Журнал «Безнең мирас»

Мәгъсум Хуҗин. МӘК ЧӘЧӘГЕ

Шимай белән Фәрхия тимер юл поселогының арткы урамында яшиләр. Участокларының дәү кирпеч йорттан, утын-күмер сараеннан һәм машина чигенеп кереп кире туры чыгып китәрлек кенә ишегалдыннан калган өлешен бакча иттеләр. Җиләге-җимеше дә, яшелчә-бәрәңгесе дә шунда үсә.


Бакча урманга ук терәлә. Шул башта кечкенә капка бар, аны баганага каеш белән генә эләктереп куялар. Күрше-тирә малайларына оҗмах монда – карлыган-чия татырга, кыяр-кишердән авыз итәргә киртә өстеннән сикерәсе юк. Шул кәлиткәдән генә керәсең. Әмма каеш келәне элеп чык – хуҗаларның шарты шундый. – Агачны сындырма, яшелчәне таптама, булганыннан теләгәнеңчә сыйлан.


Бакча башында ботаклары очта гына калган шәрә наратлар. Сирәк. Авыш-кыешлары ишәя – егылырга чиратка басалар. Ел саен кимендә берсе-икесе корый. Мал-туар йөри, пычракта машинасы ызан сыта, хәзер инде чүп-чарны да шунда гына тондыралар. Урманны күз алдында тереләй туныйлар, әмма ямьсезләнүне берәү дә күрми, әллә инде күрмәмешкә салыналар тагын. Шимай бу турыда поссоветка барып әйтеп тә караган иде. Анда, дөньяга бүген килгән кебек, белмәгән идек, дип гаҗәпләнделәр, тыярбыз, дип өметләндерделәр, син шунда торасың, үзең дә күз-колак бул, дип бурыч йөкләп җибәрделәр. Абруең чамалы икән, ни кыласың, – Шимайның кисәтүен колакларына да элмәделәр, хәтта бер апай аның үзенә кәттә генә киңәш биреп ташлады:


– Син булып син тыкшынасың бит, әй! Әнә, үз йорт-җиреңә хуҗа була бел! Бакчагыздан сыңар җимеш тә каба алмыйсыз бит! Сукбай! Эчмәгән көнең юк!


Тынды шуннан соң Шимай. Хәер, җәмәгатьчелек эшенә катнашырга атлыгып та тормый иде, поссоветка да Фәрхия тыкырдатканга гына барган иде. Хатыны сүзен тыңлау Шимайга файдага булмады, – мыскыл иттеләр үзен. Һәм ул көне буе шул апайга эченнән генә җавап эзләп йөрде.


– Миңа җимеш кирәкми дә... Эчәм икән – синекен эчмим! Шушы яшеңә җитеп, сукбайның кем икәнлеген белмисең... Минем сукбай булганым юк!


Бу җавабы бик йомшак кебек тоелды, теге явыз апайны аяктан һичшиксез бәреп кенә егарлыгын табарга булды.


– Сукбай түгел мин! Бер урында гына яшәп күңелем тынмый минем. Холык шундый. Күчәм, йөрим – иркем. Урлашмыйм, икмәгемне хәләл көчем белән табам. Эчәм, әмма минем берәүгә дә чирек начар сүз әйткәнем, исереп аунап ятканым юк. Баштагы, күңелдәге тынгысызлык исерергә ирек бирми миңа. Яшелчә-җимешме? Шул малайлар өчен үстерәбез без аларны. Ни өченме? Анысын белмим. Әмма Фәрхия җиләк-җимешне чит малайларга ашатканга ачуланмый. Сәбәбеме? Үз балаларыбыз булмагангадыр бәлки. Керсен бала-чага бакчага, жәл түгел. Хәтта безнең бакчага гына керсеннәр. Мин үзем нигәдер мәк чәчәген яратам. Малай чакта хәтта күршеләрнең мәк чәчәгенә кызыккан идем. Хуҗасы балта атып куды. Төз чүкеде – балтасы бот итен уйды, җөен истәлеккә йөртәм. Мин балта тигәч егылдым, хуҗа куып җитте, эчемә чабатасы белән дыңгылдатып типте дә, әрекмән өзеп балтасындагы канны сөртә-сөртә китеп барды. Канлы әрекмәнне җирәнеп читкә атканы әле дә күз алдымда: әрекмән яфрагы кычыткан өстенә шәлперәп кунды. Мәкнең сулган чәчәге кебек тоелды ул миңа... Бәлки, малайларны сыйлавыбыз шуның өчендер. Тик бу тарихны Фәрхия белми. Мин аңа җөй турында алдадым, ботны агач ботагына ерттырдым, дидем. Әйбәт кеше ул Фәрхия... Ә син үзегездән арткан җимешне дә берәүгә дә бирмисең, махсус черетәсең, тиресе кадерле дисең...


Җавапның монысын да яратмады. Хатын-кыз синең бер сәгатьлек лекцияңне тыңлап торамы соң инде?! Җебегән авызың белән бу сүзләреңнең яртысын да әйтә алмассың...


– Әй, чәнчелеп китсенсәнә! – диде Шимай үзалдына, ишегалдында аркылыны-торкылыны җыеп йөргәндә, һәм апайлар ягына кулын селтәде. – Миңа урман җитмәгәнме?! – Тешләре арасыннан тегеләргә таба сызгыртып төкерде.


Бөтенесе тәртипләнде кебек. Аның шөгыле бетте – эштән, “өч борын”га кермичә, туры кайтуның да үз бәласе бар икән шул, үз-үзеңә урын таба алмыйча тинтерәп йөрисең.


Әллә Фәрхия янына барып килергәме соң? Әле ул сигездә генә смена алыша, тагын ике сәгать кайда һәм ничек каңгыраеп йөрмәк кирәк Хатынын эшенә барып каршылаганда нинди хисләр кичерә икән кеше? Әллә сынап караргамы? Кызык, Фәрхия ни дияр икән? Бәлки ошамас бу аңа? Юк, сүз әйтмәс, унсигез ел бергә яшәп, Фәрхия аңа ялгышып та кырын карамады. Әрләү-ачулануга вакытын-сәламәтлеген сарыф итәсе килми бугай Фәрхиясенең.


Шимай өйалды баскычының түбәнге басмасына утырды. Һәм шунда ук хуҗасы артыннан адым калмыйча ияреп йөргән озын колаклы Сарбай аның тезләренә башын куйды. Шимай этне озаклап сөйде. Сарбай юеш борынын хуҗасының куенына тыкты, акрын-мыштым үрелеп, муенын ялап алды. Шимайның тәне чымырдап китте, ул этне читкә этәрде.


– Сиңа якты чырай күрсәтсәң, яланырга тотынасың...


Аннары эткә карамыйча гына әйтеп куйды:


– Шәп ау эте идең син... заманында...


Сарбай аның сүзләрен раслагандай койрыгын болгады.


– Күптән ауга йөргән юк синең белән... Ауның да кызыгы китте.


Эт капка төбеннән йөгереп әйләнеп килде.


– Капкадан да чыкмыйча яшисең... Картайдың бугай...


Сарбай өй нигезенә терәлеп ятты.


Шимай кәкре мөштегенә “Аврора” кыстырды, барлык кесәләрен кат-кат капшап шырпысын тапты, яңакларын батырып суыра-суыра сигаретын кабызды. Мөштеге тыгылган икән, әмма аны чистартып маташмады – бераз төтене килә, шул җитмәгәнме...


Фәрхияне каршы алсаң, ә? Кызык... Әкәмәт тә кызык...


Өйләнгәнгә унсигез ел тулган...


Башта Донбасста яшәделәр, аннан Мәскәү янына күчтеләр. Аннары Кузбасска барып чыктылар, монда Карагандадан килделәр. Шимай гел шахтада эшләде, Фәрхиясе җай килгән эшләрдә булды. Карагандадан, туган авылны сагындык, дип киткәннәр иде, кайтып җитә алмадылар. Шушы станциядә поездлары шактый туктап торды. Шимай тимер юл буйлап тәмәке тартып йөреп арыды. Һәм поезд кузгалыр алдыннан гына вагонга атылып керде дә, Фәрхиягә көтелмәгән әмерен әйтте:


– Әйдә, җыен! Җәһәт!


Хәер, көтелмәгән дип бәяләү дөрес үк булмас, чөнки алдан җыенып, хәстәрен күреп күченгәннәрен Фәрхия бөтенләй хәтерләми. Шимай баскычтан сикереп төшкәндә, поезд тизлеген арттыра бара иде инде.


Туп-туры поссоветка керделәр. Фәрхия, өч чемоданны янәшә куеп, шулар өстенә утырып торды. Шимай, барлык документларын поссовет председателе алдына тезеп, йорт салырга урын сорады.


– Акчабыз бар, ссуда кирәкми. Йортны өлгертү белән икебез дә эшкә урнашырбыз, без эшләп ашарга гадәтләнгән, – диде.


Председатель бу сәер үтенечтән башта үзе дә бераз сәерсенеп торды, аннары кырт кына:


– Булыр ул, – дип мәсьәләне хәл итеп тә куйды.


Һәм Шимайлар бу урамга беренче булып йорт салдылар. Шуннан соң йортлар тиз ишәйде, хәзер инде урамның аргы очы тимер юлга ук барып терәлде. Фәрхия тимер юлга стрелочник булып урнашты, Шимай үзе промкомбинатта йөкче булып йөрде.


Сигез ел узган...


Авылга кайтып җитә алмадылар. Дөрес, Фәрхия ел саен җәй көннәрендә авылда булып килә, ә Шимайның кузгалганы юк. Фәрхия бүләкләр җибәргәли, хат та алыша. Кайчак, әткәй-әтиләрдән хат бар, ди.


– Эһе, – дип кенә җавап кайтара аңа Шимай. – Миннән сәлам куярсың.


– Үзең язсаң да булыр иде инде. Хәлләрен белеп килсәң дә гөнаһысы юк. Казанга тикле пригородный поезд, аннары тагын поезд, күчеп кенә утырасы. Бер көндә әйләнеп килеп була. Ачу тоткан кеше кебек йөрисең.


– Нигә йомыш-юлсыз кайтыйм?! Алар исән, мин исән. Акча җибәреп торырга онытма.


– Синең акчаңа калганмы алар! Әткәй, җир астыннан юл булмас, дип язган.


– Эһе...


Хак сукалый бит Фәрхия. Карале, эштән каршы алсаң үзен, ә?!


Шимай урыныннан торды, өйалды ишегенә борылып карады, әмма төбенә хәтле ачык ишекне баскычтан күтәрелеп ябарга иренде. Сигарет төпчеген таптап изде, бакча якка чыкты. Сарбай аңа иярмәде, башын аяклары өстенә сузып, күзләрен кысып – янәсе, Шимайның китүен күрмәмешкә салынып, нигезгә терәлеп ята бирде.


Урта ызаннан кәлиткә төбенә җиткәч, бер чем миләш өзеп пиджәк кесәсенә салды.


...Фәрхиягә бирермен, чәчәк урынына булыр, бу агачның миләше аерата тәмле, инде пешкән. Аның эш бетереренә иртәрәк әле, ашыкмыйм. Туйралыкка барып килергәме башта?..


Урманга ярты чакрымнар туры кергәч, Шимайның яраткан төше бар. Туйралык ул, иңкештә. Гаҗәп, иңкү җирдә имән сирәк очрый иде, ә монда туйра котыра. Сер дә инде бу табигатьтә, белеп-аңлап җитә алмассың. Иңкеш үзәгендә имән төбе җәелеп тора, түгәрәк өстәл кадәр. Шуңа ап-ак шешәне утыртасын да, аңа стаканыңны терәп куясың, аннары уйга чумасың: нигә бу түгәрәк ай йөри, нигә ул имән төбен ныграк яктырта? Хәтта төптәге сырларны саный аласың. Туйралар төпне тирәли саклап торалармы әллә? Җитәр, артыгын уйларга кирәкми, күпкә китә. Стаканга челтерәтеп аракы саласың, – бөтен урман тыңлап тора, ай күрә. Их, ай яктысында монда утырулары!..


Туйралыкка ел әйләнә сукмагын өзми Шимай.


...Сигез ел диген. Озаграк торылган икән монда, бер урында...


Шимай туйралыкка китмәде, тимер юлга таба борылды. Барыйм әле, барыйм Фәрхия янына, алтын хатын бит, бер миндә генә андый хатын, дип уйлады ул.


– Юк, бармыйм! – дип кычкырып җибәрде Шимай кинәт. – Бармыйм. Хатыныннан да көнләшә, хатынының итәгенә тагылып йөри диярләр. Фәрхия юлны белмиме? Кайтыр, кайтасы килсә. Бәби түгел. Кайтсын үзе генә, әнә, өй ишеге дә ачык. Төчеләнеп-әрсезләнеп йөрисем генә калган...


Һәм Шимай, бер тыкрыктан борылып, поселокның үзәк урамын кисеп, кайда һәм кемдә тукталасын үзе дә белмичә, акрын гына китеп барды. Аракы эчмәсәң дә каңгыраеп кына йөрисең икән – башына шул уй төште һәм үзенә иптәшкә сигарет кабызды.


...Төн. Ай күк гөмбәзенең түбәсенә менеп җиткән. Тын. Кинәт ярсуланып-өзгәләнеп эт өрде, тавышы гаргылдап-ырылдап урманга җәелде һәм, кире кайтып, поселок өстендә тынды. Шимайлар этедер, тавышы шулар тирәсендә. Мондый холыксызлыгы сизелми иде, нигә үрсәләнә икән Сарбай?..


Шимай бакча башына чыкты. Сарбай кәлиткә төбендә урманга сузылып өрә иде.


– Әллә бүре-фәлән йөриме соң? – диде ул һәм Сарбайның башыннан сөйде. – Әйдә, үз урыныңа бар. Эт өрер, бүре йөрер инде ул...


Эт оясына керде, түгәрәк тишектән алгы аякларын чыгарып, башын сузып, гамьсез йокымсырады. Өйдә ут кабынды. Җилкәсенә шәл генә элеп, Фәрхия чыкты.


– Кер әйдә... Бигрәк озаклыйсың бу арада...


Фәрхия тимер тәлинкәгә салып газ плитәсендә аш җылытты. Шимай ашын ашап, чәен эчеп бетергәч, табак-савытны җыйды.


– Ярый әле ашавың да эчүең хәтле. Югыйсә, аракы күптән кәкрәйткән булыр иде үзеңне.


– Эһе... Эчелә шул...


– Анысы гына җитмәгән, тол хатынга ияләнгәнсең бугай...


– Эһе...


– Хәер, аракы йөртә инде...


– Эһе...


– Минем өченме соң?!. Үз башың җилкәңдә.


– Эһе...


– Дәлияләрдә булдыңмы?


Шимай эндәшмәде.


– Шунда икән.


– Юк...


– Кайда соң?


– Эчмичә кайткан идем бүген. Арлы-бирле сугылып вакыт үткән, кибетләр бикләнгән. Дәлиянең өенә кермәдем. Бер шешә аракы гына сорап алдым. Малае нигәдер күренмәде.


– Туйралыкка бардыңмы?


– Эһе...


– Мине дә чакырган булсаң соң...


– Мин сине бүген эшеңә барып каршы алмакчы идем...


– Киләләр аны.


– Мин түгел, син мине каршы алдың.


– Анысы гомер буе инде...


– Эһе...


– Шәмсетдин...


– Син генә миңа исемем белән эндәшәсең. Башкаларга мин Шимай да Шимай...


– Яңа җиргә күчкән саен кушаматыңны үзең әйтәсең ич. Үзеңә үпкәлә...


– Эһе...


– Шәмсетдин, аерылыйк без. Мондый тормыш булмый. Кая телисең – шунда кит. Сат йорт-җирне. Тиен акчага да дәгъва кылмыйм.


– Йортта синең дә өлешең.


– Булса соң. Мина эшләгәнем җитеп бара. Бала-чага юк.


– Юк шул. Әмма мин сине гаепләп әйтүем түгел. Гаеп үземдә икәнен беләм мин.


– Болай яшәп тә булмый инде.


– Йортны саттык ди, мин киттем ди. Син нишлисең?


– Тулай торакка күчәрмен. Я авылга кайтырмын.


– Унсигез елдан соң аерылышмыйлар.


– Нишлисең бит. Синең уйлаганың бармы: без ичмасам бер тапкыр кунак та җыймадык. “Өч борын”га җыелып, өйгә кайтып эчкәлисез инде.


– Кешесен араламыйсың, сый куясың ич безгә. Кунак итү инде бу.


– Табының сыгылып торырдай итеп кунак сыйла идең ул.


– Аерылмыйбыз. Мин синнән башка тора алмыйм. Яратам сине.


– Яраткан кеше эчми, чит хатын белән чуалмый.


– Алай...


Күр инде, Фәрхия аңламый икән бит, әй, Шимайның Дәлияләргә көн саен сугылуының серен-сәбәбен белми икән... Дәлиянең Рәшит исемле малае бар, әле бакчага гына йөри. Шул малайның йомшак чәчләреннән сыйпаса, Шимайның кулындагы кытыршылары шомарып куя. Шул малай Шимайның тезләренә терсәкләре белән таяна да, озак итеп аның күзләренә карап тора. Шул малай, әгәр ипләп кенә аңлатсаң, Шимайга әти дип эндәшер кебек... Шул малайның әтисе юк. Хәер, бар инде ул, каядыр читтә, Дәлияне өйләнәм дип алдаган да, бала туасын белгәч, чыгып сызган, малаен кайтып та күрми, юньсез... Малае нинди бит әле: мәк чәчәге кебек матур, акыллы үзе. Шундый балалар үстерсәң иде! Берне генә булса да...


Фәрхия шул малайны белми микәнни соң?.. Фәрхиядән аерылып Дәлиягә өйләнсәмме?.. Булмый! Фәрхия дә балабыз булмауга сызлана, сиздерми генә. Тик нигә Дәлияләргә барып йөрүне гаепкә алды икән?.. Әйе шул, башта малай янына йөрерсең, аннары... Дәлия дә чибәр бит, ирсез яшәү кыендыр.. Юк, Фәрхияне ташларга ярамый! Ярамый гына түгел, бу мөмкин эш түгел! Фәрхия белән миңа бер-беребезгә бала да була белергә кирәк бугай...


Шимай тукталган сүзне үзе дәвам итеп китте.


– Алай... Мин Сарбайны ияртеп иртәгә ауга чыгып керим әле. Көртлек атарга. Мылтык кайда икән?


– Әнә ич, кече якта стенага элгән.


– Фәрхия, күчик без моннан. Яңа җирдә гел дә яңача яши башларбыз.


– Кара чикмәнең кая барсаң да артыңнан калмый.


– Мин аны күчкәнче салып ташлыйм.


– Ияләшкән киемне чүплеккә ату кызганыч бит.


– Стаканга салып озак эчмичә торган, тәмам айныган аракы кебек хәзер минем тормыш.


– Сәбәбе бер инде.


– Аракымы?


– Тормышны да аракы белән чагыштырасың.


– Эһе...


– Йокла. Таң ата инде.


– Ятмыйм әле. Яктыра төшсен дә, көртлек атарга чыгып кайтам.


...Ашыкмыйча гына көзге таң туа.


Шимай җилкәсенә мылтыгын асты, Сарбай аңа иярде.


Имән төбе янында Шимай шешә чүмәләсе күрде. Барысын да мин эчтемме икән моның? дип уйлады. Күбрәк икән шул, күбрәк. Мылтыгын чүмәләгә төбәде: хәзер ату тавышы бөтен урманны яңгыратачак, ату тавышы тынгач та пыяла ватыклары челтерәп ишелеп торачак.


Сарбай хуҗасына сәерсенеп карый иде – тапты атар нәрсә!


Атмады Шимай.


Шешә чүмәләсенең теге ягында – нәкъ мылтык төбәлгән турыда – мәк чәчәге күрде. Соңарган чәчәк... Шешәгә атам дип, мәк чәчәгенә тидермәгәең тагын... Туктале, нигә мәк чәчәген Фәрхиягә бүләк итмәскә икән?! Теге җөй турында да аңа дөресен сөйләргә кирәк.


– Юк! – дип кычкырып ук җибәрде ул кинәт. – Төбе-тамыры белән алыйм да, гөл чүлмәгенә утыртыйм әле! Юк, алай да түгел! Фәрхиянең үзен алып киләм дә, бергәләп алып кайтырбыз! Килер микән? Килер бит Фәрхия, ә? Килер микән...


1976

Теги: Мәгъсум Хуҗин Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру