Журнал «Безнең мирас»

"Мин дә синсез торалмыйм..."

Язучы халкын белдеклегә санаптыр, күрәсең, аларга "Нәрсә ул мәхәббәт?» дигән сорауны еш бирәләр. Әмма язучылар үзләре әлеге сорауга җавап эзләп интегәләр. Безгә хәтле шулай булган, бездән соң да шулай булачак. Әлбәттә, язучылар — тормышны төрле яклап өйрәнүче затлар, аларны кешеләрнең уй-кичерешләре, хис-тойгылары күбрәк кызыксындыра, алар кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне игътибар беләнрәк күзәтәләр.


«Гөргөри кияүләре» дигән комедияне язганда, мин берара Ташкирмән авылында яшәдем. Керәшеннәрнең борынгы йолаларын, яшәү, сөйләшү рәвешләрен якыннанрак өйрәнергә кирәк иде. Мине Николай дәдәй белән Кәтернә түтиләргә урнаштырдылар. Бик зурлап каршы алдылар, кадерләп тәрбияләделәр. Хәзер инде алар мәрхүмнәр, авыр туфраклары җиңел булсын.


Мин, билгеле, җитмешнең теге ягындагы карт белән карчыкның үзара сөйләшкәннәрен нык игътибар белән тыңлыйм. Ызбаның кече ягында икәүләп чәй эчә-эчә сөйләшүләренә колак салам, хәтта ки кичләрен урын-җирдә ятканда мылдыр-мылдыр килүләре дә миңа кызыклы.


Беркөнне шулай иртүк уяндым. Николай дәдәй белән Кәтернә түтинең кече якта сөйләшкәннәрен тыңлап ятам. Алар, мине уятмаска тырышыптыр, ахры, әкрен генә гәпләшәләр. Ишек янына барып тыңлыйм.


— Бик авыртамы, Куля? — ди Кəтернә түти.


- Җарыла, – ди Коля дəдəй.


- Җә, сыйпап карыйм.


- Сыйпа, син сыйпасаң басыла.


- Әй, Куля, Куля... Илле җыл әйтеп киләм мин сиңа, нигә суң син мине бер дә тыңламыйсың? Җарамый бит сиңа эчәргә.


- Җарамаганын да беләм. Син әйткәнне дә беләм. Җарты гына ыстакан эчкәнием. Бик кыстадылар бит.


- Әй, Куля, Куля. Кеше кыстый дип... Җә, ничек, бераз басылдымы? Синең башың бүтәннәр башы кебек түгел бит. Бүтәннәрнең бер чиләк эчсәләр дә авыртмый. Син үлеп китсәң, мин нишләрмен. Синсез җарты сәгать тә тора алмыйм мин.


- Мин дә синсез торалмыйм, Кəтернә.


- Бүтән эчмә инде, җарыймы, Куля...


- Җук, Кəтернә, җук...


Мин махмырдан интеккән ире белән сөйләшүче хатыннарның тел байлыгын күп ишеткән. Ходай бүтән ишетергә язмасын. Һәм мин ул хатыннарны гаепләмим дә. Әмма Куля дəдəй белән Кәтернә түтинең сайрашуы мине таң калдырды. Нәрсә бу, мәхәббәтме? Берсе өчен икенчесенең өзелеп торуы мәхәббәт булмый ни булсын.


Бүтән чакларда да бу парның бер-берсенә әйткән иркәләү сүзләре мине сокландырды. Мин ул сүзләрнең ихласлыгына шикләнә идем хәтта, минем алда гына кыланалардыр сыман тоела иде. Бара-тора мондый мөгамәлә аларның яшәү рәвешләре икәнлегенә төшендем. Ә бервакыт..


Бервакыт таң сызылып килгәндә, миңа алар яткан карават яныннан үтеп китәргә туры килде. Куля дәдәй белән Кәтернә түти яшь кәләш белән кияү сыман кочаклашып йоклыйлар иде. Караганыма оялып куйдым. Ходаем, болай да картаеп була икән бит.



Шуларны күргәч, шуларны ишеткәч, көннәрдән бер көнне сорадым болардан:


— Бик яратышып өйләнешкәнсездер сез, — дидем.


- Куля, чык миңа, дигәч, чыктым инде, — диде Кәтернә түти.


— Яраткач әйттем инде, — диде Николай дəдəй.


Менә шуннан соң нәрсә икән ул мәхәббәт дип уйланасың инде.



Туфан Миңнуллин


Фото: pixabay

Теги: Туфан Миңнуллин Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру