Журнал «Безнең мирас»

Мәрьям

Колчакчыларны тар-мар итеп бетергәч, япон бандитларын Ерак Көчыгыштан кугач, тынычлык урнашты. Кызык бит, ә!.. Тыныч тормышка ни җитә!.. Ял көннәрендә ял итәбез. Сугышта чакта без ял көннәрен гел онытып бетергән идек бит әле. Үзебез арасында, артистлар булып, сәхнәдә уйныйбыз. Үзебезнең акларга каршы көрәшкән чагыбызда очраган кызыклы вакыйгаларны сәхнәдә күрсәтәбез. Көлә-көлә эчләребез катып бетә. Үз арабыздан оста әкиятчеләр табыла. Төрле кызык әкиятләр сөйлиләр – тыңлыйбыз. Тынычлык кына булсын! Безнең туксан тугыз төрле милләттән оешкан Русия халкы сугыш вакытында дошманнарга каршы бик оста көрәшә һәм җиңеп чыга белгән кебек, тынычлыкта эшли дә, күңел ача да белә.
Газета һәм журналлар укыйбыз. Кырыгар кеше бергә җыйналып укыганга, алар чүпкә әйләнеп, тузып бетәләр. Бер, ике тапкыр укыгансың икән, ул газета яки журналны яңадан укырмын дип уйлама. Чөнки алар, башка иптәшләр кулына күчә-күчә, бөтенләй юкка чыга. Шуңа күрә дә мин менә бу «Мәрьям» дигән хикәятнең кайсы газетада басылганын хәтерли алмый калдым. Моның өчен укучылар мине гафу итсен.
Безнең полкта бер егет бар иде. Төскә-биткә кызлар кебек. Чибәр һәм, бик гаҗәп, тавышы кызларныкы кебек бик нечкә иде. Җырга һәм төрле әкиятләр сөйләргә шундый оста булуы безнең полкка зур бәхет. Кызыл Армиядән труппа оештыргач, бу егет һәрвакыт хатын-кызлар ролен шундый оста башкарды ки, һәркемнең исе китә иде. Шунда аны чын егет дип белмәгән кешеләр хатын-кыз дип ышаналар иде. Менә шул егетнең үзе хакында сөйләп биргән маҗаралары шушы инде.


...Матур җәйнең урталары иде. Без – бер төркем балалар, урамның уртасында – яшел чирәм өстендә, каз бәбкәләре кебек, өймәкләшеп утырганбыз. «Пештеле» уйнау хакында киңәшләшәбез. Атаманнар билгеләнде. Атаманнарның берсе итеп мине сайладылар. Димәк, мин хәзер икенче якның бер генералы булдым. Калган иптәшләр һәрберсе парлаштылар һәм йоплаштылар. Көрдәшү башланды, ягъни һәркем үзенә яшерен рәвештә ят исем атап, атаманнарның каршысына килә. Көрдәшү болайрак бара:
– Әссәламегаләйкем, өреп пыяла ватучы кирәкме? Әллә тешләп тимер өзүче кирәкме? – диләр. Атаманнар үзләренә ошаган исемне сайлый.
– Әссәламегаләйкем, атардай кирәкме, әллә кыярдаймы?
Шулай итеп, солдатларны сайлау тәмамланды. Һәрбер атаманга сигезәр «солдат». Атаманнар белән һәрякка тугызар кеше бүленде.
Иң башлап сызык эчендә калу хакында шобага салдык. Мин крепость тышында һөҗүм итәргә калдым. Миңа каршы яклар крепость эчендә оборонада калалар. Уенның тәртибе бар, әлбәттә. Анда оборонада торучылар аяк башлары белән һөҗүм итүчегә тибәргә, һөҗүм итүчеләр оборонадагыларның баш киемнәрен салдырырга тиеш. Шундый тәртиптә генә солдат стройдан, ягъни сафтан чыга. Ләкин тыштан һөҗүм итүчеләргә һәрвакыт хокук киң куела. Шунлыктан сызык эченә керүче атаман, сызыктан чыгып, җиңелүчегә калмас өчен, бик сак һәм сизгер көрәшергә тиеш. Тотамда мин төптә калдым.
Менә кычкырыш, көрәш башланды. Мин сызыктагы атаманга һөҗүм итәм. Тәмам уен кызып җиткәндә, урамда тавыш яңгырады:
– Кем өчен бу сугыш! Һә-әй, мир җыенына барыгыз! Иртәгә солдатларны сугышка озаталар!..
Дисәтник – авылдагы ун хуҗалык өчен җаваплы кеше – кычкыра-кычкыра, урам буйлап килә иде. Дисәтникнең тавышын ишетү белән шым булдык. Нинди солдатларны куалар, нинди сугыш икән ул дип, бер-беребездән сораша башладык. Ләкин арабыздан бу хакта белүче булмады. Кайбер балаларны: «Кайт, балам, иртәгә атаң сугышка китә бит!..» – дип, әниләре үкси-үкси елап чакырырга тотынды. Барыбыз да хәсрәтләнә башладык. Бу нинди эш? Хәтта иң сабыр саналган Госманның әнисе дә елаган дип, башларыбызны түбән иеп, өйләребезгә тарала башладык. Шулчакта урам капкасы төбендә басып торган Хәбип абыйны күрдек. Хәбип абый дигәч тә, ул олы кеше түгел иде, нибары унбиш-уналты яшьләрдәге малай. Шулай да ул сабан сөреп кайтып, битендәге тузаннарын да юарга өлгермәгән. Без аның янына килеп сорый башладык:
– Дисәтник нигә кычкыра? Госманның әнисе ник елый?
Хәбип абый безгә олыларча аңлатырга кереште:
– Япун дигән бер бик усал, сихерче патша бар икән. Менә шул патша безнең патшага каршы сугыш башлаган.
– Нигә сугыша икән ул патша? – дип сорадык без. Хәбип абый безнең сөйләп торганны да көтмичә, ашыгып сорау бирүебезгә бераз борчылды бугай. Аның тузанлы битенә тагы да каралык чыкты.
– Туктап торыгыз, сөйләп бетерим әле, – дип, сүзен дәвам итте. – Безнең Никулай патшаның рәгыятьләрен кысканга ачулана, ди ул. Крәстияннәреңә ник җир бирмисең? Боярларыңны ник тыймыйсың, дип әйтә ди. Япун патшасы үзе мөселман түгел, ди, түгелен. Ә шулай да түбәтәй кия, ди.
Без тагын да ышанып сорарга керештек:
– Алай булгач, нигә сугышка барырга? Госманның атасын сугышка җибәрмәскә кирәк. Дисәтник Шәйхелкәй бабайны кыйнарга кирәк. Урамга чыгып, солдат куып кычкырып йөрмәсен, – дибез.
Хәбип абый:
– Солдатларны Шәйхелкәй бабай куамыни аны?! Волостьтән патшаның начальниклары килеп куа бит аны. Начальникларга патша үзе куша...
Без, балаларның сорау бирер җире калмады бугай. Танауларыбызны гына тартып тора башладык.
Икенче көнне ишеттек. Зурлар сөйли: авылдан бала-чагаларын, хатыннарын калдырып, егерме җиде солдат киткән сугышка. Зурлар ачулана:
– Ник патшаны яклап сугышырга? Үзе крәстияннәргә җир дә бирми, ә боярлар җирдә эшләүчене имеп кенә яталар...
Шулай... Патшаны яклап сугышырга берәү дә риза түгел икән.
Күп тә үтми, хәбәрләр килә башлады: авылдан киткән солдат абзыйлар сугышта кайсы кайда үлгән, балалары тома ятим калган, бичаралар...
Исән калганнарының да хәлләре мөшкел – кайсының аягы туп белән өзелгән, кайсы кулсыз калган. Елаш та сыкташ авылда. Бигрәк тә карт солдат аналары, әбиләр киленнәре белән бергәләп елашалар, патшага каһәр укыйлар, ләгънәтләр яудыралар.
Яңа гына хезмәтләрен тутырып кайткан һәм сөйгән кызларын алырга өлгерә алмаган яшь солдат абзыйларның:


И алма бит, алма бит,
Алма битләр кала бит.
Алма битләр калмас иде,
Патша көчләп ала бит.
Өстемдәге күлмәгемнең
Яшел иде фарчасы.
Безне белгән, безне күргән –
Бәхил булсын барчасы, –


дип, өзелеп-өзелеп җырлаулары, яшь кенә солдат абыйларның сугышта һәлак булулары ничек соң олылар сүзен аңлый торган балаларның да үзәкләрен өзмәсен! Безнең белән һәрвакыт шатланып, уйнап йөрүче Госман, әтисе сугышка киткәч тә, ничек күңелсезләнде. Ул, без уйнаганда, уенга да катнашмый башлады. Күбесенчә, бездән яшерен елый да елый. Без аның күңелен бер чара белән дә күтәрә алмыйбыз. Бик кызыгырлык әйберләр бирсәк тә, ул һич тә шатланмый. Аңа әти кирәк. Әтисе бүген үләме, иртәгә үләме – сугышта йөри. Үзенә дошман булган, иреген кыскан патшаны яклап, сугышта йөри. Бер сөйләшкәндә: «Моннан да гарьлек дөньяда бар микән?» – дип уйладым мин.
– Әгәр дә егет булып җитешсәм, патшаны яклап сугышка түгел, солдатка да бармам, – дип куйдым.
– Бармыйча нәрсә эшләрсең? – диделәр.
– Качармын, – дидем.
– Кая качарсың?
– Урманга.... Оңгарның теге ягына, эт акланына качармын. Анда берәү дә барып йөрми, диләр. Патшаның начальниклары да анда бара алмас. Мин, солдатка бармыйча, шулай котылырмын, – дим.
Дөрес, минем бу уйларым ул чакта балаларча уйлар гына булганнар. Вакытлар узып тора, мин дә үз акылым үскән саен төплерәк, дөресрәге, баштагы уйларымның нигезсезлегенә төшенә барам. Тик бернәрсә үзгәрми, патшаны якларга ярамаганлык хакында башымдагы уйлар һәнүз саен ныгый бара. Ярый ла табиб солдат хезмәте өчен сәламәтлек ягыннан бер-бер кимчелегемне тапса... Ул чакта солдаттан калып та булыр иде. Ләкин минем, башым авыртып та, хаста хәлендә ятканым юк бит. Ул гына да түгел, абый һәм энеләрем арасында зур, таза гәүдәле булып үсәм. Кешеләр арасында хәтта мине «Гвардия» дип йөртә башладылар. Көчем җәһәтеннән дә мине «абыйсына караганда көчле», дип әти-әни һәм күрше-тирәләр дә мактый. Хәтта кызлар да мине мактый башлады. «Үзе таза, үзе чибәр, мәк чәчәге кебек егет», – диләр. Тик мине мактаган кем булса да: «Солдаттан исән-имин генә йөреп кайтса...» – дигән сүзне өстәп куймыйча калмый бит. Димәк, мин бүгеннән үк солдат!..
Солдат, солдат та бит, нинди солдат соң мин?
Крәстияннәрнең дошманы булган патшаны яклый торган солдат! Менә монысы хурлык инде! Булсаң иде крәстияннәрне яклый торган хөкүмәтнең солдаты! Андый хөкүмәтне каян табарга соң? Солдат булу хакында төрле уйларга чумып йөрим. Балалар хакында аналар күбрәк кайгыралар, күрәсең. Әни миңа бик еш сорау бирә башлады:
– Улым, син бик күңелсез йөрисең. Әллә авырыйсыңмы? – ди һәм өстәп куя. – Бала вакытыңнан бик таза булып үстең. Егет булып җиткәндә генә авырып китә күрмә. Ходаем исәнлегең бирсен инде, – ди.
– Шул исәнлек өчен кайгырам, әни, – дим. Үзем көлеп җибәрәм.
Әни дә минем солдатка китәргә курыкканымны сизә булса кирәк.
– Исәнлек өчен кайгырма, балам. Ходай бәхетеңне мул итсен, – ди.
Язгы матур көннәрнең берсендә киләсе көздә призывка барачак егетләрне, старостаның өенә чакырып, барлап куйдылар. Минем исем һәм фамилиям дә шунда теркәлгән иде. Староста, баш писарьга карап, мине күрсәтте:
– Менә минем артиллерия гвардиясе! – дип хәтта аркамнан кагып куйды. Старостаның бу мактавына минем яшь йөрәгем горурланып китте. Халык алдында мин үземне горур тоттым. Чөнки арабызда чирле чебеш кебек бөкшәеп беткән егетләр дә бар иде. Баш писарь Борис Иваныч русча ниләр сөйләп мине мактагандыр – мин аңламадым. Тик старостаның:
– Совершенно правильно! – дигән сүзе генә башыма кереп калды.
Матур яз артыннан иң ямьле җәй килде. Быелгы җәй шундый соклангыч булды. Хәтта мондый җәйләр бөтенләй истә дә калмаган. Игеннәр котырынып үсте – арыш басуына керсәң, дуга да күренми. Ул башакларын күр – песи койрыгыдай асылынганнар. Бодай, борай, ул борчак дисеңме – картлар да болай тигезе белән ашлык уңган елларны бик сирәк хәтерли. Шулай да карт-корылар бу мул уңыш биргән җәйне мактау һәм шатлану белән бергә, нәрсәдәндер яшерен генә шомлана да. Мул уңыш хакында сөенеч белән сөйләгәннән соң:
– Ходай күз куанычы итеп кенә биргәне булмасын инде, кайгы-хәсрәтсез генә барчабызга да ризык итсен, – дип куялар.
Безнең гаилә эчендә дә андый сүзләр кабатланып, көз көне минем призывка барачагым да бик еш искә алына.
Ярар, ямьле болыннарда, ямьле урманнарда, печәннәр чабып, эскерткә салып тәмамладык. Челтерәп аккан саф, тонык сулы чишмә буйларында, матур юкә куаклары төбендә карлыганлап, кура җиләкләп, кәрәзле яңа бал белән кабартмалап, күмәчләп эчкән чәйнең тәме теш төбендә генә калды.
Печән эше бетеп, арыш уруга гына керешү белән, ураза ае башланды. Җәһәннәм кебек кызу көндә ашамый-эчми урак урырга кирәк. Җитмәсә, арыш шундый уңган, урак тыккысыз. Кырыклы дисәтинәдән унөч-ундүрт йөз көлтә чыга. Көлтәләре кеше биеклеге, калынлыгы күәс чиләгедәй. Мин:
– Ураза тотмыйм быел. Киләсе елга тотармын. Көз көне призывка барасы егетмен. Моңа хәтле никрут булган егетләр берсе дә ураза тотмадылар, – дидем.
Әни белән түтәкәй:
– Никрут егеткә тоташ өч ай ураза тотарга кирәк. Ябык булсаң, солдатка алмаслар иде, – диләр. Үзләренең күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәп чыкты.
– Сез минем өчен кайгырмагыз. Әрвахларга багышлап, Коръән чыктым. Мөдәррис хәзрәткә унбиш көн арыш сугарга булыштым. Хәзрәт миңа: солдаттан котыл, дип фатиха бирде. Абыстайга бер сум сәдака биреп, Коръән ачтырдым. Солдаттан котыласың, сөйгән кызыңны ярәшәсең, диде. Мин солдатка китмим, вәссәлам!.. – дидем.
Шулай да бер көн уразага кердем.
Арыш урагының бик кызган чагы. Шулай бик кызу аяз көннәрнең берсендә басуда тавыш купты. Бөтен юл тармаклары тузан белән капланды. Халык арбаларга төялгән, авылга таба чаба. Авыл ягыннан төтен күтәрелгәне дә күренми, бу нихәл? Төялгән халык чиный, бакыра. Җыр тавышы дисәң, аңа да охшамый...
– Халык үкерешеп елап кайта. Нихәл булды икән? – диде апам. Без дүртәү гаҗәпкә калып, аяк өсте басып, тузан күтәрелгән юлларга карап торган чагында, бишмәтен иңсәсенә салып, җир башыннан Садри агай килеп чыкты. Ул кисәк кенә:
– Ярман патшасы сугыш башлаган. Солдатларны сугышка куалар, беттек, оланнар!.. – дип кычкырды.
Мин кисәк кенә:
– Безнең гаиләдә китәсе солдат юк әле. Алсалар, мин көз көне китәрмен, – дидем.
Садри агай салмак кына:
– Болай булса, көзне дә көтмәсләр, туган, хәерле булсын, – диде дә китеп тә барды. Эчемнән: «Садри булып Садри да бездән тарыга икән, – дип уйладым. – Ярар, китәсе кешеләрне, кирәк булса, табарлар. Оңгар артына киткән булсалар да, табып җибәрерләр. Без әлегә тыныч торыйк, урыйк әле», – дидем. Без вакытыннан алда кайтмадык. Авылдан безне эзләп килмәделәр. Икенче көнне запас содатларны авылдан озаткач кына, кабат басуга киттек.
Халык арасында төрле куркыныч сүзләр йөри. Имеш, герман патшасы бик усал һәм тәкәббер. Солдатлары куәтле, бөтен дөньяга машиналарны мимечләр ясап чыгара икән. Мимечләр – бик оста һәм белемле кешеләр. Герман патшасы әйтә ди:
– Мин үз халкыма гыйлем, һөнәр өйрәтәм. Рус патшасы русларны аракы эчәргә һәм чукынырга гына өйрәтте. Петербургны һәм Мәскәүне өч ай эчендә алып бетерәм. Русларның чиркәүләрен дуңгызлар лапасы итәм, – дип әйтә, ди. Герман патшасының ядрә яудыра торган болыты бар икән. Яраплан исемле ди ул болыт. Яраплан болытның төнлә яп-якты итеп чыгара торган кояшы да бар, ди. Караңгы төндә яктырып килә дә рус солдатлары башына ядрә яудыра икән, дип сөйлиләр.
Сугыштан һәм солдаттан калырга минем өметем өзелде. Нәрсә эшләргә соң, ничек бу сугыштан качарга, дип уйладым. Дөресе шул: сугышка барып, дошманнарга каршы сугышу миндәй яшь егеткә килешә дә иде. Тик бер хикмәт бар. Нәрсә өчен сугышам? Кемне яклап сугышам? Карты-яше, хәтта әбиләр дә, муллалар да – беркем дә безнең патшаның җиңүен теләми. Сугышка китүчеләр үзләре немецларның җиңелүен теләми! Димәк, сугыш беркем өчен дә кирәк түгел икән. Мондый сугыштан качу гына кирәк. Ә соң ничек һәм кая качарга? Мин бала вакытта уйлаган ерактагы Оңгар сырты артындагы эт акланы хәзер басу булып, анда һәр елны бодай чәчәләр. Унбиш-уналты яшьтәге малайлар анда сабан сөрә, тырмалый. Шундый уйлар белән уйланып, бик озак баш ватканнан соң, менә дигән бер акыл керде башыма. Ул акыл менә болай иде.
Хәзер ирләр исемендә булган аксак-туксак, чулак-чукрак, тома сукырларга кадәр барлау һәм тикшерү барган чагында, хатын-кызларга – яулык бәйләп, шәл ябынып йөрүчеләргә – бернинди барлау да, тикшерү дә юк. Гәрчә егет кеше булсам да, минем яшь һәм чибәр чагым, сакал-мыек чыга да башламаган. Зур сакал, мыеклы кешеләр безнең нәселдә дә юк. Чөнки мин, әниемнең энесе шәкерт абыкайның шоп-шома ияген сыйпаштырып:
– Олыгая башлагач, сакал чыкмавы да күңелсез икән. Җиңгәгез мине картаймый, һәнүз яшь егет килеш тора, дип куана торгандыр да, узган гомерләр алай дими шул, – дия иде.
Миңа да, ашыгып, сакал-мыек чыкмас әле. Тавышым калынрак булса да, бик матур. Җырга һәм көйгә бер дә кызлардан ким түгел мин. Хатын-кызлар киеменә төреним дә бу ләгънәт төшкән патшаны яклый торган сугыштан котылыйм, дигән уемны ныклап беркеттем һәм сәфәр чыгарга хәзерләнә башладым. Үземне хатын-кыз кыяфәтенә китерү өчен илле чакрым ераклыкта булган рус һәм керәшеннәр яши торган катнаш бер авылга карап юл тоттым.
Сау булыгыз, туганнар!
Көзге озын төннәрнең берсендә, уянуым белән, сәфәргә китәсем исемә төште һәм йокым очып китте. Тышка чыгып, һаваны күзәттем. Төн шундый караңгы, тәмам мин теләгәнчә. Тагын, җитмәсә, мине, сугыш качкынын, һичкемгә күрсәтмәс өчен, бөтен дөньясын куе томан каплап алган. Минем өчен иң кирәкле, уңай булган бу иртәне күреп, бик шатландым һәм тизрәк юлга чыгарга ашыктым.
Сау булыгыз, туган-үскән йортым, әти-әни һәм туганнарым! Минем чыгып китүемне гаиләмнән берәү дә сизмәде. Абзарлар аша – ындырга, ындырдан – басуга, басудан – урманга. Юллар миңа таныш иде. Хәтта юл буразнасына сураеп үскән тигәнәк, әрем сабаклары да миңа таныш иде. Шунлыктан томанлы караңгы төн мине тоткарлый алмады. Басуны тиз үттем һәм урман эченә кердем. Әле таң ату билгесе юк иде. Ниһаять, егерме чакрымлап киткәннән соң, урманны да уздым. Көн яктысы да беленде. Ярар, дидем мин, хәзер мине күрүчеләр булса да, танып эндәшүчеләр булмас. Шулай җәһәт йөрүем белән илле чакрым булган базарлы, рус-керәшен халкы катнаш авылга килеп җиттем. Бу авылга әти белән базарга килгән бар иде. Әти керә торган фатир хуҗасы – керәшен, бездән уздырып, татарча сөйләшә иде. Мин шушы йортка кердем. Хуҗа хатын миннән:
– Кайсы авылдан син, нинди йомыш белән килдең? – дип сораштыра башлады.
Мин аңа читләтеп җавап бирдем. Чөнки туп-туры җавап бирергә ярамый бит инде.
– Фәлән авылның фәлән татар малае. Атам-анам юк. Бары бер апам белән генә тормыш итәм. Бәлки тиздән үзем сугышка алынырмын да, апамның өс-башына кияр киемнәре юк. Искерәк булса да, апама өс-баш киемнәре юнәтеп булмасмы, дип килгән идем. Сездә артык хатын-кыз киемнәре булмасмы? Аның өчен мин акча түләр идем, – дип, хуҗа хатынга ун сумлык кәгазь акча күрсәттем. Акчаны күрү белән, хуҗа хатын икенче бүлмәдән күп кенә хатын-кыз киемнәре күтәреп чыкты һәм минем алга китереп ташлады.
– Үзеңә ошаганнарын сайла, – диде һәм күлмәк-күнчекләр өстенә сырган җылы киемнәр дә китереп куйды. Мин арадан үземә ярарлык күлмәкләр, яулык һәм шәл сайладым. Дөрес, бу киемнәр беркадәр киелгән булса да, әле тузмаганнар. Шундый ике күлмәк, ике яулык, бер шәл өстеннән бер сырган пиджак та алдым һәм хуҗа хатынга ун сумны бирдем. Хатын тагын бер иске күлмәк өстәде. Самавырын хәзерләп, чәй эчерде. Мин хуҗа хатыннан сатып алган кием-салымнарны капчыгыма салдым да чыгып китәргә хәзерләнә башладым.
– Көн кичегеп килә, кайтыр авылың ерак. Арып килгәнсең. Ял ит, сиңа кунарга кирәк. Юлга иртәгә чыгарсың, – диде.
Мин юл өстендәге бер авылда куначагымны әйтеп, хуҗа хатын белән саубуллаштым һәм чыгып киттем. Авыл читендәге ындыр араларына барып җиткәч, кеше-фәлән юк микән дип, ары-бире карандым. Ниһаять, кешеләр түгел, этләр дә күренмәгәч, туп-туры бер ындырга кереп, әвен лапасына яшерендем. Чөнки кич булып, караңгы төшә башлаган иде. Монда мин тәмам ирләр киемен салып ташлап, хуҗа хатыннан сатып алган хатын-кыз киемнәрен кидем. Ләкин килешлеме-түгелме икәнлеген карарга янымда көзгем булса да, төн караңгы иде. Әвеннән чыгып, авылның икенче башына барып чыктым. Бу авылны авыл дисәң дә, шәһәр кебек зур. Атна саен ике тапкыр базар һәм ел саен ике тапкыр ярминкә була. Авыл башыннан урамга килеп кердем. Һәрбер өйдә ут яктысы бар иде. Авыл очыннан берничә өйне үткәч, уң якта урамга кабыргасы белән салынган кечерәк бер өйнең тәрәзәсеннән карадым. Бер хатын баласын селкеп утыра һәм үзе җырлый да, җылый да.
– Апа, кунарга фатир бирче! – дип кычкырдым мин, тавышымны нечкәртә төшеп.
Хатын тәрәзәдән минем кыз кеше икәнлегемне күрде булса кирәк, сатулашып тормады, керергә кушты. Өйгә кереп, исәнлек-саулык сорадым. Билгеле, үземне хатыннарча тотмакчы булам. Исеме белән йөртим, бу хуҗа хатын Анюта җиңги иде. Ул мине яп-якты өйдә күргәч, шикләнеп китте булса кирәк, төсе үзгәрде һәм миннән каты-каты сорашырга кереште:
– Төн заманында хатын-кыз башың белән нәрсә эшләп йөрисең? Кайдан килдең? Кая барасың?
Мин кыеклатып җавап бирәм. Хатын-кызларча борчылган булып:
– Фәлән авылдан көчкә килеп җиттем. Бердәнбер абыем бар иде. Ул да сугышка китте. Өйләнмәгән дә иде. Бер башым гына булсам да, торырга рәтем калмагач, шушылай йөрергә чыктым. Эш таба алсам, эш эшлим. Шушылай Ходай тәрбиясенә калдым инде, – дигәч, Анюта җиңги эреп китте:
– И, син бичаракай да сугыш ятиме икәнсең. Абыең кайсы шәһәрдә, хаты киләме? – ди башлады.
Аптырап калмадым. Сугышка киткән күпме авылдашка хатлар язган кеше бит инде мин.
– Башта Калуга шәһәрендә иде. Хәзер сугыш эчендә. Хаты-хәбәре күптән үк юк инде, – дидем. Анюта җиңги еларга кереште:
– Минем ирем Кузьма да Калуга шәһәрендә. «Бүген таңда сугышка китәбез», – дип хат яза. Сугыштан исән чыкса гына ярар иде, – дип өзелеп-өзелеп сөйләргә кереште. Анюта җиңги белән башка кайгы-хәсрәтләрне онытып, тик сугыш хакында гына кайгырырга, зарланырга керештек. Шулай да сүз арасында Анюта җиңгинең шикләнеп китүе сизелә иде. Ниһаять, Анюта җиңги минем шәхси ягымны тикшерүен әкренләп оныта башлады бугай. Бәлки ул минем шәхси ягымнан бер дә шикләнмәгәндер, бары мин үзем генә шулай уйлаганмын. Анюта җиңги дә, мин дә әкренләп тынычлана башладык. Ул миңа өс һәм аяк киемнәремне чишенергә кушты. Үзе өстәлгә самавыр китерде. Чәй хәзерләде. Бит-кул юып, чәй эчәргә керештек. Мин һәнүз сөйләнүне өзмәскә тырыштым, чөнки, минемчә, хатын-кызлар үзләре дә күп сөйләнәләр һәм күп сөйләүчене яраталар. Сугыш куркынычлары, толлар, ятимнәр хакында без бик озак зарланыштык. Анюта җиңги сүз араларында елап та алды. Ул ире Кузьма дәдәй белән бик тату тормыш иткән.
Минем дә күңел буш түгел: тотылып, һәлак булудан бик куркам. Мин гади генә качкын түгел бит. Бер-бер әйбер урлаган каракның хәле минекенә караганда күпкә яхшы. Хөкүмәт хезмәтеннән качкан иң явыз качкын итеп тотарлар дип, нык куркам. Үземне саклау өчен, һәрбер секундта, үз-үземне тикшереп, ролемне югалтмаска тиеш. Яралганнан бирле үземә хас табигатемнән баш тартып, ят җенес – хатын-кызлар холкын үзләштерү йөзендә, чын табигать законын бозарга тырышам.
Анюта җиңги миңа сәндерәгә менеп ятарга кушты. Үзе, бала бишегенә баш төртеп, караватта ятты. Көзге төннәр бик озын бит. Беренче уянып китүдә үк минем күзләремнән йокым очты. Уйланам. Төрле хыялларга чумам. Күзләремне көчләп йомсам да, уйлар, пружиналы парта капкачы кебек, кисәк ачылып китәләр. Гәрчә мин Анюта җиңги белән беренче очрашуда ук шактый уңыш казансам да, әле алдагы күрәчәкләр болай гына булырмы? Әлегә Анюта җиңги алдында, ул ышанса-ышанмаса да, кыз кеше итеп үземне тәкъдим иттем. Шунда да бу алыш-бирешем ышаныч бирми кебек күренә. Әгәр дә әлеге хатын мине әллә нинди хатын-кыз киемнәренә төренеп, үз йортына килеп кергән бер ят ир кеше дип белсә, шунда ук йөрәге ярылып үлмәсме? Бу гади шаяру түгел. Бу аулак өйдә сәвәнәйле уйнау түгел. Бу эшем өчен мине беркем дә шаркылдап көлеп гафу итмәс. Анюта җиңги, кыз кеше булуыма ышанса да, мин аның өендә күпме генә вакыт торалам?.. Бу авылда озакка тукталу куркыныч булачак. Бердән, бу авылда волость начальниклары урнашкан. Икенчедән, үз авылыма бик якын. Бүген үк эзләп килмәсеннәр дип куркам. Тагын кире уйланып: «Йөрермен әле шулай. Бу хатында шик тудырмадым бугай ла! Хәтта аңа ошадым. Ул миңа: «Син кыз түгел, егет кеше бит», – димәде ич. Дөньяда бөтен эш тә кулыннан килгән хезмәтчеләр өчен үләрдәй булып торучы ялгыз калган бай солдаткалар күптер әле. Ирләр эшеннән дә сәләтле булуымны күрсәләр, кан булса да, төкермәсләр», – дип, әчеле-төчеле хыяллар белән көчкә таңны аттырдым.
Анюта җиңги иртәнге чәйгә бәрәңге шәңгәләре пешерде. Чәй әзерләп, урынымнан төшәргә кушты. Бит-кул юып, чәйгә утырдык. Мин, нәкъ татар кызларыча, әдәп саклап, кыюсызланып утырган булам. Анюта җиңги исемемне сорады.
– Минем чын исемем Мәрьямбану. Ләкин, кыскартып, Мәрьям дип йөртәләр, – дидем.
– Сезнең халык арасында Бану исемле кызлар да була бит. Ничек Бану дип кенә әйтмәгәннәр сине? – диде Анюта җиңги.
– Әни имезгән вакытта ук мине Мәрьям дип атаган. Шунлыктан бар кешеләр дә Мәрьям дип йөртәләр.
Иртәнге чәйдән соң, китәргә җыена башлагач, Анюта җиңги бик ялварып, калуымны сорады:
– Кунак итәрлек яхшы ашларым булмаса да, берничә көн тор инде. Мин дә ялгыз бит. Су алып кайтырга чыксам да, балам ялгыз кала. Чана юлы төшкәнче, минем белән торсаң, бигрәк яхшы булыр иде. Чана юлы төшү белән, әти мине үзләренә алып китә, өем бикләнә инде, – дип, бөгелеп төшеп еларга кереште.
Аның ямансу тавышы белән үксеп елавы миңа да тәэсир итте. Чарасыз мин дә елап җибәрдем. Чөнки минем дә бурам буш түгел бит. Мин тотылудан куркып һәм Анюта җиңгинең шәфкатенә сөенеп елыйм. Шулай итеп җиңги белән тәмам туганлаштык. Ләкин чын серләр ачылу дәрәҗәсенә барып җитмәделәр. Мин һәнүз үземне хатын-кызларча булырга күнектерә идем. Анюта җиңгинең уе миңа хатын-кызларча өйрәнү мәктәбе булып хезмәт итте.
Үзебезнең өйдән чыгып киткәндә, гаиләдә мине беркем дә күрмәгәнен әйткән идем инде. Мин, гадәттә, йә иптәшләрнең берсендә кунам, йә бөтенләй күрше авылда әнинең бертуган энеләрендә йоклап, икенче көнне яки берничә кич кунып кайтам. Алар мине шулайдыр дип белгәннәр. Ниһаять, ике-өч көннән соң базар җиткән.
Әти, базарга барырга хәзерләнеп, акча сала торган киндер янчыгын кармалаганда, янчык эченнән бер кәгазь тартып чыгарган. Кәгазьнең ике ягын тутырып язган минем кулъязмаларымны күргән. Ул түбәндәге сүзләрне укыган:
«Шәфкатьле вә хөрмәтле әткәем һәм бәгырем парәсе газиз әнкәем! Минем өчен кайгырмагыз. Исән булсам, бер кайтырмын. Хәзер мин үз теләгем белән сугыш хезмәтенә китәм. Чөнки бөтендөнья котырган этләре нәкъ безнең кебек егетләрнең канына сусаганнар. Сынашып карарбыз, кемнәр безнең канны түгәрләр. Бәлки үзләренең башларына ашкына торганнардыр. Вакыты шундый. Безгә дә шул бөтен дөньясы ач, ялангач, тол, ятим, гарип итеп калдыра торган сугышка барып кереп, йә үлмичә, йә гомерлек гарип калмыйча, котылу юк. Мин призывка чакыруларын көтмәскә булдым, күрәсез бит, аяксыз-кулсыз, тома сукыр булмаса – барын да сугышка куалар. Тазасы да, зәгыйфе дә бер бәһадән йөри. Начальниклар мине сездән сорасалар, шушы язуны күрсәтегез. Бәлки ул вакытларда мин фронтта булырмын. Газиз әткәем, син миңа рәнҗемә! Мин синең янчыгыңнан ун сум акчаңны алдым. Исән булсам, кайткач та 20 сум итеп түләрмен. Хуш, исән булыгыз, бәхил булыгыз! Ирекле хезмәткә туганнар! Илебезнең намусын дошманнардан мәсхәрәләтмәбез. Шуны белеп торыгыз. Кәрами».
Гаиләм бу хатны укып елашкан һәм бу серне, вакыты җитмичә, беркемгә дә әйтмәгән.
Ниһаять, минем яшьтәшләр призывка барырга өч көн калгач, Калуга шәһәрендәге бер запасной частьтән хатым килеп җиткән. Бу хатны мин Анюта җиңгинең ире Кузьма дәдәйнең адресы белән юлладым, тик Кузьма дәдәйнең исем-фамилиясе урынына үземнекен язган идем. Кайда хезмәт итүем хакында призывка шушы хатны илткәннәр. Военный начальник:
– Кызганыч, миннән рөхсәт белән китсә, суточный акчалар биреп озаткан булыр идем, – дигән. Шулай итеп, мине гаиләм дә, начальниклар да, авыл старосталары да сугыш хезмәтендә дип белгәннәр. Тик яңадан бернинди хатым да килмәгән. Сугышта һәлак булган дип, әти-әни һәм туганнарым кайгырышканнар.
Анюта җиңгидә мин кызлар эшенә өйрәндем. Дәрт белән тотынган эш һич карулашмады. Җеп эрлим, чөлкә бәйлим, кер уам, идән-сәке юам. Татар хатын-кызларынча, итәк кыстырып, җиң сызганып, чын кызларча җыйнакланып йөрим. Миңа беркем дә:
– Һич килешмисең, – дими.
Тик беркөнне Анюта җиңгигә кич утырырга рус һәм керәшен кызлары кергәннәр иде. Бер рус кызы, Дунька диләр үзен:
– Син, Мәрьям, как-то абыема охшагансың. Гәүдәң бик тупас, – дип йөдәтте. Аның болай бәйләнүе мине яхшы ук өркетте. Дуңгыз Дуньканың бәйләнүенә хәтерем калганын сизеп, Анюта җиңги миңа ярдәмгә килде. Ул Дуньканы орышты:
– Син, Дунька, дөнья күрмәгәнсең, кешеләрне дә танымыйсың. Кешеләр үз туганнарына охшый икәнлеген дә аңламыйсың. Менә син үзең абыең Иванга яхшы ук охшагансың, – дигәч, Дунька артык карулашып тормады. Бу эләгешүне тизрәк оныту өчен, матур тавыш белән җырлый башладым. Дүртенче-бишенче җырларда кызлар да катнаша башладылар.


Агыйделне кичкәндә,
Беләгем талды ишкәндә.
Бер җырладым, бер җыладым,
Абыем исемә төшкәндә.
Ай-ли, лимонад,
Сусаганда эчәргә.
Бар куәтем, юк канатым
Сагынганда очарга.
Ай-ли, лимонад,
Сусаганда эчәргә.


Таштан күпер кем салдырган
Уфа калаларына.
Кайгы-хәсрәт килә икән
Ата балаларына.
Ай-ли, лимонад,
Сусаганда эчәргә.
Бар куәтем, юк канатым
Сагынганда очарга.
Ай-ли, лимонад,
Сусаганда эчәргә!
Анюта җиңгигә мин бик ошадым. Әйтерсең лә без икәү апалы-сеңелле торабыз. Мин аңа җеп эрләшәм, өен чистартам, утын кисәм, су китерәм, мунчасын ягам. Ләкин мунчаны үзем генә керәм һәм аңа бик яхшы сылтау да бар. Анюта җиңги мунчага киткәч, мин өйдә калам. Мин мунчага китсәм, ул үзе кала. Өй ялгыз тормый. Анюта җиңги, кибеткә барып, кершәнен, сандалын алып кайтып бирә. Хәтта беркөнне исле сабын да алып кайтты.
– Син кыз кеше, үзең тот, – диде ул.
Көннәр узды, җир катырды һәм беренче кар да төшеп өлгерде. Тыз да быз чаналар шуа башлады. Ниһаять, бер базар көнне Анюта җиңгинең әтисе Сандр бабай кызын алып китәргә килеп тә җитте. Түбәмә таш төшкәндәй булды. Мин хәзер тагын да ят кешеләр белән очрашырга тиеш. Минем бу авыр хәлгә калуым Анюта җиңгигә дә бик каты тәэсир итте. Ул елап җибәрде һәм:
– Миңа синнән аерылу Кузьма дәдәңнән аерылган кебек үк бик авыр. Әллә, Мәрьям, бергәләп, әтиләргә китәбезме? Берничә көн кунак булырсың, аннан соң тагы рәте табылыр әле. Үз авылыгызга кайтсаң, торыр урыным юк, дисең.
– Мин синең белән бик барыр идем дә, Сандр бабай ни әйтер бит, – дидем.
– Менә тагын, – диде Анюта җиңги. – Барасың килсә, сине алып бара ул. Бик яхшы, киң күңелле минем әти-әниләр.
Безнең бу киңәшебезне ишетеп, Сандр бабай:
– Анютаның дустын һич тә урамда калдырып китмим. Безгә барыйк әле бергәләп. Миңа баргач та үз теләгеңдә булырсың. Күпме кунак булсаң да, без йөз чыта торган кеше түгел. Ходайга шөкер, байлыгым бар. Тик бер-бер артлы ике улым сугышка китте. Өченчесенә Анюта кияве дә китте. Барысы да бер йорттан чыккан кебек, кызым, – диде.
Сандр бабайның мине «кызым» дип атавы шундый ямьле булып ишетелде. Мин Анюта җиңги белән Сандр бабайларга киттем. Чананың проводнигына утырып, дилбегәне үзем тоттым. Ат тотуымны Сандр бабай бик ошатты.
– Егетләрдән калышмаслык нык кыз икәнсең, – ди. Сандр бабайның мине егетләргә охшатуы эчемне пошырды. Ат үз юлыннан юыртты.
Көн дымык, болытлы, әкрен генә кар төшкәләп тора. Юл бик көйле, сүзсез баруны мәслихәт күрмичә:
– Юл бик көйле икән, бабай, көн бозылганчы китерәсе утының, печәнең булса, китер дә өй инде, – дидем.
Бабай да минем бу сүземне мәгъкуль күреп, китерәсе печән барлыгын әйтте, тагын шундый күп кенә сүзләр сөйләнде. Сүзгә Анюта җиңги дә катнашты. Көн караңгылана башлагач, без Алан дигән авылга кайтып җиттек. Анюта җиңги шушы авылда туып үскән. Сандр бабайның беренче улы Пётрдан кече кызы икән. Биек коймалы, такта капкалы, урам буйлата салынган зур ике бүлмәле, калай түбәле, тыштан караганда бай тормышлы күренгән шушы йорт Сандр бабай йорты икән. Ат туп-туры капкага килеп туктагач:
– Мәрьям кайдан белгән икән минем йортны, туп-туры капкага килеп туктады... – дип шаркылдап көлде.
Мин:
– Ат шушы хуҗаныкы булгач, белеп була, бабай, – дидем.
Безне бер карчык, ике хатын каршы алды. Барысы да бик ачык, уен-көлке сүзләр белән күтәренке күңелдән кабул иттеләр. Бабайга мин өйгә керергә куштым. Үзем ат тугара калдым. Теге ике хатын-кызның берсе бик яшь, кызларча бик чибәр, кара кашлы, кара күзле, тулы ал йөзле. Бусы Сандр бабайның иң кече килене икән. Кече улы Тарас сугышка шушы яшь кәләшне калдырып киткән икән. Ат тугарышырга бу килен дә катнашты. Атны тугарып бәйләп куйгач, әлеге яшь килен мине дә өйгә алып керде. Өйнең беренче бүлмәсе – аш һәм кием-салым бүлмәсе икән. Шунда тышкы киемнәрне салып, икенче яктагы бүлмәгә кердек. Бүлмә бик чиста һәм унлы лампа белән яктыртылган иде. Өстәлдә зур ак самавыр гөжләп утыра. Иң башта Сандр бабай өстәл кырына утырды, һәммәбезне дә чәй эчәргә чакырды. Мине Сандр бабай кырына утырттылар. Сандр бабайның карчыгы ачык йөзле, ягымлы сүзле, ак һәм керсез күңелле булса кирәк. Өйдәгеләрнең һәммәсенә дә бик ягымлы эндәшә:
– Ничек әле исемең? Мәрьям бугай, – дип, миңа көлеп карады.
– Сөенеп кунакка килүләрем түгел инде, – дип, Анюта җиңги зарланырга кереште. Аны киләчәк өметләре белән юаттылар. Һәркемдә дә бер сугыш хәсрәте, сугыш кайгысы. Шулай күп кенә зарланганнан соң, Анюта җиңги минем дә бер сугыш ятиме икәнлегемне әйтте.
Сандр бабай сүзгә кушылды:
– Патшаларның татусызлыгы әллә кемнәр белән таныштырыр. Сугышта йөрүче солдатлар бер-берсеннән ил читендә ерак торсалар да, танышырлар, туганлашырлар. Бу зур һәм каты сугышлар һәркемгә дә дөньяны таныта, – диде.
Чәйдән соң безне алып килгән атны яшь килен Авдотья белән, бәйдән ычкындырып, коедан су алып эчереп, печәнгә куштык. Абзарда берсеннән-берсе зур тагын ике ат бар иде. Атларга сәндерәдән печән төшердек. Яшь килен шушы Сандр картның иң кече улы Тараска җәйге җыен чорында гына тормышка чыкканлыгын һәм әле тормышка чыкканнан биш ай да тулмаганлыгын, кияве Тарасның беренче көннән үк сугышка кереп, ранен булып, лазаретта ятканнан соң, тагын запасной частька китүен сөйләде. Шулай яшь килен белән, сөйләнә-сөйләнә эшне бетереп, өйгә кердек. Без өйгә кергәндә, барысы да үз эшләренә утырганнар иде. Әби дә кабасы кырында. Әбинең олы килене Зина җиңги чөлкә бәйли. Анюта җиңги дә кабасы төбендә эрләп утыра. Сандр бабай сәндерәдә ята. Өйгә керү белән, яшь килен Авдотья да, кабасын-орчыгын алып, эрләргә утырды. Тик мин генә бер эшсез калдым. Шунда кисәк кенә:
– Мәрьям, сиңа да эш бар. Җырлап җибәр әле бер, – диде Анюта җиңги.
– Җырлый беләме кызың? – дип сорады әби, көлеп кенә.
– Мәрьям грамофоннан уздыра ул, – диде Анюта җиңги.
Зина җиңги – салмак хатын. Ул бер сүзгә дә катнашмый иде, ул миңа күтәрелеп карады:
– Кунак кызының ят көйләре бардыр, тыңлыйсы иде, – дип куйды.
Үземне бу гаиләгә бурычлы дип санадым. Чыннан да, аларның үтенечләрен кире кагу урынсыз иде.
– Җырлауны бабай яратырмы икән? Олы кешенең тынычлыгын бозу булмасмы? – дип сорадым.
– Бабай яшь чагында үзе дә бик оста җырчы иде, – диде әби, көлемсерәп. Сандр бабай тамак кырып куйды.
– Әнә, әти дә синең белән кушылып җырларга әзерләнә, – диде Анюта җиңги. Аның бу сүзеннән барыбыз да көлеп җибәрдек.
– Дәрт юк түгел, дәрман гына юк, – диде Сандр бабай. – Әйдә, кызым,башлап җибәр. Мин бал эчкәндә генә җырлыйм, – диде. Мин әкрен тавышка сузып җырлый башладым. Авдотья да җырга кушылды. «Карурман», «Сакмар», «Лимонад» көйләрен бер-бер артлы җырладык.
Салмак табигатьле Зина җиңгигә дә безнең җырлау тәэсир итте.
– Бүген кич утыру күңеллерәк, – дип куйды.
Йокларга хәзерләнә башлагач, әби мине яшь килен Авдотья белән бер караватка ятарга кушты. Ул:
– Кешедән кеше ким булмый, барыбызны бер Ходай яраткан, – диде. Бу инде яшь килен Авдотьяга кимсенмәскә кушуы иде. Чөнки мине алар хәер сорашып йөрүче дип таныйлар. Җитмәсә, татар кешесе дә бит әле мин. Дин башка бит.
– Миңа идәндә ятсам да ярар, әби, – дидем мин.
Әби якын китермәде:
– Өстең-башың юылган, кеше чирканыр җирең юк әле, – диде.
Анюта җиңги дә, аңа кушылып, чисталыгымны, тәрбиямне мактап алды. Шулай итеп, яшь киленнән качарга миңа юл калмады. Җитмәсә, әби болай дип тә өстәп куйды:
– Авдотья белән кочаклашып йоклагыз! Җылы булыр.
– Бик җылы булыр иде дә, минем арт ягым сыек шул, – дип уйланам. Паласка төренеп үк, стена кырына мин яттым. Юрганына бөркәнеп, миңа елышып Авдотья ятты.
Тар һәм юка күлмәгем эчендә чүбектән йомарлап ясалган ялган имчәкләрем урыннарыннан кузгалып, тәртипсез хәлгә килмиләр-килүен. Инде алар сыналган. Ләкин йомшак тәнле яшь киленнең миңа терәлеп үк ятуы, тәненең парлы җылысы тәнемә бер дә тынычлык бирми иде. Әле юньле-башлы ире белән сөешеп тә туя алмаган бит ул. Җилкенчәклеге белән ире кебек итеп кочып алса, мин нәрсә эшләрмен?
Йокламыйча, Авдотьяны саклап, төнне уздырырга мәҗбүр булдым. Авдотьянең кулы куеныма килеп керүдән сакландым. Ниһаять, татсыз гына бераз йоклап та алдым булса кирәк. Мин уянганда, әби иртән торып мичкә яккан һәм иртәнге чәйгә пешеренергә әзерләнә иде.
Урынымнан торып, тышка чыктым. Таң беленә башлаган иде. Кеше юклыктан файдаланып, лапастагы әрдәнәләр арасына кердем һәм Сандр бабайча, аягүрә баскан килеш печ итеп алдым. Моңарчы, күбесенчә, бу эшне мин хатын-кызларча үтәргә мәҗбүр була идем. Коедан су алып, улакка салдым һәм атларны эчереп, тагын да печән таратып кердем. Мин кергәч, йорттагыларның барысы да урыннарыннан торды. Сандр бабай да, торып, тышка чыгып керде. Ул:
– Кызым, атларны да туйдырып кергәнсең икән, рәхмәт, – диде.
– Көн бик әйбәт, бабай, печәнгә барабызмы? – дидем.
Бабай:
– Әллә чынлап та барыйк микән? – дигәч, Зина җиңги дә сүзгә кушылды. Ул салмак кына:
– Кышка кердек инде. Бураннар да булмый тормас. Көн яхшы чакта китереп калмасаң, кыенлашыр, – диде.
– Барабыз, бабай, барабыз, – дидем.
Әби:
– Мәрьям дәртләнде, Ходайның рәхмәте төшкере. Егетләргә биргесез нык кыз икәнсең, балам, – дигәч, куркып киттем.
Чәйдән соң мин, бабай, Авдотья өчәүләп, өч атны өч чанага җигеп, бастырыгын, тырма, сәнәген төяп, печәнгә киттек. Дүртенче көнне калган печәнне алып кайтырга бардык. Чаналарга гадәттән тыш авыр төядек һәм кайтыр юлга чыктык. Сандр бабай алда, уртада Авдотья йөге, иң артта минем йөк. Бүген җил дә каршы исә. Көн салкынрак та. Авдотьяның миңа кызыграк каравын иртән урыннан торгач та сизенгән идем. Ул ипләп кенә сүз башлады:
– Сиңа бер сүз әйтәсем килә иде, ачуланмасаң, – ди. Үзе көлә.
– Ник ачуланыйм тагын. Әйт, – дидем, Авдотьяга туры карап. Ләкин үзем куркуга төшсәм дә, аңа белдермәскә тырышам. Яшь килен минем куркуга төшүемне сизенә бугай. Тагын да ныграк көлә. Минем йөземә ачуым чыкты. Ачуым да килә, куркам да. – Минем килешмәгән җирләрем күп булыр. Илдәге һәркемгә дә килешеп бетә алмам. Әйт тизрәк, минем сиңа кай җирем килешми? – дидем нык кына.
Авдотья һәнүз көлә. Ул:
– Килешмәгән җирең юк, ләкин шик бар синдә, – диде бу.
Аңымны югалта яздым. Үткән төннәрдә, печәннән бик арып кайтуым сәбәпле, Авдотьядан саклана алмадым. Бик каты йокладым. Мөгаен, ул мине тикшергәндер дип, бик курка башладым. Авдотья әйтә:
– Үткән төнне син бик каты саташып йокладың. «Җаным... Сара... Үпкәләмә!» – дигән сүзеңә уяндым. Нәрсә эшләптер, кулым синең куеныңа кергән. Синең имчәкләрең урыныннан кубып чыкканнар... Аптырадым. Әллә мин әйтәм, саташып, төшемдә шулай күрәмме дип кабат-кабат тикшердем. Һәнүз шулай. Кажется, ими урынында йомшак чүбек өемнәре бугай. Мин синнән бик курыктым. Калганын үзең сөйлә, – диде бу.
– Минем күкрәкләрем үсми. Мин аны форма өчен шулай ясап йөртәм. Гаҗәп, ник үсми ул? – дигән булдым.
– Ә күрем күрәсеңме? – дип сорады Авдотья.
– Белмим. Нәрсә була соң ул күрем? Ничек күренә ул? – дигән булдым.
– Син ничә яшьтә соң әле? – дип сорады хатын.
– Уналтыда бугай. Белмим мин ничә яшьтә булуымны.
– Гаҗәп, – диде Авдотья. – Шундый таза гәүдәле кыз уналты-унҗиде яшьтә генә буламы соң? Үзең гаҗәп көчлесең. Булыр-булмас егетләрне бәреп егарлык... Ә күкрәгең юк...
Авдотья кайткан шәпкә шулай сөйләнә. Сөйләгән саен аның шикләнүе һәм куркуы арткан кебек сизелә. Мин куркам. Авдотьяга нәрсә дип җавап бирергә сүз табып булмый. Кисәк кабынып, Авдотьяны әрли башладым.
– Син мине мәсхәрәлисең. Монда сезгә килеп торуымны күпсенәсең. Күпсенмә, Авдотья, мин сездә күп тормыйм. Иртәгә үк китәм. Бай килене булгач та, мине кимсетәсең. Мин инде эт кебек илдә йөрүче бер хәерче. Бәхетсез бер хәерче. Сез сугышта бары ирләрегезне генә югалтасыз. Минем бөтен язмышым һәм тормышым югалды. Һәркөнне илдә җылы почмак эзләп йөрим. Миннән шуны да кызганалар.
Авдотья йомшарды. Сүзләремне ул чынлап аңламагандыр да. Бу сүзләрне ничек уйлап тапканмындыр. Анысын үзем дә сизмәдем.
– Ярар инде, Мәрьям, үпкәләмә. Дөнья булгач, төрле хәл булыр, – диде.
Мин аның бу җавабының төпле икәнлеген аңладым. Авыл хатын-кызларының беркатлырак булуына ышана идем. Бу очракта шуңа таяндым. Монысы – бер булса, икенчедән, Авдотья ныклап шикләнсә, шунда ук: «Ир башың белән ни өчен хатын-кыз киемендә йөрисең? Мөгаен, син шулай кыланып, сугыштан качып йөрисеңдер?» – дип, минем якама ябышырга тиеш иде. Андый мәсьәләдә авыл халкы җебеп тормый. Алдашуны бер дә сөйми авыл кешесе. Үземне тыныч тотарга тырыштым. Иелгән башны кылыч кисми. Мондый чакта аяк астына җир кебек түшәлергә кирәк. Һичкемнең кәефен бозмау яхшы. Һаман тыйнак һәм намуслы кыз итеп күрсәтү юлында булырга тиеш идем. Үзеңне чакмаган елан мич башында кышласын, диләр бит. Бу фикерләрне сәфәргә керешкәндә үк башыма ныклап урнаштырган идем. Шуңа да Авдотья белән сүзгә килешкәндә: «Ай-һай ла, кәефен бозмасам ярар иде», – дигән уй йөрәгемдә генә торды. Ярар, печәннән кайтып җиттек. Авдотья минем белән дусларча булган кыяфәтен үзгәртмәде, киресенчә, ул да, мин дә бер-беребезне ныграк кайгырттык.
Кич утыру башлану белән, Анюта җиңгинең ишарәсе буенча, мин җырладым да, әкиятләр дә сөйләдем. Авдотья бу юлы, мине шикләндерү өченме, әллә миннән куркудан, читенсенепме, иң алдан Сандр бабай янына сәндерәгә менеп китте. Шулай итеп, бу кичне мин берүзем яттым һәм бик рәхәтләнеп йокладым.
Иртәрәк уяндым. Алдагы көннәрдә нишләргә? Киләчәк өчен үземә төрле юллар-ниятләр кордым, уйландым. Кичтән Сандр бабай базарга барачагы хакында сөйләгән иде. Мин дә аның белән базарга, рус-керәшен авылына, ягъни Анюта җиңгиләр авылына кире китәргә дигән карарга килдем. Шуннан станса ягына, руслар арасына китәргә кирәк, дигән фикеремне ныгыттым. Чөнки рус халкы татар халкыннан тартынучан булганга, миңа үз-үземне тоту җиңелрәк булыр төсле тоела.
Ярар, иртәнге чәй эчелде. Сандр бабай Авдотьяга ат җигәргә кушты. Ат җигешергә чыктым. Ат җиккән вакытта Авдотья белән сөйләшкәндә, мин аңа үпкәле сүзләремне әйттем. Ул да үзенең үкенгәнлеген белдерде.
– Гаепләп калма, җиңги. Мин киткәч, минем хакта шикле фикерләреңне оныт. Мин – илдә йөрүче. Бик усалларга да очрарга туры килер миңа. Сез – ак күңелле икәнсез. Сезнең хакта начар кеше дип бервакытта да уйламам. Рәхмәт сезгә. Бер атна мин сезнең белән үз туганнарым арасында торган кебек тордым, – дидем.
Авдотья чынлап йомшады.
– И, Мәрьям, – диде ул, – дөрес, мин әле бер дә дөнья күрмәгән шул. Тәҗрибәсезлегем аркасында, синең кәефеңне бозып, үпкәләттем. Бәхил бул, рәнҗемә миңа. Безне исеңә төшереп, тагын кил. Хәзер без таныш кешеләр бит инде, – диде.
Сандр бабай, сары толыбын киеп, чанага чыгып утырды.
– Мине дә көт, бабакай. Мин дә синең белән китәм, – дип, саубуллашырга өйгә кердем.
Рәхмәт сүзләре тезеп, саубуллаша башлагач, Анюта җиңги дә, әби дә гаҗәпкә калдылар. Анюта җиңги:
– Бәй, Мәрьям, әле китәсең дәмени? Тагы берәр атна торырга кирәк иде. Син киткәч, безгә бик ямансу булыр инде, – диде. Әби дә шуны кабатлады.
– Хуш, сау булыгыз инде. Рәхмәт сезгә, гаепләп калмагыз. Мине үз туганыгыз кебек күрдегез, – дидем дә, чыгып, Сандр бабай янына чанага утырдым һәм, дилбегәне тотып, кара алашаны чаптыртып чыгып та киттем.
– Безне исеңә төшереп, тагын да кил... – дип кычкырып калды әби.


***
Кара алаша – шәп йөрешле ат ул. Базарлы авылга тиз килеп җиттек. Сандр бабайның баҗасы Илья бабай да шушы авылда яши, базарга якын зур бер өйдә тора икән. Сандр бабай атны шулар капкасына борды. Өйгә кереп тормадык. Атны бәйләп куйгач, Сандр карт базарга юл тотты. Базар арасына барып кергәнче, аның белән сөйләнеп бардым. Сандр бабай базарга кереп китте. Мин Сараш дигән, ишетеп кенә белә торган бер татар авылына таба киттем. Чөнки шәһәр тирәсенә бару өчен, Сараш авылын үтмичә булмый.
Сараш авылына кадәр кырык чакрымлап атларга кирәк. Егерме чакрымы бояр урманы аша үтә. Шундый ерак юлга чыктым мин. Көн бик кыска. Кызурак атларга тырышам. Яктырак чагында урманны үтәргә кирәк. Базарлы авылны чыгып, ун чакрым баргач та, юл урманга керде. Мин хәзер урман эченнән барам. Биш чакрымлап чамасы киткән идем инде. Артымнан чанага утырган бер карт килеп җитте. Бу карт татар карты иде. Мөгаен, шул Сараш авылының татары булса кирәк. Бу юлдан башка авыл татарлары йөрми. Юл бер генә. Миңа тигезләшкәч, бабайның аты әкренәя төште:
– Бабай, бу юл Сараш авылына барамы? – дип сорадым бабайдан. Билгеле, иң элек исәнлек бирдем.
– Бара, кызым, бара. Нәкъ шул Сараш авылына бара, – диде бабай.
– Мине шул Сараш авылына кадәр утыртып алып бара алмассыңмы икән? Мин дә шунда бара идем, – дигәч, бабай киреләнеп тормады, шулай да бик үк риза түгеллеге күренеп тора иде. Тик кыз баланы урман уртасында калдырып китәргә намусы кушмый иде булса кирәк.
– Утырсаң, утырырсың инде, өстеңдә киемең бик юка. Туңмасаң, утыр, – диде бабай. Көн отыры салкынайта иде. Бабай кырыннан утырдым да, кулыннан дилбегәне алып, үзем тотып кайта башладым.
– Бабай, Сараш авылы еракмы әле? – дип сорадым мин.
– Һу-у, кызым, кырыктан унбишен генә кайттык әле. Юл мулдан. Тагын егерме биш чакрым кайтасы бар.
Бабайның аты болай көр күренә һәм бик дәрт йөри. Куганны кире кайтармый. Бабай минем ат тотып кайтуымны бик ошатты.
– Бик тернәкле кыз булып чыктың, шулай кирәк, кызым. Җебеп тору ярамый, дөньясы да шулайга таба бара бит әле. Ир балаларым булганчы, синдәй бер кызым булса, сугышка да китмәсләр иде...
– Ничә улың сугышта, бабай? – дип сорадым.
– Башка чыкканы белән өчәү киттеләр. Берсе действительныйдан кайтырга да өлгерә алмады. Өч улымнан берсе дә калмады. Үзем алтмыш сигез яшемдә, җитмештә – теге дөнья көтмештә... Башка чыккан киленем кара-каршы ике өйдә солдатка булып ялгызы калды. Карчык белән безнең янда тагын бер киленем бар. Малайларның хатлары килеп тора. Берсе инде ике тапкыр яраланырга өлгерде, лазаретта ята.
– Их, бабай, – дидем мин, көрсенеп. – Монда – ятимнәр, толлар, гарипләр, ачлар. Анда – кырылыш, җимерелеш, үлеш. Патша һәм генералларга көлке!
– Дөрес, кызым, бик дөрес. Син бик акыллы кыз икәнсең. Безнең күз яшебезне күрүчеләр юк. Ходайга гөнаһларыбыз бик күптер инде. Син, кызым, бик кыю икәнсең. Кайсы авылныкы буласың? – дип сорады бабай, ниһаять.
– Еракныкы, бабай. Кырчын дигән авылны ишеткән булсаң, мин шул авылныкы...
– Беләм, кызым, беләм, – диде бабай. – 1891 елгы ачлыкта симинәдән кайтканда, шул авылда тукталып, бер Әхмәт исемле кешедә чәй эчеп чыккан идек. Бик фәкыйрь тора иде бичара. Әле ул кеше исән микән, беләсеңме, кызым? – дип сорады бабай.
– Беләм, бабай, ул кеше хәзер карт инде. Малайлары үсеп, кул арасына керә башлагач, баеп та куйды. Хәтта урам буенда кибете дә бар инде. Ләкин өч улы берчә сугышка китте. Уртанчы улы бик укымышлы, рус школасында укыган иде. Сугышта үлгән инде, – дидем.
– Их дөньялар, – диде бабай. – Белмим, сугыш тиз генә туктамас. Беребезнеке дә кайтмас, болай булса. Карт көннәребездә ниләр күрәсебез бардыр? – диде бабай.
Мин дә, үз чиратымда, зарланырга булдым. Чөнки бабай да үз кайгысын гына сөйли бит. Миннән бернәрсә дә сорамый.
– Минем дә бердәнбер абыем сугышка китте. Әти дә, әни дә күптән үлгәннәр. Мине шушы абыем карап үстерде. Җиңги, абый сугышка киткәч, әти-әниләре йортына торырга күчте. Берүзем берничек тә тормыш итәрлек булмагач, кайда эш һәм җылы почмак табам, шунда көн күреп йөрим. Менә станса һәм шәһәр тирәсенә барсам, рәтлерәк эш табып булмасмы дип, шушы якка килеп чыктым, бабай. Авылларда бер дә рәтле эш юк. Хосусан, кышлыкта шулай. Ашлык сугу дисәң, бер-ике көндә бетә. Малларга салам, көрпә булырлык суктылар исә, туктаталар. Калганын суктырмыйлар. Утын-печән китерү дә шулай ук, – дип зарландым.
– Итәгенә ут төшмәгән кешеләр дөньяда юктыр, кызым, – диде бабай. Шулай сөйләшеп кайта торгач, кич булды. Караңгы төште. Ниһаять, авыл өйләренең тезелеп торган ут яктылары күренә башлады. Юл буена түгелгән тирес-салам өемнәре арасына килеп кердек.
– Синең белән юл кыска булды. Кайтып җиттек бит, кызым, – диде бабай. Мин инде яңа, таныш булмаган кешеләр белән очрашуым хакында уйлана башладым. Авылның урамына кергәч, бабайга:
– Бабай, миңа кунып чыгарга бер яхшы фатир кирәк булыр. Безнең кебек илдә йөрүчеләрне кемнәр кабул итәр микән? – дидем.
– Үземдә кунарсың, кызым, хәзер ишле гаилә юк инде. Өйдәге килен белән әбиең дә мин. Бездә өч кенә җан. Кара-каршы таудай ике өем бар. Өйләрем дә киң, үзебезнең күңелебез дә бик киң. Мин дә дөньяны күп күрдем, – диде бабай.
Безне бабайның карчыгы белән йорттагы килене каршы алды. Бабайга өйгә керергә куштым. Атны үзем тугарырмын дип, чиннек каршысына илттем. Миңа әлеге яшь килен ярдәм итте. Атны тугарып, сыртын чыпта япма белән бәйләп куйдык. Килен мине өйгә алып керде. Бу өй аш өе иде. Бик җылы һәм парлы, шулай ук бик тәмле аш исе дә чыккан иде. Килен, ягъни Сабира җиңги, өс-баш киемнәремне салып, иркенләп, сәкедән урын алырга кушты. Ул җиңги болай төскә сазаган хатыннарга охшамаган. Бик яшь кыяфәттә.
– Кайсы якныкы буласыз, туган? – дип сорады Сабира җиңги йомшак тавыш белән.
– Кырчынны ишеткәнегез булса, шул якныкы, җиңги, – дидем мин.
– Ишеткәнем юк. Моннан ерактыр инде. Үзең кияүгә чыкмаган идеңме? Әллә киявең сугышка киттеме?
– Кияүгә чыкмаган идем әле. Нужалар шулай йөртә. Йөрергә калган баш, күрергә калган дөнья, – дидем.
– Шулай инде, туган, атаң-анаң да юктыр шул. Әллә сугышка киттеме әтиең?
– Бердәнбер абыем гына бар иде. Беренче чиратта ук сугышка китте. Хаты-хәбәре дә юк. Җиңги әтиләренә торырга китте. Бер башым тормыш итәргә рәт калмагач, кайда нинди эш тапсам, шуны эшләп, якты чырайлы кешеләр мәрхәмәтендә шулай илдә йөрим...
– Мескен, үзең ни исемле буласың?
– Мәрьям.
Без шулай сөйләшеп торганда, әби килеп керде. Ул якты, көләч йөз белән миңа туры карап:
– Нихәл, кызым, ару гынамы? Туңмадыңмы? Аягыңдагы каткан чабаталарыңны чишеп, киптерергә куй. Киез итек киеп ал, – дип, миңа мич артыннан бер иске киез итек китереп бирде һәм килененә эндәште:
– Ашыңны җитештер, килен, атаң да намазын укып бетерә, –үзе аш урыны хәзерләргә кереште. Ул арада бабай да килеп керде:
– Нихәл, кызым, туңмадыңмы? – дип сорады.
Мин юлда кайтканга караганда юаш табигать белән җавап кайтардым:
– Туңмадым, бабакай.
Бабай, астына бер мендәр салып, түрдән утырды. Сабира җиңги аш китереп утыртты.
– Исемеңне белмим, якын килеп утыр, кызым, – диде әби.
– Мәрьям дип әйт. Мин сорадым инде, – диде Сабира җиңги.
– Мәрьям?.. – дип сорап куйды әби.
Аш эчтек. Ит тә ашадык. Аш вакытында сугыш хәлләре, хат килү-килмәүләре, һәлак булучылар хакында сүз барды. Аштан соң бабай яңа өйгә чыгып китте. Әби белән Сабира җиңги табак-савыт юдылар. Мин, базардан кайткач, бәйләп куйган атны искә төшердем.
– Ашка хәтле бабаң карады инде аны, борчылма, кызым, – диде әби.
Шулчакта бер бик матур йөзле, матур киемле, уртача гәүдәле хатын килеп керде, исәнлек-саулык сорашты һәм, әбинең кыстап торуын да көтмичә, сәкегә килеп утырды. Әби бу хатынга «Рәхимә килен», дип эндәште. Сабира җиңги «Рәхимә килендәш», дип эндәшә. Хәким бабайның башка чыккан улының хатыны икәнен чамаладым. Бу уем дөрес булды. Тагын шунсын чамаладым – Рәхимә шактый үткен хатынга охшаган иде.
Рәхимә җиңги башта миңа чирканып карады һәм мыскыллы тавыш белән сүз башлады:
– Боларда кунак кызы да бар икән әле, – дип, баш калкытырга бирмичә, минем хакта сорашырга кереште.
Сабира җиңги барын да сөйләп бирде. Сүзгә әби кушылып, мине мактап алды. Кемлегем хакында тәмам аңлап бетергәч, Рәхимә җиңги мине үз өенә өнди башлады.
– Ошатсаң, сугышлар беткәнче һәм үзеңне кияүгә биргәнче, бездә торырсың, – ди. – Ошатмасаң, тотмам. Миңа иптәш булып торырга теләүче кызлар бик күп. Шулай ук аларның кайберләрен мин үзем дә ошатмыйм. Өс-башыңны бөтәйтермен, тамагың тук булыр. Кемнең кем икәнен белгән юк, билгесез түмгәккә сөртенсәң, үпкәсе булмас, – дип куйды.
Әби белән Сабира җиңги дә Рәхимә түтине яклап, аңа керергә бик нык димлиләр, байлыгын да, юмартлыгын да әйтәләр.
– Олы улымның кәләше, олы киленем, уңган-булган, – дип кенә тора әби.
...Мин чынлап кайгыга калдым. Бу җиңги кулына төшсәң... Шиксез, шушы җиңги актык туемны итәр, дигән уй сызылып үтте. Җиңгидән йөземне һәм күземне яшерергә тырышам. Аның саен ул миңа кыюрак һәм турырак карый. Ниһаять, әби мине Рәхимә җиңгигә чыгарга күндерде.
– Әллә кайдан, күренмәгән бәхетне эзләмә, кызым. Ихлас күңелемнән әйтәм. Рәхимә җиңгәңнән дә әйбәтрәк урынны таба алмассың. Сине моңа хәтле белү түгел, күргәнебез дә юк иде. Юлда кайтканда, синең булдыклы бала булуыңа бабаңның исе киткән. Акыллы булуыңны да ул сынаган. Шунлыктан синдәй баланы без бик яратабыз һәм авыллар арасында забун булып йөрүеңнән кызганабыз. Сүземне тот, кызым Мәрьям! Кер хезмәткә Рәхимә җиңгәңә. Яратмасаң, ул сине көчләп тотмас. Эшләгәнеңә артыгы белән түләр, – диде.
Рәхимә җиңги мине үз өенә алып чыкты. Зур чиста бүлмә. Дивардагы сәгать сигезне сугып, унбиш минут киткән иде. Унлы лампа балкып тора. Бүлмә эче яп-якты. Җиһазлар һәммәсе дә үз урынында. Җиңги миңа өс киемнәремне салырга кушты һәм мич артыннан озын кунычлы киез итек китереп бирде.
– Ыргыт ул каткан чабаталарыңны! Менә бу киез итекне ки, – диде. Тимер мичкә ягып аш җылытты. Каз итләре кыздырды. – Нык итеп аша, туйдыр тамагыңны, – ди.
Мин, Хәким бабайларда бик тартынып, артык ашамаган идем. Җиңгинең ашы тәмлерәк, калҗалары симезрәк булганга, яхшы ук ашап куйдым. Җиңги үзе ашарга утырмады. Тик мине генә кыстап торды. Мин ятсынып утырдым. Аның болай туп-туры кыю итеп каравы мине куркыта иде. Кайсы якныкы булуым, нинди гаиләдә үсүемне сорашты. Ул мине шундый үткер күзәтә ки, хәтта бармак очындагы тырнакларымны да карый, шунда да минем нәрсәдәндер куркуымны сизә булса кирәк. Үзе, берни булмагандай, сөйләнеп ала:
– Иркенләп утыр, үз өеңдә кебек бул. Мин кыю кешеләрне бик яратам, үзем дә бик кыю мин, – диде. Аның кыюлыгын Хәким бабайларга килеп керүеннән үк белгән идем инде.
Йокларга әзерләнә башладык. Җиңги миңа урынны бүлмә кырыеннан салып бирде. Үзенә түрдәге караватка урын хәзерләп, эшне тәмамлагач:
– Әйдә, Мәрьям, тышта йөреп керик тә ятарбыз. Син дә арып-алҗып килгән кеше, – диде.
Ишегалдына чыктык. Мин барам, бер адым калмыйча, җиңги бара. Чиннек алдына килеп туктадык. Эшебезне тәмамлап, өйгә кергәч, җиңгидә үзгәрәк бер төс барлыкка килгәнен шәйләдем. Ничектер, миннән шикләнә башлады булса кирәк. Куркуга калдым. Чынлыкта, бер-беребездән мин дә, ул да куркабыз төсле сизелә иде. Җиңгинең куркуын мин куып таратырга тиеш булсам да, булдыра алмыйм инде, әлбәттә.
Урынга яттык. Җиңги унлы лампаны сүндермәде, тик беркадәре басып кына куйды. Мине бу да бик гаҗәпләндерде. Җиңги минем йокымны саклый булса кирәк. Дөресендә, ул мине сакларга бик тиеш. Үз-үземне шундый бичара бер ятим кыз итеп күрсәтүемә беркатлы кеше дә ышанмас шул. Мин билгесез, әллә нинди кеше бит. Хуҗасын суеп, йортын талап китүчеләр юкмыни бу дөньяда?! Ни булса, шул – җиңги шикләнмәсен өчен, үз иркем белән ныклап йокларга булдым.
Юлда арыткан да иде, каты йокланылган. Уяндым. Җаным табан астына йөгерде – ничек булгандыр, «абзар капкаларым» шар ачык. Ә җиңги изрәп йоклый – шау-гөр килеп, тын алып ята. Буласы хәл булган инде. Белмәмешкә салышып, тыныч кына ятам. Әгәр дә җиңги эшне зурга җибәрергә теләсә, ничек кенә булса да, качармын, дип фикер тупладым. Борчу эчендә ята торгач, тагын йоклап киткәнмен. Иртән уянганда, җиңги торып самавырын куйган һәм кичтән калган ашларны, итләрне җылыткан. Һәнүз йоклаган булып ятам. Җиңги кырыма килеп, янбашымнан йомшак кына селкетеп алды:
– Йокың туйдымы? Тор инде, Мәрьям. Чәй эчеп алыйк... – Тавышы ниндидер иркә һәм моңсу иде.
– Чыннан да арыганмындыр ахры. Бик тәмле итеп, бик каты йокладым. Бөтенләй кайда йоклавымны да белмәдем, – дип, урынымнан тордым һәм комган тоткан булып, тышка чыктым. Таң яңа гына беленгән иде. Мин кереп, юынып, өстәл кырына утыргач:
– Нинди төшләр күрдең? Саташмадыңмы? – дип сорады җиңги.
– Бик тәмле итеп йоклаган чагында бернинди төш тә күрмим мин, җиңги, – дидем.
– Бу төндә төшемдә бик гаҗәп нәрсәләр күрдем, – диде җиңги.
Куркудан үз-үземне оныта яздым һәм тотлыгып:
– Булыр, җиңги. Кайчакларда йокларга ятканда «Әгузе бисмилла» әйтеп яту онытылып китсә, җеннәр-шайтаннар саташтыралар, дип, абыстайдан ишеткәнем бар иде, – дигәч, җиңги кычкырып көлеп җибәрде һәм көлүен дәвам итеп:
– Чыннан да, мин үткән төнне бисмилла әйтеп ятарга гел онытканмын. Мине төн буена шайтаннар саташтырып чыкканнар икән, – диде. Мин аннан күргән саташуларын сөйләвен көттем. Сизәм, курку катыш оялуымнан йөзләрем кызарды, тәнемә тир чыкты. Ләкин җиңги күргәннәрен сөйләмәде. Бик уңайсыз хәлдә калуымны тоеп булса кирәк, сүзне шунда ук икенчегә борды һәм чын-чынлап мине кыстап ашатырга кереште. Аның мине куркытырга теләмәве сизелә иде һәм мин дә тынычланырга тырыштым.
– Мәрьям, – диде җиңги, – бүген керләр юып алырбыз. Синең дә өс-башларың керләнеп беткәндер. Киемнәреңне алыштырырсың, кичкә мунча ягарбыз. Эшне өс-башны чистартудан башларбыз, – диде.
– Шулай итәрбез, җиңги, – дидем боек тавыш белән. Җиңгинең хәзер үк түгел, әкренләп-әкренләп киләчәк өчен төрле тозаклар корачагы мине ул хәтле куркытмыйлар. Бәлки, бу җиңги белән булачак алыш-биреш эшләре минем моңа хәтле Анюта җиңгидә яшәгәндә уйланылган татлы хыялларымның җимеше булып куймасын. Егетлекне тыштан яшереп булса да, эчтән яшереп булмый шул. Хисләр кабынып китеп, нидер тели, очына, шашына, дулый... Ашыгып, йөгәнсезләнеп китүдән бик сак булырга кирәк дип, үз-үземә акыл бирәм. Җиңги менә дигән – кызлар кебек бик чибәр, таза хатын.
Шулай да ул мине йоклаган вакытымда нәрсә уйлап тикшерде икән? Инде үземне тәмам хатын-кызларча йөрергә күнектем, дип уйлый идем. Әле Анюта җиңги белән очрашканга кадәр берәүнең дә: «Син хатын-кызлар киеме кигәнсең», – дип әйткәне булмады. Кем генә булмасын, барысы да «кызым» дип эндәштеләр һәм эндәшәләр. Ә бу җиңги мине тоткан да тикшергән. Үзе белән бер түшәктә ятмасам да, тикшергән. Авдотья кебек чүбек күкрәккә генә һушы китеп калмаган. Бар җиремне дә тикшергән. Бу хәл мине чамадан тыш гаҗәпкә калдырды. Кичә кич үзенә асрауга алыр өчен ничек тырышты ул! Теше-тырнагы белән ябышуыннан ук каушап калган идем. Күрәсең, мине фаш итү теләге бөтенләй юк. Һәрьяклап файдаланырга теләведер, диясе генә кала. Ни гаҗәп, бу хәл мине артык куркытмый.
Җиңги ниләр уйлый торгандыр, анысы әлегә караңгы. Тик ул минем егет кеше икәнлегемне белә! Онытылып, әллә инде серле һәм ягымлы караш белән:
– Мәрьям, – дип эндәшүе үк икенче. Ул гына да түгел, һәрчак төрләндереп, «Мәрьям, акыллым...», «Мәрьям, дустым», «Мәрьям, сөеклем» – дип эндәшә. Миңа сокланып карап туя алмый.
Өйрәнгән яңа хезмәтләрем файдага ярый. Бөтен шартын китереп, селте кайнаттым. Җиңги кызлар күлмәге бирде, караңгы җиргә – гөлбәчкә – кереп, өс алмаштым. Җиңги мине һич борчымады. Шаярып та, мин өс алмашкан җиргә килмәде генә түгел, миңа таба күз дә салмады. Белгән нәрсәсен ул ник яңадан тикшерсен? Аңа бу «белгәне» белән дөресен файдалана алуы гына кирәк. Чибәр җиңги хакында мин шулай уйладым. Җиңгинең миңа алмашка биргән күлмәге үзенең кыз чактагы күлмәге булды бугай. Биш катлы бәби итәк, иңсәләре кабарынкы һәм чатыр кебек итеп, түгәрәкләп, канатлар чыгарып тегелгән. Үзе шундый җыйнак.
– Менә, ичмасам, чынлап та кызлар кыяфәтенә кердең, – диде. Димәк, җиңги белән минем арада аерма калмады. Ачу да кабарды, имеш, мин моңа хәтле кызлар кыяфәтенә кермәгәнмен.
Шәп итеп керләр юдым һәм мунча яктым. Байларның байларча, коры әрдәнәсе, су алу өчен шунда гына коесы – барысы да хәзер. Җиңгинең олы гәүдәле ике аты бар. Ләкин атларга тәрбия җитмәве әллә кайдан күренеп тора. Сыер һәм сарыклары утар тулы, аларны рәтләп караучы да юк. Ындыры тулы иген эскертләре, ә малларга салам юк. Бу хакта мин җиңгигә бүген үк әйтеп куйдым. «Иртәгәдән дә калмыйча, бер эскертне сугарга кирәк, җиңги», – дигәч, ул да каршы әйтмәде. Ашлык сугучыларны эзләргә чыгып китте. Озак та үтми, кешеләрне табып кайтты, җиңен сызганып күәс изәргә кушты. Күәсне изеп, ындыр табагын чистартып куйдым. Кич булды, мунча җитеште. Җиңгинең утыннарын китереп бирүче Гыйльми бабай бар икән. Ул аны мунчага чакырды. Карчыгын ияртеп, Гыйльми бабай килде. Мунчадан соң Гыйльми бабайлар аш ашарга өйгә керделәр. Гыйльми бабай сүзчән кеше түгел икән.
– Егетләр шикелле нык кыз. Кайсы авылныкы бу? – дип кенә сорады. Минем килүем хакында җиңги сөйләп бирде. Гыйльми бабайлар аш ашаган арада, җиңги миңа мунчага барырга кушар инде, дип уйласам да, эндәшмәде. Бергәләп кичке ашны ашадык. Гыйльми бабайлар киттеләр. Аларны озаткач:
– Ярар, Мәрьям, – диде җиңги берни булмагандай. – Бергәләп мунча кереп кайтыйк. Аннан соң самавыр куеп чәй эчәрбез, – диде.
– Өйне бикләп китәрбезмени? Мин ярлы кешеләр йортында да, хуҗалар мунча кереп чыкканчы, өйне саклап кала идем...
– Ярлы кешеләрнең йортларын бассалар, бернәрсәсез калалар. Минем Аллаһка шөкер, алып китеп бетерә алмаслар, –дип көлеп куйды. Тик шулай да үзе белән мунчага барырга теләмәвемә артык аптырау күрсәтмәде. Йөземдә борчылган төсемне күреп, башка кыстамады, берүзе генә китте. Бары кайтуына самавырны кайнатып торырга кушты. Аның: «Алып китеп бетерә алмас», – дигән сүзе миңа да кагылган кебек иде. Чөнки мин әле сыналган таныш кеше түгел бит. Ул мунчага киткәч, йортны талап, мин качсам... Җиңгинең кыю тәвәккәллеге монда да нык сизелә. Моңа хәтле белмәгән-күрмәгән кешегә йорт ташлап, мунчага китү өчен тәвәкәллек кирәк, әлбәттә.
Самавыр кайнап чыкты. Җиңги мунчадан кайтты һәм миңа барырга кушты.
– Курыкмыйсыңдыр? – дип сорап та куйды.
Мунчадан соң чәй эчәргә утырдык. Җиңги сүз башлап:
– Синең, Мәрьям, бер дә күңелең күтәренке түгел. Ташлап торырга булмыймы инде ул кайгыларыңны? – диде.
Мин дә аңа:
– Чәйдән соң бөтен кайгыларымны ташларга, дип уйладым әле, – дигәч, җиңги, сүземнең чын мәгънәсен аңлап җиткермичә, көлеп җибәрде. Көлә-көлә:
– Таныштык бит инде. Мин дә, син дә! Бер-беребездән ятсынып торырга урын калмады. Мунчага бергә бармаган булдың, – дип, башында кайнаган уйларын җиңги бер тында әйтеп бетерә язды.
Чәйдән соң мин матур тавыш белән җырларга керештем. Җиңгинең һушы китте. Ул мине мактап алды.
– Бер грамафон алдырырга дигән уем да бар иде, син булгач, миңа грамафонның кирәге калмады. – Әкрен тавыш белән миңа кушылып җырлый башлады. Аның да тавышы матур иде. Шулай җырлашып, төннең күп кенә өлешен үткәрдек. Бай хатын кул эше белән шөгыльләнми. Шулай булгач, эч пошыргыч тик утырудан котылдым мин.
Җиңги йокларга урын хәзерли башлады.
– Бүген ике урында йокламыйбыз. Бер урын икебезгә дә җитәр, – дип кис­тереп әйтте һәм мамык түшәкләрен, мамык ястыкларын кабартып салды.
Аның талпынып-талпынып урын хәстәрләвен көлемсерәп карап тордым. Эчемнән:
– Үлемнән алда актык минутлар! – дип көрсенеп тә куйдым. Җиңги мамык түшәккә чумып ятты һәм лампаны сүндерергә кушты. Лампаны сүндереп, җиңги кырына мин дә яттым. Җиңги минем төрле җирләремнән кытык эзли башлады. Чынлап та, мин кытыклауны белми идем. Тәнемне катырып тик ятам. Мин җиңгигә төрлечә ялына-ялвара башладым. «Зинһар уен уйнамасана», – дим.
– Син, – диде җиңги калтыранган тавыш белән, – миннән шикләнмә. Егет кеше икәнлегеңне баштан ук белдем. Сине кешеләргә начарлык эшләүче явыз качкын дип уйламыйм һәм курыкмыйм да, шикләнмим дә. Син сугышка алынудан куркып, шулай кызлар сурәтенә кереп йөрисеңдер, дидем. Чыннан да, сине бу һөнәрең белән мактарга кирәк. Курыкма, сине фаш итәсем юк. Алдагы көннәрдә сине үземнән дә ныграк саклаячакмын. Үз-үзеңне генә тота бел, йөгәнсезләнмә. Качышлы уенын бетерик, арада сер калмады. Чамалыйм, син ак күңелле егет. Бәлки, сөйгән кызың да булгандыр. Ләкин сиңа хәзер үз башыңны бу һәлакәтле сугыштан коткарып калу кирәк. Акылың алтын синең, моны ныклы егетләр генә эшли ала, – дип миңа тагын да сырыла төште...
Җиңгинең акыллы сүзләре йөрәккә май булып ятты. Аннан яшеренер җирем калмаган иде инде. Шулай да аңа үпкәләбрәк берничә сүз әйттем. Ул аңлатып сөйләнде. Беренче күрүендә үк күңеленә шик йөгергән икән. Тавышым аңа кызлар тавышы булып яңгырамаган. Шулай да мин һаман бөтен серне чишмәдем. Кайсы авылныкы икәнен тәгаен дөрес әйтмәдем, чын исем-фамилиямне дә яшердем. Кыскасы, бу төнне мин җиңги белән бер ястыкка яткач, аю егардай мәрдәнгә әйләндем, иртән торуга, кабат Мәрьям булдым.
Тормышым күңеллеләнеп китте. Кайчак ачы-төчеләре дә булгалады. Болар хакында сөйләмичә булмый, егетләр... Аллага шөкер, дияргә кирәк, җиңги мине нык саклады – өстемнән кызлар киеме төшмәде. Утардагы атларны яхшылап тәрбияли башладым. Язгы сабан туйларына җиткәндә йончыган булып күренмәсеннәр, дим. Шулай да мине җиңги ашлык сугарга бервакытта да чыгармады. «Кеше шикләнмәгәе», – ди. Ул да курка серем чишелүдән. Көч кызганыч түгел, җан кызганыч. Җиңги дә шулай уйлый.
Вакыт уза. Матур яз җитте. Кояш кыздыра, карны эретә. Эшләкиләр сайрый. Рәхимә җиңги бигрәк тә шат. Аның минем аркада бар эше дә җитеш. Кешеләр белми генә торсыннар, яшь кенә егет-кияве дә бар бит аның! Бигрәк тә дәртле, мәхәббәтле, гашыйк кияү булып чыкты бу! Кияү һәрвакытта аның күзләренә генә карап тора, җитмәсә, кулыннан бөтен эш килә, тырыш нәрсә. Байлыгы да җитәрлек. Әйткәнемчә, ике аты, ике үгезе, өч сыеры бар. Киләчәге дә өметле: абзарда маяга калган казлары, үрдәкләре дә йомырка салып, бәбкә чыгарырга хәзерләнәләр. Борай, бодай оннарының исәбе-хисабы юк. Язгы сабан өчен дүрт-биш йөк ашлыкны үзем тартып куйдым. Җиңги өч сыер гына сава. Вак терлекләре дә бик күп. Сүз арасында:
– Мәрьям, син булмасаң, минем терлекләрем кырылып бетәләр иде, – ди. Бик дөрес шул. Иртәдән алып кичкә хәтле гел терлекләр арасында йөрим. Ашатам-эчертәм. Йорттагы аш-су хәзерләүләр, килүче-китүчеләрне сыйлау, Коръән ашлары үткәрү – андыйларны Рәхимә җиңги үзе башкара. Ул миңа булган мөнәсәбәтен ят кешеләр бар чакта һич сиздерми, бу эшне иң югары осталык белән башкара. Мин бер асрау кыз – бетте-китте! Җиңгинең кунаклары миңа сокланмыйча калмый. Кем генә булмасын:
– Бигрәк уңган кыз, таштай нык, егетләр кебек һәммә эшкә дә оста, үзе карусыз, шундый күндәм. Бар икән дөньяда булдыклы балалар! – дип, мине мактыйлар. Арада кайберләре арттырып та җибәрәләр. – Ике улымның берсе кайтса иде, кайткан көнне үк Мәрьямне килен итеп ярәшер идек, – диләр. Алардан шул сүзләрен ишетү белән, оялган булып, эшемә чыгып китәм. Йортта нәрсә булса да бер эш табып кына торам. Кыш һәм яз көннәрендә җиңгине туган-тумачалары берничә тапкыр кунакка чакырсалар да, бармады.
– Өемдә бик яхшы кунак мин. Күңелем ачкычы – йөрәк баскычым үз янымда. Күтәренке күңелемне төрле куркынычларга куеп, йортымны ташлап йөрисем юк әле, – дип кенә җибәрә үзара сөйләшеп-сөешеп ятканда. Ә чакыручыларга:
– Дөресе, Мәрьямгә ышанам, рәхәтләнеп, кунакка китәр идем. Шулай да асрау асрау инде ул. Һичбер вакытта да үз кешең була алмый, – дип җавап бирә.
Җиңгинең бу сүзләре бик акыллы һәм бик төпле булуын да мин яхшы аңлый идем. Китеп югалуымнан курка ул. Вакыт-вакыт:
– Кулымнан ычкынып китмәгәең! – дип, сөйләнеп ала. Тагын бернәрсә бар – сер беленмәгәе, кешеләр алдында хур булмагаем, дип тә курка иде.
Язгы сабан коралларын кар эри башлау белән рәткә китереп куйган идем. Татар халкында тыныч чорларда хатын-кызларның сабан сөреп йөрүе гадәти эш булмаганга күрә, кырга китүемне бик гаҗәп иттеләр. Тик бу тыныч вакыт түгел бит, ил кырылып герман патшасы белән сугышып ята. Озын күлмәкне ыштан бөрмәсенә кыстырып, сабан сөреп йөрим. Миннән күрмәкче яшь киленнәр, кызлар да сабанга, тырмага йөри башладылар. Хәким бабайның өйдәге килене Сабира җиңги дә миңа ияреп йөри башлады. Мин аны ат җигәргә, сабан көйләргә өйрәтәм. Болай осталыгымны рус-керәшен арасында күп йөрүдән дип беләләр. Шунлыктан һәр эшкә оста булуымда гайре нәрсә күрмиләр. Җен кебек таза атлар белән мин ике күләм саен алтмышлыга бер дисәтинә җирне каплап кына куям. Ә өйрәнчек килен-кимчәкләр начар атлары белән ике күләмгә көчкә бер чирек яки бер ярты дисәтинә сөрәләр.


***
...Хәким бабайның өйдәге килене Сабира җиңги белән сабан сөрәбез. Рәхимә җиңги Хәким бабайның олы улы Галим абыйның хатыны булганлыктан, аларның җирләре Хәким бабай җирләре белән янәшә. Сабира җиңгинең атын җигешәм, сабанын көйләп бирәм. Шулай эшләр бергә булгач, ашау-эчү дә бергә. Дөресен әйтергә кирәк, хәзерләнгән ашамлыклар бертөсле булса да, пешерү ягыннан Рәхимә җиңги хәзерләгән ашамлыкка тигезләшми, әлбәттә. Рәхимә җиңги пешергән күмәч тә, сумсалар да тәмлерәк була. Сез моны Рәхимә белән дус булудан гына шулайдыр, димәгез. Ачуланып әйткәндә, Сабира җиңги Рәхимә җиңгигә караганда аюга охшаган. Ә Рәхимә җиңгине, алсуланып торган алмага яки иң чибәр мәк чәчәгенә охшатсаң да, чагыштыру аксый дип уйлыйм – Рәхимә җиңги чибәррәк булыр иде. Сез көләсез. Һәнүз шул. Сабира җиңги белән бергә эшлибез, бергә ашыйбыз һәм бергә ял итәбез. Сабира җиңги таза тәнле булса да, чибәр түгеллеген аңладыгыз булса кирәк. Мин Рәхимә җиңгинең асравы булгач, ул да миннән ятсынмый. Хәтта ял итәргә туктагач, чәч тарашабыз. Бер-беребезгә үләндер, кәстер ыргытышып, шаярып та алабыз. Яңгыр ява башласа, бер үк чикмәнне бөркәнеп, Сабира җиңгинең майлы тәненә сыланып та утырырга туры килә. Якында гына яшь малайлар, картлар да була. Алардан ерак йөрергә тырышам. Яшь малайлар авызыннан: «Мәрьям апа түгел, Мәрдән абый икән бу!» – дигәнне бер дә ишетәсе килми бит...
Сабира җиңги белән уйнап-көлеп эшләп йөргәнне Рәхимә җиңгигә ишеттергәннәр. Кырда уттай эш өсте булса да, авылда берне биш итеп, сүз балалатып йөрүче карчыклар беткәнмени? Рәхимә җиңгигә Хөсни әби сөйләгән икән. Ул аны гайбәт йөзеннән түгел, шәфкатьле, ярдәмче кешеләрне кызгана алуым хакында мактап сөйләгән. Хөсни әбинең бу сүзләре Рәхимә җиңгигә начар тәэсир иткән. Сабаннан кайтып кердем. Башка көннәрдәге кебек атларга башак хәзерләнмәгән, башакны хәзерләп, атларга ашарга бирдем. Өйгә кердем. Рәхимә җиңги сөйләшми. Элеккечә бөтерелеп тормый. Юыныйм дип кулга комган алсам, комган эчендә җылы су түгел, бозлы су да юк. Мин бик каты курка башладым. Чөнки хәзер инде башымнан яулыгымны тартып алып, шап итеп бүрек кигерәсе генә калды бит. Йөрәгемнең иң нечкә җиреннән чыккан ялварулы моңсу тавышым белән:
– И чибәр җиңгәм, матурым, гүзәлем, тормышымның тоткасы! Сезгә нәрсә булды? Кай җирем ошамады тагын? – дип иңрәдем.
Җиңги шуны гына көткән икән. Зәһәр белән тулган шешәсе шартлап, бөкесен атып җибәрде:
– Хәзер инде мин синең чибәр җиңгәң дә, матурың да, гүзәлең дә түгел. Син миннән туйдың инде. Минем иркәләүләремнең кадере бетте. Син хәзер кысыр хатыннарга сырыласың, – дип, үксеп-үксеп еларга кереште.
Ай-һай-һай!.. Бик каты бозганнар моны, төзәлер микән? Башта шундый уйлар гөжли. Аптырап торып булмый, ипләп кенә:
– Җиңги, зинһар өчен аңлат. Миңа ни өчен ачуланасың? – дип сорадым.
– Сабира белән нәрсә эшләдең? – диюдән башка бер сүз дә әйтмәде Рәхимә. Сүз чираты миндә иде. Барысын да сөйләп биргәч, җиңги акылына килде һәм гафу үтенеп, мине үбеп торганда, әлеге йөзе кара Хөсни җиңги ишек төбендә басып тора иде.
– Исәнмесез, балалар, күңелле тормышыгызга шаклар катып торам инде менә! – диюе булды, җиңгәм яшь боландай читкә атылды.
Искәрмәстән, шаркылдап көлеп җибәрдем.
– Мин дә бер генә үбим инде, җиңги, Хөсни әби мин үпкәнне дә күрсен, – дидем.
Хөсни әби тагын ачыла төшеп:
– Һәй уңган бала, шаян кыз!.. Менә сине мин дә бер генә тапкыр үбәр идем, үпкәләвеңнән куркам, – дигән булды.
– Мин үпкәләүне белмим, әби. Иркәләнеп үсмәдем. Иркә халыкларда гына була бугай үпкәләү гадәте, – дидем.
– Акылың да бар шул, кызым. Бу хәтле акыллы булырсың икән... – диде һәм үз йомышын исенә төшереп, Рәхимә җиңгине өйалдына алып чыгып китте.
Рәхимә җиңги, Хөсни әбине озатып кергәч:
– Мәрьям, син миннән дә үткеррәк икәнсең. Үземне моңа хәтле иң үткен хатын дип саный идем. Миңа үпкәләвеңне ничек шунда ук оныта алдың? – диде.
– Син дә шунда ук оныттың бит, җиңги. Миңа гаҗәпсенәсең...
Аннан соң сүз Хөсни әбигә күчте. Рәхимә җиңги әбинең нигә керүен аңлатты.
– Хөсни әби әгәр ике улымның берсе сау-сәламәт йөреп сугыштан кайта икән, Мәрьямне шул көнне үк киленлеккә ярәшер идем, ди. Сине эшкә сорап килгән. Иртәгә Мәрьям берәр дисәтинә җиребезне сөреп бирә алмас микән, ди. Бодаебыз соңга кала. Башкаларын карт үз көченә күрә чәчәр иде, дип әйтә, – диде.
– Син нәрсә дидең соң?..
– Мәрьям белән киңәш итәрмен. Ул авырсынмаса, ат көчләрем кызганыч түгел. Үзебезнең иртә чәчәсе ашлыкларыбыз күптән чәчелеп бетте. Аннан соң да әле бер дисәтинә каенаталарныкын чәчеп бирдек, дип әйттем.
– Алай киленлеккә алмакчы булгач, сөрермен, җиңги, – дидем.
Казылык турап пешергән ашны көлешә-көлешә ашадык.
– Чынлап, Сабира тәре белән шаярып йөрүеңне ишеткәч, бик ачуым килгән иде. Гел хата ачуланганмын икән, гафу ит инде, Мәрьям, – диде җиңги яратып карап.
– Тегеңә дә, моңа да сер ачып йөрергә минем башым ике түгел бит. Җаным кадерле, башымның саулыгы кыйммәт. Синнән дә назлы кеше бар микән ул? Тик торганнан сиңа хыянәт итсәм, көн күтәрмәс – якты дөньядан туйганым юк әле. Хәер, башымда хатын-кыз кайгысы түгел иде бит миндә. Теге чакта юл йөреп, арып китүем сәбәпле, түзә алмыйча йоклап кына тотылдым. Ләкин бу тотылуыма үкенмим. Сиңа күп рәхмәтләр укып йөрим. Һәр эшне сөенеп эшлим. Башымны моңарчы ашамадың. Соңгы көннәрен Ходай үзе белсен. Шуны беләм: сине беркайчан да үпкәләтмәскә тиешмен, – дидем.
Шулай да хатын-кызлар чыш та пыш киләләр, җиңги хакында сүзләр бик каты куера башлады. Ире Галим белән өч ел торып, Рәхимәнең авырлы булганы юк иде, менә хәзер йөккә узган икән дип, очраган бер хатын-кыз миннән сораша.
– Әллә аның бер-бер яшерен сөяркәсе бар микән? Бергә торгач, син яхшы беләсең инде. Яшермә инде, әйт, – дип йөдәтәләр. Хәтта аерым аулакларда Хәким бабай карчыгы да шул сорау белән тинтерәтә башлады. «Белмим, мин хезмәтче генә, хуҗа кешедә катнашым юк. Шикләрегез хакында бернәрсә дә әйтә алмыйм», – дип котылырга тырышам. Миңа ышанмыйлар. «Рәхимә аны куркыта икән, серләре бер икән», – дигән сүзләр дә ишетелгәли. Йөрәгемне таракан кимерә. Ләкин җиңги бирешми, бик нык тора, һич курыкма, бернәрсә дә булмас, ди ул. Үзенең көмәнле икәнлеген ире ишетсә, шатланачагын гына әйтә. Хәтта, берсендә, уйнапмы-чынмы:
– Ичмасам, бер ару гына кешедән бала ясатып алмыйсың, – дип тә куйган чагы булган.
Рәхимә җиңги, чынлап та, бер дә таушалмаган, кыз чактагы буй-сыннары һәнүз шул килеш. Кызлардан да чибәр иде. Минем башта уйлар кайный. Рәхимә җиңгигә ышанып бетү – саламга ябышып, суга батмаска тырышу белән бер. Белмәссең, хатын-кыз бит ул, юк өчен генә ачуланыр да, кемлегемне фаш итеп тә куяр. Алдагы көннәрдә тыныч кына яшәвемә ышаныч кимеде. «Батыр үлеме марҗадан», диләр бит. Курку көчәя, үз шәүләм үземнән калмый, торган саен зурая, озыная бара. Андый чакта зиһен томалана...
Язгы сабаннар бетү белән, пар җирләре сөрергә керештем. Көн кызгач, өйгә кайтам, көн сүрелү белән, басуга куна барам. Урман кырындагы басу янына бөтен авыл сабанчылары кунарга җыелалар. Картлар һәм үсмер малайлар, кызлар-киленнәр булалар. Зур итеп ут ягабыз, кайсы аш пешерә, кайсы чәй кайната. Төрле сүзләр сөйлиләр: сугыш хәлләре, тормыш авырлыклары, толлар, ятимнәр хакында, кайгы-хәсрәт, ачлык-җимереклек – берсе дә калмый. Салих бабай сугыш хакында болай дип сөйләде:
– Николай Николаевич Романов болай ди икән әле: «Алтмыш яшьтәге кешеләр карт түгел, унбиш яшьтәгеләр яшь түгел. Менә мин җитмеш биш яшемдә булсам да, сугыш хезмәтемне кимчелексез үтим», – ди икән. Унбиш яшь белән алтмыш биш яшь арасындагы мужикларның сугышта кырылып бетүләре министрларга файда гына китерә шул. Аларның итәге янмый, безнеке яна. Мужик халкы кырылып бетә, авыллар җимерелә. Ләгънәт төшкән патшага, сенат-санатларга бәйрәм бу сугыш. Сугыш байларның кесәләрен калынайта шул. Безнең мужикларның күбесе шуны аңлап җиткерә алмыйлар әле. Колакка ирешкән сүзләргә караганда, эшчеләр патшага да, санатларга да, боярларга да, купецларга да каршы икән, диләр. Завод эшчеләре әйтә икән, ди,патша байларны яклап, шундый һәлакәтле сугышларны чыгара да тора икән. Патша һәм аның яклы булган түрәләр, байлар булмаса, сугышлар да булмас иде, дип әйтәләр, ди. Патшаны төшерергә кирәк, байлардан властьны алырга кирәк, дип әйтәләр, ди. Бу хакта яраланып сугыштан кайткан бер солдат сөйләде миңа, – дип, Салих бабай сүзен очлады.
– Патша беткәч соң?.. Рәчәйне кем җитәкләр? – дип кыдрачланды Сәйфи бабай. Аңа Салих бабай ачык җавап бирә алмады. Бераз уйга калып торганнан соң:
– Правительство, хөкүмәт җитәкләр, дип әйтә теге солдат, анысы нинди кеше була торгандыр, мин аңламадым бу хәтлесен, – диде.
Картларның сүзләре бетте. Тавыш басылды. Арыткан, патша кайгысы юк монда – хырылдап йоклау башланды. Һәркөнне алдан торып, атларымны тотып, сабан сөрә торган җиргә китә идем. Бүген Салих бабайның гаҗәп тирән сүзләреннән уйга чумдым. Көн кыза башлаганда җирем сөрелеп тә бетте. Кайтыр юлга чыктым. Авыл ерак булмагач, рәхәтләнеп сузып җырларга да өлгермәдем, кайтып җиттем.
Өйдә мине каршы алучы булмады. Башка көннәрдә Рәхимә җиңги купшы киемнәрен киенеп, ачык йөз, тәмле сүзләр белән каршы ала иде. Бу хәл мине куркуга калдырды. Шулай да җиңги өйдә булса кирәк. Ниндидер кунак бар төсле күренә. Нинди кунак микән соң ул? Мин атларны туарып, коедан салкын су эчердем һәм лапас күләгәсендәге улакка башак болгатып, атларны ашарга куштым. Мин юынып торганда яныма җиңги килеп чыкты. Аның йөзендә шатлык белән катнаш сәер төс бар иде. Дөресен әйткәндә, ул мине куркытмаска тели иде. Ул миңа елмайган килеш күз кысып, каш сикертте:
– Нихәл, Мәрьям, кайттыңмы? Үткән кичне Галим абыең кунакка кайтты. Әле өйдә юк. Бабаңнар чакырып алырлар, – диде.
– Бик әйбәт, җиңги. Озак куанычка булсын...
– Чәй кайнаган. Өйгә кер, Мәрьям, – диде җиңги.
Мин өйгә кереп чәй эчтем. Чәйдән соң купшы киенеп, бер көянтә чишмә суы алып кайттым.
– Ял ит, Мәрьям, башкасына үзем дә җитешермен, – диде җиңги. Ул аш пешерә иде. Казанда симез тәкә ите кайный.
Лапаска чыгып, кабык сәндерәгә менеп яттым һәм бик тирән уйга чумдым. Бу җиңгинең ире юкка гына кайтмагандыр. Өч ел буена үзеннән авырлы булмаган хатынын ул «буш» калдырмас. Мине дә тикшертер һәм табар. Бетте минем баш. Мәрьям дигән исемне минем белән бүген үк җиргә күмәрләр, дигән уй тынгы бирми. Яткан урынымнан торып утырам. Өй эчендә шау-шу купмадымы икән дип, еш-еш тыңланам. Кич булуны ашыгып көтәм. Билгеле, андый чакта көн өстенә көн ялганган кебек, вакыт озак үтә. Җиңги, аш мәҗлесе җыеп, муллаларны китерәбез дигән иде. Ял итүемнең рәте булмады. Башымны гына диңкеттем. Җанны төрле уйлар кимерә. Сәндерәдән төштем, юындым, киендем, кызларча купшыландым. Тагын бидрә-көянтәләремне алып, чишмәгә киттем. Үзем соңгы минуткача «кыз» икәнлегемне истән чыгармаска тиеш мин. Җиңги белән күзгә-күз карашмаска тырышам. Бакчадан ашка турау өчен яшел суган җыйнап кергәндә, Галим абый миңа каршы чыкты. Юан, таза гәүдәле, төскә Хәким бабайның карчыгынарак охшаган. Зур саргылт мыеклы кеше икән.
– Исәнме, сеңлем, – дип, алдан үзе кулын сузды.
– И, Галим абыкаем, исән-сау кайттыңмы? – дип, ак алъяпкычымдагы суганны күкрәгемә кысып, ике куллап күрештем. Болай караганда, Галим абыйның йөзендә явызлык әсәре күренми. Ул алдында чибәр кыз торуын күреп, кәперәя төште.
– Хуҗалыкны таркатмагансың. Монда синең өлеш зур икән, рәхмәт, сеңлем, – ди бу миңа.
Безнең янга Рәхимә җиңги чыкмады. Ул шик-фәлән булмагае, дигәндер. Өйдә миңа тиешле эшләр бетте бугай.
– Парга сөреләчәк җирләрең сөрелеп бетте, җиңги. Иртәгә нәрсә эшләргә кушасың? Атларны болынга җибәримме? – дидем мин.
– Атларны әрәмәлеккә илт, иртәгә эш юк, – диде җиңги. Ашка җыйнала калдылар. Мин атларны әрәмәлеккә алып киттем.
...Болынга бардым. Матур әрәмәлек эченә атларымны утлауга җибәрдем. Куе булып үскән бер зирек агачы күләгәсенә кереп утырдым. Башымнан үткән барлык хәлләремне бер-бер артлы исемә төшердем. Әти-әни, туганнарым һәм газиз авылымны сагынып җырладым. Алдагысы хакында төрле куркынычлар белән уйландым.
Бу җиңги белән күп вакыт сердәш һәм тату торуым, көтмәгәндә үз иренең кайтып килүе, сабан сөреп кунып ятканда, Салих бабайның сөйләгән сүзләре – бу җиңгидә моннан соң да шулай тормыш итә алмавымны күрсәтәләр иде. Шулай булгач, бүгенге мөмкинлектән ныклап файдаланырга кирәк, дигән фикеремне ныгыттым. Бу йортта җиңгинең ире белән – ике тәкә башы булып, бер табакка сыймабыз. Минем тарафымнан алыш-биреш төгәлләнгән, теләгәнчә тикшерсеннәр, дигән карарга килеп, бу авылны, сөекле җиңгәчәемне, туачак сабыебыз белән бергә калдырып, ташлап китәргә булдым. Үзем ял итеп, төрле уйлар белән утырган сердәш зирек агачының бер ботагына ике каеш йөгәнемне элеп куйдым. Ничә айлар минем моңлы күңелемне юатып йөргән атларыма соңгы саубуллашу каравы белән күз ташладым. Керфек арасыннан бөртек яшьләрем тәгәрәштеләр.
– Сау бул, Сараш авылы, сау бул йомшаклыгың, үткенлегең, юмартлыгың, матурлыгың белән мине, берчә җылы-йомшак, берчә каты әчеле-төчеле иркәләүләрең белән моңа хәтле сау-сәламәт саклаган җиңгәм! Моның өчен һәрвакыт рәхмәт укырга бурычлы мин сиңа!
Озак юанып торасы юк, атларны калдырып, туп-туры руслар яши торган авылга таба юл тоттым. Кешеләр йөри торган юлдан түгел, урман эченнән киттем.


***
Көн сүрелде, кояш баеды. Урман юлыннан барганда, Рәхимә җиңгигә атап, түбәндәге җырларны җырладым:


Өзелеп-өзелеп сөйдең, җиңгәчәй,
Ак өеңдә эчтем соңгы чәй.
Кайталмыйм сиңа, өзелеп көтмә,
Рәнҗеп калма, матур җиңгәчәй.


Сабаннардан кайткач, очрашканда,
Сүзләрең бар иде әйтәсе.
Көтәлмәдем, кирәк булды
Сау башымны алып китәсе.


Хуш, исән бул, бәгърем, җиңгәчәй,
Бергә утырып эчәлмәдем чәй.
Син ул хәтле үк түгелдерсең,
Миңа килде бигрәк моңлы җәй.


Рәнҗеп калма, бәгърем, бәхил бул,
Бәлки сине тагын күрәлмәм.
Матур кара чәчләреңне
Толымнарга сузып үрәлмәм.


Онытмамын, җаным, онытмамын,
Син яшәрсең минем уемда.
Егетлегем калды куеныңда,
Кул эзләрем булыр муеныңда.


Таң атканчы, ял итәргә туктамыйча, унбиш чакрым урманны үттем. Урманны үтеп, өч чакрым барганнан соң, телеграмм баганалары тезелеп киткән канаулы юлга чыктым. Бу юл шәһәргә илтә иде.
Кояш күтәрелде һәм көн кыза төште. Арытты, йокым килә башлады. Авырайдым. Юлның ул ягыннан әрәмәлек сузылып килә. Мин әрәмә буена төштем. Үзәнлектән елга ага икән. Елгадан су эчтем һәм битемне, күзләремне юып, күләгәлеккә ятып йокладым.
Берзаман печән эскертләүче кызлар һәм картлар тавышына уяндым. Алар руслар икән. Русча сөйләнәләр. Урынымнан торып, янә юындым һәм өс-башларымны төзәттем. Олы юлга кире менеп һәнүз алга киттем. Ниһаять, зур чиркәүле рус авылы күренде. Көн төштән узган иде. Авылга килеп җиттем. Сусадым, карыным ачты. Авыл урамыннан хәтсез килгәч, бер йортка кердем. Ишек төбендә бер карт чабата үреп утыра. Аның тирәсендә унлап бала бар. Юкә кабыгыннан уенчык ясап, мәш киләләр, бер-берсен үчекләп, үртәшәләр. Карт, баш күтәрмичә генә, балаларны тавышларыннан танып эндәшә тора:
– Чү, Иван! Үртәмә, Дунька! Елама, Ленка!
Балалар бабайның кисәтүле тавышын колакларына да элмиләр.
Белгән урыс сүзләремне эшкә җигеп, бабайдан исәнлек сорадым. Ул, башын күтәреп, эчкә баткан күзләре белән миңа карады. Бер карауда татар кызы икәнемне аңышып, үзе белгәнчә татарчалап сорый башлады:
– Кызым, сиңа нәрсә кирәк? Нәрсә эшләп йөрисең? – диде.
– Эш эзлим, бабай, – дигәч, бабай калкынып куйды.
– Эшче кирәк кешеләр күптер. Эш күп булса да, без үзебез эшче тота алмыйбыз, – диде бабай балаларга ишарә итеп. – Гаилә ишле бит... Безнең авыл бик зур. Йөре, сораштыр. Эш табылыр.
Карт яныннан чыккач, авыл уртасында базар була торган җиргә килдем. Базарга каршы зур йортларның берсенә кердем. Өйдә бер яшь кенә хатын утыра. Хәл белешкәч, хуҗа хатын миннән сораштыра башлады. Хатын бер генә сүз дә татарча белми икән. Минем дә теге чактагы урысчам онытылып бетә язган. Шулай да эш эзләп йөрүем хакында аңлата алдым. Ул, гозеремне аңлап, мине каядыр алып китәргә җыена башлады. Куркуга калдым. Әллә үрәтник каршысына алып барамы бу марҗа? Ул мине ияртеп, күршедәге зур йортларның берсенә алып керде. Монда мундир кигән кеше каршы алыр инде дисәм, зур трубкасыннан төтен бөркетеп утырган ак сакаллы бер картны күрдем. Әлеге хатын хәлемне картка сөйләп бирәч, карт минем белән саф татарча сөйләшә башлады:
– Нихәл, кызым? Эш эзлисеңме?
– Бабай, дөньялар шушы хәлгә калдырды. Кичәдән бирле ашаганым юк. Теләнеп йөрергә оялам. Сугыш аркасында бөтен дөнья гарипләр, балалар, толлар, ятимнәр белән тулды. Аларны тәрбияләргә дә күп кирәк. Кыз бала булсам да, таш ватардай тазалыгым бар. Ни кушсалар, иренмичә, теләп эшлим. Минем дә бердәнбер абыем сугышта һәлак булды. Йорт көтәргә рәтем калмагач, ил өстендә йөрим...
Бабайга сүзем ошады. Шаяртып:
– Сиңа, кызым, берәр егетне эләктерергә кирәк, кияүгә чыксаң, болай интегеп йөрмәссең, – дип көлә башлады.
– Шәп егетләр бары да сугышта бит, бабай, бик барыр идем, булыр-булмас белән кушыласым килми, – дип, бабайга кушылып, елмайгандай иттем.
– Шаярып әйтәм, кызым, үпкәләмә. Менә бу апаң – минем киленем була. Аның кияве дә сугышта әфисәр булып йөри. Аңа эшче кирәк. Син аена күпме сорыйсың? – диде.
– Хак сорап эшкә кергәнем юк, бабай. Эшләткән хуҗа эшемне яратса, ач-ялангач итмәсә, шул бик җитәр иде.
– Сүзеңә ышанырга була, кызым. Өс-башларың бик чибәр. Моннан алдагы хуҗаң сине бик тәрбияләгән булса кирәк. Әгәр дә хуҗаңны талап, качып китмәгән булсаң... Кыяфәтеңә карап әйтүем. Числы күренәсең – тырышып киендергәннәр сине!.. – Бабай, кинәт исенә килгәндәй, күзен чепиләндерде. – Ә нәрсә эшләп, уттай эш өстендә ул хуҗаңны ташлап, монда килдең? Кайсы авылныкы син?
Бабай һушлы күренә, йөрәгемә төшә бит болай булса. Мондый сорауларга җавап хәзерләмәгән идем. Шулай да кыю гына җавап бирдем:
– Дөнья бит ул, бабай. Кешеләрнең төрле чагы була. Хуҗа начар түгел иде, тәрбиядә тотты, ашау-эчү ягына бик юмарт иде, тик аны ташлап киттем...
– Гаҗәп, – диде бабай. – Ашаткач, эчерткәч, киендергәч, тагын нәрсә ошамады? Әллә хуҗаның егете булып, сиңа каныктымы? – Йөземә алсулык йөгертергә тырыштым. Барып чыкты, ахры. Бабайның күзе яктырды. – Егетне ник яратмадың соң? Бик ямьсезме әллә? Авырумы, булдыксызмы? Ник шундый хуҗага килен булып калмадың? – дип бабай шаркылдап көлеп җибәрде.
Тәмам оялган булып:
– Бабай дөнья күргән кеше, барын да белә икән. Ошамаган егетләрдән бик куркам мин, – дидем. – Бабай, әгәр дә киленең мине эшкә алса, һич курыкмасын: эшемне һәм турылыгымны хезмәтемдә күрер. Хак сорамыйм, үзе теләгән хакын бирер. Әгәр дә ике арада килешү төзим ди икән, анысы сезнең ихтыярда, дидем.
Карт ышана башлады.
– Ярар, кызым, договор да төзеп тормабыз. Ә син ни эшли аласың?
Булдыра торган эшләремне тезеп киттем:
– Йорт эшләре кайда да бер инде ул, бабай. Өйрәнгән эшләр. Сабанын да сөрәм, чәчүен дә чәчәм, печән чабам, урман кисәм, ташыйм, урак урам, ашлык сугам, мал-туарны тәрбияли беләм, кер юам, су китерәм, мунча ягам, җеп эрлим, чөлкә бәйлим, самавыр куям, ашын, ипиен пешерәм – барын да булдырам. Яшь чагым бит, бабай!
Бабай, гадәтенчә, шаркылдап көлеп җибәрде:
– Вот, кызымка, чистый егет икән! – дип кычкырып куйды һәм килененә карап, – мондый кызны син, ил бетереп тә, таба алмыйсың. Бар, өеңә алып чык, тамагын туйдыр, бүген ял итсен. Иртәгә эшкә кушарсың, – дип әмер бирде.
Без әлеге бабайның килене Надежда җиңгиләр өенә чыктык. Ул мине ашатты, эчертте, ял итәргә кушты.
Икенче көнне Надежда җиңги мине сабан сөрергә илтте. Атлар монда миңа бик ошадылар. Башта сабанны тирәнгә көйләп, буразна сызып чыктым. Аннан сабанны гадәттәгечә көйләп җибәрдем. Надежда җиңгигә эшем бик ошады булса кирәк. Ул, матур елмаеп, миңа фатиха бирде дә кайтып китте. Кәефем күтәрелде. Атлары, кораллары шулхәтле шәп. Бөтен дөньясын каплап алырдай булып, дәрт белән сөрәм. Көн кызып җитү белән, күлгә кайттым. Безнең татар халык­лары арасында хатын-кызның атка менеп йөрүләре гаеп эш булып саналса да, руслар арасында гаеп булып саналмый. Шунлыктан мин сабан арбамны басуда калдырып, атларымның берсенә атланып, берсен җитәкләп күл буена төштем. Бу кадәресен дә Надежда җиңги мактады. Имеш, мин ат җанлы, аларның көчен кызганам, янәсе. Кирәкмәгәнгә арба сөйрәтеп йөрмим. Атларны эчергәч, башак бирдем. Азрак ял иткәннән соң, печән чабып алып кайттым. Шулай итеп, көзгә кадәр Надежда җиңгидә эшләдем.


***
...Миңа Сараштагы тормышым тынгылык бирми иде. Миннән соң да анда кояш чыгудан туктамаган бит. Анда нинди хәлләр булган? Боларны, белгән кадәремчә, чит кеше исеменнән сезгә сөйләп китим. Шулай дөресрәк булыр.
...Рәхимә җиңги татар халык йоласы, дөресрәге, ислам дине йоласы буенча биатасы Хәким карттан тел яшерә иде. Хәким карт алдында яулык почмагын авызына кабып йөри иде. Солдат ире кайткач, аш мәҗлесенә килгән карт-коры, муллаларны озаткач, Галим солдат әти-әнисен һәм күрше-күкертләрен алып калып, өр-яңадан сыйларга кереште. Рәхимә җиңги бу мәҗлескә дә катнашмады. Ул, чыннан да, ат җибәрергә киткән Мәрьямнең кайтуын өзелеп көтә иде. Чөнки биаталары белән ире Галимнең яңа өйдә утырулары сәбәпле, аш өе аулак иде. Рәхимәнең ире киткәнче кулы бәйдә, алдагы көннәрдә Мәрьям белән нинди мөнәсәбәттә булачагы хакында, «кыз» белән аулакта калып, киңәш итәсе бар иде. Мәрьям кайтып кергән солдаттан шикләнә, чыгып югалуы да бар. Аның башына нинди уй килмәс?.. Шул сәбәпле җиңги Мәрьямнең сабаннан кайтуын зарыгып көтте. Ләкин кояш баеп, караңгы төшсә дә, Мәрьям кайтмады.
Рәхимә җиңги бу авылдан җиде чакрым ераклыкта булган бай тормышлы крестьян кызы иде. Биш ир бала арасында бердәнбер кыз булып, бик иркә үсте. Уртача буйлы, тулы тәнле, шомырт кара күзле, кыйгач кашлы, алсу йөзле. Нәфис бармакларында бриллиант кашлы йөзекләр елык-елык киләләр.
Галим солдаттан кайтканда, Рәхимә унбиш яшен тутырып, уналтынчы яшькә яңа гына чыккан иде. Кияүгә чыгу исенә дә килми иде, кисәк кенә Галимгә ярәшеп тә куйдылар. Рәхимәне шушы авылда туып-үсеп, кайчандыр Сарашка килен булып төшкән Гыйльми кортка димләгән икән.
Галим, белгәнебезчә, Хәким картның иң олы улы булып, призывка икенче разряд льгота бирсәләр дә, авыл солдат нәрәтен тутыра алмагач, Галим исемлектәге призыв нумиры белән чиратка эләгеп, солдатка алынган иде. Егет төскә түгәрәк йөзле булуы белән әнисенәрәк охшаса да, салмак табигате белән нәкъ Хәким картның үзе иде.
Рәхимә җиңги ирен бик ярата. Өч ел яшәп, бер-берсенең мәхәббәтләренә кимчелек китерерлек хәл күрсәтмәделәр. Шунлыктан, әнисенең Рәхимә хакында язган ят хәбәрләр Галимне ярсытмадылар. Галим төнлә кайтып кергәч, Рәхимәсе янында тик Хөсни әбине генә очратты. Ул кунакка кайтачагы хакында хат белән алдан хәбәр итмәгән иде. Моның өчен ул сөеклесе Рәхимә алдында гафу үтенергә теләде. Үзенең якын күргән сердәшләреннән дә андый-мондый буталчык хәбәр ала алмады. Рәхимәнең үзе юкта дөньяны таратмас өчен җан тырышканлыгы турында күп яхшы хәбәрләр ишетте. Акыллы хатын, тормышның серен белә торган хатын, дип мактадылар Рәхимәне. Димәк, шикләнергә бер сәбәп юк! Шунлыктан, төрле яман уйлар Галимнең башыннан чыгып очтылар. Каяндыр, ничектер килеп ирешкән начар хәбәрләрне көнчелек галәмәте дип кабул итте. Аның Рәхимәсенә булган мәхәббәте тагын да арта төште. Җитмәсә, хатыны күзгә күренеп тулылана төшкән ич. Бер җай табып, Галим хатынының биленнән җиңелчә эләктереп алды.
– Әллә син... югыйсә? – дип кинаяләп сорады ул.
– Мин дә шулай микән әллә? – дип кызара төшеп елмайды Рәхимә. Ачыклык кертәсе итте. – Үткән көз, октябрь азакларында өяздән кайтып, кунак булып киткәнеңне онытмагансыңдыр бит?.. Шуннан соң нидер булды инде, мин бер көйчәгә әверелдем. Ходайдан вакыт җиткәндер, күрәсең...
Рәхимәнең бу җавабы төпле һәм нигезле булып, бәйләнергә урын калдырмады. Галим сөекле хатынына карата шик төшерергә азапланган әнисенә нык итеп әйтте:
– Борчылма, әнкәй, үзеңә сөенчегә нәрсә бирермен микән, димен әле. Ходай Тәгаләнең миңа биргән беренче бүләгенә тап төшерерлек бер сүз чыгарма! Рәхимәне бу хакта хурлар урын юк. Бөтен кайгым – сугыш хезмәтеннән ничек итеп тизрәк котылу турында. Сабыебыз туа бит, әнкәй, бәби көтәбез!
Галимнән бу сүзне ишеткәч, әнисе дә үзен улы каршында гаепле санап, гафу үтенгәндәй, сөйләнеп алды.
– Хәерле булсын, куаныч күп булсын, – дип куйды. Галим әти-әниләрен озаткач, Рәхимә янына керде.
– Мәрьям атларны болынга илтергә китүдән кире кайтмады. Ни булгандыр? Әллә атларны урлап качты микән? Бик яхшы эшләсә дә, ул безгә билгеле кеше түгел бит, – диде Рәхимә аптыраулы тавыш белән.
Рәхимәнең сөмсере коелуын күргәч, Галим бичәсенә кушылып кыбырсып алды:
– Атларны алып качмасын, йә, сагынуына түзә алмыйча, авылына кайтып китәр... Болай үзе тыйнак, карусыз кызга охшаган иде, бер дә усаллык төсе күрмәдем. – Аннан хатынын тынычландырырга кереште. – Ярар, бүген ял итик инде, иртәгә нәрсә булса да билгеле булыр. Бәлки, белеш-танышлары белән кич утыра торгандыр, кайтыр әле, – диде.
Рәхимәгә Галимнең бу сүзләре бер дә ошамаса да, җавап кайтармады. Хатында сиземләү көчле булып, Мәрьямнән колак кагып калуы хакында эчтән чын-чынлап кайгыра башлады.
Иртәнге якта, үсмер малайлардан берәү, зирек ботагыннан табып, ике каеш йөгәнне китереп бирде һәм атларның әрәмә арасында ашап йөргәнлеген әйтте. Мәрьям үзе күренми икән.
– И бичара кыз! – диде Галим кайгырып. – Авылын, туган-тумачасын сагынгандыр инде. Кайтып килергә теләге барлыгын әйтсә, пар атымны җигеп озаткан булыр идем. Яшьлек-юләрлек... Башына уй килгән дә, эшкә дә ашырган, – дип, Рәхимә җиңгигә күтәрелеп карады. Хатыны күңелсезләнә иде.
– Кабат килү исәбе белән китмәгәндер ул. Кызу эш вакыты җиткәч кенә мине ике кулсыз итте бу явыз! – диде Рәхимә ачынып.
– Ник алай дисең? Әле монда киләчәк ул кызый! Әллә соң, кызып китеп, әрләштергән, рәнҗеткән чакларың да булгаладымы? Эшләгәне өчен алдан түләп куясың калган, бичәм, ялгышкансың. Аласы хакы булса, килми калмас иде.
– Нәрсә түлим тагын? Бер тиен акча биргәнем булмады. Өс-башын бай кызлары кебек карагач, аңа акча нәрсәгә тагын? – диде Рәхимә җиңги чәпчи төшеп. Галимнең фикерен ныгыту теләге белән, сүзен дәвам итте. – Язгы чәчү беткәч тә: «Берәр атнага авылга кайтып киләсе иде, җиңги!» – дип котырынган иде. Кайтып кил, дидем. Ул, кире уйлап: «Авылга кемне күрергә кайтыйм инде? Кем көтә мине анда? Минем беркемем дә юк», – дип елап, җанны ашаудан туктаган иде. Ә кичә үзең ишеттең. «Пар җирләре сөрелеп бетте, иртәгә нәрсә эшлим микән?» – дип торды. Бер дә кайту турында сөйләмәде, – диде Рәхимә.
Мәрьямнең эзе суынды. Сарашта, күпләр исенә төшереп, сагынып сөйлиләр иде кызны. Эчтән генә янып-көюче Рәхимәнең хәлен аңлаучы юк иде.
Отпуск көннәре үтү белән, Рәхимә җиңги ире Галимне озатты. Галим белән бу аерылышу Рәхимә җиңгигә шундый авыр булды. Ярдәмчесез, берүзе калачагын күңеле сизә иде. Рәхимә җиңги хуҗалык эшләренең артка түгел, һәнүз саен алга баруын ярата иде. Бердән, Галимнең кайтуы аны гайбәтләрдән саклап калса, икенче яктан Мәрьямнән колак какты. Бөтен эшне җиренә җиткереп үтәүче Мәрьямдәге фил көчен сагына иде Рәхимә җиңги. Моны үз тәнендә татыган хатын-кыз гына белә шул. Мәрьямнең саубуллашмый да китеп баруы ачуын да китерә. Ничек җиңел ташлап китте ул аны, ә? Хәзер исенә дә кереп карамый микән Рәхимә аңа? Туачак сабыен да уйламый микән? Рәхимә җиңгинең күзеннән мөлдерәп яшь ага. Галим китеп бара, «Мәрьяме» юкка чыкты... Тулы бәхетенең җимерелүе иде бу. Рәхимә җиңги белән саубуллашкан вакытта Галимнең:
– Исән бул инде! Үпкәләп, рәнҗеп калма. Дөньяның хәлен белеп булмый, хәер-фатихаңнан ташлама, – дип, Рәхимәнең балаларныкы кебек матур кулларын кысып тотты. Бичә, башы әйләнеп, һушыннан китә язды. Моны күреп, Галимнең дә ихтыярсыз ике күзеннән яшь атылып чыкты. Яу кырына китеп бара бит. Шушы йортын, чибәр кәләшен, туачак сабыйны калдырып, сугышка китә. «Дөньяның хәлен белмәссең...» – диюе дә дөрес. Һәркөнне сугышта һәлак булучылар хакында хәбәрләр килеп кенә тора.
Галим китеп бер атналап үткәч, Галимнең энесе – Сабира җиңгинең кияве Габделкәримнең – сугышта һәлак булуы хакында хәбәр килде. Сабира җиңгине бу хәбәр каты хәсрәткә дучар итте. Аның җыерчыкка баткан күзләре күп елаудан шешенде, пешеп чыкты. Хәким картның йортыннан кайгы уртаклашучы дус-иш, кардәш-ыру өзелми. Кеше килгән саен кайгы да авырая, өелә генә бара сыман.
Шушы кайгылы көннәрдә мулла да килеп керде. Ул мәеткә укый торган «Иннәлилләһи»не укып битен сыйпады. Хәким картны шундый зур кайгыга сабыр итәргә, түзәргә кушты.
– Падишаһымыз әгъзам хәзрәтләре хезмәтендә сугышларда һәлак булган бәндәләр шәһит үтәләр. Алар сигез оҗмахның түрендә булалар. Дөньяны сөймәскә кирәк. Ахирәт – безнең төп максатыбыз. Шулай булгач, сугышта һәлак булучылар иң бәхетле кешеләр булалар, – дип, бик озак такмаклаганнан соң Хәкимгә борылды. – Габделхәким абзый, ошбу сугышта һәлак булган улың Габделкәрим өчен гүр садакасын һәм фидаясын бирмичә калма! Кыямәт көнендә дәгъвасы калмасын. Хосусән, шул турыда искә төшерим дип килдем, – дип, зур эш башкарган сыман авыз эченнән нидер укый-укый чыгып китте.
Рәхимә җиңгинең әтисе – Хәким картның кодасы шунда иде.
– Бу муллалар кайда да шул икән. Мәет исен әллә каян сизәләр, – дип ачуланып сөйләнеп алды. – Сугышка китеп һәлак булганны мактыйлар. Монда калган ятимнәрнең актык сыныкларын авызларыннан тартып алалар. Менә сугыш кемнәр өчен бәйрәм икән. Улың да үлә, йортың да тарала һәм талана, – диде.
Хәким карт эндәшмәде. Ул фидая өчен ни-нәрсәләр бирү хакында уйлый. Чөнки тәртипне белә: әгәр фидая бирелмәсә, мулла аны духовное собрание аша юллап алачак.
Хәким карт фидая бирергә өлгерә алмый калды, духовное собрание муллага бер ат, бер сыер бирергә кушып, болай гына бирмәсә, үрәтник белән кереп алачакларын кисәтеп, боерык язуы җибәрде. Мулла да эшне соңлатмады – Хәким картның утарыннан бер атын, бер сыерын җитәкләп чыгып китте.


***
Надежда җиңгинең күршесендә бер бик чибәр, таза кыз бар иде. Бу кыз ярлы кызы булганга, Надежда җиңгиләргә кергәләп, өй җыештырып, кер юып, башка вак-төяк эшләр эшләп йөрүче, тиктормас шаян кыз иде. Мин Надежда җиңгигә урнашып, эшли башлагач та, кызый бу йортка ныграк ияләште. Мине русча сөйләшергә өйрәтә башлады, үзе дә миннән татарчага өйрәнә иде. Миңа бернәрсә хакында русча әйттертә дә, шуны миннән татарчага кабатлата. Исеме – Наталья. Аның белән тату йөрибез. Бергәләп печән чаптык, җыйнап, эскертләргә салдык. Урак урдык, ашлык суктык. Ниһаять, игеннәр җыйналып бетте һәм озын көзге төннәр килеп җитте. Наталья Надежда җиңгиләргә һәр төн саен кич утырырга керә. Кич утырганда, сузып-сузып җырлап җибәрә. Мин дә элек белгән рус җырларын искә төшерәм, яңаларын өйрәнәм. Төрле кызык рус халык әкиятләре сөйли. Минем дә русчам әйбәтләнә бара. Сөйләшкән саен тел шомара бит ул. Тормыш матур гына бара иде. Надежда җиңгидән китүемнең сәбәбе дә Натальяның шаянлыклары булды. Аны Надежда җиңги дә, башка дус-ишләре дә Наталья, дип әйтмиләр, Наташа, диләр. Кеше исемен бозып эндәшергә күнмәгән телем алай әйтергә мәслихәт итмәде. Һәрвакыт тулы исеме белән Наталья дип йөрдем.
...Русларның көз көне үтә торган бер зур бәйрәмнәренә хәзерләнәбез. Покрау дип атала. Наталья белән бергәләп өй җыештырабыз: идән, сәке, караватлар юабыз. Тел бистәсе Наталья шаян сүзләр сөйли, көлдерә. Башка вакытта ул алай котырмый гына шаяра торган иде. Ә бүген бөтенләй йөгәнсезләнде, оят сүзләрне тутырып, кыю ычкындыра. Надежда җиңгинең берничә тапкыр кисәтүе дә аны юашлатмады. Мин, үземне кызлар дип нык ышаныч белән хыялыма китерсәм дә, Натальяның болай кылануы шикләндерә башлады. Мин һәнүз саен төшенкеләндем. Ә Наталья отыры минем шикләнүемне сизгән сыман, котырына. Кат-кат килеп мине кысып коча, иреннәремнән үбә.
– Ник минем белән бәйдән ычкынгандай шаярасың? – дип, үпкәләгән төсле аннан читтәрәк йөри башладым.
– Син егет кеше бит. Мин сине шуның өчен үбәм, – дип, шаркылдап көлде Наталья.
– Төшеңдә күрдеңме әллә? Саташасың түгелме? – дидем мин ачуланып.
– Төшемдә дә күрдем, өнемдә дә күрдем. Мин сине йоклаган чагыңда берничә тапкыр тикшердем инде. Син сугыштан качып, хатын-кыз киеме киеп дизертирлыкта йөрүчеме? – дип, Наталья чын басым белән сөйләнергә кереште.
Натальяга җавап бирүдән гаҗиз калдым. Ныклап бәхәс куертырга да, бу хакта эндәшмәвен үтенеп ялварырга да курыктым. Натальяның сүзләрен ишетмәгән дә кебек, бөтенләй санламыйча, матур озын көйгә саф татарча җырларга керештем.
Наталья да әлеге сүзләрен ташлап:
– Ну шул татар кызлары җырлаганны яратам да мин! – диде. Үпкәләгән тавыш белән өстәде. – Син дә, дус булып йөргән буласың инде, миңа шушы җырыгызны да өйрәтергә теләмисең. Күпме рус көйләрен, рус җырларын өйрәттем үзеңә. Бер дә ялындырып тормадым... – диде.
Шушы чакта Надежда җиңгинең килеп керүе сәбәпле, сөйләшү тукталды. Ул безгә аерым-аерым эшләр кушты.
Шунысына сөендем. Наталья берүзе эшләргә калды. Мине Надежда җиңги үзе янында эшләргә алып чыгып китте. Мин эчемнән:
– Явыз кыз Наталья. Надежда җиңги белән минем серне бер икән дип тә уйламый калмас әле. Бу йорт миңа тар ахры. Кич булу белән, чарасын күрми булмас, – дип уйладым.
Кич булды. Минем бәхеткә, Надежда җиңги авылдагы апаларына китте. Мин бу аулак өйдән файдаландым. Кичке эшләрне пөхтә итеп, җиренә җиткереп эшләп куйдым. Өйдән ичмасам бер ашарлык ипи дә алмадым. Өстемдә Надежда җиңги биргән киемнәр. Ишекне йозаклап, ачкычын мүккә – Надежда җиңги үзе кыстыра торган урынга кыстырып, һичкемгә күренмичә, абзарлар аша ындырга, аннан басуга киттем. Бик җәһәтләп бара торгач, ун чакрымдагы бер кечкенә рус авылына, кешеләр ятып беткәнче, барып кердем һәм фатир сорап кунарга кердем.
– Шәһәргә эш эзләп барам, татар кызы мин, – дидем.
Бу авылда кунып, иртән иртүк торып, шәһәргә киттем. Әйтүләре буенча, авылдан кырык биш чакрым ераклыкта икән ул шәһәр.
Кичкә каршы шәһәргә барып кердем. Анда да, монда да базар. Халык күп. Бер карчык белән сөйләшеп, хәлемне белдергәч, әби мине бер зур һәм биек өчкатлы өйнең бүлмәсенә алып керде һәм аш пешерүче кызга хуҗа хатынны чакырырга кушты. Озакламый симез хатын килеп керде. Карчык аңа:
– Авылдан эшкә сусап килгән бер кызны китердем сиңа, – диде. Симез хатын (әфисәр марҗасы) минем белән нинди хезмәтләр итә алуым хакында сораштыра башлады һәм ул:
– Миңа ирләр эше эшли торган кеше кирәк. Утын китерә аласыңмы? – диде. Мин: «Утын, су ташу, печән китерү ише эшләрне генә эшләргә яратам», – дигәч, әфисәр марҗасы куанып китте:
– Менә йортта эшләргә бер егет-кызыбыз да булды, – диде һәм аш бүлмәсенә алып керде. Шундагы аш пешерүчеләргә тамагымны туйдырып, үзләре торган бүлмәдән урын биреп, ял итәргә кушып, чыгып китте.


***
Надежда җиңги үз өенә кайтканда ут яктысы күрмәгәч, Мәрьям ял итә микәнни? – дип уйлады. Ишек төбенә килсә, ишек йозаклы. Өйдә ут яндырылмаган, кичке аш та хәзерләнмәгән. Ул ачуланды. Ашарын да онытып, биләмдә йөри. Мине әзерләр, дип уйлый микән? Мин Татьяна апамда сыйланып кайттым. Миңа кичке ашның кирәге юк. Ничек теләсә, шулай үз тамагын туйдырыр дип, бүлмәгә кереп, урынга ятты. Озак вакыт үтмәде, орчык кабасы тотып, Наталья килеп керде. Ул Мәрьямне өйдә күрмәгәч:
– Кайда миннән качасың, Мәрьям? – дип, үз шаянлыгы белән көлеп җибәрде һәм Мәрьямне эзли башлады. Мәрьямне эзләп, бүлмәгә керде.
– Нәрсә тагын? – диде Надежда җиңги. – Көндез шаярып туймадың, төнлә тагын шаярырга керештеңмени? – диде.
– Бәй, Мәрьям кайда качты? Миннән качкан булып, ул шаяра бит әле, – дигәч, Надежда җиңги гаҗәпләнеп:
– Мәрьям кайда соң? Ул сездә түгел идеме әллә?
– Ул безгә кермәде. Кайда йөри икән? – диде Наталья.
Надежда җиңги гаҗәпкә калды.
– Бу кая китте икән Мәрьям? – дип, Надежда җиңги эчендәге ачуын тышка чыгарып эндәште һәм, Наталья кырына килеп: – Син беләсеңдер, ул кая китте? Мәрьям менә кая китүен миннән яшермәкче булып, аны өй эченнән эзләгән булдың. Ник минем белән шаярасың? – дип орыша башлады.
Үз нәүбәтендә Наталья да теге шаяруның сәбәбен сөйләп биргәч, Мәрьямнең кич белән билгесез югалуы расланды. Наталья бик кыю кыз иде. Ул Мәрьям хакында барын да сөйләргә кереште. Надежда җиңгинең тәнендә ярты җаны гына калды. Һәм авыр сулап:
– Минем Мәрьямне син качыргансың икән, алай булгач, Аллаһка күп шөкерләр. Котылуым яхшы, ә син, Наталья, телеңне тый. Ул хакта беркемгә бер сүз сөйләмә. Миңа оят китерерсең. Үз кешең дә түгел бит. Татар... – дип, бу вакыйгага нокта куйды.


***
Бик ашыгып килгәнгә, арган идем. Ашап тамак туйдыргач, бернәрсә белмичә йокладым. Мин уянып, торып утырганда, бүлмәдә ут яндырылган иде. Шулвакыт гимназистлар киеме кигән, унбиш яшьләр чамасында булыр, бер малайны ияртеп, хуҗа хатын керде. Малайның күзләре бик үткер карыйлар. Малай төсе-сөяге белән хуҗа хатынга бик нык охшаган.
Малай:
– Паспортың бармы? – дип сорады миннән.
Каушап калдым.
– Мин туган авылымнан чыгып киткәндә, нәрсәнең ни өчен кирәклеген белми идем. Хәтта бер сүз дә русча белмәдем. Бернинди паспортым юк. Авылларда ике ел эшләдем. Паспорт сораучы булмады, – дидем.
Малай минем каушаганымны белеп:
– Курыкма, паспортны үзем табып бирермен. Тик бездә яхшылап эшлә. Ялкауларны без бер көн дә тотмыйбыз, – диде һәм түш кесәсеннән блокнот алып яза башлады:
– Кайсы губерна? Кайсы өяз? Кайсы волость? Кайсы авылда туып-үстең? Чын исем һәм фамилияң? Хәер, татарларның фамилияләре булмый. Атаң ни исемле?
Малай язып алды да чыгып китте.
Шәһәр тормышы авыл тормышына караганда башка төрле икән. Кием- салымның пөхтәлеге, бит-күзнең чисталыгы нык игътибарга алына. Шунда да пычрак эш эшләп, бөтенләй пычранып беткән кешеләр дә күренгәли. Ике-өч көн эшләгәч, мине дә шәһәр кызлары кебек итеп киендерделәр. Миңа ат җигеп эшләргә куштылар. Урманнан утын китерәм, мичкәгә су ташыйм.
Кайсы көннәрдә шәһәр урамында котычкыч хәлләр була. Кызыл флаглар күтәреп, бик күп халык урамга сыймыйча йөриләр. «Бетсен сугыш, бетсен патша! Хезмәт һәм икмәк бирегез!..» – дип кычкырышалар. Шулхәтле күп халыкка каршы жандармнар ат атланып, кылычларын болгап кычкырына һәм мылтык тавышлары яңгырап тора.
Яз җиткәндә бер көнне урамга: «Патша төшерелде! Яшәсен социалистик революция!» – дип язылган кәгазьләр ябыштырып чыктылар. Озак та үтмәде, тагын кузгалыш башланды.


***
Октябрь аендагы революция турында берничә сүз.
...Салих бабайның, кырда кунып сабан сөргән чагында, бер солдаттан ишетеп сөйләгән сүзләре һәнүз саен чынлыкка чыга бара. Эшчеләр чынлап та патшага да, завод-фабрика хуҗаларына да һәм байларга да, патша чиновникларына да каршы чыктылар, ул гына да түгел, патша хөкүмәтен яклый торган сугышка да каршы тора башладылар.
Көз көне иде. Хәбәр таралды: «Петроград эшчеләре, солдатлар белән берләшеп, патшадан соңгы вакытлы хөкүмәт башлыкларын кулга алганнан соң, Русиядә эшче-солдатлар Советы төзелгән. Совет власте башында эшчеләрне һәм ярлы крестьяннарны яклый торган зур гыйлемле Ленин исемле кеше тора икән».
Шушы хәбәр таралу белән, әлеге әфисәр хатынының барлык хезмәтчеләре, аш пешерүчеләре китеп бетте. Бер мин генә калдым. Әфисәр хатыны мине аш пешерүче итеп куйды.
Дөнья кызды. Гражданнар сугышы башланып китте. Кайбер генераллар, солдат җыйнап, эшчеләр һәм революция яклы булган солдатларга – кызыл гаскәргә каршы сугыша башлады. Һәр җирдә кызыл гаскәрләрнең җиңүен сөйлиләр.
Бервакыт, кызыл гаскәрнең һөҗүм итүенә каршы тора алмагач, чигенеп килгән аклар шәһәргә килеп тулды. Әфисәр марҗасы – хуҗа хатынның да ире кайтып керде.
– Большевиклар бик каты куа. Себер ягына чигенәбез, – диде. – Өч көннән соң, әгәр вакыт мөмкинлек бирсә, сезне Себер ягына, Иркутскига озатам. Шәһәрне озаграк тотып булмаса, иртәгә үк озатам, – дигәч, хуҗа хатын үксеп еларга кереште.
Кичкырын әфисәрнең иптәшләре шушында ашарга-эчәргә җыйналды. Араларындагы бер бик ямьсезе, мине кыз дип белеп, шаяра башлады. Мин аш-су китереп йөрим. Ә ул кочакларга итә. Мин аны әрләргә керештем.
– Күрәсең бит, кызу сугыш бара. Уйнар-көләр вакытмы бу? – дип кычкырдым.
Әфисәр ачуланып:
– Ишетәсезме, бу кыз миңа каршы ничек кычкыра? Большевисткадыр! Бу кызыйны, шәһәр чигендә атып үтереп китәрмен! – дип гайрәт чәчкән була.
Хуҗа хатын мине бүлмәдән чыгарып җибәрде. Әфисәрне тынычландырырга тырышып, мине яманлый:
– Ул, аңгыра нәрсә, кемнең кем икәнен дә аңламый. Шундый инде ул. Аңгыра булмаса, башка хезмәтчеләргә ияреп, чыгып киткән булыр иде. Бернәрсә дә аңламавы белән әле дә йөри, – диде. Әфисәрләр шаркылдап көлделәр.
Теге ямьсез әфисәр:
– Мине кызың янына җибәр әле. Аны сынап карарга кирәк, – диде. Шуңа хатын нәрсә дип җавап биргәндер, анысын аңламадым.
Кич булгач, әлеге әфисәр минем бүлмәмә басып керде. Ул шулхәтле исергән иде, көч-хәл белән аягында тора. Үзе:
– Мине кунак ит, туташ! – дип кабатлый иде.
Аны ягымлы каршы алган булдым. Чишендереп, караватка яткырдым, барлык киемнәрен үземә кидем. Бар коралын алдым һәм әфисәр булдым. Коридордагы аяк тавышлары басылгандай итте. Ишек һәм капка төбендә икешәр сакчы солдат торганын белә идем. Үзалдыма русларның бер көен сызгыра-сызгыра, чыгып киттем. Сакчы солдатлар, честь биреп, озатып калдылар.
Кызыл гаскәрләрнең шәһәргә ерак түгел бер авылда торуларын ишеткән идем. Шәһәрдән чыгып китәргә юлларның бикле икәнен дә беләм. Шәһәрдән чыгу өчен юлсыз җирдән үтәргә кирәк. Капка асларыннан, койма өсләреннән үтеп, ниһаять, шәһәрдән чыктым һәм инеш буйлап болыннар, әрәмә араларыннан бара-бара, шәһәрне яхшы ук артта калдырдым.
Су тегермәненә килеп җиттем. Һау-һаулап этләр каршы алдылар. Кешеләр килеп чыктылар. Алардан:
– Монда аклар солдаты яки кызыллар солдаты юкмы? – дип, русчалап сорадым.
– Берәү дә юк, – дип җавап бирделәр. Өйгә кердем. Мине ак әфисәр дип, тегермән тартучылар бер-берсе белән күз кысышып сөйләштеләр һәм чәй эчәргә, аш ашарга кыстый башладылар. Берсе: «Әфисәрне сыйларга кирәк, авылга кайтып самогон алып килергә кирәк», – дип чыгып китте.
Беләм, алар мине кызыл гаскәрләргә пленга тотып бирергә җыйналалар – мин шуны көтәм дә.
Озак та үтмәде, җиде-сигез кызылармеец тегермән өен камап алдылар.
– Иптәшләр, коралларымны алыгыз, мине кызыл гаскәрләр штабына илтегез. Үзем теләп, кызыллар ягына чыгам һәм миндә кызыллар өчен бик кирәкле документлар бар. Курыкмагыз, иптәшләр, – дип, кул күтәреп, яннарына чыктым.
Алар мине авылга – штаб урнашкан йортка китерделәр. Миннән алынган әфисәрнең коралларын, сумкаларын алдылар. Анда акларның сугыш хакында булган күптөрле документлары табылды. Ничек итеп бу якка пленга чыгуымны сөйләп бирдем. Язмышымны сөйләп, әфисәр малае шәһәр идарәсеннән алып биргән Мәрьям исеменә язылган паспортымны күрсәттем. Кызыл Армиягә кабул итүләрен үтендем. Менә шул көннән бирле мин акларга каршы сугышып йөрим. Күп җирләрне гиздем, командирларның ышанычын казандым. Блюхер үзе исемле корал белән бүләкләде. Авылдан чыгып киткәнгә күп сулар акты. Кайбер якын-тирә сала кешеләрен очратып, үзем хакында әти-әнигә хәбәр салдым. Көтәләр алар мине...


P.S. ...Язуы озакка сузылса да, сөйләве шактый тиз, төгәл булды. Сугышчан дустымның тарихын уйлап, ул чакта озак йоклый алмый яткан идем. Кайнар, давыллы елларның истәлеге итеп бу хакта күпләргә сөйлим. Кем ышана, кем ышанмый. Мин исә аңа бик ышана идем. Кайттымы ул авылына? Белә генә алмыйм. Адресын да, исемен дә оныттым. Мин аны Мәрьям буларак кына хәтеремдә йөртәм. Кыю, батыр, куркусыз сугышчан дустым, кайларда йөрисең син?..


Кулъязманы әдәби эшкәртүче һәм басмага әзерләүче – Факил Сафин


*Повесть авторы — фольклорчы, мәгърифәтче әдип Зариф Мөэминов биографиясе һәм иҗат юлы белән журналыбызның  2014 елгы беренче санында дөнья күргән Факил Сафинның «Әкиятче бабай» мәкаләсеннән (Чын мирас. — 2014, №1. — Б.84-95) яки сайттан укып таныша аласыз .

Теги: Зариф Мөэминов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру