Журнал «Безнең мирас»

Кояш кына күктә мәңге йөзәр...

Соклангыч, билгеле: яңа дәфтәр сыман ак сәхифәләрдән генә гыйбарәт сабый хәтеренә сеңеп калган вакыйгалар, истәлекләр, детальләр кешене гомере буе озата бара.
Иртән нинди көнгә аяк басуыңны хәтерләмәгәндә дә, әниеңнең яратып башкарган җырын, беренче тапкыр курка-поса, ютәлли-пырхылдый тәмәке тартуыңны, ике йорт аша гына яшәгән кояш йөзле кызга әүвәлге кат «яратам» дип пышылдавыңны һичкайчан онытмыйсың.


Беренче сыйныфта укыганда безнең бүлмәдә ике җитди, әмма мөлаем абыйның сурәте эленеп тора иде. Соңрак аларның «китап язучы» Габдулла Тукай белән Муса Җәлил булуы ачыкланды. Күпмедер вакыттан, мөгаллимнәребез ярдәме илә дүрт урынлы саннарны баганалап кушарга-алырга маһирлангач, мин баягы портретлар астындагы «мисаллар»да коточкыч тупас хата җибәрелүен шәйләдем: 1886-1913; 1906-1944. Киресенчә тиеш ләбаса! Мең сигез йөз сиксән алтыдан мең тугыз йөз унөчне алып булмый! Мең тугыз йөз алтыдан мең тугыз йөз кырык дүртне дә! Ялгыш бу! Хәер, тиз арада ачышымның әллә нәрсә булмавы ачыкланды. Ләкин җаваптан канәгатьләнер урынга, үзем тапкан бихәбәрлек сазлыгына ныграк бата бардым: абыйның түбәтәйлесе ничек егерме җиде яшьтә үлгән соң? Авырыпмы? Алайса, егерме җиде яшьтә ничек авырып үләргә мөмкин? Минем сиксән яшьлек исән-имин бабам бар бит әле. Ә икенчесе ничек үлгән? Сугыштамы? Фашистлар башын кискәннәрме? Нәрсәгә? Ни өчен? Ник? Минем сугыштан исән-имин кайткан сиксән яшьлек бабам бар бит әле...


Үлем – искитмәле күренеш ул... Аның турында күпме фәлсәфә куертырга мөмкин! Әҗәлне санитар дип атасаң ярый; Робин Гуд белән чагыштырсаң була – байларны-ярлыларны тигезли, дибез бит; аннан куркырга мөмкин, аны көтәргә... Якынайтырга. Бусыннан Аллаһ аерата сакласын, билгеле. Ерагайтып карарга: дөрес тукланырга, аракы эчмәскә, физкультура ясарга. Әмма Яшәеш тә гаҗәпсетү осталыгы мәсьәләсендә «көндәш»еннән һич калышмый шул: машиналар тыз да быз сызгырышкан урамны тиешсез урыннан җәт кенә кистереп үтәм дигәндә аның, ягъни Яшәешнең, кайвакыт күз ачып йомган арада Үлемгә әверелгәнен сизмисең дә...Негрларның граждан хокуклары өчен көрәшкән Мартин Лютер Кингның кабере. Ташта “Ирекле, ирекле, ниһаять, ирекле!” дип язылган


Бакыйлыкка кичү, теге яисә бу ке­ше­нең «икс» сәгатенә ничек, ни ха­ләт­тә килүе, ул мәлне ничек кабул итүе бай­так затларны кызыксындырадыр, дип гөманлыйм. Тарихи шәхесләрнең, сәя­сәттә, әдәбиятта, сәнгатьтә тирән эз кал­дырган бөекләрнең үлеме – бигрәк тә.


Беркем мәңгелек түгел.
Кеше туганнан бирле үлә башлый...


Берәр сәнгатькяр (шагыйрь, рәссам һ.б.) турында «фәлән елда фәлән төбәкнең фәлән авылында фәлән һөнәр иясе гаиләсендә фәләненче бала булып дөньяга килде» дип тезеп китү, килешегез, туу турында коточкыч зур мәгълүмат бирә. Артыгы кирәкми дә. Юк та ул – артыгы. Чөнки җиһанга килү могҗизасы, гадәттә, бөртөсле кылына. Кайбер физиологик аермалыкларны хисапламаганда, әлбәттә – мәсәлән, арт белән туучылар бар, ярып алынганнар... Калганнар җиһанга игезәкләр сыман бер рәвешле килгән.


Ә үле-ем... Үлем йөз төрле. Мең төрле. Аннан да күбрәк төрле. Һәркемнең үлеме индивидуаль. Һәркем үзенчә генә үлә... Яңадан ки, кайбер гадәттән тыш очракларны (төркем-төркем агулау, төркем-төркем җәзалап үтерү һ.б.) исәпләмәгәндә.


Урысларның Мәскәүдә басылган «Жизнь и смерть знаменитых людей» китабы бар. Фәкыйрегез аны бик тәмләп, озаклап, ләззәтләнеп укып чыкты. Күпме ныклык, күпме йомшак­лык, күпме гаҗизлек, күпме гыйбрәт ярылып ята анда! Әйтик, кансыз император данын алган Нерон бугазланыр алдыннан «Нинди бөек артист үлә!» – ди. Димәк, ул гомер буе үзенең «шагыйрьлеге», «җыручылыгы» белән горурланып яшәгән, шушы уй аның туң бәгырен җылыткан, таш күңелен йомшарткан. «Нинди бөек илбашы китә», – димәгән бит! Илне канга батырган, миллионлаган кешеләрнең, халык кадәр халыкларның каргышын күтәреп яшәгән, җиһанны дер калтыратып тоткан Иосиф Сталин соңгы минутларын үз юеше, үз пычрагы өстендә аунап уздыра – Лаврентий Берия, юлбашчы янына килгәч, күпмедер вакыт демонстратив төстә борынын кап­лап тора да, «Хрусталёв, машину!» дип тизрәк чыгып китә. Американың егерме бишенче президенты Уильям Мак-Кинли, үтерүчесенең сакчылар тарафыннан кыйналуын күреп, соңгы сулуында «бурзайлары»н тыярга ашыга: «Саграк кыланыгыз, егетләр!» – ди. Махатма Ганди җан кыючысына сүз катмый, куәт-дәрманы җитми, куллары белән генә «мин аны кичерәм» дип ишарәләргә өлгерә... Бу юлларны укыганда йөрәгегез куырылып-куырылып алмыймы?


Нишләп безгә дә шундыйрак эш башкарып карамаска әле? Горурланыр затларыбыз юкмы әллә? Аларны тикшергән, өйрәнгән галимнәребез юкмы? Истәлекләр юкмы? Фаҗигале үлемнәребез юкмы? Бар! Бик бар! Муса Җәлилнең хөкем карарын көтеп утырган хәлдә, әсирлектә күпме әсәр иҗат ителгәнен санаганнан соң, «Моабит дәфтәрләре»нә: «Ләкин кая языйм? Үзем белән бергә үләләр...» – дип теркәвен искә төшерик. «Үзем дә алар белән бергә үләм», – дип искәртүнең мәгънәсе төбе-тамырыннан үзгә, сизсәгез. Мәгъсүм Хуҗин турында хатирәләр китабының караламасын укып хәйран калган идем. Мөхтәрәм язучы үлем түшәгенә яткач та дус-ишләрен борчырга, куркытырга теләми, алардан чирен яшерә. Вафатына бер көн кала кайсыдыр кем шылтырата аңа. Хикәяче сер бирми: «Әйбәт, укыйм әле... Яхшы, булды...» «Идел» журналының иске төпләмәләрен барлаганда шуны белдем – Саҗидә апа Сөләйманова иң мәгълүм, иң танылган шигырен әҗәлнең салкын сулышын тоеп, тәкъдир биргән соңгы атналарын санап (һәм шуны белеп!) яшәгәндә язган икән, тетрәнмичә кара:


Гомер озын дисәм, рас булырмы,
Сиздерми дә узды, дисәмме?
Күп тә түгел, гомер, аз да түгел,
Бер икәнсең, –
Тормыш, исәнме!


Бәй, үлеме белән дә күренек­ле­ләребез дөрес яшәү өлгесен күрсәтергә теләгән түгелме соң? Безгә, исәннәргә, аларның үлеменнән дә сабак алырга кирәкмиме икән?


...Шундый уйларга бирелеп, «Без­нең мирас» яңа сәхифә башлап карарга ният кылды әле. Ни булып бетәр? Аллаһ кына белә. Бердәнбер теләк, хәтта гозер дисәк тә ярый: галим-голәмә, архивчылар, язучы-шагыйрьләр, музейчылар, китапханәчеләр, студентлар, журнал укучылар бу эштә теләктәшлек күрсәтсә иде!


Бүген исә Һади Такташны соңгы юлга озатабыз...

Теги: Рүзәл Мөхәммәтша Яңалыклар Дөнья хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру