Сабантуйсыз ятим мәйданнарданКөрәшчеләр китә берәм-берәм...Билен бирмәс, илен бирмәсләрнеңКайтулары булмас - беләм... Беләм!Көрәшчеләр китә... МәйданнардаСирәк-мирәк таш һәйкәлләр калка.Батырларга юлл...
Сабантуйсыз ятим мәйданнардан
Көрәшчеләр китә берәм-берәм...
Билен бирмәс, илен бирмәсләрнең
Кайтулары булмас - беләм... Беләм!
Көрәшчеләр китә... Мәйданнарда
Сирәк-мирәк таш һәйкәлләр калка.
Батырларга юллар ябылганда
Җилкуарлар өчен ничә капка?
Көрәшчеләр китә... Кала дөнья
Көн итәргә салкын йөрәкләрдә,
Мәйданнарда пәри туе ясап,
"Алла" булган котсыз өрәкләргә.
Сыегая дәвер буыннары,
Кәрләләнә җайлап кына бәдән.
Сабантуйсыз калган мәйданнардан
Көрәшчеләр китә берәм-берәм...
Гөлүсә Батталова
Фото: pixabay
Көрәшчеләр китә берәм-берәм...
Билен бирмәс, илен бирмәсләрнең
Кайтулары булмас - беләм... Беләм!
Көрәшчеләр китә... Мәйданнарда
Сирәк-мирәк таш һәйкәлләр калка.
Батырларга юллар ябылганда
Җилкуарлар өчен ничә капка?
Көрәшчеләр китә... Кала дөнья
Көн итәргә салкын йөрәкләрдә,
Мәйданнарда пәри туе ясап,
"Алла" булган котсыз өрәкләргә.
Сыегая дәвер буыннары,
Кәрләләнә җайлап кына бәдән.
Сабантуйсыз калган мәйданнардан
Көрәшчеләр китә берәм-берәм...
Гөлүсә Батталова
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала