Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Мин башкача сөям

Мин башкача сөям

Күзләреңне кара димәдем,Битләреңне алма димәдем,Иреннәрең чия димәдем -Мин, ахрысы, бер дә кешегәОхшаш итеп сөя белмәдем.Мин башкача сөйдем, ахрысы,Үзем генә сөя белгәнчә.Җирдә әле башка беркем дәСөя...

Күзләреңне кара димәдем,
Битләреңне алма димәдем,
Иреннәрең чия димәдем -
Мин, ахрысы, бер дә кешегә
Охшаш итеп сөя белмәдем.

Мин башкача сөйдем, ахрысы,
Үзем генә сөя белгәнчә.
Җирдә әле башка беркем дә
Сөя белмәгәнчә, бүтәнчә.
Ләкин мин үкенмим, хәзер дә
Сөю кануннарын эзләмим.
Мин сөям ич сине үземчә:
Күзләреңне кара димичә,
Битләреңне алма димичә,
Иреннәрең чия димичә -
Сөям сине нәкъ син көенчә.
Гәрәй Рәхим
Фото: pixabay
#Гәрәй Рәхим #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи