Журнал «Безнең мирас»

«Миңа тигән зәһәр җилләр...»

Тел галиме Җәвад Алмазның тормыш юлы, фәнни мирасы
Татар филологиясен үстерүгә зур өлеш керткән ошбу галим вә шәхеснең мирасы бүгенге рухи дөньябызда онытылып бара дисәк, һич тә ялгышмабыз. Чөнки аның каләме тудырган фәнни хезмәтләрнең бик азы гына бүгенге фән әһелләребезгә мәгълүм.
Җәвад Алмазның татар телен, диалектологиясен, борынгы әдәби ядкярләрне анализлауга багышланган күп әсәрләре фәкать кулъязма сәхифәләрдә генә саклана. Язма мирасының бу хәлгә төшүендә галимнең фаҗигале язмышы да сәбәпчедер, әлбәттә.
Зур галимебез болганчык, кара чорда туып үскән. Аның гомере теләсә кайчан репрессия корбаннары сафын тулыландырырга мөмкин булган. Шунлыктан, без гыйлем иясенең тормыш юлын җентекләбрәк күзәтүне кирәк саныйбыз.
Җәвад Ногман улы Алмаз 1916 елда хәзерге Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районының Чертуш авылында мулла гаиләсендә туган . Аның бабалары Ханкирмән (Касыйм) шәһәре мәдрәсәсендә белем алгач, башка якташлары белән бергә, Кама аръягындагы буш җирләргә килеп урнашкан. Нәселе бик укымышлы саналган. Өстәвенә, шагыйрь җанлы кешеләр булып, мөнәҗәтләр дә язган алар.
Җәвад Алмазның әти-әниләре 1930 еллар тирәсенә кадәр Чертушта яши. Шулвакытта муллаларны эзәрлекли башлыйлар. Хакимият агрессив сул элементлардан саналган затларны җәзага тартырга дип исемлек төзи. Ул исемлеккә Ногман бине Габделманигъ та кертелә. Әлеге мәсьәлә хәл ителгән җыелышта катнашкан дусты, кич кереп, бу хакта хәзрәткә хәбәр кыла. Хәзрәт тиз-тиз җыена да, иң кирәкле әйберләрен алып, атын җигеп, гаиләсе белән Келәүле станциясенә чыгып китә. Аннан Ташкентка юл тоталар. Хәзрәт, бик укымышлы, галим зат буларак, монда да тиз арада дан-шөһрәткә ирешә.
Соңыннан Җәвад Алмаз, җәмгыявисәяси сәбәпләр аркасында, чыгышын-тумышын яшереп, тормыш юлын уйдырма фактлар белән «баетырга» мәҗбүр була. Мисал өчен, автобиографиясенә игътибар итик: «1916 елда Куйбышев өлкәсенең Чельно-Вершинск районы Благодаровка авылында тудым. Атам беренче империалистик сугышта фронтта югалды, анам 1921 елгы ачлыкта һәлак булды. Мин 1926 елга кадәр туганнарымда тәрбияләндем, шул елны Чистай кантоны Мөслим волосте Кутлушкино авылындагы интернатка тапшырылдым. Кутлушкинодан Чистай ятимнәр йортына күчерелдем. Бу ятимнәр йортыннан качып, Казандагы туганнарым янына килдем. Ләкин алар бик ярлы булганлыктан, миңа ярдәм итә алмадылар. Казанда мин тәрбиячеләре булмаган балалар төркеменә ияреп киттем. Күп шәһәрләр гиздем. 1930 елның җәендә мине Ташкент вокзалында тотып алдылар һәм ятим балаларны урнаштыру комиссиясе укырга юллады. Мине стенографистлар курсына керттеләр».
Әлеге курсларда белем туплагач, Җәвад Алмаз Сәмәрканд университетында укып чыга. Аннары Смоленск педагогика институтының филология бүлеген тәмамлый. Алман, француз телләрен өйрәнә. Гарәп, фарсы, Урта Азия халыклары, татар, урыс, Көнбатыш Аурупа телләрен кушып санаганда, унлап телдә сөйләшә-аңлаша алган.
1939 елда Җәвад Алмазны Ташкент шәһәрендәге Укытучыларның белемен күтәрү институтына эшләргә җибәрәләр. Галим 1942 елга хәтле шунда урыс телен укыта. Бер үк вакытта, Ташкентта төрки, фарсы, гарәп телләрендәге борынгы кулъязмаларны өйрәнү институтында укый. Анысын да тәмамлап, борынгы кулъязмаларны өйрәнүче фәнни хезмәткәр квалификациясен ала.
Алга таба Үзбәкстан Мәгариф министрлыгы системасындагы методик бюро директоры вазифасында эшли, Ташкент финанс-икътисад техникумы директоры булып тора. Берьюлы Ташкент юридик мәктәбендә укый, аны бетергәч, Сәмәрканд педагогика институтында үзбәк төркемнәрендә урыс теле дәресләре бирә. 1948 елда Үзбәк дәүләт университетына (Сәмәрканд) күчә, анда гарәп, фарсы, төрки телләр, тюркология буенча гыйлем тарата. 1954 елның февраленнән Хәрәзм педагогика институтында иске үзбәк теле һәм үзбәк әдәби теле тарихы буенча мөгаллимлек итә.
Җәвад Алмаз 1955 елда Казанга килеп, университет каршындагы аспирантурага укырга керә. Татар теле тарихына кагылышлы тема буенча диссертация яза. Соңрак Казан университетының татар теле кафедрасына эшкә калдырыла, анда 1961 елга кадәр эшли, борынгы төрки телләрне, әдәбият тарихы укыта.
Җәвад Алмаз 1960 елда КПССның Үзәк комитетына татар теленең мескен хәлгә төшүе хакында хат юллый. Мәскәүдән комиссия килеп проблеманы тикшерә, ләкин бер чара да күрелми. Шуннан соң дәүләт иминлеге органнары Җәвад Алмазга каршы провокация оештыра, нәтиҗәдә, 1961 елның 10 апрелендә университет ректоры М.Нужин һәм партком сәркатибе Б.Лебедев галимне төрле ялганнар, уйдырмалар белән әхлаксызлыкта гаепләп сыйфатнамә язалар (Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты Мирасханәсе, 117 ф., 1 тасвир, 23 эш, 4 бит). Махсус оешма аны бер урынга да эшкә алмаска, дигән яшерен күрсәтмә бирә. Җәвад Алмаз Ленинград, Мәскәү, Дагыстан, Баку, Ташкент кебек җирләрдә эш эзләп карый, ләкин һәр тарафта теләгәненә каршы төшәләр. Ул Ташкентта яшәүче апасы Мөгаззәмә белән җизнәсе Мәсгуть Гатауллиннар гаиләсендә генә сыеныр урын таба. Яшәү чыганагы итеп фотограф хезмәтен файдалана: үзбәк кышлакларына йөреп, рәсемгә төшереп, тамак ялгый. Шулай ук, фәнни хезмәткә баш-аягы белән чума: тюркология, татар әдәбияты тарихына кагылышлы бай китапханә туплый, татар әдәбиятының тарихи ядкярләренә кагылышлы һәм скифларның төркилеге турында тирән тикшеренүләр алып бара.
Җәвад Алмаз интенсив рәвештә иҗат­ка керешә. Аның архивында дис­тәләгән шигырь дәфтәре саклана. Аларда утызынчы елларның хәтәр сәяси вәзгыяте бик образлы итеп тасвирланган:

Зәһәр җилләр


Тирә-якны дошманнарым чормаганнар!
Дус кешеләр тирән йоклый –
                                           тормаганнар.
Миңа тигән зәһәр җилләр туганнарның
Битен чеметеп, колакларын
                                       бормаганнар.

Оратор


Болгый-болгый кулларыңны
Бер оратор булдың лабаса.
«Юлбашчылык» чире узып киткән
Вөҗданың – менә тамаша.
«Юлбашчылык». Нинди матур исем,
Куа-куа шуның артыннан,
Күпме айлар, күпме еллар үтте –
Үтәлмәдең «канун» шартыннан.
Күзләреңә – «вөҗдан» билгесенә
Нинди каннар эзе урнашкан?!
Җә, әйт!
Ахры, сатлык көннәр эзе
Мәче булып күңлең тырнашкан?!
Галимнең шигъри мирасы, билгеле, моның белән генә чикләнми. Исән калган беренче шигыре 1930 елга карый. Аларның җәмгыяви яңгырашы ул чор татар поэзиясендәге сталинизмны мактаган әсәрләрдән аерылып тора. Унбиш яшьлек егет социализм җәмгыятендәге авторитаризм, тоталитаризм күре­нешләрен, сатлык җанлылык кебек тискәре күренешләрне дөрес тоеп алган. Җәвад Алмаз архивында үзе язган хикәяләр, публицистик язмалар, тәрҗемә әсәрләре һ.б. бар.
Казан университетында эшләгән дәверендә ул археография, диалектология, «Кыйссаи Йосыф» дастаны текстологиясе проблемалары белән шөгыльләнә. Аның журналларда, фәнни җыентыкларда бу темаларга кагылышлы мәкаләләре басыла.
Ташкентта вакытта Җәвад Алмаз, Кол Гали әсәреннән тыш, Алтын Урда дәвере әдәбиятын да өйрәнә, XIII-XIV йөзләрдә татар телендә иҗат ителгән әсәрләрнең сүзлекчәләрен төзи. Мисал өчен, Хисам Кятиб тарафыннан язылган «Дастаны Җөмҗөмә» – шуларның берсе. Бу тәрҗемә текстны без, Җәвад Алмаз хезмәте икәнен күрсәтеп, Мөгаззәмә апа рөхсәте белән, 1996 елда «Әдәби мирас» җыентыгында бастырып чыгардык. Ләкин татар фәненә кереп оялаган кайбер карак докторлар хезмәтебезне, эшебезне танырга теләмичә, аны үз табышлары итеп күрсәтеп, матбугатта әлегәчә «карта» уйныйлар...
Тәрҗемә искиткеч уңышлы башкарылган, аның шигъри матурлыгы, үткенлеге, образлылыгы оригиналдан һич тә калышмый.
Җәвад Алмазның зур көч куеп, күп еллар буе башкарылган икенче бер хезмәте – скиф-саклар теленә багышланган искиткеч кыйммәткә ия филологик монографиясе. Бу әсәрнең кулъязма күчермәдән алынган нөсхәсе галимнең архивында саклана.
Әлеге эшне Җәвад Алмаз Казан һәм Ташкент шәһәрләрендә 1959-1977 елларда урыс телендә башкарган. Күләме – дүрт басма табак чамасы. Хезмәт «скифлар – иранлылардан килгән кавем» дигән фикергә кискен каршы чыгу белән башлана.
Моннан соң галим сакланып калган скиф сүзләренең лексик мәгънәләренә туктала. Ул бу мәсьәләдә дә төрле ил-тараф галимнәренең фаразын җөпләп кенә калмый, ә үз тикшеренү методикасын да эшли. Мәсәлән, аның карашынча, алман галимнәре тәкъдим иткән фаразлар скиф-сак сүзләренең мәгънәләрен ачуга файдалы нигез була алмый...
Скифларның иран теллелеген исбатлау исә, Җәвад Алмаз фикеренчә, Көнбатыш империалистларының «Кытайга хәтле скиф-сак экспансиясе булган, шунлыктан, бүгенге Кытайгача җирләр – һинд-аурупа халык­ларының биләмәсе» дигән агрессив дәгъваларына юл ачу булыр иде, дип бәяләнә.
Җәвад Алмаз җитмешенче елларда Казакъстан Фәннәр Академиясе үтенече буенча Каспий диңгезе буендагы Маңгышлак өлкәсендә сакланган нугай-мангытлардан калган эпитафик һәйкәлләрне өйрәнүгә дә зур көч куя. Әмма аның бу хезмәте әлегәчә бәяләнмәгән.
Җәвад Алмазның бу язмалары татар теленең кыйммәтен ача торган материал булып тора. Әлеге хезмәтне кичекмичә матбугатта игълан итү зарур, чөнки ул – «Биармия» кебек нигезсез уйдырмалардан күп мәртәбә ышанычлырак һәм мантыйк белән язылган эш.
Җәвад Алмаз фәнни иҗатының гөрләп үсәр чагында – 1979 елның 23 мартында Ташкент шәһәрендә, рәсми хакимият тарафыннан нигезсез каһәрләнеп, яшәү чыганагыннан мәхрүм ителгән килеш бакый дөньяга күчә. Юкса, тагын да тирәнрәк, колачлырак фәнни уңышларга ирешер өчен гайрәте дә, гыйлеме дә бар иде әле аның.
1. Безгә Җәвад Алмазның туганнары шулай дип сөйләгән иде. Гәрчә барлык белешмәлекләрдә, сүзлекләрдә ул Диндар улы булып йөри. Безнеңчә, галим репрессия давылына эләкмәс өчен, атасының исемен махсус үзгәртеп язган булырга тиеш.
2. Чыганаклар бүгенге көндә Татарстан Республикасының Берләштерелгән музеена тапшырылган, аңарчы галимнең туганнары кулында, Ташкент шәһәрендә сакланган шәхси архивы документларына таянып алынды.
3. Биармия – борынгы скандинав халыкларының шигъри риваятьләре аша мәгълүм тарихи төбәк. Хәзерге Карелия, Мурманск һәм Архангельск өлкәләре җирләрендә урнашкан булган дип фаразлана.

Теги: Марсель Әхмәтҗанов Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру