Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Кояшым тугел син минем..."

"Кояшым тугел син минем..."

Кояшым тугел син минем,Син минем аем гына.Сагышлы буладыр, димә,Көзләрдә каен гына.Сагышымның үзгә төсе,Хисләрем үзгә минем,Фасылсыз минем елларым,Көзләрдә үзгәрмимен.Моңлы төшләрем була да,Була моңсы...

Кояшым тугел син минем,
Син минем аем гына.
Сагышлы буладыр, димә,
Көзләрдә каен гына.
Сагышымның үзгә төсе,
Хисләрем үзгә минем,
Фасылсыз минем елларым,
Көзләрдә үзгәрмимен.
Моңлы төшләрем була да,
Була моңсыз өннәрем...
Көннәрне куып көтәм мин
Айны күрер төннәрем.
Сагышым — төннәр төсендә.
Юк, кара түгел ул төн.
Ул төн — моң булып күкләргә
Үрелгән зәңгәр төтен.
Илсөяр Иксанова
Фото: pixabay
#Илсөяр Иксанова #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи