Журнал «Безнең мирас»

Махатма Еники һәм Батыев

Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның вафатына 12 елдан артык вакыт узды. Ләкин аның архивында моңа кадәр беркайда да басылмаган кулъязмалар табыла тора. Кайберләре (рецензия, мәкалә, фикер алышулар) тәмамланган.
Икенче берләре башланган да, ташланган – әллә дәвам итүне кирәк санамаган, әллә кичектермәслек башка эшләре булган...


Авторның ул чордагы уй-фикерләре, каләмдәшләре һәм башка шәхесләр белән мөнәсәбәтләре укучыларда кызыксыну уятыр мөгаен. Шуңа күрә түбәндәге язманы укучылар хөкеменә тапшырырга булдым.
Руфина Фәттахов


...................................................................................................


Миргазыян Юнысның «Татарстан яшьләре» (18 октябрь, 1997 ел) газетасында «Махатма Еники» дип аталган мәкаләсе басылып чыкты. Әмирхан Еники – Махатма Ганди, татарның милли хәрәкәт җитәкчесе. Әмирхан абыйны белмәгән берәр чит кеше, бәлки, ышанадыр да, ләкин Казанда, татар интеллигенциясе арасында кайнаган теләсә кем моңа көлеп кенә куячак. Әмирхан Еники үзе дә: «Укып чыккач, көләсем килде», – ди һәм: «Ләкин көлә алмадым», – дип өстәп тә куя «Мин – кем?» дигән җавабында («Татарстан яшьләре», 28 октябрь, 1997 ел).


Мин дә көлмәдем. Гаҗәпләнмәдем дә. Үз кордашыма һәм өлкәнрәк каләмдәшләремә карата мин бүген кайбер тәнкыйть фикерләре әйтә алган булыр идем. Ләкин татарның һәр аңлы интеллигентына каршы «еврейский погром» булган бу көннәрдә мин элеккеләрне онытып торырга кирәк таптым. Узган 40-50 ел буена без татар әдәбиятын, телен, культурасын чордашлар-каләмдәшләр белән бергәләп үстердек, үзебезнең милли горурлыгыбызны, дәрәҗәбезне сак­лап калу өчен иң хәтәр заманнарда да алар белән бергәләп көрәштек. Гомәр Бәшировлар, Нәкый Исәнбәтләр, Хәсән Туфаннар, Әмирхан Еникиләр, Сибгат Хәкимнәр, Салих Батталлар, Аяз Гыйләҗевләр, Гариф Ахуновлар белән...


Татар телен, культурасын без шулай ук Салих Батыевлар, Камил һәм Фазыл Фасиевлар белән бергәләп үстердек, бергәләп сакладык.


s-batyev_1 Салих Батыев

«Махатма Еники»дә Миргазиян Юныс Салих Батыевны «баш идеолог», «татар Сусловы» дип атый. Татарны урыслаштыручы, татар мәктәпләрен ябучылар Мәскәүдәге чын идеолог­лар, чын Сусловлар түгел, татарның үз идеологлары «татар Сусловлары» булган имеш.


1957 елны мин язучыларның «Аккош күле» дип аталган дачаларында тордым. Декада беткәч, көннәрдән беркөнне, мине алырга дип кара машина килгән, Батыевтан. «Миңа Батыев кирәкми. Кирәк булсам, үзе килсен», – дидем. Бик усал әйткәнмен. Бик тупас әйткәнмен. Соңыннан Салих абый Батыев белән берничә мәртәбә күзгә-күз очрашырга туры килде. Теге вакыттагы тупаслыкны җиткермәгәннәрдер, дип әйтеп булмый. Очрашкач, бернинди ачу-үпкә сиздермәде. Шулай ук Обком трибунасыннан Фәттаховны хурлау белән дә шөгыльләнмәде. Анысын Табиев булдырды шикелле.


Мин белгән Салих Батыев, шәхес буларак, киң күңелле, аралашучан, ярдәмчел һәм... татар җанлы кеше иде. Татарстан Верховный Советы Председателе чагында, бер очрашуымда шундый хәбәр әйтте: «Әле сиңа кадәр генә Бакый абый (Бакый Урманче) булды. Ике квартирны бергә кушып, аңа бер квартира – мастерской ясап бирдек», – диде.


Кулыннан килгәнчә ул миңа да ярдәм итте. Казанның төньягында яңа йорт салып чыккач, тау-ташлы урамга су торбасы салу, дамба ясап асфальт җәйдерү хыялы белән саташып йөри башладым. Әллә кемнәргә гаризалар- фәләннәр язып, иң ахырында аңа – Батыевка барып җиттем. Ул миңа дамба ясау, асфальт җәю кебек эшләрнең бик кыйбатка төшәчәген аңлатты, су мәсьәләсендә тырышырмын, диде. Сүзендә торды: 711 метр җирне казып, шуңа торба салып, безнең урам очына су бирделәр. Барысы да бушка, ягъни дәүләт исәбенә.


Икенче бервакытны тагын аңа барырга туры килде. Йорт салган чакта ниндидер шикле бәндәләр борчып тордылар. Юк-бар йомыш табып берсе иртүк керә, икенчесе кичкә таба керә. Үз йортларына кайткандай, туп-туры түргә узалар. Бер кышны, төн заманында, кемдер капка шакый. Мин Уфадан, Нурихан абый белән сөйләшәсе бар иде, ди. Уфадан килгән кешене кире җибәреп булмый ич инде. Ачтым, керде. Торт алып килгән. Чәй эчтек, сөйләштек. Икеле-микеле сораулар бирә, төпченә. Куенында ниндидер серле нәрсә дә бар сыман. Ул чакта әле ерактан ук тыңлый торган аппаратлар юк иде бугай.


Икенче көнне Гомәр абый Бәширов янына киттем. Минем өчен иң ышанычлы кешеләрнең берсе иде ул. Сөйләдем, тын алырга да ирек бирмиләр, дидем. Батыевка барып кара, диде Гомәр абый. Бардым, көттермичә кабул итте. Аңа да шул ук сүзләрне әйттем. «Сөйләшеп карармын», – диде Салих абый.


Күп тә үтмәде, гаҗәп хәлгә тарыдым – моңарчы ничек тә минем белән сүз куертырга тырышкан кайбер урамдашлар күрмәмешкә салышып китә башлады.


Кайберәүләр әйтер бәлки: империя таркалды, кысу-кисү бетерелде, тыю да, цензура да юк бездә, дияр. Россия кеше хокукларын яклый торган халык­ара конвенциягә кул куйды, Татарстанда кеше хокукларын яклау комитеты эшли, дияр. Әүвәлгечә укыйм, язам-сызам. Менә шуны – язганны-сызганны, телне-тарихны өйрәнгәнне яратмыйлар...


a12 Нурихан Фәттах каләмдәшләре арасында

1948 елның 17 январь көндәлегенә: «Кич республика библиотекасында булдым. «Советская этнография» җурналын (1946 ел, №3) укыдым. Татарларның килеп чыгышы турында күп нәрсә аңладым», – дип язып куелган. Татар тарихын өйрәнә башлавыма илле ел тулган. Ярты гасыр. Үтәдем мин кызып китеп биргән антымны, дияргә хакым бар. Мин, Күчтавылның Садырилман улы Нурихан, дөньяда моңарчы беркем булдыра алмаганны булдырдым. Мин иҗекнең серенә төшендем. Иҗек сере ул – Тарихның да сере.


Безне әлегә беркем танымый. Куллар богаулы, телләр бәйләнгән. Татарның биш тавышлы мәхәббәт җырлары һәм үлем ачысын бәян итә торган мөнәҗәтләре бар. Мөнәҗәтләрнең ватаны бары бер генә төбәктә – күмү йолалары бик нык алга киткән мумияләр һәм пирамидалар илендә генә булган, дип әйтергә туры килә.


Боларның барысы да – Шумер һәм Мисыр, Атлантида һәм Троя. Монголия дә түгел, Алтай һәм Идел буйлары да түгел.


Халкымның томанга төрелгән ерак Тарихы миңа җанлы бер җыр булып тоела. «Әллүки», «Гөлҗамал», «Карурман»нар кебек.


Безнең җырны, безнең биюләрне беркем үзләштерә алмаган шикелле, безнең Тарихны да беркем үзләштерә һәм йомып кала алмый. Безнең Тарих ул – дөнья тарихы һәм, әлбәттә, үзебезнеке дә.


Гасырлар буена татар моңлы, сагышлы өмет хисе белән яшәгән. Җыр һәм өмет аны саклап калган. Җыры сүн­мәсә, теле югалмаса – өмете өзел­мәс, тыны киселмәс.


1997 елның 17 февралендә, борынгы бөек патшаларның рухи дәвамчысы, хөрмәтле Президентыбыз Шәрип улы Минтимер Шәймиев, Тарих институтын рәсми ачу тантанасында: үз тарихыбызны без үзебез язарга тиешбез; тарих эше дәүләт тарафыннан яклау табачак, диде. Амин, шулай булсын.


20 август, 1998. Казан


_____________________________________________


Р.Фәттахова искәрмәсе:


Мәкалә М.Ш.Шәймиев исеме белән тәмамлана. Бу урында биш ярым елдан соң, 2004 елның 16 февралендә, Нуриханның үләренә бер көн кала язылган фикерләрен өстәп куйсак, урынлы булыр, дип уйлыйм. «Шәймиев – безнең бәхетебез, татар бәхете, Татарстан бәхете. Мин аны хөрмәт итүдән беркайчан да туктамадым. Без атаклы әдәбият-сәнгать кешеләрен беләбез. Алар – безнең тарихка кереп калачак иң олы, иң данлы кешеләр. Теге заманда мин белгән җитәкчеләрдән дә олы шәхесләр булды. Ләкин алар, заманына ярашлы рәвештә, чынлыкта югарыдан кушканны йомышчы малайлар кебек үтәп утыручылар булды. Татар өчен, Татарстан өчен алар да нидер эшләделәр. Тарихка керерләрме-юкмы, әйтеп булмый. Шәймиев эшчән, тынгысыз һәм аның бар эшчәнлеге безгә – халыкка, Татарстанга юнәлтелгән. Ул инде күптән халыкара масштабта билгеле. (Россияне әйткән дә юк.)


Аңа ике арада, ягъни Мәскәү белән Казан арасында политик басым шартларында, политик буларак авыр эш алып барырга туры килә. Үзенең фикерен югары дәрәҗәдә аңлата, төшендерә, үзенең төп позициясен саклап кала, татарның ни дәрәҗәдә талантлы халык булуын исбат итә белә. Бөек шәхес. Синең, минем, татарның бәхете (гарантиясе) ул – Минтимер Шәймиев».


16.02.2004 ел

Теги: Нурихан Фәттах Яңалыклар Дөнья хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру