Журнал «Безнең мирас»

Миллият сүзлеге

Камыт – Гадәттә, бу сүз урыс теленнән алынма дип карала. Ләкин тел белгече Рифкать Әхмәтҗанов урысча «хомут» сүзе үзе үк төрки телләрдән алынган булырга мөмкин, дип исәпли һәм моңа кайбер дәлилләр дә китерә. «Britannica» энциклопедиясе дә камыт белән ияр Азия далаларыннан килгән, дигән фикердә тора.
Электә агач камытны «җөфт» дигәннәр. (Фарсыча «җефет» – «җөп», «пар», «иш», «куш» мәгънәсендәге сүз, димәк, «җөфт» – «куш агач» кебек камыт.) Үзбәкчә «камыт» – «бойынча», ягъни «муенча». Татарларда «мунчак»/«муенчак» исә – хайван муенына кигезелә торган элмәкле каеш яки бау. Камытны чөелдерек белән тарттырып бәйләп куялар. Камыт агачларының тоташкан җире «җилкәлек» дип атала. // Дөя камыты. Камыт агачы. Камыт бавы (Себер татарларында – «камыт колагы», «камытколак»). Камыт бөяте. Камытка бөят кую, бөят утырту. Үгез камыты – «боендырык» (монда да «муен» сүзе катнашканын күрәбез). Тау Иленең таулары, / Өзелә камыт баулары. / Камыт бавын ялгый-ялгый / Сызыла йөрәк майлары. Тау Иле халкы җырыннан.


Мөштәри Исмәгыйль Мингали улы (1888-1962) – Казандагы Мәрҗани мәчетенең имамы булып торган зат. Казан губернасының Тәтеш өязе Үтәмеш авылында (хәзер Татарстан Республикасының Апас районына керә) рухани гаиләсендә туган. Аның әтисе 1982 елдан югары Ындырчы авылында (шулай ук Апас районына карый) имам булган. Исмәгыйль 1909 елда Казанда Дүртенче җамигъ мәчете каршындагы мәдрәсәне тәмамлый һәм беркадәр вакыт шунда хәлфә булып эшләп ала. 1911 елдан хәзерге Кама Тамагы районындагы Олы Бортас авылында имам-хатыйб була. Совет хакимияте урнашкач, имам репрессияләргә дучар ителә һәм фәкать 1941-1945 елгы сугыш тәмамлангач кына Казанда бердәнбер ябылмый калган Мәрҗани мәчетен җитәкли. 1956 елда ул мәчет бинасыннан төрле зарарлы кустарьчылык (мичкә ясау, җилем, олифа, дегет, буяулар җитештерү) цехларын чыгаруга ирешә. Мәчет ихтыяҗлары өчен «Москвич» һәм «Волга» автомобильләре сатып алына, бина ташкүмер ягып җылытуга күчерелә. Капиталь ремонттан соң мәчеткә Мәскәүдән зур өч кәндил кайтартылып түшәмгә эләләр, вәгазьләр микрофон ярдәмендә укыла башлый.


Мөштәри-хәзрәт – Татарстан АССР, Удмурт АССР һәм Пермь өлкәсе буенча мөхтәсиб, ДУМЕС (СССРның Аурупа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте) әгъзасы булган.
1962 елның җәендә, Мөштәри хәзрәтнең вафатыннан соң, аның вазифаларын вакытлыча мәзин С.Гыйззәтуллинга йөклиләр.


Бу чор Мәрҗани мәчете тормышында тотрыксызлык белән характерлана. Мөфти хәзрәтләре Ш.Хыялетдинов тәкъдиме белән Ростов шәһәреннән чакырылган К.Шәнгәрәевне халык кабул итми, шуннан соң мөфти беренче имам итеп мәчетнең бухгалтеры Ислам Алмановны «билгеләп карый». Әмма мөселманнарның күпчелеге аңа да каршы чыга, чөнки мөтәвәллиятнең финанс эшләрендә хилафлык табыла. Җирле хакимиятләр исә мәчетнең ялгышлар җибәргән башкарма органы рәисе Салих Тимерхановны яклап чыгалар. Эш КПСС Үзәк комитеты генераль секретаре Леонид Брежнев һәм КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табиевлар исеменә күмәк шикаять язуга тикле барып җитә. Казан мөселманнары Дини культлар буенча Совет вәкиле Мангуткин, Идел буе районы советы рәисе урынбасары Имамиев һәм Идел буе милициясе начальнигы урынбасары Садыйковларның янап, мәчетне ябу ихтималы белән куркытуларыннан зарланалар. («Исторические мечети Казани» китабы буенча.) Ахырда Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәре мәчете имамы Исмәгыйль Динмөхәммәт улы Рәхмәтуллин кандидатурасы барысын да канәгатьләндерә.


«Музыка җәмгыяте» – 1907 елда Казанда мөселман яшьләре оештырган җәмгыять. «Шәрык клубы»нда чыгыш ясаучы җәмгыять музыкантлары арасында скрипкачы Гали Зәйпинны, кыллы оркестр җитәкчесе Заһидулла Яруллинны, җырчылардан Фәттах Латыйповны, Камил Мотыйгый-Төхфәтуллинны, Исмәгыйль Галиәкбәровны күрсәтергә мөмкин. Шул ук вакытта В.Апанаев, И.Галиәкбәровлар җитәкчелегендә милли оркестрлар барлыкка килә, алар уннарча музыкаль кичәләр һәм концертлар оештыра.

Теги: Адлер Тимергалин Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру