах хәзрәт мәдрәсәсеннән Исмәгыйль дигән «бик гыйлем» бер пишкадәмне мулла итеп куйганнар.
Әти мине, шул «гыйлем» кешедән укырга дип, Масрага җибәргән. Анда мин укыганмындырмы, юкмы, ул кадәресен белмим – әмма, һичбер язу танымаган көйгә, мулланың, аркага камчылар төшергәләп, «әфтияк» сүрәләре бикләткәнен һәм кичке «сабак» кереп, шуларны тыңлатканын беләм һәм әнинең миннән берничә яшьләр олы энесенең «Иман шарты»ндагы «Вә һүә галә көлле шәйин кадир» дигән сүзне «вә һуә галә көнләшәдер Кадыйр» дип тыңлатканын беләм. Аның болай дип тыңлатуы бер дә гаҗәп түгел, чөнки аның гарәпчәне һич ишеткәне юк, әмма безнең каршыда Кадыйр исемле бер күрше бар, әбиләр аны хатыныннан көнләшә дип сөйлиләр иде, аның, аның гына түгел, минем дә ул сүзне ишеткәнем бар иде. Шулай иттереп без, һич укымаган, язу танымаган көйгә, кыш буена күңел сабаклары бикләп, «бик гыйлем» хәзрәттән укып, кышны уздырып чыктык. Үземә бик күп эләкмәсә дә, шунда бергә укучы, минем шикелле һәм миннән берничә яшь зур малайларның «кушка» (камчы) ашаганнарын күреп, кышны уздырып чыктык, кыш буена бер мәртәбә «убыр» күрү вакыйгасеннән башка истә калырлык һичбер вакыйга дә булмады. Ул вакыйга шуннан гыйбарәт: бер төнне (чөнки Исмәгыйль хәзрәт күңел сабагына «ястү»дән чыгышлый гына керәдер иде, ә без «мәдрәсә»гә караңгы төшкәч тә барадыр идек тә, «кизүнең» яндырган түшәм лампасы яктысында «Сукыр тәкә», «Дерен сугыш» уйнап гөр киләдер идек) шулай, күңел сабагыннан соң өйгә кайтып барганда, мәчет елгасында җылтыр-җылтыр янган ут күренә, очкыннары да чәчрәп куя. Шуны күрүгә, арадан бер малай: «Убыр!» — дип кычкырып та җибәрде, барлык малайлар дәррәү кире «мәдрәсә»гә кача башладылар. «Мәдрәсә»гә бардык, анда хәзрәт утны сүндереп кайтып киткән. Югары оч малайлары инде алар күптән өйләренә кайтып җиткәннәр. Безгә шәфәгать сорарга урамда бер олы кеше дә юк. Малайлар шүрләделәр, белгән күңел сабакларын гына түгел, арт сабакларын да укырга тотындылар, ләкин файда юк, «убыр» һаман кышкы җилдә авызыннан утларын чәчеп ята. Кышкы төн суык, урамда төн буе торып булмый, өйләрдә дә, теге «убыр»дан башка, җылтыраган ут юк. Мин курыкмыйм куркуын, чөнки һәр ничек дөнья күргән «шәһәр малае». Шулай да иптәшләрең барысы да курыккач, никадәр батыр булсам да, минем дә шүрләми хәлем булмады.
Өс юка, җил өрә, курку да туңдыра, ни булса да булыр, батыр булырга кирәк: «Әйдәгез, малайлар, барыгыз да белгәннәрегезне кычкырып укыгыз, «әгузе бисмилла»дан җен-пәриләр качар, әйдә киттек!» Минем шикелле үк туңганнар булырга кирәк, малайлар да батырландылар, минем арттан курка-поса гына бара башладылар. «Догалар бәрәкәтендә» әле һаман теге «убыр» урыныннан кузгала алмый. Якынрак килгәч, «кылт» итеп, көндез бер әбинең елгага салам көле түккәнен күрүем хәтергә төште. Шуннан эчемә җылы кереп, батырланып йөгереп барып, утка тибеп җибәрдем дә, утлы салам көлләре тирә-якка чәчелеп китте. Инде мин герой, батырлык шәп, карга чумган, катып беткән киез итек белән калганнарын да басып, таптап, сүндереп бетердем.
Бу геройлык вакыйгасе авыл малайлары арасында минем авторитетны бик күтәреп җибәрде. Көндез һәр көн безнең түбән оч малайлары белән якалашып сугыша торган югары оч малайлары каршысында да мин – «кала малаеның» дәрәҗәсе күтәрелде, мине дошман күрми башладылар, хәтта көндезләрдә япа-ялгыз югары очка менеп, алар белән бергәләп уйнау, алар белән бергәләп чана шуу хәленә килеп җиттем. Шуның белән бергә, түбән очлар да мине дус күрәләр иде. Шулай итеп кыш үтте. Кыш буена, каладан кайтучылар артыннан, берничә тапкыр әтиләрдән күчтәнәчләр, пешкән мәмиләр, каткан-туңган алмалар да килде. Алардан да авыз иттергәләгәч, минем дуслар тагы да күбәеп китте. Кыш буена күп укый торгач, минем гыйлем дә зурайды, башкалар «Әләм тәрәкәйфә» сүрәсендә тукталып калсалар да, мин «Гаммә» сүрәсенә кадәр барып җиттем. Миңа күчтәнәч җибәргәндә әтиләр, хәзрәтне дә «онытмыйча», аңар да берничә аршин ситса, сәдакалар җибәргәләгәч, әбиләр дә берничә тапкыр мунчаларга чакырып, коймаклар, кабартмалар белән чәйләр эчертеп сыйлаштыргалагач, минем дәрәҗә тагы да үсеп китеп, хәзрәт үзе белән мәчеткә алып кереп, «күрәсезме, мин ничек тырыштырам, балаларны ничек итеп кеше итәм» дигәндәй мактанып, бер җомгада «Вәл-ләйли иза ягъша» сүрәсен дә укытты. Авыл абыстайлары, карчык һәм киленнәре дә, минем шундый Коръән уку хәбәремне ишетеп: «Сабый баланың догасы кабул була икән аның», – дип, өйләренә алып кереп, Коръән укытып, йомыркалар, кабартмалар ашатып та чыгара башладылар.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА