Журнал «Безнең мирас»

«Мәһдиев – кызык­лы язучы»

13 февраль, 1969 ел.
Татарстан Язучылар берлеге идарәсе.
Утырышта катнашалар: Ибраһим Гази, Афзал Шамов, Атилла Расих, Гомәр Бәширов, Валерий Синев, Илдар Юзеев, Хәмит Ярми, Рафаэль Мостафин, Мәрзия Фәйзуллина, Зәки Нури,Мирсәй Әмир, Николай Беляев, Мөхәммәт Мәһдиев, Кыям Миңлебаев, Равил Фәйзуллин, Сибгат Хәким, Фатих Хөсни, Сафа Сабиров, Ян Винецкий, Ләбибә Ихсанова, Гази Кашшаф (әлеге утырышта катнашучыларның бүген нибары өчесе генә исән-сау: М.Фәйзуллина, Н.Беляев һәм Р.Фәйзуллин. – Л.Л.).


Көн тәртибендә:
1. СССР Язучылар берлегенә яңа әгъзалар кабул итү (Н.Беляев, С.Сабиров, М.Мәһдиев);
2. В.И.Ленинның тууына 100 ел һәм ТАССРның оешуына 50 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан Татарстан Язучылар берлегенең иҗади-оештыру эшләре, шул нисбәттән иҗат секцияләре алдында торган бурычлар;
3. Татар фольклорына багышланган кичәне уздыру турында (Х.Ярми);
4. Гаризалар карау.


Утырыш башлана.
Татарстан Язучылар берлегенең җаваплы секретаре вазифасын башкаручы Равил Фәйзуллин идарә әгъзаларын Николай Беляев документлары белән таныштыра:
– Николай Беляев, 1937 елда туган, урыс, шагыйрь һәм тәрҗемәче, «Голоса расстояний» һәм «Ветер» дигән шигъри китаплар авторы. Тәкъдим итүчеләр: Давыт Көгелтдинов, Геннадий Паушкин, Рафаэль Мостафин.


Н.Беляев иҗаты турында сүз алып сөйләүчеләр:
Рафаэль Мостафин. Николай Беляевның иҗади эшчәнлеген күптәннән – 1959 елдан бирле күзәтеп киләм. Үзенчәлекле һәм кызыклы шагыйрь. Шушы көннәрдә генә ул Муса Җәлилнең яңа шигырьләрен тәрҗемә итте. Миңа ул тәрҗемәләр бик ошады.


Сибгат Хәким. Николай Беляев турында Давыт Көгелтдинов бик әйбәт әйткән. Аның иҗаты турында М.Соболь дә кызыклы гына рецензия язган. Дәрдемәнднең тууына 100 ел тулу уңаеннан Беляев әлеге шагыйрьне тәрҗемә итәргә алынды. Әйтергә кирәк, аның тәрҗемәләре бу өлкәдә җиң сызганып эшләүчеләрнекенә караганда яхшырак килеп чыга. Безнең классик шигъриятебезнең Казанда үз тәрҗемәчесе булганга сөенергә генә кала. Мин Николай Беляевны Язучылар берлегенә чын күңелемнән тәкъдим итәм.


Мирсәй Әмир (Н.Беляевка). Ничек тәрҗемә итәсең?


Николай Беляев. Юлга-юл аудару (подстрочник) ярдәмендә.
Фатих Хөсни. Мин Беляев иҗаты белән күптән түгел генә таныштым. Аның «Голоса расстояний» китабын бер тында укып чыктым. Ул миңа бик ошады. Заманча, традицион шигырьләр. Бик шәп шагыйрь. Тәрҗемәләрендә бернинди «өйрәнчеклек» юк. Барысы да чын мәгънәсендә шигъри. Николай Беляевка шатланып тавыш бирәм.
Зәки Нури. Миңа Беляевның шәхес буларак тыйнаклыгы ошый. Аның шигырьләре дә, тәрҗемәләре дә күңелемә хуш килә. Беляев безгә зур ярдәм итәр, дип ышанам. Һәм безгә аны файдаланырга кирәк. Язуын күбрәк язсын. Сыйфат ягыннан калышмыйбыз, сан ягыннан бары тик алга! Мин Беляевны әгъзалыкка кабул итү ягында.
Афзал Шамов. Кайда тудыгыз? Үзегез турында сөйләгез әле.
Н.Беляев. Ярославльдә туганмын. 1941 елда Уфа аша Саратовка эвакуацияләндек. 1947 елдан бирле Казанда яшим. Монда мәктәп һәм университет тәмамладым. Ил буйлап күп йөрдем: Урал, Себер, Кузнецк, Ала-тау... Болар минем «геологик үткәнем» белән бәйле. Геолог, инженер-конструктор, журналист булып эшләргә туры килде. Хәзер Дәрдемәнд шигырьләрен тәрҗемә итәм.
Ибраһим Гази. Тагын нинди планнарыгыз бар?
Н.Беляев. «Ветер» китабыннан соң (ул озакламый кибет киштәләрендә пәйда булырга тиеш), 1971 елда өченче китабымны нәшер итәргә уйлыйм. Параллель рәвештә тәрҗемәләр белән дә шөгыльләнәчәкмен.
Ф.Хөсни. Сезнең кумирыгыз кем?
Н.Беляев. Кумирларым күп – Пушкин, Лермонтов, Блок... Замандашларымнан Межиров, Евтушенко иҗатлары бик якын. Гомумән, һәрбер шагыйрьдән, һичьюгы, бер яхшы шигырь табарга була.
И.Гази. Фикер алышуларны туктатырга һәм тавышка куярга, дигән тәкъдим бар.


Яшерен тавыш бирү юлы белән Н.Беляев бертавыштан СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителә.
Р.Фәйзуллин утырышта катнашучыларны Сафа Сабиров документлары белән таныштыра:
– Сабиров Сафа Сабир улы, 1915 елда туган, татар, прозаик һәм тәрҗемәче, Казан һәм Мәскәү нәш­риятларында басылган күпсанлы китаплар авторы (барлыгы 15 китап). Тәкъдим итүчеләр: Әмирхан Еники, Габдрахман Әпсәләмов, Атилла Расих.


С.Сабиров иҗаты турында сөйләү­челәр:
Гомәр Бәширов. Киләчәккә нинди иҗади планнарың бар?
Сафа Сабиров. Кечкенә бер повесть язарга керештем. Озакка сузмыйча гына тәмамлармын, дип уйлыйм.
З.Нури. Кабул итү комиссиясенең фикере ничек?
Г.Бәширов. Комиссия кабул итәргә, дигән фикердә. Сафа Сабиров елгачылар тормышын яхшы белә һәм алар турында начар язмый. Без Сафа Сабировны кеше буларак та, язучы буларак та, нәшрият хезмәткәре буларак та яхшы беләбез. Безнең фикеребезчә, ул Язучылар берлегенә лаеклы кандидат.
Атилла Расих. Сафа Сабиров нәшриятта озак еллар эшли. Аның белән төрле темага бәхәсләшергә мөмкин. Ул әдәбиятка изге эш итеп карый. Тыйнак кеше. Болар барысы да әйбәт, әлбәттә. Әмма бер тыйнаклык белән генә ерак китеп булмый – кыю­рак та булырга кирәк. Без аңардан эчтәлеге белән югары идеяле, зур күләмле әсәрләр көтәргә хаклыбыз.
Ф.Хөсни. Миңа калса, без аның иҗатына бик җитди карамыйбыз төсле. Язучылар берлегенә кабул ителү ул – бик җаваплы эш. Иптәшнең җитешсез якларын да күрсәтергә кирәк. Мин Сафага кулымнан килгәнчә булышып киләм. Әйе, аның тормыш тәҗрибәсе бай һәм ул тормыштагы чын фактик материалларга таянып яза. Әдәбиятта күптәннән эшли, зур тырышлык куеп эшли. Вәләкин аның теле әле укучыны җитәрлек дәрәҗәдә канәгатьләндерерлек түгел. Бу хакта әйтми калырга ярамый. Ул – үсеп килүче каләм әһеле, киләчәктә прозада үз сүзен ныклап әйтер әле, дип ышаныйк. Мин Сафа Сабировны Союзга кабул итү яклы.
Р.Мостафин. Мин Фатих Хөсни фикере белән тулысынча килешәм – Сафа Сабировны берлеккә алырга кирәк. Ул безнең арага бихисап иҗат белән килә. Әмма аңа әсәрләрен сыйфат ягыннан яхшыртасы бар әле.
З.Нури. Тавышка куярга кирәк, дигән тәкъдим бар.


Яшерен тавыш белән Сафа Сабиров бертавыштан СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителә.
Р.Фәйзуллин Мөхәммәт Мәһдиев документлары белән таныштыра:
– Мәһдиев Мөхәммәт Сөнгать улы, 1930 елда туган, татар, тәнкыйтьче һәм прозаик, «Без – кырык беренче ел балалары» дигән повесть һәм күпсанлы тәнкыйди язмалар авторы. Тәкъдим итүчеләр: Нәкый Исәнбәт, Гариф Ахунов, Ибраһим Нуруллин.


М.Мәһдиев иҗаты хакында фикер алышучылар:
С.Хәким. Мәһдиев иҗатын зур игътибар белән күзәтеп барам. Аның тәнкыйте үзенчәлекле, кызыклы. Мин аның шәп язучы булачагына шикләнмим. Мәһдиев төгәл детальләр белән кыска һәм тыгыз итеп яза. Язучыларның кайбер әсәрләре басылмыйча ятарга мөмкин. Мәһдиевнең дә андый әсәре бар. Ул – «Иж-Буби мәдрәсәсе» дигән мәкалә. Бу әсәреннән чыгып, Мәһдиевнең халкы өчен борчылып язучы икәнен аңларга була. Аның иҗади эзләнүләрендә халык белән, бүгенге тормыш белән тирәнтен бәйләнеш ята. Әдәбиятка тирән белемле, югары интеллектуаль галим килә. Ул тулы хокуклы совет язучысы саналырга хаклы.
А.Шамов. Мин – Мәһдиевне шатланып каршы алучыларның берсе. Без аңа язучы итеп тә, җитди әдәбиятчы итеп тә карыйбыз. Кайсы отыры үсештә булыр – әлегә билгесез, әмма ни генә дисәк тә, ул талантлы. Аның «Без – кырык беренче ел балалары» дигән повесте – безнең өчен яңа, аерым бер проблемалар күтәрмәсә дә, бик яхшы әсәр. Кайбер җитешсезлекләрне күрсәтеп үтәргә була, ләкин алар Мәһдиев иҗатын бербөтен итеп караган вакытта әллә ни мөһим роль уйнамый.
Илдар Юзеев. Галимнәр турында язачаксызмы?
Мөхәммәт Мәһдиев. Язмамдыр, мөгаен. Миңа авыл темасы якынрак.
З.Нури. Әйдәгез, Мәһдиевне тыңлыйк әле.
М.Мәһдиев. Повестьлар һәм хикәяләр язачакмын. Бер повесть тәмамладым инде. Ул хәзер «Казан утлары»нда. Сугыш һәм сугыштан соңгы еллар тәэсиреннән арына алмыйм. Гәрчә миңа авыл бик якын, флот турында да язасым килә. Мин дүрт ел флотта хезмәт иттем. Хәзерге вакытта фәнни эш белән шөгыльләнәм, тәнкыйть белән дә кызыксынам. Тәнкыйть – тынгысыз һәм авыр хезмәт, әмма мин аны ташларга җыенмыйм. Университетның татар теле һәм әдәбияты кафедрасында эшләвемне дәвам итәчәкмен.
М.Әмир. Мин, бәлки, аның иҗатын бик үк яхшы белмимдер, әмма шуны беләм – ул актив эшли. Повестен зур кызыксыну белән укыдым. Ләкин Мәһдиевне күккә чөяргә иртәрәк әле. Без аны артык мактап ташлап, иҗатына начар йогынты ясавыбыз бар. Язучылар берлегенә алырга кирәк, дигән тәкъдимнәргә бертавыштан кушылам.
А.Расих. Мәһдиевнең потенциаль мөмкинлегенә ышанам. Элекке фәнни хезмәткәр буларак, берүк вакытта галим дә, язучы да булуның авырлыгын яхшы аңлыйм. Без аңа булышырга тиеш.
Ф.Хөсни. Мәһдиев – кызык­лы язучы. Аның һәрнәрсәгә үз карашы бар. Әсәрләренә нечкә юмор хас. Безнең әдәбиятыбыз өчен бу бик кыйммәтле, кирәкле шәйдер. Тавышка куярга тәкъдим итәм.


Яшерен тавыш бирү юлы белән М.Мәһдиев бертавыштан СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителә.
Татар фольклорына багышланган зур кичә үткәрү һәм аның якынча планы турында фольклорчы-галим Хәмит Ярми сөйли:
– Кичә өч бүлектән булачак: революциягә кадәрге фольклор, совет дәвере фольклоры һәм үзешчән сәнгатькярләр чыгышы. Төрле стендлар һәм экспонатлар куелачак. Буфетларда милли ризыкларыбыз тәкъдим ителәчәк.


Хәмит Ярми чыгышыннан соң идарә – «кичәне үткәрү комиссиясенә Язучылар берлегеннән түбәндәге иптәшләрне кертергә кирәк», дигән нәтиҗәгә килә: Г.Бәширов, А.Шамов, Х.Ярми, Л.Сәйфуллина.


Шуннан соң Татарстан Язучылар берлеге рәисе И.Гази В.И.Ленинның тууына 100 ел һәм ТАССРның оешуына 50 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан Татарстан Язучылар берлегенең иҗади-оештыру эшләре, шул нисбәттән иҗат секцияләре алдында торган бурычлар хакында нотык тота. И.Гази чыгышы буенча җентекле фикер алышу булганнан соң, идарә карар бирә:
а) Алда торган юбилейларга нисбәтле материаллар туплау һәм чыгышлар-очрашуларның еллык планын төзү эшен пропаганда бюросына йөкләргә;
б) Республикабыз районнарына чыгып татар әдәбияты турында лекцияләр сөйләү өчен танылган язучылардан һәм галимнәрдән торган төркемнәр оештырырга.
– Бүгенге заман прозасы – Р.Мос­тафин, Ф.Мусин;
– Бүгенге заман поэзиясе – И.Юзеев, З.Мәҗитов, Х.Госман;
– Бүгенге заман драматургиясе – Б.Гыйззәт, А.Әхмәдуллин;
– Тукай һәм Дәрдемәнд иҗаты буенча – И.Нуруллин, Р.Харисов;
– Г.Ибраһимов иҗаты буенча – М.Хәсәнов, О.Кадыйров, Г.Әдһәмова;
– Ш.Усманов иҗаты буенча – А.Яхин, Н.Гыйззәтуллин;
– Такташ һәм Кутуй иҗаты буенча – Х.Гос­ман;
– М.Җәлил һәм А.Алиш иҗаты буенча – Р.Мостафин, Г.Кашшаф, Н.Юзи­­ев;
– Ф.Кәрим иҗаты буенча – С.Хә­ким, З.Мәҗитов;
– Г.Камал һәм К.Тинчурин иҗаты буенча – Б.Гыйззәт;
– Ә.Фәйзи иҗаты буенча – Т.Га­лиуллин, Н.Юзиев;
– Х.Туфан иҗаты буенча – Р.Мостафин, М.Гайнетдинов, Т.Га­лиул­лин;
– С.Хәким иҗаты буенча – Н.Юзи­ев, Т.Галиуллин. И.Юзеев;
– М.Әмир иҗаты буенча – Ф.Ха­типов;
– Ф.Хөсни иҗаты буенча – Р.Сви­ригин, Р.Мостафин, Ф.Мусин;
– Н.Исәнбәт иҗаты буенча – А.Әх­мәдуллин, Ф.Урманчеев, Х.Мәхмүтов.


Бүгенге татар әдәбияты торышы һәм үз иҗатлары хакында чыгыш ясарга тиешле язучылар: Риза Ишморат, Шәйхи Маннур, Зәки Нури, Афзал Шамов, Габдрахман Минский, Илдар Юзеев, Гариф Ахунов, Шәүкәт Галиев, Гариф Галиев, Атилла Расих, Нурихан Фәттах, Гамил Афзал, Саҗидә Сөләйманова, Гөлшат Зәйнашева.
Көн тәртибенең чираттагысы гаризалар карауга багышлана.


Соңыннан шундый карар чыгарыла:
1. Язучылар берлеге әгъзасы С.Хә­сәновка (Хәсән Сарьян) «Нокталы өтер» дигән китабын тәмамлау өчен 100 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтергә;
2. Яшь язучы Рөстәм Мингалимовка яңа шигырь китабын төгәлләү өчен яшьләр фондыннан 50 сум күләмендә акча бүлеп бирергә;
3. Газиз Мөхәммәтшинга Минзәләгә 7 көнлек командировка тәкъдим итәргә;
4. Яшь язучы Таһир Госмановка яңа романын машинкада бастыру өчен 15 сум бирергә.


ТАССР Язучылар берлеге
идарәсе рәисе И.Гази


ТАССР Язучылар берлегенең
җаваплы секретаре вазифасын
башкаручы Р.Фәйзуллин


Беркетмәне Ләбиб Лерон укыды.


Язманың журналдагы исеме: "Мәһдиевнең шәп язучы булачагына шикләнмим..."


Теги: Ләбиб Лерон Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру