Язгы бөредәй тулышкан хисләр,Күзгә-күз карап үтелгән кичләр...Сөю күңелнең тәрәзен какты -Йөрәк йөрәкне мәңгегә тапты.Синең бер караш, синең бер сүзеңКабызды җанда сөюнең үзен.Якты төш кебек яратып яш...
Язгы бөредәй тулышкан хисләр,
Күзгә-күз карап үтелгән кичләр...
Сөю күңелнең тәрәзен какты -
Йөрәк йөрәкне мәңгегә тапты.
Синең бер караш, синең бер сүзең
Кабызды җанда сөюнең үзен.
Якты төш кебек яратып яшәү,
Яшьлек күгендә яшендәй яшьнəү.
Дәрьядай күңел түгелер кебек,
Ничек яшәлгән сөюсез элек?!
Назга сусаган җанымда - өмет, -
Сулган хисләрне җылыңда эрет.
Сагынулар аша ярату рәхәт,
Җуймасын төсен тәүге мәхәббәт.
Эзләрдә кала мәңгелек сурәт -
Ярата белгән ике яшь йөрәк.
Гөлүсә Батталова
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала