Күл - күз яше (хикәя)
Мин бервакыт башкортларның гаять зур бер күленең кырыендан аның хәрәкәтен, дулкыннарының чылтырап, калтырап торганнарын карап, хозурланып тора идем. Тирә-як тын, кешесезлек. Мәзкүр күл сахраның нәкъ уртасына җәелгән иде. Аның көзге шикелле ялтырап тора торган өстендә ул тирәдә яшәүче кошлар даимән очып йөриләр иде. Кайсы чума, кайсы йөзә, кайсыберсе очып китә иде. Ул күлдә нинди генә кош юк дисеңме? Төрлесе бар.
Әнә, бер кырыйда гагар дигән кошлар көлешеп, каткылдашып, су эченә чумып уйныйлар. Андан арырак әллә ничә төрле үрдәкләр йөзә, күлнең уртасында киек казларның гигылдаулары ишетелә.
– Әйдә әле, үрдәкләр бөтенләй су кырыена килде, – дип, янымда иптәш булып йөри торган Шаһ-әкрәм исемле башкорт баласы бездән ерак түгел генә җирдә суда йөзеп йөрүче берничә үрдәккә күрсәтеп хитаб кылгач, без бөгелеп-бөгелеп кенә аларның тугрысына читтәнрәк китдек. Ул калды. Мин, акрын гына су кырыена – үрдәкләр тугрысына җиткәч, мылтыкымны алып төзәдем. Атарга гына дигәндә, әллә нәрсәгә бәрелдем дә, кулдан мылтыкым төшеп китүе берлән тонык тавыш берлән атылып киткәч, тавыш күл буенча яңгырап китте. Ахырда әллә кайда еракта – сахрада тавыш тынды. Үрдәкләр дә, канатларын күтәреп очып, күлнең аргы кырыена китделәр.
Шаһ-әкрәм: «Ник инде тиерә алмадың?» – дип, очып киткән үрдәкләр артындан күзләрен терәп карап калып, мине тиргәде.
– Бик ашыгылды. Әллә нәрсәгә бәрелеп аудым. Мылтык кулдан төшеп атылды. Бер дә курыкма. Бара төшиек әле. Бер хили (бик күп) тотарбыз әле, – дип, Шаһ-әкрәмне ничек булса да җуатырга тырышып, йомшак сөйләдем.
Акрын гына китде. Юлда барганда бер хили үрдәк очраганга, Шаһ-әкрәмнең бәхетенә, аларның берничәсен атдым. Ул вакытта минем күземә шәркый табигать ялангач шикелле ачык күренде. Мин, Шаһ-әкрәмнең җәрәхәтләнгән кошлар артындан суга төшеп, аларны тоткач, һавага тотып торганын хозурланып карап тора идем. Ул тоткан саен шатлана, рәхәтләнә иде.
Бу күлнең актык кырыена кадәр барганчы көн кичкә таба авышкан иде. Кояш әллә кая гына яшеренгәч, һава яңарды, сафланды. «Безгә китәргә вакыт түгелме инде?» – дип, Шаһ-әкрәмнән соравыма ул да: «Нигә китәргә кирәк? Әйдә, күлне әйләнеп чыгыйк. Анда үрдәк хисапсыз күп!» – диде. Мин дә, ул чакырган тарафка карап, юлның бик ераклыгын белдем.
– Юк, Шаһ-әкрәм, соңыннан кайчан булса да әйләнербез, – дип киреләнсәм дә, ул, һаман үз сүзендә торып:
– Әйдә, барыйк, минем әспискам (шырпы) бар. Ут ягарбыз, – дип, кесәсендән бер савыт шырпы күрсәтте.
Мин дә чарасыз разый булдым. Күлнең тирәсен әйләнергә икәү килдек. Бара-бара камышлыкны да уздык. Бара торгач, су янында бер биегрәк йиргә мендек. Анда күлнең әйләнәсе бөтенләй күренә, хәтта сахраның ерак тарафлары да күренә иде. Күл өсте томан берлән каплана башлады. Һава сафлыгыннан салкынга әверелде.
Күл өстендә вак кына дулкыннар хасил булды.
Юлның яртысындан күбрәге барылгач, аякларымның арганлыгын сиздем, чөнки юл комлык иде. Ул да, җитмәсә, билгә дә авыр мылтык асылынган.
Бераз тынарга кирәк, дип, үз-үземә уйлаган гына идем, су кырыендарак әллә нинди бер кара күләгә күренде. Шаһ-әкрәм дә, күргәч, миңа таба кысыла башлады.
– Исәнме, таныш! – дип, әлеге кара күләгәдән тавыш ишеткәч, без, бер Әхмәтҗан исемле карт балыкчы икәнен сизә торып:
– Әхмәтҗан агай! Синме? – дип соравымызга ул да:
– Әхмәтҗан булмыйча кем булсын, шырпы бармы? – диде.
Кич булды.
Шаһ-әкрәм, аның шул сүзләрен ишетүе берлән, әллә кая йөгереп китде. Бераздан итәгенә чыбык-чабык, коры камыш төяп китерде. Ут кабызды. Без ул вакытта Әхмәтҗан карт берлән читтәрәк утырып тора идек. Бер минут үткәч, Шаһ-әкрәмнең уты, кабынып, безнең тирә-ягымыздагы кара караңгылыкны югалтып, бераз йирне яктыртты.
Мин, ут кабынгач кына, Әхмәтҗан картның төсен яхшылап карадым. Аның башында иске, тузып беткән түбәтәй берлән сакал-мыегы ап-ак, читләре бераз кырыкган иде. Күзләре тонган, даимән яшь берлән тулган булып, күлмәгенең изүе ачык булганга, аның җирән төстә төкле күкрәге күренә иде. Чалбары бик кыска булып, буй-буй төстә иде. Үзеннән бер-ике сажин читтәрәк аның җәтмәсе тагылган иде. Шул йирдүк тотылган балыкларны сала торган чиләге дә ауланып ята иде.
Әүвәл үрдәкләремнең барлыгын күргәч, берсен алып, аңарга кызганыч күзе берлән карап:
– Ашарсыңмы? – дип соравына мин дә:
– Иртәгә ашармын, – дидем.
Сөкүт (тын тору) дәвам итде. Ә Шаһ-әкрәм үзенең уты берлән мәшгуль иде. Мин күлгә карадым. Күлнең өстендә ап-ак томан һаман арта барганга, караңгылык кими, югала бара иде.
Бездән ерак түгел йирдә челән кошына охшаган кошның куркынычлы тавышы ишетелде.
– Шайтан кычкыра, – дип, Шаһ-әкрәм күзләрен ачып әйткәч, мин дә, аның курыкканлыгын белеп:
– Син шайтаннан куркамсың? – дип соравыма:
– Андан куркырга ярыймы соң? Безнең халык аннан курыкмый, – дип әйтеп, Әхмәтҗан картка карады. Ул исә, хозурланып, уттан күзләрен алмый иде.
– Сездә шайтаннар күпме? – дип соравыма ул да:
– Белмим, монда аз, әмма урманда туп-тулы, ай-йай, анда бер хили бардыр. Ә сезнең халык алардан куркамы? – диюенә:
– Синең шикелле кечкенә балалар куркалар, – дидем. Бу сүзләрне мин әйткәч, ул, минем күзләремә карап, миндә шайтаннан курыкмау галәмәтен күреп, тынычланды.
Ерактан, әллә кайдан һавада очып килә торган торналарның каркылдаулары ишетелде. Бераздан бөтен көтүе берлән безнең тугрыдан очып киттеләр. Күл дулкынлана башлады.
– Нихәл, Әхмәтҗан агай, әле җәтмә салырга ярыймы? – дип, уйга чумып тора торган әлеге балыкчы карт Әхмәтҗандан сорадым. Ул да:
– Нинди ул салу, дулкын бата. Төн урталарындарак салырмын. Әмма «Шәех яше» бүген бераз шаулар бугай, – дип, акрын гына калтыраган дулкынларның шаулаганын тыңлап әйтте.
– Нинди «Шәех яше»? Бу – су ич, – дип, аның сүзен күзәтмәкче булсам да, ул да һаман:
– Су дулкыны түгел шул. Син әле бу күлнең нәрсәдән килгәнен белмисең, – диюенә мин дә:
– Юк, – дидем.
– Юкка гына елмаясың, еларга кирәк инде, – дип, Әхмәтҗан карт минем яныма якынлашып утырды да:
– Без дә әүвәл замандарак еламый идек. Миңа әти сөйләде, әтигә мулла сөйләгән, аңар бер гакыллы, тәдбирле «ак мулла» дигән бер мулла сөйләгән. Ул инде күптән вафат. Андый картлар безнең авылда бер дә юк, – диде дә, күлдән сөйләргә рөхсәт сораган шикелле булып, күл өстенә бераз карагач, тагын үзенең тарихын сөйләргә кереште.
– Әүвәл заманнарда монда күл бер дә булмаган. Тик бу урында бер кечкенә генә чишмә булган. Һәммәсе комлык, сахра булган. Менә инде ул чишмә буш кына бер су булмаенча, ул изге су булган төрле яктан авырулар килеп, шуны сөртенгәч, төзәлеп киткәннәр. Бае да, фәкыйре дә – һәммәсе килгән. Аллаһ аларга ярдәм иткән. Кулы сынса да, аягы сынса да, монда килеп шул су берлән сөртенеп, төзәлеп китә торган булган. Ә хәзер кулыңны сындырып кара әле. Үләсең, тизрәк дуктырга йөгерергә кирәк. Ул заманны халык таза булган, сәламәт булган, рәхәт яшәгән, – дип әйткәч, Әхмәтҗан картның тамагы кысылып, бер зур сулыш алып җибәрде. Тагы сүзенә керешеп: – Ул заманда безнең авыл бик зур булмаса да, халык бик бай булган. Үлән күп булган, җир күп булган. Кышын халык өйләрендә яткан, ә җәен кырда йөргән. Урман зур булган. Ә хәзер бер дә юк, казна үзенә алды. – Әхмәтҗан картның тавышыннан аның әүвәлдәге урманны кызганганлыгы аңлашылды. – Ул заманда безнең авылда бер изге карт, ягъни әүлия булган. Аны һәр йирдә халык белгән, ул төнен дә, көнен дә бертуктамыйча Аллага гыйбадәт берлән мәшгуль булган. Ул бер кечкенә генә өйдә бер баласы – угылы берлән торган. Карт малай начар холыклы, явыз булганга, атасының сүзләрен тыңламаганга, аны авыл халкы да, атасы да сүккән, хурлаган, әрләгән. Бөтенләй шайтан булган. Үзеңә мәгълүм: шайтан азгын кешенең дусты булганга, аңарга төрле гөнаһлы эшләр эшләргә кушкан. Аракы эчәргә кушкан. Тәмәке тартырга кушкан. Коръән укымаска кушып алдаган. Ә малай шайтанның бу сүзләренә ияргән. Атасы малайның азып йөрүеннән Аллага шикаять итеп егълый булган. Көн дә, кояш баткач, шул су янына килеп, Аллага гыйбадәт кыйлып егълый булган. Аның зарын Алла ишеткән, урман ишеткән. Ул бик каты егълаган.
Әхмәтҗан карт, сүзендән туктап, картның егълаган тавышы ишетелми микән, дип, колагын салып торса да, тирә-як тып-тын, тик су дулкыннарының чыпырдаган тавышы гына колагына ишетелә иде. Ул, тагы сүзенә керешеп:
– Шуннан соң Аллаһы Тәгалә бу изге мулланың яшен халыкка таптатмас бер эш эшләгән. Изге эш эшләгән. Кайсын ки халык булдыра алмый, – дигәч, мин:
– Нәрсә эшләгән, әллә бер бер могҗизамы? – дип сораган идем.
Ул, тагы сүзенә керешеп:
– Билгеле, шулай. Әлеге карт мулла Шәех кичләрдә яшь түгә-түгә, ул яшь бер зур күлгә әйләнгән. Күл зурайган саен, урманны, игенне, үләнне баскан. Ул вакытта авылның бер мулласы әлеге Шәехнең углына:
– Атаңның күз яшеннән хасил булган күлгә барып аны аягың берлән таптама, үләрсең, атаң каргар, – дисә дә, малай шаян, азгын булганга, аның сүзен тыңламаган: «Бик артык куркырга әллә мин гакылсызмы?» – дигән дә су буена киткән. Авыл халкы иртә: «Ул малайны атасының күз яшендә коенган өчен ничек үтерер икән?» – дип, су янына киткән. Тик Шәех үзе генә бармаган.
– Йә, малайны нишләткәнме, әллә өенә кайтканмы? – дип сорагач, ул, тагы сүзенә керешеп:
– Кайда ул кайту!.. Шулай коенырга киткәч, атасының күз яшендә коенган. Әйтергә дә гөнаһ! Аллаһы Тәгалә аның бу эшенә ачуланган. Шул кичне бик каты күк күкрәгән, яшен яшьнәгән. Кич артык караңгы булган. Җил каты булган. Малай атасының яшендә коенганда дулкын үзен алып, төрле якка бәргән, суккан. Уртага алган, аннан кырыйда үзен йөрткән. Ахырда, кырыйдарак бер зур ташка суккан. Син бит безнең зур ташларны күргәнсең? Шуннан соң малай үлгән. Халык иртә берлән аны атасына күтәреп китергән. Атасы аны үлек күреп, бик каты егълаган.
Әхмәтҗан картның тамагы бөтенләй кысылды. Тирә-як гаять караңгы иде. Ап-ак томан безне күл берлән бергә каплап алды. Әллә кайдан башкорт атларының тавышы ишетелә иде. Җил яхшук өрә иде. Шаһ-әкрәмнең уты күптән сүнгән, тик бер-ике генә утлы күмере ялтырдап тора иде. Күл шаулый. Күлнең шаулавы башка бер тавышларны бетереп, әллә нинди, назлы гына, йомшак кына һәм сузылып китә торган бер тавышларның ишетелүе минем башыма яңа гына сөйләп бетергән башкорт балыкчының хикәясендәге егълау тавышының әсәре сеңгән шикелле булып тора иде.
Сәгыйть Сүнчәләй
Безнең мирас. - 2019. - №11. - 72-76 б.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА