Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Мин сине бураннан эзләрмен..."

"Мин сине бураннан эзләрмен..."

Мин сине бураннан эзләрмен,Кыш килеп, кар күмсә юлларны.Сагыштан тилергән мәхәббәт хакынаЧигерик үткәнгә елларны.Мин сине җилләрдән сорармын,Хәтерләп мең кабат сурәтең.Җавапсыз җилләргә ышаныр идемме,...

Мин сине бураннан эзләрмен,
Кыш килеп, кар күмсә юлларны.
Сагыштан тилергән мәхәббәт хакына
Чигерик үткәнгә елларны.
Мин сине җилләрдән сорармын,
Хәтерләп мең кабат сурәтең.
Җавапсыз җилләргә ышаныр идемме,
Мин сине яратам, күрәсең.
Мин сине эңгердә уйлармын,
Адашмас микән дип төннәрдә.
Яшемә чыланган иртәнге төшемне
Бәхеткә юрадым өннәрдә.
Мин сине барыбер табармын,
Сагынмас идем бит югыйсә.
Беркатлы өметне күңелдә бөтереп,
Эңгердә буранлап җил исә...
Гөлүсә Батталова
Фото: pixabay
#Гөлүсә Батталова #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи